TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 23 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 26 февр.
КФУда татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урын бүлеп бирелгән 2026/2027 уку елы өчен КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта мәктәп деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин белдерде. КФУ сайтындагы кабул итү планында да шушы сан күренә. 2012 елдан КФУда татар журналистикасы кысыла башлады. Башта татар журналистларының читтән торып укуы бетерелде. Көндезге бүлеккә бюджет урыннары кими башлады. 2015 елдан татар журналистларына аерым бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде. Татар журналисты булырга теләүчеләр урыс журналистлары белән гомум таләпләр нигезендә имтихан тапшырып укырга керү өчен бәйгегә чыга торган итеп калдырылды. Соңыннан төрле елларда кайчан биш, җиде урын бүлеп бирелде. Журналистларны бераз КФУның филология институтында да әзерлиләр. “Татмедиа” җитәкчесе Шамил Садыйков татар телендә эшли булучы кадрлар табуның авырлыгы турында даими сөйләп килә. “Татар телле белгечләрне шәһәрдә генә түгел, районнарда да табу кыен. Рус теллесе дә табылмый. Кызганыч, журналистларны бюджет урыннарда әзерләү туктатылды. Без укыган заманда 10-15 кешегә бюджет урыннар бирелә иде. Әмма аларның икесе генә журналист булып китә алды”, дигән иде ул әле 2021 елда ук.
Опубликован 26 февр.
Axios: Владимир Зеленский сугышны ел ахырына кадәр тәмамларга өметләнә АКШ президенты Доналд Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү вакытында сугышны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга теләвен белдергән, дип яза Axios украин түрәсе һәм тагын ике чыганакка сылтанып. Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, Зеленский сөйләшү барышында сугыш быел тәмамланыр дип өмет белдергән. Трамп исә сугыш артык озак дәвам итә дигән. Чыганак сүзләренчә, президент аны бер ай эчендә тәмамлауны теләр иде. Сөйләшү 25 февраль кичендә узган һәм якынча 30 минут дәвам иткән. Axios мәгълүматына караганда, әңгәмә дустанә һәм уңай рухта барган. Украин түрәсе һәм тагын бер чыганак хәбәр итүенчә, Зеленский ярдәм өчен Трампка рәхмәт белдергән һәм Кремльне сугышны туктатырга нәкъ менә Трамп кына мәҗбүр итә ала дип әйткән. Шулай ук украин түрәсе басмага АКШ президенты Русия белән мөмкин булган тынычлык килешүе кысаларында Украинага АКШ ягыннан әһәмиятле иминлек гарантияләре бирергә әзерлеген раславын сөйләгән. Сөйләшү нәтиҗәсендә Зеленский Украинадагы тынычлык турында сөйләшүләр кысаларында өч яклы очрашу март башында узачагын язды. 26 февральгә Женевада Украина һәм АКШ делегацияләре арасында ике яклы сөйләшүләр планлаштырылган. Быел өч яклы сөйләшүләр өч тапкыр узды — икесе Әбү-Дабида, берсе 17–18 февральдә Женевада. Яклар алгарыш барлыгын белдерсә дә, территория мәсьәләләрен дә кертеп, хәл ителмәгән проблемнар күп булуын әйтте. Хәрби хәрәкәтләр дәвам итә, Русия утны туктату тәкъдимен кире какты.
Опубликован 26 февр.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Харков өлкәсендә 14 кеше җәрәхәтләнгән, алар арасында җиде яшьлек бала да бар. Тагын бер кеше Запорожьеда яраланган. 🔸Русия, Украина һәм АКШ сөйләшүләренең чираттагысы март башында узачак, урыны «килештерелә», дип хәбәр итә ТАСС. Әмма инде бүген үк Мәскәү белән Вашингтон Женевада «икътисади юнәлеш турында» сөйләшүләр үткәрергә тели. 🔸Зеленский Трамп белән телефоннан сөйләшкән — бу аларның гыйнвар ахырында Давостагы очрашудан соң беренче әңгәмәсе булды. Axios мәгълүматына караганда, Америка лидеры сугышның бер ай эчендә тәмамлануын тели. 🔸2026 елның гыйнварына Русиядә Роскомнадзор 469 VPN хезмәтен томалаган, дип яза РИА Новости. 🔸Варшауда «Урыс йорты» ябыла. 🔸Смоленски өлкәсе хакимияте Пушкарёво авылы халкын эвакуацияләү турында игълан итте. Ул кичә Украина һөҗүменә дучар булган «Дорогобуж» химия ширкәте янында урнашкан.
Опубликован 25 февр.
