TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват7,150Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 84 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 16 окт.

Акмәчеттә бер төркем кырымтатар Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте бинасы янына килгән. Алар мөфтияттән дүрт мөслимәнең тоткарлануына реакция белдерүен таләп итә. Активистларның берсе "Кырым теләктәшлегенә" белдерүенчә, кырымтатарлар Диния нәзарәттән "мөселманнар…

499 views

Опубликован 16 окт.

Азат халыклар лигасы Европа шурасы парламент ассамблеясына мөрәҗәгать чыгарды Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты. Лига белдерүенчә, Русиядәге асаба халыклар "Русия демократик оппозиция"нең өлеше булып тормый. "Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә мөрәҗәгатьтә. Шулай ук документта хәзер чит илдә яшәүче Русия олигархлары һәм элекке түрәләрнең Русиядә яшәүче барлык халыклар исеменнән сөйләргә бернинди рухи һәм сәяси хокукы булмавы әйтелә. "Татарлар, башкортлар, чеченнар, сахалар, бурятлар һәм башка дистәләрчә халыклар үзләренең сәяси субъектлыгына ия. Кремльдә яисә сөргендә булсынмы, без үзебезне урыс шовинистлары проектларына ияртүче өстәмә көч итеп күрмибез. "Бердәм урыс оппозициясе" дигән теләсә кайсы формат, әгәр ул безнең халыкларның үзбилгеләнү хокукын танымый икән - бу бары тик колониаль мантыйкны яңа байрак астында дәвам итү генә", диелә мөрәҗәгатьтә. Азат милләтләр лигасы ПАСЕ белән Русия оппозициясеннән гайре турыдан-туры диалогка әзер булуын белдерә. "Без асаба халыкларның тавышы турыдан-туры ишетелсен һәм Пост-Русия киңлен төрлелеген чагылдырсын дип таләп итәбез", диелә анда. @azatliqradiosi

1,060 views

Опубликован 16 окт.

Акмәчеттә бер төркем кырымтатар Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте бинасы янына килгән. Алар мөфтияттән дүрт мөслимәнең тоткарлануына реакция белдерүен таләп итә. Активистларның берсе "Кырым теләктәшлегенә" белдерүенчә, кырымтатарлар Диния нәзарәттән "мөселманнар намусын яклау өчен үз дини бурычын үтәргә чакыра". Кичә иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узды. Мөслимәләр Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева, Фавзия Османова тоткарланды. Русия хакимиятләре аларга "террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 1 өлеше) нигезендә гаепләү белдерде. Бүген мөслимәләргә чикләү чарасы билгеләү мәхкәмәсе булачак. Мәхкәмә бинасы каршына инде кырымтатарлар җыела башлады. @azatliqradiosi

472 views

Опубликован 16 окт.

15 октябрь көнне Парижда Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов Хәтер көненә чыкты. Зәкиев сүзләренчә, 1552 елның 15 октябре татар тарихында борылыш көне. Явыз Иван гаскәрләре Казанга керде. Татар халкы үзенең дәүләтчелеген югалтты. "470 ел узды һәм урыс империясе Украина халкына каршы һөҗүм башлады. Европа үзәгендә украин халкы геноцид акты бара. Бары цивилизацияле дөньның уртак тырышлыгы гына империяне туктата ала", ди Зәкиев. ▪️15 октябрьдә Казанда да Сөембикә манарасы янында өлкән буын милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә җыелды. ▪️12 октябрьдә дә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре Сөембикә манарасы янында, Казанның Татар зиратында Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнгән кабер янында дога кылды, Иске Таш мәчетендә һәм мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында булды. @azatliqradiosi

645 views

Опубликован 16 окт.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 16 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Украинының Чернигов өлкәсе Нежин шәһәренә дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Җирле хакимият вәкилләре белдерүенчә, дроннар күп катлы йортка һәм "Яңа почта" терминалына эләккән. 🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Украина Идел буе төбәкләренә дроннар белән һөҗүм итте. Волгоград, Самар, Сарытау һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белдерүенчә, Новониколаевское районындагы "Балашов" электр үткәргече станциясендә дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә янгын чыккан. 🔸ХӘМӘС Израил тотыкларының тагын икесенең мәетен тапшырган. Израил Кызыл Хач аркылы тапшырылган табутларны кабул иткән, хәзер гәүдәләрне идентификацияләү көтелә. Газзәдә җимерекләр астында калган башка гәүдәләрне табу өчен вакыт һәм махсус җиһазлар кирәк. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп хәбәр итүенчә, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Русиядән нефть сатып алуны туктатырга ризалашкан. Һиндстан әлегә Трамп белдерүен шәрехләмәде. 🔸Влдаимир Путин Русиянең 2030 елга кадәр миграция сәясәте концепциясен имзалады. Әлеге документка күрә, Мәскәү сугыш башланганнан соң Украинаның басып алган төбәкләреннән чит илгә китүчеләрне кайтаруны, шулай ук "традицион кыйммәтләр" тарафдарлары булучы чит ил ватандашларын Русиягә җәлеп итүне күздә тота. 🔸Уфа хөкемдары Тимур Баһаутдинов вакытыннан алда отставкага җибәрелгән. Ул Башкортстанда активистларны хөкем итте һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне СИЗОга җибәрде. @azatliqradiosi

481 views

Опубликован 15 окт.

Иң беренче Хәтер көне ничек узган иде? Соңгы тапкыр Казанда Хәтер көне чаралары 2021 елда узды. 2022 елдан бирле Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк. 1989 елда Татарстанда һәм татар дөньясында булган хәлләргә багышланган фильмда (аның тулы версиясен монда карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=bqCGyhPv3Vs) иң беренче Хәтер көненең ни рәвешле үткәрелгәнен дә искә төшергән идек. Шушы өзекне яңадан карарга тәкъдим итәбез.

