TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 21 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 1 мар.
Азатлык Радиосы Путин сугышында Татарстан һәм Башкортстаннан китеп үлүчеләрнең нинди милләттән булуын фаразлап карады, моның өчен ономастик ысул кулланылды. Тулаем алганда ике республикадан расланган үлүчеләр саны 17 меңнән артып китте. Тулырак 👉безнең язмада укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 1 мар.
Башкортстаннан AY YOLA төркеменең Берлиндагы концерты булмаячак. Элегрәк моңа эмиграциядәге башкорт, татар активистлары каршы чыккан иде. Берлиндагы 7 мартка билгенләнгән AY YOLA төркеменең концерты булмаячак. Bi nuu төнге клубы үзенең игъланында "Чара булмаячак.…
Опубликован 1 мар.
Казаннан һәм Уфадан Гарәп Әмирекләренә барлык очышлар туктатылган Дубай һәм Әбү-Дабидан Казанга һәм кире очышлар вакытлыча башкарылмый. Бу хакта Казан һава аланының онлайн-таблосы мәгълүматлары күрсәтә. Туктатылган очышлар Flydubai һәм Etihad Airways һава ширкәтләре очышларына кагыла. Дубайдан Уфага һәм кире очышлар да туктатылган. Сүз AirArabia һәм flydubai рейслары турында бара. Һава ширкәтләре юлчыларга акча кайтарырга яки очыш вакытын күчерергә вәгъдә бирә. Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлеген япкан. Анда хәзер якынча 50 мең Русия туристы булырга мөмкин диелә. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 1 мар.
Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә мәктәп балалары өчен бушлай татар теле курслары башлана “Без туган телне өйрәнәбез!” исемле проект Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул 2 мартта башланачак һәм Татарстанның 34 районында узачак. Мәчетләрдән тыш, дәресләр Казан ислам университетында, Русия ислам институтында (РИИ), 8 мәдрәсәдә, “Госмания” (Казан шәһәре), “Ихсан” (Алабуга шәһәре) мәктәпләрендә һәм “Һаҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә (Апас бистәсе). Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк. 48 дәрес укытуга исәпләнгән эш програмын исә РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелгән. Татар теле курслары – бушлай. 🔹2018 елдан бирле диния нәзарәте өлкәннәр өчен мәчетләрдә татар теле курслары оештырды. 🔹Мәскәү кушуы белән әктәпләрдә туган телләрне укыту ихтыярига калганнан соң, Татарстан мөфияте беренчеләрдән булып татар телен өйрәтү эшенә кереште.
Опубликован 1 мар.
Хаменеи һәлак. Иранны вакытлыча президент һәм мәхкәмә башлыгы кергән шура җитәкләячәк Иранның югары хакиме һәлак булганнан соң илне президент Мәсуд Пизишкйән, мәхкәмә хакимияте башлыгы һәм Конституцияне саклау шурасы әгъзаларының берсе җитәкләячәк. Бу хакта Иранның беренче вице-президенты Мөхәммәт Мохбәр сүзләренә таянып IRNA хәбәр итә. Илнең югары рухи лидеры, аятулла Али Хамәнәи, 28 февраль иртәсендә Тәһран шәһәренә АКШ һәм Израил тарафыннан ясалган уртак һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелде. Аның һәлак булуын Иран якшәмбегә каршы төндә рәсми рәвештә таныды. Моңа кадәр IRNA үтерелгән Али Хамәнәи киңәшчесе — Иран саклану шурасы сәркатибе Али Шәмхани, шулай ук Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы башлыгы Мөхәммәт Пакпур һәлак булуын раслады. Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы якын арада Израилгә һәм АКШның хәрби базаларына каршы «иң куәтле һөҗүм операциясен» башлап җибәрәчәген игълан итте.
Опубликован 28 февр.
❗️Доналд Трамп: Иран хакиме Хаменеи һәлак булган Доналд Трамп Truth социаль челтәрендә Иранның югары рухи лидеры аятулла Али Хаменеиның һәлак булуы турында язды. «Тарихтагы иң явыз кешеләрнең берсе – Хаменеи – үлде. Бу гаделлек Иран халкы өчен генә түгел, Хаменеи һәм аның канкойгыч бандасы тарафыннан үтерелгән яки гарипләнгән бөек американнар һәм дөньяның күп илләрендәге кешеләр өчен дә. Ул безнең күзләү һәм югары технологияле күзәтү системнарыннан качып кала алмады, һәм Израил белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, без аңа да, аның белән бергә һәлак булган башка лидерларга да бер генә шанс та калдырмадык», дип язды АКШ президенты. 28 февраль кичендә берничә мәгълүмат чарасы, шул исәптән Reuters, үзләренең Израил җитәкчелегендәге чыганакларына таянып, Хаменеи шимбә Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үтерелгән дип фаразлануын хәбәр итте. Иранның Fars дәүләт агентлыгы Трампның Хаменеи үлеме турындагы сүзләрен нигезсез белдерү дип атады. Израиль шимбә көнне Иранда Хаменеи резиденциясенә һөҗүм ясады, бина җимерелде. Әмма кайбер хәбәрләргә караганда, ул вакытта Хаменеи бинада булмаган.
