TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 19 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 5 мар.
Татарстанда милли телләрдә чыгучы 56 басма социаль әһәмияткә ия булган ташламалы исемлеккә кертелмәгән Нәтиҗәдә әлеге милли басмаларга язылу бәяләре 20 проценттан алып 36,6 процентка кадәр арткан. Моңа кадәр Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан "Русия Почтасы" аша почта белән китерү чыгымнарын субсидияләү өчен социаль әһәмияткә ия булган басма матбугат исемлеге төзелгән иде. "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүгенге коллегия утырышында белдергәнчә, әлеге исемлеккә милли басмаларны да кертү тәкъдим ителгән булган. Әмма нәтиҗәдә алар исемлеккә кертелмәгән. "Иң күңелсезе — бер үк район эчендә басмалар арасында бәя дисбалансы барлыкка килү. Без киләчәктә барлык милли басмаларның да тигез мөмкинлекләргә ия булуын таләп итүне дәвам итәчәкбез", диде Сәлимгәрәев. Шулай ук Татарстанда соңгы ун елда почта аша матбугатка язылучылар саны 57 процентка кимегән. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов исә республикада медиа өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы мәсьәләсе хөкүмәт һәм Татарстан рәисе дәрәҗәсендә тикшерелергә тиеш дип белдерде. Аның сүзләренчә, республикада уртача хезмәт хакы 100 мең сум булса, матбугат өлкәсендә эшләүчеләрнең 65 мең сум тәшкил итә. Ә районнардагы массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы тагын да түбәнрәк — якынча 55 мең сум. Моннан тыш, Әминов техник хезмәткәрләрнең, корректорларның һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы аеруча түбән булуын да билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, әлеге хезмәткәрләрнең күбесе якынча 30 мең сум хезмәт хакы ала. @azatliqradiosi
Опубликован 5 мар.
Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар Башкортстанда этносоциолог Илдар Габдрафыйков янә эшеннән алынды. Академик Роберт Нигъмәтуллин, моңа ризасызлык белдереп, Уфа федераль тикшеренү үзәге (УФИЦ) президиумыннан чыккан. Әмма УФИЦ җитәкчесе…
Опубликован 5 мар.
5 мартта Азәрбайҗанның Нахчыван автоном республикасы башкаласы Нахчыван һава аланынапилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Азәрбайҗан медиалары белдерүенчә, һава аланы җирлегенә Иранның «Шахед» тибындагы дроны төшкән. Дроннар берничә булган диелә. Һава аланы тирәсендәге мәктәпләрдән укучылар эвакуацияләнгән дип хәбәр ителә. Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бер пилотсыз очкыч Нахчыван һава аланы терминалы бинасына бәрелгән, икенчесе Шекәрабад авылындагы мәктәп янында төшкән. Һөҗүм нәтиҗәсендә һава аланы бинасына зыян килгән һәм ике кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә министрлык. Баку бу хәл өчен җаваплылыкны Иранга йөкләде. Азәрбайҗанның җавап бирү хокукы бар, ә Иранның Бакудагы илчесе протест нотасын тапшыру өчен тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган, диелә хәбәрдә. Иран хакимиятләре әлегә бу вакыйгага аңлатма бирмәде. 28 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Азәрбайҗанда АКШның хәрби базалары юк, бу илнең Иранга каршы операциядә катнашуы турында хәбәр ителмәде. Нахчыван республикасы Азәрбайҗанның төп территориясеннән Әрмәнстан җире белән аерылган. Әрмәнстаннан тыш, бу эксклав Иран белән һәм кыска гына өлештә Төркия белән чиктәш.
Опубликован 5 мар.
Казанда Али Хаменеины искә алу митингы узды 4 мартта Казандагы Иран консуллыгы бинасы каршында Иранның үтерелгән югары рухание аятулла Али Хаменеины искә алу чарасы узды. Татарстан рәсми медиа чаралары аны "Хаменеи истәлегенә чәчәк салу" чарасы дип атады. Чарада Татарстан вице-премьеры Олег Коробченко, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республика инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Татарстан халыклар ассамблеясе башлыгы Ренат Валиуллин һәм башка түрәләр катнашты. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында "сезнең халык бу золым кылучыларның чын йөзен күрсәтте" диде. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын да искә алды: — Бу көннәрдә бездә махсус хәрби операцияуза. Татарстан мөселманнары көн саен анда, алгы сызыкта ифтарлар үткәрә. Һәм без Аллаһтан тынычлык сорап дога кылабыз, аннан золым кылучыларны җәзалауны сорыйбыз, — диде ул. 2023 елның февраленнән Татарстанда Иранның "Shahed-136" дроннарын җитештерү башланды. Русия хәрбиләре аны "Герань-2" атамасы белән йөртә. Моннан соң республикага украин дроннары һөҗүмнәре ешайды. Хәрби белгечләр дроннар төзү корылмасын "кануни һәдәф" дип атый. 28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәргән, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм иткән. Тулырак 👉моннда укыгыз.
