TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 18 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 8 мар.
2026 елда – Русия халыклары бердәмлеге елында – Татарстан Фәннәр академиясе «Ватанга хезмәттә татарлар» програмын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәчәк. Татар-информ язуынча, аның максаты – Русия дәүләтен торгызу, үстерү, чикләрен саклауда татар халкының өлешен ачыклау. Бу хакта 2025 елга йомгак ясау җыелышында Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдергән. «Бөек Ватан сугышында татарстанлыларның хезмәт фидакарьлеген мәңгеләштерү буенча инициативаларга фәнни ярдәм мөһим юнәлеш булып тора. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, академия бүлекчәләре белән берлектә, архив тикшеренүләре алып бара. Халыкның Җиңүгә һәм махсус хәрби операциягә (Русия хакимиятләре Украинага каршы алып барылган сугышны шулай дип атый - ред.) керткән өлеше турында тарихи хәтерне ныгыту эше дәвам иттереләчәк», дигән ул. ▪️Татарстан Фәннәр академиясе соңгы елларда татар тарихын бүгенге Русия сәясәтенә ярашлы итеп өйрәнүне көчәйтте. 2023 елда академиягә кушылган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Ватан хезмәтендә татарлар" дигән зур фәнни програм гамәлгә ашырыла. "Ул татар халкының Русия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен өйрәнүгә багышланган. Бу аеруча махсус хәрби операция шартларында һәм 2025 елда Бөек ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмияткә ия", дигән иде элек Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов. @azatliqradiosi
Опубликован 8 мар.
❗️АКШ белән Израилнең Иранга каршы сугыш башлануыннан соң, дрон калдыклары төшеп Дубайда бер кеше һәлак булды Бу хакта Беләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте матбугат үзәге хәбәр итә. "Һавада бәреп төшерү нәтиҗәсендә калдыклар Әл-Бәрши районындагы бер машинага килеп төшкән, нәтиҗәдә Пакыстаннан булган йөртүче һәлак булган", диелә хәбәрдә Шимбә көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән илнең саклану системнары Ираннан җибәрелгән 15 ракет һәм 119 дронны тотып калуын әйтте @azatliqradiosi
Опубликован 7 мар.
Азатлык Радиосы томалануга 4 ел. Безнең материалларны кайданһәм ничек укырга Азатлык Радиосы сайтын Русиядә томалауга март башында 4 ел булды. Безнең шулай ук Вконтактедагы төркемебез дә томаланды. Соңрак Instagram, аннары YouTube та тыелды. Telegram-ны тыю хәбәрләре дә йөри. Азатлыкны укуның бердән-бер юлы VPN калырга мөмкин. VPN-сыз безнең көзге сылтамадан карап була. Аны күрү белән ачып, мәкаләне укырга тырышыгыз, чөнки ул юагалырга, эшләми башларга мөмкин. Ул сылтамалар имин, җиһазларга зыян салмый. Без бүген кайларда бар: 🔹Instagram: https://www.instagram.com/azatliq/ 🔹YouTube: https://www.youtube.com/user/azatliqradiosi 🔹TikTok: https://www.tiktok.com/@azatliq 🔹Сайт: https://www.azatliq.org/ Нинди VPN кулланырга: Без ышанган бушлайлары: nThlink һәм Psiphon. Ләкин алар да томаланган булырга мөмкин. Бергә булыйк!
Опубликован 7 мар.
Харковта торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган Харков шәһәрендә 7 мартка каршы төндә Русия ракеты һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган, кимендә 15 кеше яраланган. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, баллистик ракет биш катлы торак йортка тигән. Һәлак булучылар арасында ике бала һәм 65 яшьлек җирле хатын-кыз бар. Дүрт зыян күрүче хастаханәгә салынган, 11 яшьлек малайның хәле авыр дип бәяләнә. Коткаручылар хәзер дә җимерекләрне аралый: хакимият мәгълүматына караганда, алар астында кешеләр булырга мөмкин. Ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Харьковның Киев районында барлыгы 19 күпкатлы йорт зыян күргән. Моннан тыш, мәктәп һәм сәүдә павильоннары да зарарланган.