Опубликован 28 февр.
Әлеге сәгатькә нинди яңалыклар бар: 🔸Берләшкән Милләтләр Оешмасының Баш секретаре Антониу Гутерриш АКШ һәм Израильнең Иранга, шулай ук Иранның күрше илләргә ясаган һөҗүмнәрен хөкем итте. Аның сүзләренчә, бу гамәлләр халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә зыян сала. Ул утны кичекмәстән туктатырга һәм киеренкелекне киметергә чакырды. Шимбә кичендә вәзгыятьне БМО Иминлек шурасы караячак дип хәбәр ителә. 🔸Иран тышкы эшләр министры Аббас Арагчи NBC News телеканалына биргән интервьюсында берничә иран командиры һәлак булуын белдерде, әмма дәүләтнең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре исән, диде. Аятулла Али Хаменеи дә исән, «мин белгәнчә», дип өстәде Арагчи. 🔸Дубайның үзәк районнарының берсе — Палм-Җумейра — җирендә янгын видеосы тарала. Бу туристлар арасында популяр ясалма утрау. Видеодан күренгәнчә, Иран ракеты яки аның кыйпылчыклары биш йолдызлы Fairmont The Palm кунакханәсе янында төшкән, бинада янгын чыккан. Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәрләр булмады. 🔸Кувәйт халыкара һава аланына дрон төшкән, яраланучылар бар, дип хәбәр итә сивил авиациясе идарәсе.
Опубликован 28 февр.
Хаменеи резиденциясе җимерелгән, ләкин аятулланың анда булмавы әйтелә. Соңгы хәбәрләр: 🔸Иран югары лидере резиденциясенә һөҗүм нәтиҗәләрен күрсәткән иярчен сурәтләре чыкты. Ул җимерелгән. Аятулланың үзе анда булмавы әйтелә. 🔸Иран медиасы хакимияткә сылтанып хәбәр итүенчә, илнең көньягындагы Минаб бүлгесендә мәктәпкә һөҗүм ясалган. Анда 40 кеше, башлыча балалар һәлак булган диелә. Бу мәгълүмат бәйсез рәвештә расланмаган. 🔸Reuters агентлыгы Иран чыганакларына таянып, һөҗүмнәр аркасында Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының берничә командиры һәм түрәләр үтерелгән дип яза. 🔸Axios хәбәрчесе Барак Равид АКШның югары дәрәҗәдәге вәкиленә сылтанып, Америка һөҗүмнәре Иранның ракет програмына юнәлтелгән, ә Израил моңа өстәп Иранның югары җитәкчелегенә дә һөҗүм итә дип белдерде. 🔸Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ һәм Израил гамәлләрен «алдан планлаштырылган һәм сәбәпсез кораллы агрессия акты» һәм «куркыныч авантюра» дип атады. Белдерүдә шулай ук АКШ администрациясе гамәлләре тәнкыйтьләнә. Русия үзе дүрт ел Украинада сугыш алып бара. 🔸Европа берлеге вәкилләре рәсми белдерүләрдә АКШ һәм Израил гамәлләренә турыдан-туры хуплау белдермәде. Алар игътибарны төбәктә тотрыклылыкны саклау, киеренкелекне киметү һәм төбәктәге Европа берлеге ватандашларының иминлеген тәэмин итү кирәклегенә юнәлтте. Шул ук вакытта Кая Каллас белдерүендә Тәһран режимы тәнкыйтьләнә, аның гамәлләре глобаль иминлеккә куркыныч дип атала. 🔸Украина тышкы эшләр министрлыгы Киевның Иран халкы ягында булуын белдерде һәм булган вакыйгалар өчен җаваплылыкны Иран режимына йөкләде. Белдерүдә шулай ук Мәскәү белән Тәһран хезмәттәшлеге дә дөнья өчен куркыныч буларак телгә алына.
Опубликован 28 февр.
❗️Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясый Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлекләрен япты. Әмирлекләрдә Әл-Дафра хәрби һава базасына һөҗүм булуы турында хәбәр ителә. AFP һәм Reuters агентлыклары мәгълүматына караганда, шартлаулар Дубайда һәм Эр-Риядта (Согуд Гарәбстаны) да булган. РБК язуынча, җирле халык Әбу-Даби (Гарәп Әмирлекләре) күгендә шартлау тавышлары ишеткән. Күрәсең, һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) эшләгән. Reuters язуынча, Әбү-Дабида бер кеше һәлак булган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре моны "дәүләт суверенитетын һәм халыкара хокукларны бозу" дип атады һәм "эскалациягә җавап бирү хокукы" барлыгын белдерде.
