TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 44 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 14 янв.
Татарстанда 2026 елда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән програмны финанслауны 5,5 миллион сумга киметмәкчеләр. Аны 27,5 млн сумнан 22 млн сумга калдырмакчылар. Бизнес Онлайн язуынча, Татарстан хөкүмәтенең карар өлгесе хәзер коррупциягә каршы экспертизаны уза. Програм 2025 елны эшли башлады. Беренче елда акча алуга 20 кеше дәгъва итә алса, быел аларның саны 16га кадәр кимегән. Грант күләме үзгәрешсез кала — 1,37 миллион сум. Әлеге акчаларны торак сатып алганда башлангыч кертемне түләүгә яки ипотека бурычын һәм процентларын каплауга тотарга мөмкин. ▪️Яшь галимнәрнең торак шартларын яхшыртуга акчаларны киметкәндә, Русиянең Украинага каршы баскын сугышына баручыларга финанслар арттырыла. Күптән түгел Татарстан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 400 меңнән 2,5 миллион сумга кадәр арттырды. ▪️Шул ук вакытта Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 7413 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша. @azatliqradiosi
Опубликован 14 янв.
Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстан идарәсе тумышы белән Уфадан булган 22 яшьлек егетне тоткарлаган Егет җылыту-энергетика комплексы корылмасында диверсия кылуны планлаштырган, дип белдерә ФСБ. Соңгы вакытта мондый гаепләүләр еш кабатлана. Башинформ ФСБ матбугат үзәгенә сылтанып язуынча, уфалы Telegram-да бер зат белән язышкан. Әлеге зат егеткә трансформатор подстанциясенә ут төртү һәм шуны дәлилләп видеога төшергәне өчен матди файда буларак 23 мең сум вәгъдә иткән. Диверсиягә әзерләнгәндә егет тоткарланган һәм аңа каршы җинаять эше ачылган, диелә. Элегрәк Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфадан 31 яшьлек ир-атны диверсия әзерләүдә гаепләп 22 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аны тимер юлны шартлатырга планлаштыруда гаепле дип таптылар. Тикшерү белдерүенчә, ул 2023 елда Украина саклану министрлыгының күзләү хезмәткәре билгесез шәхесе тарафыннан оештырылган төркемгә кергән. Андагы җитәкче кушуы белән Уфадагы тимер юл күпере янындагы урынны күзәткән һәм яшерен урыннарыннан шартлаткыч матдәләре алган. Шулай ук аңа шартлаткыч ясау һәм диверсия үткәрү, шул исәптән тимер юл полотносын шартлату буенча күрсәтмәләр дә җибәрелгән һәм аны ФСБның Башкортстан бүлеге егетне тоткарлаган, диелде Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат үзәге хәбәрендә. ▪️2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. @azatliqradiosi
Опубликован 14 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне брлыйк: 🔸Ростов өлкәсенә ясалган дрон һөҗүмендә бер кеше һәлак булган. Өлкә губернаторы Юрий Слюсарь сүзләренчә, барлыгы ун районга һөҗүм ясалган, күп катлы йортлар һәм шәхси йортларга шулай ук сәнәгать корылмаларына зыян килгән. 🔸Белгород өлкәсе губернаторы Гладков гадәттән тыш авыр хәл туган очракта җирле халыкны өлкәдән китәргә әзер булырга чакырды. Аның сүзләренчә, күп фатирлы һәм шәхси йортларны, шулай ук ширкәтләрне резерв чыганаклардан тулысынча электр энергиясе белән тәэмин итү мөмкин түгел. 🔸Согуд Гарәбстаны җитәкчелегендә гарәп дәүләтләре АКШны Тәһранга һөҗүм итүдән тотылып торырга чакырды дип хәбәр итте 13 гыйнварда Фарсы култыгы илләре түрәләренә сылтанып The Wall Street Journal. Басма язуынча, Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Катар вәкилләре Ак йортка Ирандагы режимны бәреп төшерергә омтылу нефть базарларында зур кыенлыклар китереп чыгарачак һәм ахыр чиктә АКШ икътисадына зыян салачак дип белдергән. Әлеге илләр Иранга һөҗүм Һормуз бугазы аша нефть танкерлары хәрәкәтен бозарга мөмкин дип курка. 🔸Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында 26 бина сусыз калган. Бизнес Онлайн "Водоканал" ширкәтенә сылтанып язуынча, бу Ямашев проспекты 28нче йортта суүткәргеч челтәрләрдә авария эшләре алып барылу сәбәпле килеп чыккан. @azatliqradiosi
Опубликован 13 янв.