506 views

Опубликован 15 окт.

Казанда Хәтер көненә Сөембикә манарасы янына татар милли хәрәкәте вәкилләре җыелган. Бүген 15 октябрьдә Казанда Сөембикә манарасы янында өлкән буын милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә җыелган. Әлеге фото социаль челтәрләрдә таралды. 12 октбябрьдә дә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре Сөембикә манарасы янында, Казанның Татар зиратында Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнгән кабер янында дога кылды, Иске Таш мәчетендә һәм мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында булды.

1,100 views

Опубликован 15 окт.

❗️Бүген иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узган. Русия контролендәге Кырымның Бакчасарай районында һәм Акъярга караучы авылларда кырымтатарлар өйләренә иртәнге сәгатьләрдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре…

489 views

Опубликован 15 окт.

"Батыр, нык рухлы кеше". "Баймак эше" фигуранты Айгиз Әбсәламов тарихы “Баймак эше” буенча хөкем ителгән Айгиз Әбсәламов — Гафури районыннан ике бала атасы, спортчы, гади эшче. Ул протесттан соң кулга алынып, дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аның тарихын сөйлибез. — Айгиз кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнде, күп ярышларда катнашып җиңүләр яулады, — дип яза аның туганнары. — Ул укыган гимназиядә аны әле дә җылы сүзләр белән искә алалар. Әти-әнисе өчен ул — һәрчак ярдәмгә ашыккан өлкән ул. Атнага бер тапкыр авылга кайтып, йорт эшләрендә булыша иде. Гаиләдә ул — бердәнбер туендыручы, үрнәк ир һәм ике бала атасы (Аяз — 3 яшьтә, Асия — 5 айлык). Туганнары өчен — ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше. Әбсәламовка каршы гаепләүнең нечкәлекләре бары тик хөкем карары игълан ителгәннән соң гына билгеле булды. Туганнары һәм адвокатлары тикшерү барышында аңлатмалар бирмәде. Хөкем карарында әйтелгәнчә, Әбсәламов "җирдән бозлы кар кисәге алып, аны максатчан рәвештә, көч белән полиция хезмәткәренә ыргыткан; ул кисәк полиция хезмәткәре тоткан калканына тигән һәм физик авырту китергән". Айгиз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.

456 views

Опубликован 15 окт.

❗️Бүген иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узган. Русия контролендәге Кырымның Бакчасарай районында һәм Акъярга караучы авылларда кырымтатарлар өйләренә иртәнге сәгатьләрдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре килгән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге» хәрәкәте һәм кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итә. Бакчасарайда күп балалы ана, сәяси тоткын Рәмзи Ниметулаевның хатыны Эсма Ниметулаева тоткарланган. Шул ук районның Заланкой авылында педагогика көллияте студенты Насиба Саидованың, ә Топчокой авылында Эльвиза Алиеваның йортларында тентүләр үткәрелгән. Акъяр районының Мамашай авылында да тентү булган — анда Фавзия Османова йорты тикшерелгән. «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итүенчә, тентүләр вакытында дүрт хатын-кыз тоткарланган, аларның барысын да Акмәчеткә — Русия ФСБсы идарәсенә алып киткәннәр.

457 views

Опубликован 15 окт.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 октябрь, чәршәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дрон һөҗүме кисәтүе игълан ителде. Түбән Кама һава аланы ябылган. Уфа һава аланында очышларны чикләнгән. Башкортстанда шулай ук мобиль интернет та сүндерелгән. 🔹Алтын бәясе үсүен дәвам итә — декабрьдә тапшырылачак фьючерслар иң югары бәягә җиткән һәм бер трой унция өчен 4200 доллардан арткан. 🔹Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Грузиягә 253 миллион евро түләтү карары чыгарган. Карар 2008 елгы сугыштан соң Абхазия һәм Көньяк Осетия белән чикләрдә киртәләр төзү өчен чыгарылган. 🔹АКШ Сенаты инде сигезенче тапкыр республикачылар тәкъдим иткән хөкүмәт финанславын дәвам итү турындагы канун өлгесен кире какты. Бюджет мәсьәләсендәге бәхәсләр аркасында хөкүмәт эшчәнлеге тукталуы — шатдаун — ике атна чамасы дәвам итә. Якынча 1,4 миллион дәүләт хезмәткәре түләүсез ялга җибәрелгән.

495 views

Опубликован 14 окт.

Казан табиблары медицина университетларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү турындагы канун өлгесенә каршы чыкты 31 табиб имзалаган мөрәҗәгатьне “ВКонтакте”дагы “Рабочая медицина” сәхифәсендә педиатр Эмиль Гыйззәтуллин чыгарган. Мөрәҗәгатьтә табиблар үзләренең һөнәри киләчәгенә куркыныч яный дип белдерә һәм кадрлар кытлыгын хәл итүнең башка юлларын эзләүне сорый. Табиблар китергән төп дәлилләр: •Табиб эш урынын үзе сайлау мөмкинлеген югалта, ә бу — төп эчке мотивация чыганагы; •Иң сәләтле һәм амбицияле яшь белгечләр һөнәрдән китәргә, лицензиясез хосусый секторга чыгарга яисә чи илләргә китәргә мөмкин; regulation.gov.ru порталында канун өлгесен 90 проценттан артык кулланучы тискәре бәяләгән. Табиблар әйтүенчә, яңа канун кабул итү урынына “чын стимуллар системасын” булдыру кирәк. 🔸 Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк. 🔸 Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак. 🔸 Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.

490 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••828384
НазадСтр. 84 из 84Вперёд