TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,149Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 52 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 26 дек.

Уфада укучы студентны ике террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп, тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Кайсы оешмалар турында сүз баруы әйтелми. Башкортстандагы мәхкәмә Уфа көллиятендә белем алучы студентны (исеме аталмый) «террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу» маддәсе нигезендә тикшерү изоляторына озаткан. Бу хактаТикшерү комитетының республика идарәсе хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматынчә, егет быел гыйнвардан октябрьгә кадәр террорчы дип танылган ике оешма эшчәнлегендә катнашкан. Нинди оешмалар булуы матбугат белдерүендә күрсәтелми. Тикшерү комитеты фикеренчә, студент популяр мессенджерда үзе ачкан махсус каналларда әлеге оешмаларның идеологиясен һәм эшчәнлеген ачыктан-ачык аклаучы һәм пропагандалаучы мәгълүмати материаллар урнаштырган. Башкортстан эчке эшләр министрлыгында исә гаепләнүченең «тематик каналларда <…> терроризм һәм экстремизм өчен федераль эзләүдә булган, чит илдә яшәүче бер затның эшчәнлеген актив рәвештә хуплавын» өстәделәр. Әмма сүз кем турында баруы монда да ачыкланмый. Тикшерү комитетында белдерүләренчә, сорау алу вакытында егет «кылган җинаятендә гаебен таныган».

492 views

Опубликован 26 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Волгоград шәһәренә төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүм ясады. Һөҗүмнең ихтимал һәдәфе - «Лукойл» ширкәтенә караган нефть эшкәртү ширкәте. Ноябрь башында әлеге завод дрон һөҗүменнән соң эшен вакытлыча туктаткан иде. Өлкә башлыгы Андрей Бочаров белдерүенчә, әлегә зыян күрүче кешеләр дә, объектларга да юк диде. 🔹Русия Тышкы эшләр министрлыгы Русия ватандашларын Германиягә бармый торырга чакырды. Бу хакта министрлык вәкиле Мария Захарова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Германиядә дәүләт түрәләренең Русия ватандашларын нигезсез эзәрлекләүләре дәвам итә. 🔹Америка хәрбиләре Нигериядә һава һөҗүме ясады. Аларның һәдәфе «Ислам дәүләте» сугышчан төркеменә караган объектлар булган. «Мин моңа кадәр бу террорчыларны кисәткән идем: әгәр алар христианнарны кыруны туктатмаса, моның өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк, һәм бүген кич бу кисәтү тормышка ашты», — дип язды АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә. 🔹Көньяк Кореяда прокуратура республиканың элекке президенты Юн Сок Ёльгә, гадел хөкем эшчәнлегенә комачаулауда гаепләп, ун елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады, дип хәбәр итә Yonhap агентлыгы. Хөкем карары гыйнвар аенда чыгарылачак. Башка гаепләүләр нигезендә аңа гомерлек төрмә җәзасы да яный ала.

411 views

Опубликован 25 дек.

Мәхкәмә дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләнгән18 яшьлек казанлыны 8 елга колониягә хөкем итте Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмәсе Казанда яшәүче 18 яшьлек Дмитрий Новиковны дәүләткә хыянәт итү һәм террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "Медиазона" яза. Басма мәгълүматларына караганда, егетне Русиядә террорчы дип танылган "Русия Азатлыгы" легионы кушуы белән дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләгәннәр. Сүз, фаразларга караганда, Казан дәүләт дары заводы турында бара. "Медиазона" язуынча, утырышлар ябык тәртиптә узган, шуңа күрә прокуратураның егетнең гаебен ничек дәлилләве билгеле түгел. Дәүләт гаепләүчесе Новиков өчен тугыз ел колония сораган. Новиковка быел апрель аенда 18 яшь тулган. Ул 10 апрельдән тикшерү изоляторында тотылган, сак астында уздырган вакыт җәза мөддәтенә "көнгә-көн" исәбе белән кертелгән. Новиковның гаебен тану-танымавы ачыкланмый. 2025 елның беренче яртыелында гына да дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә 105 кеше хөкем ителгән — бу саннарны элегрәк "Север.Реалии" Югары мәхкәмә статистикасына таянып чыгарды. "Первый отдел" хокук яклау проекты мәгълүматларына караганда, хөкем ителгәннәр саны тагын да күбрәк — 177 кеше. Тулырак 👉монда укыгыз.