Дубайдагы халыкара Сабан туена быел 10 меңгә кадәр кеше көтәләр 4 апрельдә Дубайда дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе үтәчәк. Гарәп илләре татарлары альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин сүзләренчә, быел кунаклар саны ике тапкырга артыр дип көтелә. Узган ел бәйрәмгә 4,5 мең кеше җыелган булса, быел оештыручылар 8-10 мең кунак кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» яза. Сабан туен төп оештыручылар – эшмәкәр Камил Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Русия Көнбатыш илләрен “дустанә булмаган” илләр дип таныганнан соң, Дөнья татар конгрессы Европа, АКШ, Канада татарлары белән эшләми диярлек. Көнбатыштагы татар оешмалары башлыча бәйсез дөнья күрә, шулай да берничә илдә Россотрудниечство канаты астында эшләүче татар-башкорт оешмалары әле дә бар. Конгресс башлыча Гарәп һәм Үзәк Азия илләренә йөз тотты. Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Дубайда еш була.
Опубликован 25 февр.
«Транснефть» ширкәте Әлмәттәге нефть кудыру станциясенә дрон һөҗүменнән соң нефть кабул итүне киметкән. Торбаүткәргечкә нефть кабул итү 20%, ягъни тәүлеккә 250 мең мичкәгә кадәр кимегән дип яза Reuters ике чыганакка сылтанып. Сүз 23 февральгә каршы төндә һөҗүмгә дучар булган Татарстанның Әлмәт районы Кәләй нефть кудыру станциясе турында бара. Reuters мәгълүматларына караганда, аның куәте тәүлеккә якынча бер миллион мичкә тәшкил итә. Reuters чыганакларының берсе әйтүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә һәркайсы 50 мең тонна сыешлы ике нефть резервуары янган. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, иң зур кимү «Татнефть» ширкәтенә караган чималга кагылган. Зыян күләме әлегә бәяләнмәгән, әмма Reuters чыганаклары әйтүенчә, әгәр зыян җитди булса, бу Русия нефте экспорты күләменә һәм сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин. «Татнефть» һәм «Транснефть» Reuters соравына җавап бирмәгән. Әлмәт тирәсендә һөҗүм 23 февральдә булды. Иярчен сурәтләренә караганда, Кәләй нефть кудыру станциясендәге янгын кичә дә дәвам итә иде. «Медуза» ачыклавынча, Кәләй торбаүткәргечләре Новороссийски һәм Приморски кебек зур портларга, шулай ук Русия нефте Маҗарстан һәм Словакиягә китә торган «Дружба» нефть үткәргеч системына нефть җибәрә.
Опубликован 25 февр.
Казан кешесенә дәүләткә хыянәт һәм диверсияләр өчен 24 ел колония җәзасы бирелгән Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанда яшәүче ирне дәүләткә хыянәт, шәһәрнең саклану-сәнәгать комплексы объектларында диверсияләр әзерләү һәм шартлаткыч матдәләрнең канунсыз әйләнешендә гаепләп, 24 елга ирегеннән мәхрүм итте. Мөддәтнең беренче 5 елын ул төрмәдә, калганын — кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Мәхкәмә ачыклаганча, 2023–2024 елларда эш фигуранты шымчылык белән шөгыльләнгән һәм Русия иминлегенә каршы эш итүче чит ил оешмасына ярдәм күрсәткән. Шулай ук ул диверсияләр башкару өчен Украина яклы ике төркем мәнфәгатьләрендә әзерлек узган. Украина мәнфәгатьләрендә Казанның саклану-сәнәгать комплексы объектларында шартлатулар һәм ут төртүләр әзерләгән, канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр саклаган. ▪️"Беренче бүлек" ("Первый отдел") хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт һәм шымчылык маддәләре нигезендә меңнән артык хөкем карары чыгарган. 2025 елга шундый 468 карар туры килә. Бу 1997 елдан бирле иң зур сан. ▪️Тикшеренүдә әйтелгәнчә, сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы маддәләр Русиядә сәяси репрессияләрнең төп коралының берсенә әверелгән. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 25 февр.
АКШ президенты Доналд Трамп Конгресска еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Чыгыш 1 сәгать 47 минут дәвам итте. Фаразланганча, ул иң элек эчке сәясәт мәсьәләләренә — икътисадка, канунсыз иммиграциягә каршы көрәшкә игътибар юнәлтте. Шулай да тышкы сәясәт темаларына, шул исәптән Украинадагы сугышка да тукталды. Трамп сүзләренчә, аның администрациясе дөньяда сигез кораллы низагка инде нокта куйган һәм хәзер «Русия белән Украина арасындагы тугызынчы сугышны, кан коюны туктату өчен зур тырышлык куя». Ул бу сугышта ай саен 25 мең хәрби һәлак булуын әйтте һәм 2022 елда президент ул булса, бу сугыш башланмас иде дигән фикерен кабатлады. «Президент буларак, мөмкин булган һәр җирдә тынычлык урнаштырачакмын», — диде ул. Көтелгәнчә, Трамп Иран темасына да кагылды: аның әйтүенчә, бу ил хакимияте ерак очышлы ракетларҗитештереп һәм атом програмын торгызырга тырышып, АКШка куркыныч тудыра. Ул Тәһранга атом коралына ия булырга рөхсәт итмәячәкләрен белдерде.
