TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 51 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 28 дек.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 28 дек.
❗️Кичә 58 яшьлек кырымтатар, элекке имам Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан, кабат сак астына алганнар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Умида Худойбердиева хәбәр иткән. Ленур Хәлилов яшәгән Корьбек (Изобильное) авылына дүрт…
Опубликован 28 дек.
Казан һава аланында 18 рейс тоткарлана, Самар өлкәсенә дроны һөҗүме булган Казан һава аланында очып килү һәм очып китү юнәлешләрендә барлыгы 18 рейс тоткарлана. Моныһава аланының онлайн-таблосы күрсәтә. Очкычларның бер өлеше Мәскәүнең Шереметьево һава аланына кертелгән чикләүләр аркасында соңара. Узган төндә дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле, Самар, Ульяновски, Пенза, Сарытау, Шереметьево, Внуково һәм башка шәһәрләр һава аланнарына чикләүләр кертелде. Внуково һәм Шереметьево һава аланнарында 270тән артык рейс тоткарланган. 42 рейс бөтенләй гамәлдән чыгарылган. Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, узган төндә 25 украин дроны юк ителгән. Аларның 12се Татарстан белән чиктәш Самар өлкәсе күгендә бәреп төшерелгән. Украинадагы ачык чыганакларга нигезләнгән (OSINT) телеграм-каналлар төнлә ясалган пилотсыз очкыч һөҗүме Сызрань нефть эшкәртү ширкәтенә туры килгән дип яза. Җирле халык һөҗүм мизгеленнән видеолар да урнаштырган. Әмма Русия дә, Украина хакимиятләре дә әлеге заводка һөҗүм булуын рәсми рәвештә расламады.
Опубликован 27 дек.
Опубликован 27 дек.
Бүген Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты Фатих Хөснинең "Сөйләнмәгән хикәя" әсәрен тыңларга тәкъдим итә. ➡️Текст һәм аудио (VPNлы сылтама)
Опубликован 27 дек.
Татар телендә 100 елдан артык чыгып килүче "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде. Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе – газетаны чыгаруга акча булмау. Тулырак 👉 безнең мәкаләне укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 27 дек.
Азатлыкта "Ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә. Сез тавыш бирдегезме инде? Намзәтләр белән якынрак танышуны дәвам итәбез. Бүген Фазыл Вәлиәхмәтов, Ләйлә Латыйпова һәм Исмаил Төркоглыны тәкъдим итәбез. Тавышны безнең сайтта һәм Telegram-каналда биреп була. @azatliqradiosi
Опубликован 27 дек.
Медиа Украинадагы сугышта һәлак булган 158 меңнән артык Русия хәрбиенең исемен ачыклаган «Би-би-синың урыс хезмәте» һәм «Медиазона» журналистлары Украинага каршы сугышта һәлак булган 158 143 Русия хәрби хезмәткәренең исемен ачыклаган. Тикшерүчеләр югалтуларны ачык чыганаклар — туганнары, төбәк хакимиятләре яки төрле оешмалар чыгарган некрологлар нигезендә исәпли. Һәлак булганнарның 55 проценты — ихтыярилар, өлешчә мобилизацияләнүчеләр һәм төзәтү колонияләреннән сугышка җибәрелгән хөкем ителгәннәр. Ачыкланган исемнәр арасында иң зур өлеш һаман да ихтыяриларга туры килә — 51 538 кеше. Журналистлар мәгълүматларына караганда, сугыш башланганнан бирле Русия 6 278дән артык офицерын югалткан, шуларның 77 проценты — кече звено командирлары. «Бүген һәлак булучыларның якынча 10 проценты - мобилизацияләнүчеләр. Бу төркем башкаларга караганда яшьрәк: уртача яше — 32. Аларның яртысы диярлек (42 процент) өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң беренче елда ук һәлак булган. Әлеге мобилизация формаль рәвештә һаман да тәмамланмаган», — диелә «Би-би-синың урыс хезмәте» белешмәсендә. Һәлак булучылар саны ачыкланган төбәкләр арасында Башкортстан белән Татарстан һаман да беренче урында тора.