Опубликован 7 мар.
Русиядә төзелеш институтларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү тәкъдим ителә Федерация шурасының төбәк сәясәте комитеты бюджет хисабына укыган төзелеш югары уку йортлары чыгарылыш студентлары өчен белгечлеге буенча мәҗбүри эшләтү тәкъдим итте. Комитетта әйтүләренчә, төзелеш тармагында кадрлар проблемы зур. Белгечләр фикеренчә, тармакта белгечләр кытлыгы 20–30 процентка җитә. Бигрәк тә электр монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, бетон салучылар, ташчылар һәм төзелеш техникасы машинистлары җитми. Шуңа бәйле рәвештә комитет әгъзалары казна хисабына белем алган барлык төзелеш югары уку йортлары студентларын уку йортын тәмамлагач мәҗбүри рәвештә белгечлеге буенча эшләүне йөкләү тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангыч профильле оешмаларга җибәрелгән дә инде. Элегрәк Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк. Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак. Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.
Опубликован 6 мар.
Татарстаннан бер төркем мөселманнар Согуд Гарәбстаныннан Гомрә хаҗыннан кайта алмый. Аларның рейслары кичектерелгән. “Хадж центр” хаҗ кылуны оештыру операторы телеграм каналы хәбәр итүенчә, 39 кеше Эр-Риядтагы кунакханәдә яшәп тора. Аларга имин шартлар тудырылган диелә. 21 кеше Истанбул аша кайтачак, аларга билет алынган. 17 кешене Шарджа аша кайтару ниятләнә. Имин маршрутлар эзләү дәвам итә дигәннәр. Моннан тыш, Казаннан 7 һәм 9 мартка планлаштырылган Гомрә сәяхәте кичектерелгән. “Хадж центр” юллама сатып алучыларга аны башка вакытка күчерергә тәкъдим итә. Бер юллама 2 мең доллар тирәсе торган. Татарстан мөфтиятенең “ДУМ РТ Хадж” операторының телеграм каналыннан аңлашылганча, Согуд Гарәбстанында бүген шулай алар аша баручы төркем дә кайта алмаган. 4 марттагы рейслары кичектерелгән. Гомрәчеләрнең туганнары республика мөфтиятеннән аларны кайтару турында сорый, ләкин әлегә рәсми белдерүләр күренми. Якын Көнчыгышта Иранга каршы хәрби бәрелешләр бара, төбәк күге очышлар өчен ябылган. Очышлар сирәк башкара. Бүгенге көндә ул төбәктән Казанга бары тик Дубайдан гына рейслар бар. Быел Олы Хаҗга яки Гомрә Хаҗына барырга җыенмый идегезме?
Опубликован 6 мар.
«Бары тик капитуляция». Трамп Иран белән килешү булмаячагын белдерде АКШ президенты Дональд Трамп бу хакта Truth Social челтәрендә язды: «Иран белән бернинди килешү дә булмаячак — бары тик шартсыз капитуляция генә!» Трамп шулай ук, Иранда «кабул ителерлек» җитәкче яки җитәкчеләр сайланганнан соң, АКШ һәм аның партнерлары «Иранны таркалу чигенә җиткән хәлдән чыгару, аның икътисадын элеккегә караганда да ныграк үстерү, чәчәк атучы һәм көчлерәк дәүләткә әйләндерү өчен туктаусыз эшләячәк» дип өстәде.
Опубликован 6 мар.