440 views

Опубликован 25 дек.

Русиядә 2026 ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге фәрманны президент Владимир Путин имзалаган. Шул ук вакыттта әле ноябрьдә генә Путин урыс халкын һәм "россиян" милләтен алга сөрүче яңа милли сәясәт стратегиясен имзалды. Документта аерым урыс теле һәм урыслар турында язылган. Алар дәүләтне коручы милләт дип билгеләнгән. Шуңа да чараларның 80%ы дәүләт төзүче халыкның мәдәниятын, телен популярлаштыруга юнәлтелгән. Шулай ук "мин - русияле" дигән максатка ирешү өчен балалар һәм яшьләр арасында Русия ватандашлык аңын формалаштыру кирәк диелә, аларны тарихи җирләргә экскурсияләргә йөртү яки Русия тарихын тирәнтен өйрәтү карала. Стратегиядә билгеләнгәнчә, илдә 190 милләт вәкиле яши, 300 тел кулланыла, шуларның 150се — Русия халыклары телләре. Шул ук вакытта халыкның күпчелеген (80,85%) урыслар тәшкил итә. Төрле халыклар бар диелсә дә, Русия дәүләтен коручы урыслар мәдәнияты да саклауга мохтаҗ диелә.

416 views

Опубликован 25 дек.

Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде 🧁⚱️ Әлеге бәйге турында кичә тәфсилләп язган идек. Бүген фотолар белән укырга тәкъдим итәбез.

405 views

Опубликован 25 дек.

Бүген фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның дисквалификациясе тәмамлана 25 декабрьдән фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева яңадан ярышларда катнашу хокукын ала. 2024 елның гыйнварында билгеләнгән дүрт еллык дисквалификациясе бүген рәсми рәвештә тәмамлана. 2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарылган иде. Моңа, аерым алганда, Европа чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңүләре һәм Русия ярышларында алган бүләкләре керде. Аңа ярышларда катнашырга, дәүләт һәм хосусый шугалакларда күнегүләр ясарга, дәүләт акчасына уздырылган боз тамашаларында катнашырга ярамады. Бу хәлдән соң Русиянең фигуралы шуу җыелма такымының Пекин Олимпиадасында яулаган алтын медален алдылар.

405 views

Опубликован 25 дек.

Азатлык хисабы: Украина сугышында Башкортстаннан кимендә 8526 сугышчы һәлак булган Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз. Бу ачык чыганаклардан җыелган үлемнәр. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

420 views

Опубликован 25 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Бүген христианнар григорий календаре буенча Раштуа бәйрәм итә. Быел май аенда сайланган Рим папасы Лев Изге Петр храмында беренче Раштуа гыйбадәтен уздырды. 🔹Төн дәвамында Мәскәүгә җибәрелгән тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Краснодар краенда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Темрюк портында нефть продуктлары саклана торган ике резервуарда янгын чыккан. 🔹Польша апрель аеннан иске үрнәктәге чит ил паспортлары белән Русия ватандашларын илгә кертмәячәк. 🔹АКШның НАТО каршындагы даими вәкиле Мэттью Уитакер белдерүенчә, Украинадагы низаг якынча 90 көн эчендә көйләнергә мөмкин. 🔹Быел Русия президентының Федераль җыенга мөрәҗәгате булмаячак, дип хәбәр итте Дмитрий Песков. 🔹Дональ Трамп Латин Америкасында наркокартельләргә каршы җир өсте хәрби операцияләре башлануын игълан итте. 🔹Free Russia Foundation Европа шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) каршындагы Русия демократик көчләре платформасына үз намзәтләрен тәкъдим итүен игълан итте: Владимир Кара-Мурза, Владимир Милов, Наталия Арно һәм Ольга Галкина.

434 views

Опубликован 24 дек.

Хәбиров сугышта катнашучыларны мәҗбүри эшкә алу турында канун имзалаган Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оешмаларга Русиянең Украинадагы сугышынннан кайткан хәрбиләрне алу квотасы турында канун имзалаган. Канунга ярашлы, оешмада яки ширкәттә 100дән артык кеше эшли икән, аларның 1% элекке хәрби булырга тиеш. Аларны эшкә турыдан туры да, мәшгульлек хезмәтләре аша да урнаштыра алалар. Документ 10 көннән гамәлгә керәчәк. Быел октябрьдә Башкортстанның хезмәт министры Ленара Иванова «демобилизация эшсезлек дәрәҗәсен арттырачак», республика хакимияте хәрби хезмәттән кайтучыларны каршы алырга “әзерләнә” дигән иде. Сентябрь уртасында Reuters агентлыгы Кремльгә якын өч чыганакка таянып, Русия президенты Владимир Путин хәрбиләрнең фронттан күпләп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьтә һәм аның төзегән сәяси системында тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин дип хәбәр иттте. Журналистлар исәпләвенчә, Русия күләмендә Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән Башкортстан беренче урында тора.