Опубликован 25 февр.
Хәерле иртә, хөрмәте укучыларыбыз! Бүген 25 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Конгресска еллык мөрәҗәгатендә Доналд Трамп АКШ Украинадагы сугышны тәмамлау өчен «күп көч куеп эшли» дип белдерде. Ирандагы вазгыять турында ул проблемнарны дипломатик юл белән хәл итүне өстен күрүен әйтте, ләкин «беренче санлы террорчыга атом коралына ия булырга юл куймаячакбыз» дип өстәде. 🔸Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Маҗарстан ветосына карамастан, Европа берлег Украинaга 90 млрд евро күләмендә кредит бүлеп бирәчәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Киев бу акчаны барыбер алачак. Ул Украинадан «Дружба» нефть үткәргечен төзекләндерүне тизләтүне сорады. 🔸Төркиядә F-16 хәрби очкычы һәлакәтендә пилот һәлак булган. 🔸Парижда Лувр мөдире Лоранс де Кар үз теләге белән вазифасыннан китте. Бу карар 88 млн евро күләмендәге зәркән эшләнмәләр урланудан дүрт ай узгач һәм билетлар белән бәйле алдашып акча үзләштерү схемасын тикшерү фонында кабул ителде, дип хәбәр итә The Guardian үз чыганагына сылтанып.
Опубликован 24 февр.
Бүген Романия кинотеатрларында “Kizim” (“Кызым”) дигән фильм киң прокатка чыга Фильмда Көстәнҗә (Костанца) шәһәреннән традицион татар гаиләсеннән булган 16 яшьлек Селда Тудор дигән егетка гашыйк була. Кызның әти-әнисе Селданы ислам дине һәм үз татар җәмгыяте…
Опубликован 24 февр.
Украинага каршы сугышның дүрт елы дәвамында Русиядән кимендә 200 мең хәрби һәлак булган. Бу саннарны "Медиазона", BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар төркеме ачыклаган. 2025 елда якынча 50 мең хәрбинең үлеме расланган. Формаль яктан, әлегә бу күрсәткеч 2024 елдан кимрәк, чөнки ул елны якынча 84 мең сугышчы һәлак булды. Шул ук вакытта журналистлар сүзләренчә, узган елда һәлак булган Русия хәрбиләре саны 90 меңнән дә артып китәргә мөмкин, чөнки үлем очраклары турында дистәләрчә мең язма әлегә эшкәртелмәгән. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 24 февр.
Бүген Романия кинотеатрларында “Kizim” (“Кызым”) дигән фильм киң прокатка чыга Фильмда Көстәнҗә (Костанца) шәһәреннән традицион татар гаиләсеннән булган 16 яшьлек Селда Тудор дигән егетка гашыйк була. Кызның әти-әнисе Селданы ислам дине һәм үз татар җәмгыяте традицияләре яшүсмер мәхәббәтеннән мөһимрәк икәнне ышандырырга тырыша. Алар Селданы румын дуслары белән артык күп вакыт үткәрүе һәм татар җәмгыяте традицияләрен игътибарсыз калдыруга еш кына ачулана. Ата-ана өчен традицияләр һәм намус барыннан да өстен. Көтелмәгән бер күңелсез вакыйга һәм ата-анасы белән чыккан каты бәхәс соңгы тамчы була. Селда өйдән китәргә һәм сөеклесеннән терәк эзләргә карар итә. Фильмда Селданың әти-әнисе, кызының теләкләре һәм хисләрен читкә куеп, күбрәк гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә әһәмият биргән кебек күренә. Ә Тудорның әти-әнисе исә улларына ышаныч белән карый. Әмма бер мизгелдә аларның дөньялары кисешә. Көтелмәгән хәл белән очрашкач, алар уртак максатлары - балаларын яклау икәнне аңлый. “Кызым – Констанцадан булган 16 яшьлек кызның хикәясе, ул балалык белән үмсерлек арасындагы матур, ләкин бик авыр чиктә тора. Моннан тыш ул татар милләтеннән һәм үсмер өчен бүгенге көндә этник традицияләрнең никадәр әһәмиятле булуын өйрәнү минем өчен мөһим. Өлешчә румын телендә, өлешчә башка телдә (татар телендә) сөйләшкән фильмга режиссерлык итү, Коръән укуны төшерү, татар музыкасын тыңлау һәм бу этник төркемгә караган гаиләнең көндәлек тормышына керү минем өчен беренче тапкыр”, ди фильм режиссеры Раду Поткова. Әлеге фильм татар тамырлары булган актер, режиссер һәм сценарист Элиас Ферчинның сценарие нигезендә төшерелгән. Селданы Йелиз Мәрьям Мостафа уйный. Бу аның дебюты. @azatliqradiosi
Опубликован 24 февр.
