TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 22 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 27 февр.
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,46. Безгә үлгән 7424 кешенең яше билгеле. Иң күп үлүчеләр – шулай ук 25-44 яшьтәге ирләр: ・35-44 яшь: кимендә 2645 кеше (35,6%), ・25-34 яшь: кимендә 1793 кеше (24,2%), ・45–54 яшь: кимендә 1670 кеше (22,5%), ・55+ яшь: кимендә 680 кеше (9,2%), ・18-24 яшь: кимендә 636 кеше (8,6%). Тулырак безнең хисапта укыгыз. Бу югалтулар Башкортстан демографиясенә нинди йогынты ясар дип уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз.
Опубликован 27 февр.
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты: 🔸"Дождь" каналына нигез салучы Вера Кричевская, 🔸Сәясәтче Александр Иванов; 🔸Якутия Дәүләт җыены депутаты, активист Максим Алиев; 🔸«Республика» сайты
Опубликован 27 февр.
Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдә "ракет һөҗүме куркынычы" гамәлдән чыгарылды. Телеграм каналлар язуынча, төбәкләргә "Фламинго" FP‑5 ракеты җибәрелгән булырга мөмкин. Аның берсен - Татарстан, икенчесен Чуашстан күгендә бәреп төшергәннәр дип хәбәр итәләр. 🔻21 февраль төнендә украин армиясе Удмуртиянең Воткински шәһәрендә урнашкан заводка ракет һөҗүме ясады. Ул "Искандер-М", "Тополь-М" һәм "Орешник" ракетлары җитештерелүче заводка төште. 11 кешенең тән җәрәхәтләре алуы әйтелде.
Опубликован 27 февр.
Башкортстанда да ""Ракет һөҗүме куркынычы" кертелде Кешеләр мобиль интернет югалуга зарлана
Опубликован 27 февр.
Түбән Камада да "ракет һөҗүме куркынычы" игълан ителде, сиреналар яңгырый. Шәһәрдә җәмәгать транспорты туктатылган, "Акыллы йорт" системы белән эшләүче йортларның подъездлары, кешеләр кереп качар өчен, ачылган. Әлмәттә дә транспорт йөрми. "Ракет һөҗүме куркынычы" Татарстаннан тыш, Чуашстан, Удмуртиядә, Пенза, Сарытау, Самар, Оренбур, Пермь өлкәләрендә игълан ителгән.
Опубликован 27 февр.
Әлмәттә дә "ракет һөҗүме куркынычы" игълан ителде. Мәктәп һәм балалар бакчаларыннан балаларны имин урынга күчерәләр. Бу эш Казан мәктәпләрендә дә башкарыла дип хәбәр итте Казан мәгариф идарәсе. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итми һәм җибәрми тора.
Опубликован 27 февр.
❗️Татарстанда беренче тапкыр ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде Казан басмалары Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарында сирена тавышлары яңгырый дип яза. Мондый тәртип шулай ук Пенза, Сарытау, Самар өлкәләре һәм Чуашстанда да кертелгән.
Опубликован 27 февр.
Көн язмасы: Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак 2025 елны "Һомай" җыры белән танылган AY YOLA төркеменең беренче чыгышы 28 февральдә Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстанга, Софиягә…
Опубликован 27 февр.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина Белгород җылылык электр станциясенә һөҗүм иткән. 60 мең кешесе утсыз калган. Шулай ук җылылык һәм су бирү өзелүе турында хәбәр ителә. 🔸Русия пилотсыз очкычларының Запорожье өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер үсмер, җәрәхәтләнгән. 🔸Казакъстанның Щучинск шәһәрендәге кафеда газ шартлау сәбәпле җиде кеше һәлак булган. Тагын 13 кешене пешүләр белән хастаханәгә салганнар. 🔸Пакъстан саклану министры Хаваҗа Асиф Әфганстанда «Талибан»га каршы ачык сугыш башлануын игълан итте. Моңа кадәр «Талибан» Пакъстанның берничә төбәгендә хәрби чаралар башлаган иде. Җавап итеп, Исламабад Кабул, Кандагар һәм Пактиягә һава һөҗүмнәре ясады. 🔸АКШ һәм Иран делегацияләре Женевада сөйләшүләр үткәрде. Америка түрәсе Axiosка очрашуның «уңай» узуын әйткән. Al Jazeera мәгълүматына караганда, Тәһран уран баетуны чикләнгән вакытка туктатып торырга тәкъдим иткән.
Опубликован 26 февр.
Сембер мәдәният һәм сәнгать көллияте сайтында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзү шартлары күрсәтелгән кушымта бастырылган. Анда «дрон гаскәрләре»нә язылган студентларны гадәти пехотага күчерергә мөмкин булуы әйтелә, чөнки конкрет хәрби бүлеккә сайлап алу сынау мөддәте узганнан соң үткәреләчәк. Ә бу вакытта килешү инде имзаланган була ди хокук яклаучы Артем Клыга. Яңа алынган кешене башка гаскәр төренә билгеләсәләр дә, контрактны өзү мөмкин булмаячак. Клыга сүзләренчә, мөддәт тәмамлангач контракт өзелә дигән пункт гамәлсез, чөнки президент Владимир Путин мобилизация тәмамлануы турында фәрманны әле дә имзаламаган. ▪️Соңгы вакытта саклану министрлыгының көллият һәм югары уку йортлары студентларын сугышка чакыру, алар арасында актив агитация алып бара башлады. ▪️«Гроза» басмасы исәпләвенчә, контракт имзалау таләбе белән агитация кимендә 41 югары уку йорты һәм көллияттә бара. Килешү төзү тәкъдимен бигрәк тә сессияләрен тапшыра алмаган студентларга итәләр.
Опубликован 26 февр.
Көн язмасы: Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт? 2022 елның 24 феврале. Иртәнге 5:30. Русия федерал каналлары президент Владимир Путин чыгышын күрсәтә башлый. Ул әйткән сүзләрне Русия халкы алдагы…
Опубликован 26 февр.
Татарстанда өч елда яшь укытучыларның 32 проценты мәктәпләрдән киткән Бу хакта Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан Иҗтимагый пулатында репсбулика мәгариф һәм фән министрлыгы максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында әйткән. “Шәһәр мәктәпләрендә физика, математика, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология укытучылары җитми. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән. Бу - фаҗига. Кадрлар китмәсен өчен, җитди ярдәм чаралары кертелде”, дигән ул. Республика мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, узган уку елы белән чагыштырганда кадрларга кытлык проблемасы бераз яхшырса да, квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы әле һаман да зур. Аның сүзләренчә, агымдагы уку елы башына 2,7 мең педагогик хезмәткәргә ихтыяҗ булган, шул исәптән 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитми. Узган уку елында исә 2 меңнән артык укытучы һәм 800дән артык тәрбияче җитмәгән. Аеруча башлангыч сыйныф, рус теле, математика, физика, чит теле, информатика укытучыларына ихтыяҗ кискен. Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.