451 views

Опубликован 24 дек.

Украина сугышында катнашкан ике хәрбинең Башкортстан фермерын һәм аның хатынын үтерү эше нигезендә мәхкәмә башланды Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмә Украинага каршы сугышта катнашкан элекке ике хәрби — 50 яшьлек Василий Катков һәм 37 яшьлек Станислав Кичаевка карата җинаять эшен карауны башлады. Аларны Башкортстаннан фермер Олег Полетавкинны һәм аның хатыны Валентинаны үтерүдә, торакка канунсыз үтеп керүдә, урлау эшләрендә, корал һәм сугыш кирәк-яракларын канунсыз куллануда, талау һәм караклыкта гаеплиләр. Моннан тыш, Кичаевка дезертирлык турында да гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Медиазона» яза. Тикшерү версиясенә караганда, Катков һәм Кичаев узган елның декабрендә Башкортстанның Белорет районы Ишле авылында фермер Олег Полетавкин һәм аның хатыны Валентинаның хуҗалыгында эшләгән. 5 декабрьдә, бергәләп эчкән вакытта, гаепләү ягы фикеренчә, Катков белән Кичаев Полетавкиннарны үтерергә, аларны таларга һәм коралларын алып китәргә карар кылган. Моның өчен алар Валентинаны хуҗалык бинасына чакырып керткән. Хатын кергәч, Кичаев аны эләктереп алып идәнгә бәреп еккан һәм кулларын бәйләгән. Катков исә хатын-кызның башына аяклары белән өч тапкыр типкән. Шуннан соң Кичаев хуҗалыкта балта табып, Валентинаның яңагын һәм баш сөяген сындырган — хатын-кыз шунда ук үлгән. Аннары, тикшерү фикеренчә, ирләр фермерның йортына кереп, сейфны ватып, андагы коралны алган. Соңрак Катков белән Кичаев ангарда яшеренеп, Полетавкинны көткән. 6 декабрь төн уртасыннан соң, эштән кайткан фермерны алар ангарда сагалап торып һөҗүм иткән. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Кичаев ау мылтыгыннан Полетавкинның корсагына һәм күкрәгенә ике тапкыр аткан — фермер вакыйга урынында ук һәлак булган. Шуннан соң хәрбиләр Полетавкинның машина ачкычын алган, йорттан кыйммәтле әйберләрне һәм Валентина Полетавкинаның Сбербанк картасын урлаган. Тикшерү версиясенә караганда, фермерларның мәетләрен капчыкларга салып, хуҗалыктан чыгарып, якындагы күлгә ташлаганнар.

428 views

Опубликован 24 дек.

T-Invariant: соңгы өч елда Русиядә 14 галим дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән T-Invariant басмасы китергән мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда Русия хакимияте галимнәрне сәяси маддәләр нигезендә эзәрлекләүне арттырган, беренче чиратта бу дәүләткә хыянәт турындагы маддәгә кагыла. Бу саннарга ярашлы, 2019 елдан 2022 елга кадәрге дүрт ел эчендә биш галим дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән. Ә инде 2023 елда гына да мондый очраклар саны җидегә җиткән. 2024 һәм 2025 елларда исә гаепләүләр өч һәм дүрт галимгә карата белдерелгән. Гомумән алганда, 2022 елдан башлап Русиядә 115 фән әһеле репрессияләргә дучар булган. Аларның 24е экстремист яки террорчы дип танылган, 39 кеше «ят агент» исемлегенә кертелгән. 34 кеше СИЗОда яки колониядә тотыла.

420 views

Опубликован 24 дек.

Бишесенә 21 ел. Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешегә хөкем карарлары чыкты Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдингә хөкем карарлары чыкты. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаепләделәр. Аларга 22-49 яшь, күбесенең гаиләләре бар. Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли.

427 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••505152535455•••60•••65•••70•••75•••80•••8384