Көн язмасы: Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт? 2022 елның 24 феврале. Иртәнге 5:30. Русия федерал каналлары президент Владимир Путин чыгышын күрсәтә башлый. Ул әйткән сүзләрне Русия халкы алдагы елларда даими рәвештә ишетеп торачак: "НАТО Русия чикләренә якыная", "безгә башка юл калдырмадылар", "Киевтәге хакимият кануни түгел", "демилитаризация" һәм "денацификация" кирәк" һәм башка шундый ялган нарративлар. Башта Путин һәм аның хакимияте моны бөтенләй сугыш дип атамый, "махсус хәрби операция" дигән ялган бер төшенчә кертелә. Сугыш сүзен кулланучыларга каршы соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән репрессияләр башлана, бар илдә кырыс цензура кертелә, йөзләрчә мең кеше илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Беркем дә, беренче чиратта Русия хакимияте үзе, һәм әлбәттә гади халык та сугышның болай озак дәвам итәчәген көтмәде дияргә була - Путин гомумән Русия гаскәренең "Киевны 3 көндә" яулап алуына ышана. Бүген - 2026 елның 24 феврале, сугыш инде төп-төгәл 4 ел дәвам итә. Азатлык Радиосы бу сугыш һәм тәэсире турында даими язып тора, ә ул бөтен өлкәләрдә чагыла: икътисадта, сәясәттә, сәнәгатьтә, демографиядә, гади халык тормышында... Әмма аның иң зур нәтиҗәсе – ике яктан да өзелгән гомерләр. Русиянең бу сугышта югалтулары Икенче дөнья сугышыннан соң СССР һәм Русия катнашкан барлык сугышлардагы югалтуларны бергә кушканнан да күбрәк килеп чыга. Тикшеренүчеләр һәм журналистлар даими әйтеп тора: сугышта милли республикалар, асаба халык вәкилләре аеруча зур зыян күрә. "Медиазона" җыя торган үлүчеләр исемлегендә беренче ике урында Башкортстан белән Татарстан. Азатлык Радиосы җыйган саннар тагы да зуррак. Сугыш бигрәк тә азсанлы милли азчылыкларны, ди тикшерүчеләр. Сугышның 4 еллыгына Азатлык Радиосы хисабында җыелган саннарны тәкъдим итәбез. Беренче тапкыр без җыелган исемнәрнең ономастик анализын ясап, Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләрнең милләтләрен өйрәнеп карадык. Аерып карау өчен татар гадәте исемнәре һәм урыс гадәте исемнәре дигән төшенчәләр кертелде. 🟢Моны ачык итеп әйтү мөһим: бу эш кешенең милләтен билгеләү түгел. Ономастик ысул кешенең исеме һәм фамилиясе урыс яки татар-башкорт исем традициясенә якынмы икәнен генә күрсәтә. Бу – фәкат фаразга нигезләнгән бәяләмә. 🟢Анализ вакытында исемнәрнең формасы, фамилияләрнең килеп чыгышы, тел үзенчәлекләре исәпкә алынды. Урыс исеме + татар фамилиясе кебек катнаш очраклар аерым төркемгә кертелде, чөнки аларны төгәл билгеләү кыен. 🟢Бу ысул зур мәгълүмат массивлары буенча гомуми тенденцияләрне күрергә мөмкинлек бирә, ләкин аерым кешенең милләтен билгеләү өчен кулланыла алмый. Башкортстан очрагында исем-фамилияләрнең татармы-башкортмы икәнен билгеләү мөмкин түгел. Шуның өчен Башкортстан очрагында без "татар-башкорт" исемнәре дигән аерым категорияне булдырдык. Шуны да искәртү кирәк - беренче карашка урыс традициясендәге исемнәр артында ике республикадагы чуаш, мари, удмурт кебек халыкларның вәкилләре дә була ала. Анализ нәтиҗәләре түбәндә китерелә: Татарстан: 🔸Татар гадәте исемнәре якынча – 3165 (40,1%) 🔸Урыс гадәте исемнәре якынча – 4 153 (52,6%) 🔸Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 571 (7,2%) Башкортстан: 🔹Татар-башкорт гадәте исемнәре якынча – 4588 (50,3%) 🔹Урыс гадәте исемнәре якынча – 3572 (39,1%) 🔹Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 964 (10,6%) Тулырак➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi