TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 24 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 24 февр.
❗️Британия Татарстанның "Ак Барс" банкына карата чикләүләр кертте Британия Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте. Исемлеккә 240 юридик зат, җиде кеше, 50 кораб һәм тугыз банк, шул исәптән Татарстанның "Ак Барс" банкы да кертелгән. Элегрәк "Ак Барс" банк Европа берлеге чикләүләренә эләккән иде. ▪️"Ак Барс" банк Татарстанда 1993 елда оешты. @azatliqradiosi
Опубликован 24 февр.
24 февраль китергән кыскача яңалыклар: 🔸Бүген Русиянең Украинага каргы баскын сугышы башлануга - 4 ел. Әлеге сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан 17 меңнән артык кеше һәлак булды. Бу хакта бүген Азатлык Радиосында тулырак мәкалә булачак. 🔸Татарстанда Әлмәт…
Опубликован 24 февр.
24 февраль китергән кыскача яңалыклар: 🔸Бүген Русиянең Украинага каргы баскын сугышы башлануга - 4 ел. Әлеге сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан 17 меңнән артык кеше һәлак булды. Бу хакта бүген Азатлык Радиосында тулырак мәкалә булачак. 🔸Татарстанда Әлмәт шәһәрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Түбән Камада вакытлыча һава аланы ябылган. Росавиация хәбәр итүенчә, һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми. 🔸Сишәмбегә каршы төндә Мәскәүнең Савеловский вокзалы мәйданында шартлау булган дип хәбәр итә куәт оешмаларына якын булган "База" һәм Mash Телеграм-каналлары. Мәскәү эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсе белдерүенчә, бер ир-ат төнлә машинада кизү торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре янына килә дә шул вакытта шартлау яңгырый. Бер ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булган, икесе яраланган. Русия Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлатучы шулай ук үлгән. Mash аны интихарчы дип атый. 🔸Русиядә Telegram-га нигез салучы Павел Дуровка карата террорчылыкка ярдәм итү маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ФСБ материаллары нигезендә әзерләнгән һәм хөкүмәтнең «Российская газета» басмасында дөнья күргән мәкаләдән билгеле булды. Анда Telegram дәүләт иминлегенә яный диелә. 🔸БМОның Кеше хокуклары комитеты Казакъстанга чечен кешесе Мансур Мовлаевны Русиягә тапшыруны тыйган. Бу хакта Воронеж өлкәсеннән элекке депутат Нина Беляева хәбәр итә. Элегрәк Казакъстан Мовлаевка сыену бирүдән баш тарткан булган. Русиядә ул эзләүгә игълан ителгән. Мовлаев, Чечнягә тапшырылган очракта, үзен үтерергә мөмкиннәр дип курка. @azatliqradiosi
Опубликован 24 февр.
4 ел элек, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украинага каршы "махсус хәрби операция" – сугыш башларга кушты. Ул көнне хәтерлисезме? Шул чакта ниләр уйладыгыз?
Опубликован 23 февр.
1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә сөрелде. Аларны "фашист оккупантларына" ярдәм итүдә гаепләделәр. Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Анда үткән елларны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала. Исән калганнарга Сталин үлгәннән соң өч ел үткәч, 1956 елда үз җирләренә кайту рөхсәт ителә. Харитадан юкка чыгарылган Чечен-ингуш автоном совет социалистик республикасы кире торгызыла. Кире кайткан чеченнар үз ватаннарын таный алмый диярлек. Аларның өйләре һәм җирләре башка кешеләргә бирелгән булып чыга. Совет хакимиятләре мәчетләрне япкан, борынгы чечен һәм ингуш язмаларын яндырган. Кабер ташлары тартып чыгарылган, таулардагы берничә гасырлык манаралар нигезенә кадәр җимереп ташланган. Күпләр йөрәкләре сыкрап кире Казакъстанга китә. Чеченнарның икенче дулкыны Үзәк Азиягә 1994 елда беренче чечен сугышы башлангач килә. Татар шурасы депортация көне сәбәпле мөрәҗәгать белән чыкты. «Депортацияләр хатирәсе безнең гомуми үзаңыбызның, ирек һәм көрәш турындагы дискурсыбызның мөһим өлеше булып тора. Бер генә халык та «дошман» дип игълан ителергә тиеш түгел. Бер генә гаилә дә төн уртасында ишек шакыган тавыштан уянып, ярты сәгать эчендә җыенырга мәҗбүр ителүнең дәһшәтен кичерергә тиеш түгел. Кызганычка каршы, бүген мондый хәлләрне ешрак күзәтергә туры килә. Бөтен бер халыклар Путин режимы тарафыннан «дошман» дип игълан ителә. Икенче фикер өчен, халыкның үз теленә, мәдәниятенә, үзбилгеләнүенә, дәүләтчелегенә хокукын яклаган өчен хөкем итәләр. Хәтер безне куркуга түгел, ә бердәмлеккә һәм гаделлек өчен көрәшкә чакырырга тиеш. Бер генә халык та иреккә омтылганы өчен җәзага тартылырга тиеш түгел», диелә мөрәҗәгатьтә. @azatliqradiosi
Опубликован 23 февр.
Көн язмасы: Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак 2025 елны "Һомай" җыры белән танылган AY YOLA төркеменең беренче чыгышы 28 февральдә Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстанга, Софиягә юл тота. Европа буенча турда шулай ук Маҗарстан белән Германия дә бар. AY YOLA-ның Европага чыгуы беренче тапкыр. Русия җырчылары Көнбатыш илләренә кертелмәгән яки аларның концертлары тыелган вакытта, популяр башкорт төркеме бер кыенлыксыз Европага визалар ала, концертлар оештыра. Ничек итеп? Моның артында кем тора? Берлинда яшәүче татар активисты (исемен иминлек йөзеннән язмыйбыз - ред.) AY YOLAның популярлыгы хакимиятне, пропагандистларны куркыткандыр дип чамалый. — Русия хакимияте урыслыкны көчәйткән арада монда башкорт төркеме миллилекне күтәрә, халыкта милли үзаңны үстерә. Хакимият нишләде? Аларны чакырып алып бүләкләргә күмде, төрле дәрәҗәле исемнәр бирде. Аннары соң AY YOLA Русия хакимияте оештырган барлык чараларда катнаша башладылар. Аннексияләнгән Кырымда чыгыш ясадылар, "Таврида" фестивалендә катнаштылар. "МузТВ" концертларында да, "Интервидео"да да алар бар. Алсу белән дә җыр яздырдылар, Дима Билан белән дә чыгыш ясадылар. Бөтен җиргә капкалары ачык. AY YOLA хәзер Русия хакимиятенең уенчыклары. Аларны күрсәтеп, хакимият менә бит Русиядә төрле милләтләр ничек бәхетле яши, алар ирекле иҗат итә, аларның мәдәниятләре үсештә дип әйтә ала. Тәнкыйтьчеләр телләр тыела дисә, ничек инде тыела дип менә башкорт төркеме никадәр популяр дип авызларын йомачаклар. Русиядә милли проблемнар юк! — дип фикерләре белән уртаклаша активист. АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон AY YOLA төркемен башкорт теле, җырын танытуы өчен хуплап була, әмма аларның баскын сугышны ачыктан-ачык хуплаулары бөтен тырышлыкларын сызып ташлый, дигән фикердә. Ул әгәр AY YOLA-ның солисты Ринат Рамазанов баскын сугышны хупламаса, хакимият Русиядә башкорт төркеменә ул кадәр популярлашырга ирек бирмәс иде, аларга юллар ябылыр иде, дип саный. — AY YOLA төркемнең башкортларны, башкорт телен танытуга зур өлеш керткәнен кабул итәм. Бу яктан афәрин. Төрки дөньяда да популярлык казандылар, урыс телле кешеләргә дә башкортларны күрсәттеләр. Әмма шушы каһәр суккан сугышны хуплаулары бөтен әйберне сызып ташлый. Менә аның төркемнең лидерын — Ринат Рамазанов үзе мобилизацияләнсә, ул бит бөтен башкорт, татар, хакас, бурят кебек фронтның сызыгына җибәрәләчәк кеше, тыныч кына, җылы җирдә утырып гомерен саклап кала алмаячак иде. Мәскәү өчен ул милләте белән бер тапкыр гына куллана торган чимал. Алдылар да ыргыттылар утка, бетте-китте. Бары тик кысык күзле башкорт булганга күрә бу сугышта һәлак булачак иде. Чөнки урыс түгел бит, әйдә башкорт "жалко что ли?!" Әмма Рамазанов аны сугышка җибәрмәячәкләрен белә. Шуның аркасында ул тыныч кына башкорт музыкасы белән шөгыльләннә, данга күмелеп яши, абзыйлар аны "маладис" дип аркасыннан кага, мәмиле урыннарда, дәрәҗәле кеше булып йөри. Тик ул бу баскын сугышны хупламаса, бәлки, хакимият аны шулкадәр күтәрмәс иде, акча бирмәс иде, популярлаштырмас иде, — ди ул. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 23 февр.
Бүген - 23 февраль татар язучысы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, нәшир, публицист Гаяз Исхакыйның туган көне. Аның тууына 148 ел. Гаяз Исхакый татар дөньясы өчен мөһим шәхесләрнең берсе. Ул "Идел-Урал" дәүләтчелегенең булдыручыларның идеологларның берсе, әмма хакимияткә большевикларның килүе бу эшне тар-мар итә. Татар зыялыларның бер өлеше кулга алынып төрмәгә утыртыла, кемдер мөһаҗирлеккә китеп котыла, шул исәптән Гаяз Исхакый да. Исхакый 1954 елның 22 июлендә 76 яшендә Төркиянең Әнкара шәһәрендә вафат була. Әмма ул Истанбулның Әдернекапы зиратында җирләнә. Бүген Азатлыкта төрле елларда Гаяз Исхакыйга багышланган мәкаләләрне укырга тәкъдим итәбез. 🔹Гаяз Исхакый. Кем ул? 🔹Гаяз Исхакыйны тавышы. Уникаль аудиоязма. 🔹"Гаяз Исхакый патша, большевиклар заманы, бүгенге Русия кысаларына да сыймый" 🔹Гаяз Исхакый һәм бүгенге Русиядәге вазгыять. 🔹 "Исхакый – сатлыкҗан дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады" 🔹"Азатлык" активисты Казанда Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыруны таләп итте 🔹Гаяз Исхакыйның туган авылындагы музее 16 ел төзекләндерү көтә 🔹 Япониянең Кобе татарлары һәм Гаяз Исхакый. Сирәк фоторәсемнәр @azatliqradiosi
Опубликован 23 февр.
Чиләбе өлкәсе Карабаш мәктәбе укытучысы видеоларыннан АКШ режиссеры ясаган документаль фильм BAFTA бүләгенә лаек булды «Mr. Nobody Against Putin» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") исемле фильм "иң яхшы документаль фильм" дип танылды. BAFTA бүләген Британ киноакадемиясе тапшыра. Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка документалисты Дэвид Боренштейн ярдәмендә документаль кино ясаган иде. 33 яшьлек Таланкин Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрендә яшәгән һәм әнисе белән бер мәктәптә эшләгән, дәүләт бәйгеләрендә откан. Аның тормышы, күпләрнеке кебек үк, 2022 елның февралендә, Владимир Путин Украинада сугыш башлагач үзгәрә. Мәктәптә милитаристик пропаганда дәресләре барлыкка килә, һәм, Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән, Таланкин алар турында хисап бирүче видеолар төшерә башлый. 2024 елның июнендә ул Боренштейн белән бергә фильм ясар өчен, төшерелгән материал белән Русиядән китә. Бу хакта Павел Таланкин белән әңгәмә булган иде- Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 23 февр.
Хәзер кыскача башка хәбәрләр, хөрмәтле укучыларыбыз. 🔸Русия армиясенең Одесса өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ким дигәндә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. 🔸Белгородта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә су, электр һәм җылылык белән проблемнар туган. Төбәк башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итүенчә, Украина кораллы көчләре Белгород һәм тирә-якка ракет һөҗүме ясаган, энергетика инфраструктурасына җитди зыян салынган. 🔸Мексиканың Эль Мачо буларак танылган иң эзләнелгән наркобарон Немесио Осегера Сервантес хәрби чара барышында үтерелгәннән соң, Халиско штатында тәртипсезлекләр башланды. 🔸Украина Уфаның "Солитон" фәнни-тикшеренү ширкәте һәм аның җитәкчесе Ринард Шәрифуллинны санкцияләр исемлегенә керткән. Чикләүләр ун елга. 🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов дроннар һөҗүме куркынычы янаган очракта халыкка үз-үзеңне тоту турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды. Бу хакта Михнехановның матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы көннәрдә Татарстанга дроннар һөҗүме артты. Бүген төнлә республика күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. @azatliqradiosi
Опубликован 23 февр.
⚡️Татарстанда дроннар һөҗүме аркасында нефть эшкәртү станциясендә янгын чыккан. Әлмәт шәһәре хакимияте хәбәр итүенчә, сәнәгать зонасы җирлегендә дрон кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә ут чыккан. Зыян күрүчеләр юк, диелә. Astra басмасы җирле халык сүзләренә һәм үз анализына таянып һөҗүмнең "Транснефть" карамагындагы Кәләй авылы янындагы нефть куу станциясенә туры килүен хәбәр итә. Әлеге станция магистраль нефтьүткәргечләр системында төп үзәк булып хезмәт итә. Mash Ittash Telegram-каналы язуынча, Әлмәт халкы шартлауга охшаш 5–7 тавыш ишеткән. "Шулай ук шаһитлар күктә яктылык чаткылары күрүләрен әйтә — шуннан соң шәһәрнең бер районында янгын башланган", дип яза канал. Русия саклану министрлыгы төнлә Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Алар төн буена икенче тапкыр ябылды. ▪️21 февраль, шимбә көнне Русия саклану министрлыгы Татарстанда 11 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән иде. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле бу иң күп һөҗүм ясалган очрак булды. @azatliqradiosi
Опубликован 22 февр.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 22 февр.
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар саны кимергә мөмкин Бу хакта үз чыганаклары белән сөйләшкән "Бизнес Онлайн" яза. Русиядә төбәкләр саны арткан (сүз Украинадан басып алган төбәкләр турында бара), ә депутатлар саны үзгәрмәгән, ди алар. Бүген Думада Татарстанны 15 депутат вәкиллек итә. Алар арасында республикага мөнәсәбәте булмаган, федераль үзәк тарафыннан тәкъдим ителгән намзәтләр дә бар (Максим Топилин, Руслан Гаджиев, Елена Ямпольская). Басма чыганаклары мондый намзәтләр азаерга мөмкин дип фаразлый. Төгәл исемлекләр майга таба билгеле булыр дип көтелә. Анда "Бердәм Русия" праймеризлары узарга тиеш. Элегрәк Азатлык республикадан сайланган депутатлар активлыгы һәм эшчәнлеге турында язган иде. Спойлер: күбесенчә алар Мәскәү сәясәтенә туры килгән эшчәнлек алып бара.