TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 53 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 24 дек.
❗️Азатлык хисабы: Украина сугышында Татарстаннан 7 меңнән артык сугышчы һәлак булган Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз. Соңгы мең кеше үлеме турында хәбәрләрне Азатлык радиосы 3,5 ай эчендә җыйган иде. Кайсы шәһәрләрдән үлүчеләр күбрәк? Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 24 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Мәскәүнең көньягында машина парковкасына шартлау булган. Тикшерү комитеты өч кешенең, шул исәптән ике полиция хезмәткәренең һәлак булуын раслады. Өченче кеше - шартлатучы үзе дип яза куәт оешмаларына якын телеграм каналлар. Юл-патруль хезмәте парковкада машиналар янында йөрүчен кешене тикшерергә туктаган булган. 🔹РБК хәбәр иткәнчә, Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Анатолий Чубайсның һәм «Роснано»ның башка элекке менеджерларының милкенә арест салган. 🔹Доналд Трамп Казакъстан һәм Үзбәкстан лидерларын 2026 елның декабрендә Майамида үтәчәк G20 саммитында кунак буларак катнашырга чакырды. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә Касыйм-Жомарт Токаев һәм Шәвкәт Мирзиёев белән телефон сөйләшүләреннән соң язды. 🔹Төркиядә Анкарадан Триполига очкан хосусый очкыч казасында Либия Баш штабы башлыгы Мөхәммәд Али Әхмәт әл-Хаддад һәм тагын дүрт кеше һәлак булган.
Опубликован 23 дек.
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде Төркиянең Истанбул шәһәрендә 6нчы тапкыр "Шоколад кубогы" (Çikolata kupası) бәйгесе узды. Аны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештыра. Ул халыкара статусына ия. Быел Төркия…
Опубликован 23 дек.
Ижаудагы мәхкәмәдә прокуратура "Баймак эше" нигезендә биш гаепләнүчегә 8әр ел колония сорады Бүген, 18 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Индустриаль район мәхкәмәсендә прокуратура "Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр — Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов…
Опубликован 23 дек.
Русиядә бердәм интернет-ID кертү мәсьәләсен карыйлар Хакимиятләр һәр кулланучыга шәхси дигитал идентификатор тагарга тели. Бер үк ID сайтларда да, социаль челтәрләрдә дә (хәтта берничә аккаунт булдырган очракта да) кулланылачак дип фаразлана. Идентификаторны телефон номерына бәйләмәкчеләр. Аннары андагы мәгълүматларны шифрлап, IDның кемгә караганын яшерергә вәгъдә итәләр. Дигитал үсеш министрлыгы систем аерым кешенең интернетта гамәлләрен күзәтергә юл куймаячак дип белдерә. Бу, имеш, кулланучыларның нинди контентка өстенлек бирүен тикшерү, уникаль карауларны белү өчен әйбәт нәрсә. Бизнес, реклам бирүчеләр файдалы була ала.
Опубликован 23 дек.
Азатлык элегрәк Ринат Фәхретдинов белән интервью ясаган иде. Шуны бүген дә укырга тәкъдим итәбез. Бер өзек: — Ринат, сезне шушы җиңүдән соң Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыручы булмадымы? — Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар беркемгә дә кирәк түгел. Без Татарстан өчен беркем дә түгел. Әмма без үзебез барыбер Татарстанга тартылабыз. Әйтик, мин үзем Мордовиядән булсам да, татарлар өчен, Татарстан өчен тырышырга кирәк дип гел уйлап йөрим. Минем фикеремчә, Татарстан — ул аерым бер территория кебек. Татарстан өчен кеше анда туса гына мөһим. Син галәмгә чыксаң да, UFC лигасына күтәрелсәң дә, Татарстанга бу кирәкми. Кызганыч. Әйе, Татарстанда аерым кешеләр синең өчен борчыла, ярдәм итәргә тырышырга мөмкин, әмма Татарстан хөкүмәтенә без кирәк түгел.
Опубликован 23 дек.
Азатлык элегрәк Ринат Фәхретдинов белән интервью ясаган иде. Шуны бүген дә укырга тәкъдим итәбез. Бер өзек: — Ринат, сезне шушы җиңүдән соң Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыручы булмадымы? — Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар…
Опубликован 23 дек.
Хәерл иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Украина дроннары Будённовски шәһәренә һөҗүм иткән. Рәсмиләр "сәнәгать мәйданында янгын чыгуын" раслады. Astra һөҗүм «Ставропольен» ширкәтенә булган дип яза. 🔹Рособрнадзор "хокук бозулар" сәбәпле Мәскәү югары социаль-икътисади фәннәр мәктәбенең («Шанинка») лицензиясен алды. Ноябрь аенда «Шанинка»ның дүрт белем бирү програмы аккредитациясе алынган иде. 🔹Urals маркалы Русия нефтенең бер мичкәсе якынча 34 долларга кадәр арзанайган. Чагыштыру өчен, Brent маркасына фьючерслар мичкәсе 61 доллар бәясеннән сатыла. Bloomberg бәяләр төшүен АКШның Русия нефть ширкәтләренә каршы санкцияләре белән бәйли. 🔹Калифорниядә юл-транспорт казасында видеоуеннар эшләүче 55 яшьлек Винс Зампелла һәлак булган. Аның җитәкчелегендә Call of Duty һәм Battlefield франшизалары дөнья күрде. Шулай ук Зампелла Titanfall, Apex Legends, Medal of Honor һәм башка уеннарны ясауда катнашты. 🔹Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдинның хатыны Сания Абдрәүф кызы вафат булган. Алар бергә 57 ел яшәгән һәм биш бала тәрбияләп үстергән.