Украина белән Русия «500 гә 500» формуласы сугыш әсирләрен алмашты. 5 мартта ватаннарына 200әр украин һәм урыс хәрбие кайтарылган, 6 мартта тарафлар тагын 300әр кешене алмашты. Украина президенты Владимир Зеленский белдерүенчә, 300 хәрбидән тыш, Киевка тагын Украинаның ике сивил ватандашы да кайткан. «Наш выход» хокук яклау хәрәкәте координаторы Ирина Крынина «Новая газета Европа» басмасына сөйләвенчә, Русиягә кайтарылган хәрбиләрнең 54 проценты әсирлеккә 2025 елда эләккән, ә 43 проценты — 2024 елда. — Аларның күбесен Русиягә кайткач күңелсез хәл көтәргә мөмкин: туган йортлары урынына аларны Мәскәү өлкәсе хәрби бүлегендәге казарма, ә аннары үз бүлекләренә кире җибәрү һәм яңадан фронтка озату көтә. «Наш выход»ка элек алмаштырылган туганнарын яңадан сугышка җибәрергә маташулары турында йөзләрчә русияле мөрәҗәгать итте, — дип билгеләде ул. Алмашу Женева шәһәрендә узган сөйләшүләрдә ирешелгән килешүләр нигезендә үтә.
Опубликован 6 мар.
Чаллы хәрби комиссары: Татарстан былтыр Украина сугышына контрактчылар планын "110% үтәгән" Чаллының шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Илъясов белдергәнчә, узган ел Татарстан саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр планын "110 процентка үтәде" дип белдергән. "Кешеләр Русиянең төрле төбәкләреннән килә, чөнки Татарстанда мотивация яхшы", — дигән хәрби комиссар. Быел Чаллыдан Украинага каршы сугышка якынча бер ярым мең контрактчы җибәрү планлаштырыла. Ильясов сүзләренчә, Чаллыдан сугышка шәһәр халкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килгән ирләр дә китә. — Быел бездә план буенча 1,4 меңнән артык контрактчы булырга тиеш. Узган ел бу күрсәткеч тулысынча үтәлде — контракт хезмәтенә 1,4 меңнән артык кеше җәлеп ителде, — дигән Илъясов. Узган ел ахырында Чаллы мэры Наил Мәгъдиев Украинага каршы сугышта шәһәрдән якынча биш мең кеше катнаша дип белдергән иде. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмаларына караганда, 2026 елның 24 февраленә кадәр сугышта Чаллыдан кимендә 824 кеше һәлак булган. Татарстаннан күпме кешенең Украинага каршы сугышта катнашуы төгәл билгеле түгел. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 6 мар.
Якын Көнчыгыштагы сугыш сәбәпле Русиядән туристлар агымы 30 процентка кимегән Якын Көнчыгыш илләре аша авиаочышлар туктатылу һәм очышларга кертелгән чикләүләр Русиядән чит илләргә туристик сәфәрләргә ихтыяҗның сизелерлек кимүенә китергән. Туризм өлкәсе экспертлары бәяләвенчә, чит илгә юлламалар сату 22–30 процентка кимегән. Бу хакта «Коммерсантъ» яза. Элегрәк русияләр Якын Көнчыгыштагы авиахаблар аша популяр курортларга — Мальдив утрауларына, Сейшел утрауларына, Шри-Ланкага, шулай ук Мисырга һәм Таиландка оча иде. Якын Көнчыгыш авиаширкәтләре белән очу, гадәттә, туристлар өчен арзанрак, кайчакта хәтта 2 тапкырга кадәр, һәм шул ук вакытта хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә югары иде. Хәзер исә альтернатив рейслар тәкъдиме чикле, бу авиабилетлар бәясе артуга китергән. Туроператорлар яңа маршрутлар эзли һәм күчеп утыру өчен башка вариантларны карый, шул исәптән Һиндстан һәм Төркия аша. Шул ук вакытта ихтыяҗ әкренләп башка популяр юнәлешләргә - Мисыр, Вьетнам, Таиланд, Төркия һәм Кытайга күчә. Тармак вәкилләре фикеренчә, хәл тотрыклангач, ихтыяҗ шактый тиз торгызылырга мөмкин — гадәттә авиаэлемтә яңадан җайга салынганнан соң моңа ике-өч атна вакыт кирәк. 8 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Якын Көнчыгыш күге сивил авиация өчен ябылды. Калган туристларны әкренләп чыгару бара.