Опубликован 5 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Сарытау өлкәсендә украин дроннары һөҗүмнәре нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Роман Бусаргин. Украинаның Supernova+ телеграм-каналы нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында белдерде. 🔸Ирак көрдләре лидеры Нечирван Барзани Иранга каршы сугышка керү хәбәрләрен кире какты — Shafaq News 🔸Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән алып барылган сөйләшүләр, Ирандагы сугыш сәбәпле, туктатылып торуын хәбәр итте. 🔸Владимир Путин хөкүмәткә Европага газ җибәрүне «хәзер үк» туктату мөмкинлеген карарга кушты. Европа Берлегене Русия газына чикләүләре ике айдан керергә тиеш иде. 🔸Пентагон Ирандагы сугышны кимендә 100 көн дәвам итәргә әзерләнә, аның сентябрьгә кадәр сузылуы ихтимал, дип яза Politico.
Опубликован 4 мар.
Соңгы өч елда Башкортстанда туучылар саны 12,3% кимегән Әлеге санны республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Роберт Иштуков Дәүләт Җыены - Корылтай утырышында китергән дип яза “Однажный в Башкирии”. Узган ел гына да кимү 6,2 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта әни була алырдай хатын-кызлар саны да кими. Шушы чорда төбәктә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны якынча 19 мең кешегә азайган: 2020 елдагы 946 205 кешедән быел 927 500 кешегә калган. Утырышта Дума депутаты, хатын-кызлар табибы Римма Үтәшева кызларны 27 яшькә кадәр күбрәк бала табып калырга чакырган. Башкортстанда демографик проблемнар турында берничә ел дәвамында сөйләп торалар. Шул ук вакытта республикадан Украинадагы сугышта күпләп ирләр үлә. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга караганда гына да, республикадан кимендә 9 меңнән артык кеше һәлак булган. Аларның 60% 25-45 яшьлекләр.
Опубликован 4 мар.
Казанда 400гә якын мәктәп укучысы дрон проектларга өйрәнә Казанда 398 мәктәп укучысы пилотсыз авиация системнарын проектлау, хезмәт күрсәтү һәм идарә итү күнекмәләрен үзләштерә. Шәһәрнең мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, бу уку елында мәгариф оешмаларында 22 профильле түгәрәк ачылган. Дәресләр алты урында: 6нчы һәм 179нчы гимназияләрдә, 35нче һәм 83нче лицейларда, лицей-инженерлык үзәгендә, шулай ук Казанның Б.К. Кузнецов исемендәге кадет мәктәбендә уза. Моннан тыш, укулар В.П.Чкалов исемендәге техник иҗат үзәгендә оештырылган. Биредә шулай ук даими рәвештә авиамодельләштерү ярышлары үткәрелә. Укыту мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итү «Пилотсыз авиация системнары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, диелә матбугат хәбәрендә. Элегрәк Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" (элеккеге ОБЖ) дәресләрендә укучыларга пилотсыз җиһазларны җыю һәм аларны йөртү күнекмәләрен бирәчәкләр дип хәбәр ителгән иде. Пилотсыз җиһазлар Украинадагы сугыш барышында актив кулланыла. Сугыш башлангач, Русиядә "Шахед" тибындагы һөҗүм итүче дроннарны җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу эшкә хәтта балигъ булмаган үсмерләрне дә җәлеп итәләр. Аерым алганда, журналистлык тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый хәл Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дә күзәтелә.
Опубликован 4 мар.
Казанда режиссер Тимур Бекмамбетовтан тартып алынган Мәрҗани йорты сатылган Ул гыйнвар аенда сатуга чыгарылды. Бинаның башлангыч бәясе - 9,3 миллион сум иде. Аны эшмәкәр Сергей Еремеев ким дигәндә 21,4 миллион сумга сатып алган. Бу хакта torgi.gov.ru дәүләт порталы хәбәр итә. Еремеев 90 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарырга тиеш булачак. "Коммерсант" язуынча, 1873 елда төзелгән йорт Бекмамбетовтан мәхкәмә карары нигезендә тартып алынган. Мәхкәмәгә Казанның Мәскәү районы прокуроры мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында хуҗаның мәдәни мирас корылмасын саклау өчен тиешле чаралар күрмәве ачыкланган диелә. Берничә ел элек бинада янгын чыккан иде. 📷Википедия @azatliqradiosi
Опубликован 4 мар.
Башкортстанда массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының төп бурычларын билгеләделәр. Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев өч төп юнәлешне атады: махсус хәрби операция (Русия җитәкчелеге Украинадагы баскын сугышны шулай дип атый), демография һәм балалар белән яшьләр сәясәте. "Бу — без барырга тиешле юнәлеш, игътибарны нәкъ менә шуңа юнәлтергә һәм шул өлкәдә эшләргә кирәк. Үсешне дәвам итәргә, осталыгыбызны камилләштерергә һәм алга таба хәрәкәт итәргә тиешбез...", дип китерә аның сүзләрен "Башинформ" агентлыгы. Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев узган ел махсус хәрби операция темасының төп юнәлеш булып торуын әйтте. «Көн саен электрон һәм басма мәгълүмат чараларында якынча 160 материал дөнья күрде. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында 59 меңнән артык материал һәм тапшыру әзерләнде, радиода 1900дән артык сюжет эфирга чыкты», — диде ул. Шулай ук ул журналистларның сугыш урыннарына баруы турында да әйтте. "БСТ махсус хәрби операциягә тугыз тапкыр барды һәм 190 көн булды", диде Ульчев. Шул ук вакытта, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында иң күп һәлак булучылар - Башкортостаннан. Безнең исәпләүләргә күрә, ким дигәндә 9147 кеше һәлак булган. Сугышка, нигездә, репродуктив яшьтәге ир-атлар китә. Димәк, күпме гаилә корылмый, күпме бала дөньяга килми кала — бу да демографик югалту. Инвалид булып кайтучылар саны да арта. Шуңа да карамастан, Башкортстанның күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары сугыш темасын актив яктырта, хәрби хезмәткә барырга өндәгән материаллар бастыра, фронттан кайтканнарны каһарманнар буларак тасвирлаган мәкаләләр һәм сюжетлар чыгара. @azatliqradiosi
Опубликован 4 мар.
Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү ике юл белән бара: вәгъдәләр бирү һәм басым ясау. Бигрәк тә Казан инновацион университеты (КИУ) каршындагы көллияттә булган вакыйгалар бу кампаниянең ничек баруын ачык күрсәтә. 25 февральдә КИУ мөдире Юлия Һадиуллина студентларны җыеп, "ышаныч лимиты бетте" дип игълан иткән. Ул студентларга сез "укудан куылдыгыз" дип белдерә һәм шунда ук "котылу юлын" да тәкъдим итә. "Ил махсус хәрби операция чорында яши. Бүгенге көндә илгә сугышчылар кирәк... Яңа армия бүтән студент булып санала алмаган студентлардан торачак — бу сез", ди Һадиуллина "Гроза" телеграм каналы чыгарган аудиода. Мөдирнең мантыйгы гади: укуда бераз артта калган яки бер-ике бурычы булган студентларны "армиягә яраклы материал" итеп күрәләр. Шул ук җыелышта саклану министрлыгы вәкиле "Андрей" гаскәр урнашкан Ейски шәһәрендәге "шифаханә дәрәҗәсендәге" шартларны тасвирлый: Азов диңгезе, җылы климат, җиләк-җимеш... Ул "контракт" сүзен кулланмый, аны "альтернатива" дип атый. Студентларга "дрон гаскәрләрендә" (дроннар белән идарә итүчеләр яки "дроноводлар") хезмәт итү вәгъдә ителә. Янәсе, бу компьютер уены кебек кенә, сез имин урында булачаксыз, ә бер елдан соң укуыгызга кайта аласыз. Татарстанда агитация берничә югары уку йортында һәм көллияттә теркәлгән. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ (элекке Казан химия технологияләре университеты), Түбән Кама политехника көллияте бар. Башкортстанда да вазгыять охшаш. Уфа фән һәм технологияләр университетының Нефтекама филиалында агитация ачыктан-ачык "федераль боерык" буларак танытыла. Югары уку йортларына конкрет "квоталар" төшерелгән. Уфа университетының "федераль инициативага" кушылуы турында уку йортының Ишембай филиалында да белдерделәр. Әлеге "башлангыч студентларга сыйфатлы белем алуны заманча технологияләрнең алгы сызыгында хезмәт итү белән бергә алып бару мөмкинлеге бирә", диелгән Уфа фән һәм технологияләр университетының Ишембай филиалы төркемендә. Хакимият акча эшләү, элиталы гаскәрдә хезмәт итү, бер генә еллык контракт белән җәлеп итәргә тырышса, хокук яклаучылар матур сүзләргә ышанмаска чакыра. Тулырак - Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 4 мар.
Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә
Опубликован 4 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанның Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Иртәнге сәгать биштән Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылып торды, хәзер чикләүләр алынды. Дистәдән артык очыш тоткарлана. 🔸Волгоградта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше яраланган дип хәбәр итә өлкә губернаторы Андрей Бочаров. Һөҗүм өч шәхси һәм бер күп катлы торак йортка ясалган. ASTRA Телеграм-каналы язуынча, зыян салынган йортларның берсе Европа санкцияләре исемлегенә кертелгән Волгоград трактор ширкәтеннән 700 метр гына ерактлыкта урнашкан. 🔸Чуашстанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле бүген мәктәп, техникум һәм көллиятләрдә укыту дистанцион форматта узачак. Бу хакта республиканың мәгариф министры Дмитрий Захаровбелдерде. 🔸Иранда мәрхүм Али Хаменеиның улы Моҗтаба илнең югары рухание итеп сайланган. Бу хакта The New York Times һәм баш фатиры Британиядә урнашкан Iran International агентлыгы хәбәр итә. Иран хакимияте бу хакта рәсми белдермәде. 🔸АКШ Эквадорда наркотеррорчыларга каршы хәрби чара башлаган. Бу хакта АКШның Көньяк хәрби идарәсе хәбәр итте. 🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстанда кисәтү системнарын тикшерәләр, шул сәбәпле ике республикада да сирена тавышлары яңгыраячак. @azatliqradiosi