Опубликован 26 дек.
Уфада Жириновский урамы булдыруга халык каршы чыккан Уфа мэриясе башлап җибәргән сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге Башкортстан башкаласындагы урамнарның берсенә 2022 елның апрелендә вафат булган сәясәтче Владимир Жириновский исемен бирүгә каршы тавыш биргән. Тавыш бирүдә 1 500дән артык кеше катнашкан. Урамны Жириновский исемендә атауны 749 кеше хуплаган, ә 786 кеше каршы чыккан. Сораштыру нәтиҗәләре шәһәр атамалары буенча комиссиягә тапшырылачак, дип яза республика матбугаты. Тавыш бирү мэриянең рәсми сайтында 25 декабрьгә кадәр узган, анда катнашу өчен теләүчеләргә башта «Дәүләт хезмәтләре» аша теркәлү таләп ителгән. Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.
Опубликован 26 дек.
Сүриядәге мәчеттә шартлауда сигез кеше һәлак булган Сүриянең Хомс шәһәрендә урнашкан мәчеттә шартлау булган. Беренчел әгълүматларга караганда, сигез кеше һәлак булган, тагын 18 кеше яраланган. Бу хакта Сүрия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә сылтама белән SANA агентлыгы хәбәр итә. Беренчел фаразларга караганда, мәчет эченә алдан урнаштырылган шартлаткыч матдә шартлаган булуы мөмкин. Reuters язуынча, шартлау дини азчылык вәкилләре - әләвиләр мәчетендә җомга көнне көндезге намаз вакытында булган. Al Jazeera исә әлеге һөҗүм илдә төрле дин вәкилләре арасындагы киеренкелекне көчәйтергә мөмкин, дип яза.
Опубликован 26 дек.
2025 ел: без кемнәрне югалттык? Азатлык Радиосы 2025 елга йомгак ясый. Бүген без татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып, татар һәм башкорт дип йөрәкләре типкән, әмма бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз. Узып баручы елда татар, башкорт, кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары арасында югалтулар күп булды, чын мәгънәсендә татар дип яшәгән, гомерләрен милләткә фида итүчеләр бакыйлыкка китеп барды. Татар милли хәрәкәте вәкиле, элекке депутат Раиф Галиев, вакытында татар мәктәпләрен ачып йөргән, БДИны туган телдә тапшыру хокукы өчен көрәшкән активист Гөлфәния Җәләлова, Бәләбәй татар гимназиясен коручы, озак еллар дәвамынңа аны җитәкләгән Нурмөхәммәт Хөсәенов, Башкорт яшьләре берлегенең беренче җитәкчесе, эшкуар Ринат Баимов, кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Айше Сеитмуратова... Һәрберсе турында кыскача мәгълүмат һәм әдәбият, фән, мәдәният өлкәсендә югалткан кешеләр турында тулырак әлеге мәкаләдә укый аласыз.
Опубликован 26 дек.
Мәхкәмә "Медуза" басмасын оештыручы Галина Тимченконы читтән торып биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Ул «теләнмәгән» оешманы җитәкләүдә гаепле дип табылды. Шулай ук аңа биш ел дәвамында җитәкче вазифалар биләү тыелды, дип хәбәр итә «Медиазона». Тимченкога җинаять эше ачылуы 2025 елның май ахырында билгеле булды. Моңа 2024 елның 18 сентябрендә DWга биргән «Невзлингейт нәтиҗәләре» турындагы әңгәмәсе, 2025 елның 17 мартында ТВ2 телеканалына интервьюсы, шулай ук «Медуза» укучыларына мөрәҗәгате сәбәп булган. Тикшерү мәгълүматынча, Тимченко «илнең дәүләт корылышына», шулай ук бүгенге хакимиятнең эчке һәм тышкы сәясәтенә «нәфрәт һәм кимсетү хисләре» кичереп, «Медуза»ны оештырган. Басма 2023 елның гыйнварында «теләнмәгән оешма» дип танылгач та, ул аның эшчәнлеген дәвам итәргә карар кылган, диелә тикшерү материалларында.