Опубликован 28 февр.
Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Әлеге сәгатькә ниләр билгеле: 🔻Һөҗүм Тәһран, Исфахан һәм Кум шәһәрләренә ясалды. 🔻Иранның дәүләт мәгълүмат агентлыгы «Тасним» хәбәр итүенчә, кимендә 7 ракет Тәһрандагы президент сарае һәм баш лидер Али Хаменеи резиденциясе тирәсенә төшкән. 🔻Шул ук вакытта Хаменеи имин урында, дип белдерә аның вәкиле. 🔻Җавап һөҗүмен көтеп, Израил буенча гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде. 🔻АКШ президенты Доналд Трамп 8 минутлык мөрәҗәгать чыгарды, анда ул Иранга һөҗүмнәрдә АКШның турыдан-туры катнашуын раслады. 💬 Максатыбыз — Иран режимыннан килгән куркынычларны юк итеп, Америка халкын яклау, — диде Трамп. Аның сүзләренчә, куркыныч — Иранның атом програмын дәвам итүе һәм ерак арага очучы ракетлар эшләп чыгаруында. 🔻Иран һәм Израил һава киңлеге ябылу сәбәпле, Русия авиаширкәтләре Фарсы култыгы илләренә урау юл белән оча, дип хәбәр итә Росавиация. Кирәк булганда рейслар берләштереләчәк һәм киң фюзеляжлы очкычларда башкарылачак. 🔻Мәскәү, Петербур һәм Дубай арасындагы кайбер рейслар гамәлдән чыгарылган, дип хәбәр итә «Аэрофлот». 🔻Иранның соңгы шахының улы Реза Пәһләви дә мөрәҗәгать белән чыкты һәм Иран халкын "хәлиткеч көрәш"кә әзерләнергә чакырды. Иран кораллы көчләрен "халыкка" һәм кушылырга өндәде һәм Доналд Траптан хәрби чараны "максималь дәрәҗәдә сак" үткәрүне сорады. 🔻Иран Израилга таба дистәләгән ракет җибәргән дип хәбәр итә NourNews агентлыгы.
Опубликован 28 февр.
Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның оештыручылары — Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез салучы Алимә Сәлахетдинова һәм ул туплаган такым. Татар алан ун көн дәвам итәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, быел аланда эш сабый балалардан алып ата-аналарга кадәр берьюлы дүрт параллель программ нигезендә барачак. Шулай ук 11-12 июльдә Tatar Open House чарасы узачак. Бу —Татар аланның ачык ишекләр көне, бирегә теләгән кеше килә ала. "Татар аланы чит илдә туып-үскән татар балалары өчен бердәнбер татар телле, татар тарихын өйрәнүче милли мохит. Без быел татар тарихына басым ясаячакбыз. Яшьләрүзләре дә татар телен куллануны киңәйтик, дөрес сөйләшүне кагыйдә итеп куйыйк, диде. Бу зур җиңү безнең өчен. Балалар үзләре моны тели", дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова. Аның фикеренчә, Татар аланы кебек уку-укыту чаралары даими булырга тиеш һәм ул төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә узарга тиеш. Бу чит илдәге татарлар өчен яңа танышулар, элемтәләр булдырырга ярдәм итә һәм балаларны үзара таныштыра. Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/9o8Wz
Опубликован 27 февр.
Миңнеханов Казаннан контрактчылар җитмәвен тәнкыйтьләде. Украина сугышында шәһәрдән кимендә 1200 кеше үлгән Татарстан башлыгы Рөcтәм Миңнеханов 26 февральдә узган Казан шәһәр думасы утырышында Татарстан башкаласыннан Украинага каршы сугышка контрактчылар җыю планы үтәлмәвенә игътибар иткән. — Моның җиңел түгеллеген, саннарның зур булуын аңлыйм, әмма бу мәсьәлә сезнең җаваплылыкта, — дигән Миңнеханов. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларның алты меңнән артык гаиләсен "муниципалитет көндәлек кайгырта" дигән. Украинага каршы сугышта күпме татарстанлы катнашуы билгесез. Узган елның июлендә Казанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов 2025 елның беренче алты аенда Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән 8 меңнән артык кеше контракт төзүен әйткән иде. 2025 елның июнендә ул кайбер ирләрнең Украинага түгел, ә "Африка корпусы"на җибәрелүен дә белдерде. 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Козлов сүзләренчә, Татарстанда 12 меңнән артык кеше контракт төзегән, план 7 процентка арттырып үтәлгән. Былтыр җәен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикадан сугышта катнашкан яки анда хезмәт иткән кешеләр саны якынча 45 меңгә җиткән. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга күрә, сугышта Казанда туган 1 299 кеше һәлак булган. Медиазона исәпләүләренә караганда — 1 230 кеше. Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/MG30x