Опубликован 6 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔷 Украина дроннары һөҗүме вакытында аннексияләнгән Акъярда тугыз кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең бер өлеше утсыз калган. 🔷 Израил армиясе Иранга каршы сугышның чираттагы этабына күчүен белдерде. ЦАХАЛ мәгълүматына караганда, Иранның һава һөҗүменнән саклану системнарының 80% һәм баллистик ракетлар җибәрү җайланмаларының 60% артыгы юк ителгән. 🔷 Иран иминлек сәбәпләре аркасында Хаменеи урынына башка кеше билгеләүне кичектергән, дип яза The New York Times чыганакларга сылтанып. 🔷 АКШ Финанс министрлыгы Иран белән сугыш бару сәбәпле Һиндстанга Русия нефтен сатып алуны 30 көнгә рөхсәт иткән. 🔷 Dior брендының Русиядәге юридик затлары 2028 елга кадәр Мәскәүдәге ике кибетен яңадан ачу ниятен белдергән. 🔷 Сочида 4,5 магнитудалы булган җир тетрәү теркәлгән.
Опубликован 5 мар.
Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда "урыс дөньясы" пропагандасын киңәйтүне дәвам итә Быелдан башлап Кырымның Русия хакимиятенә карамагындагы Курортлар һәм туризм министрлыгы җирле экскурсоводлар эшчәнлегендә мәҗбүри рәвештә «урыслык» (“русскость”) юнәлешен кертеп җибәрә. Бу хакта Крым.Реалии басмасына исемен әйтмәү шарты белән Кырымда төбәкне өйрәнүче-экскурсовод сөйләгән. Аның сүзләренчә, Кырымда рәсми рәвештә экскурсияләр үткәрү хокукына ия булган барлык аттестацияләнгән экскурсоводларга тиешле тәкъдимнәр җиткерелгән. “Монда сүз хәтта “россиянлык” турында да түгел, ә нәкъ менә Кырымның һәм аның мәдәни-тарихи мирасының “урыслыгы” турында бара. Шул рәвешле хакимиятләр Кырым тарихында һәм үсешендә башка халыкларның өлешен, иң элек, әлбәттә, асаба кырымтатар халкының өлешен күләгәдә калдырырга тырыша. Сәяхәтләрне оештыручыларга экскурсияләр вакытында урысларның Кырымга элек-электән ук прогресс алып килүен аерым ассызыкларга кушыла. Әмма тарихны белүчеләр хәтерли: безнең эраның IX гасырында борынгы урыслар Кырымга хәрби-талау яулары белән килгән, юлларында очраган бар нәрсәне юк итеп, талап барган», дип сөйләгән төбәкне өйрәнүче белгеч. Аның күзәтүләренчә, әлеге хәл Русиянең Кырымда кырымтатар халкы ассимиляциясе концепциясенә туры килә. "Кырымтатарларның туган телләренә булган хокукларын системлы рәвештә кысалар, аны мәгариф системыннан алып ташлыйлар, ә хәзер менә экскурсияләр өлкәсе аша да Кырымның мәдәни-тарихи мирасында кырымтатарларның өлешен күләгәдә калдырырга тырышалар. Димәк, сәяхәтләр вакытында мәктәп укучыларына да, башка төбәкләрдән килгән туристларга да Кырымның “электән үк урыс җире”, ә кырымтатарларның гади генә милли азчылык булуы турында сеңдереләчәк", дип билгеләп үткән төбәкне өйрәнүче. @azatliqradiosi