Опубликован 22 дек.
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде Төркиянең Истанбул шәһәрендә 6нчы тапкыр "Шоколад кубогы" (Çikolata kupası) бәйгесе узды. Аны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештыра. Ул халыкара статусына ия. Быел Төркия такымнарыннан тыш, Азәрбайҗан, Мәгъриб, Иран такымнары катнашты. Татарстан кунак буларак чакырылган, бәйгедә "Тәмле булсын!" Рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәинова һәм аның ресторанындагы пешекче Айрат Хөснетдинов катнашты. Татарстан такымы да зур сәхнәдә чыгыш ясап, чәкчәк белән кош теле пешерде. Резедә Хөсәинова әлеге татлыларның тарихын сөйләде, аларның күчмә вакытыннан бирле татарларның яраткан ризыкларның берсе булуын әйтте. Истанбулда алар танылган татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов өйрәтеп калдырган ысул белән әзерләде. Татарстан такымын кичке тантаналы ашта дипломнар, рәхмәт хатлары белән котладылар. Ярышта беренче урынны Азәрбайҗан такымы алды. Алар өч номинациядә дә иң күп баллар җыючы дип игълан ителде. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 22 дек.
Роскомнадзор WhatsApp-ны тулысынча томалау белән янады Роскомнадзор «Москва» агентлыгына хәбәр иткәнчә, WhatsApp мессенджеры «Русиядә җинаятьләрне кисәтү"гә юнәлтелгән таләпләрне үтәмәү сәбәпле, аңа карата чикләү чаралары эзлекле рәвештә кертүне дәвам итә. 22 декабрьдә Русиядә WhatsApp эшчәнлеге 70–80 процентка әкренәйтелгән. Кулланучылар WhatsApp эшендә төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә дә, өзеклекләр булуына зарлана. Соңгы тапкыр Роскомнадзор WhatsApp-ны тулысынча ябу белән 28 ноябрьдә янаган иде.
Опубликован 22 дек.
Башкортстанда "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа мәхкәмә эше башлана Аңа карата чыгарылган хөкем карары моңа кадәр гамәлдән чыгарылган иде. Бүген, 22 декабрьдә Башкортстанның Кырмаскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа процесс башланырга тиеш. 2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активистны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Ләкин 2025 елның 24 апрелендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу хөкем карарын гамәлдән чыгарды. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында "гаепләү хөкеме прокурорга кире кайтару белән гамәлдән чыгарылды" дип күрсәтелде. Моның нигезе итеп "җинаять-процессуаль канунны җитди бозу" аталды. "ОВД-Инфо" хокук яклау проектымәгълүматларына караганда, Марат Шәрәфетдинов хәзерге вакытта Уфадагы 1нче тикшерү изоляторында (СИЗО-1) тотыла. Яңа эә мәхкәмәгә быел декабрьдә кертелгән. Анда активистны милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләү гаепләве генә белдерелә. "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" гаепләве төшеп калган. Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды. Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде. "Кырмыскалы эше" турында күбрәк 👉монда укыгыз.
Опубликован 22 дек.
Прокуратура Энгел Фәттаховның, аның гаиләсенең милеген тартып алырга тели. Элеккеге министр мәхкәмәдә көрәшен дәвам иттерә Узган атнаны Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фаттаховка карата прокуратура дәгъвасы каралды. Мәхкәмәгә Энгел Фәттахов килмәде, ул видео аша гына тоташты. Ул үзе әлегәчә Минзәлә шәһәренең тикшерү изоляторында утыра. Республика прокуратурасы мәхкәмәдән Энгел Фәттаховтан ачыкланмаган акчага сатып алынган милекне дәүләт файдасына тартып алуны таләп итә. Ә милек 651 млн сумга бәяләнә. Монда Фәттахов һәм аның гаиләсе яшәгән йорт та, барлыгы 66 күчемсез милек объекты, якынча 30 транспорт та һәм тулысы белән "Чишмә" агрофирмасы керә. Энгел Фәттахов дәгъваны танымый. Изолятордан видео аша чыгыш ясап, ул прокуратура күрсәткән сумма махсус арттырылган, прокуратура дәгъвалары җәмәгатьчелек күзендә аны "эре коррупционер" итеп күрсәтүгә юнәлтелгән дип белдергән. "Гаепләү ягу сөйләгән фактларның яртысы — ялган. Сез республика халкы алдында чыгыш ясап, мине ришвәт алуда гаепләдегез. Үзем бик яхшы беләм: мин беркайчан да беркемнән дә ришвәт алмадым. Тикшерү комитеты минем турында әкият уйлап чыгарды, бу — заказлы эш. Боларның нәтиҗәсендә кешеләрнең язмышлары җимерелә", дигән Фәттахов. Мәхкәмә барышы турында тулырак 👉монда укыгыз.