🇺🇸🇮🇷АКШ президенты Доналд Трамп сишәмбе көнне иранларны протестларны дәвам итәргә чакырды АКШ президенты Доналд Трамп сишәмбе көнне иранларны бөтен ил буйлап протестларны дәвам итәргә чакырды. Ул "ярдәм инде юлда" дип белдерде, әмма нечкәлекләрен ачыкламады. Шулай ук Трамп "протестчыларны мәгънәсез рәвештә үтерүләр туктатылганчы" Иран хакимияте вәкилләре белән барлык очрашуларны да кире кагуын әйтте. «Иран патриотлары, ПРОТЕСТЛАРНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ — ҮЗ ОЕШМАЛАРЫГЫЗНЫ ЯУЛАГЫЗ!!! …», дип язды ул Truth Social социаль челтәрендә. Элегрәк АКШ хакимияте Америка Кушма Штатлары ватандашларын Ираннан китәргә чакырды. Медиалар хәбәр итүенчә, Трамп хакимияте хәзер Иранга каршы хәрби дә, хәрби булмаган да чараларны карый. АКШ президенты шулай ук Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан иткән иде. @azatliqradiosi
Опубликован 13 янв.
Бүген Казанда төзелешләрдәге рейд вакытында күптән түгел Русия ватандашлыгын алган һәм рекрут хезмәтенә теркәлмәгән биш эшче хәрби комиссариатка җибәрелгән Рейдны Русия тикшерү комитетының 384нче хәрби тикшерү бүлеге Казан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырган. Татар-информ хәбәр итүенчә, рейдның максаты Русия ватандашлыгы алып та хәрби комиссариатта исәпкә басмаган кешеләрне ачыклау булган. Барлыгы унике кешене тикшергәннәр, шуларның бишесе канун бозучылар булып чыккан һәм алар шул ук көнне Казандагы хәрби комиссариатларга китерелгән. «Узган елда һәм быел Русия ватандашлыгын алган 490нан артык мигрант хәрби исәпкә куелды. Әлеге чаралар алга таба да дәвам иттереләчәк», дип белдергәннәр Тикшерү бүлегендә. ▪️"Идите лесом" хокук яклау үзәге элегрәк Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, рекрутка чакырылучыларны аулау баруы турында белдергән иде. ▪️Русиядә армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру кануны кабул ителде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала. ▪️"Верстка" Русиядә резервистлар, шулай ук хезмәт итү вакыты тәмамланып килгән яшьләр көчләп Русия армиясенә алынырга мөмкинлеген искәртте. Басма чыганаклары аларга контрактны имзалату өчен "бөтен юлларны да кулланачакларын" әйтте. @azatliqradiosi
❗️"Мемориал" тагын биш "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын 5 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә. Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Буранбай Әбүшахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдин. Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын Ижауның Индустриал район мәхкәмәсе 2025 елның 23 декабрендә чыгарды. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип таптылар. Мәхкәмә Әбүшахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгилдинны дүрт ел да ике айга, Әхмәтовны дүрт ел ярымга иректән мәхрүм итте. “Җыелган халык «[2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак районы мәхкәмә бинасы янында] массакүләм тәртипсезлек билгеләренә туры килә торган гамәлләр кылмады, дип белдерделәр “Мемориал”да. — Куәт оешмалары хөкем карарын көткән һәм шигарьләр кычкырган кешеләргә карата нигезсез рәвештә көч кулланды. <…> Без полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануны нәкъ менә протестчыларны куып таратырга тырышкан куәт оешмасы вәкилләре гамәлләре китереп чыгарды дип саныйбыз». Хокук яклаучылар “аларны сак астыннан азат итүне, массакүләм тәртипсезлекләр турындагы җинаять эшен туктатуны һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы җинаять эшләрен яңадан карауны” дип таләп итте. ▪️Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезенедә 68 кешене хөкем иткән. #Башкортстан#Баймак_эше @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 13 янв.
Bloomberg: Иран 2021 ел ахырыннан башлап Русиягә 2,7 млрд долларлык ракетлар тапшырган Иран соңгы елларда Русиягә якынча 2,7 миллиард долларга баллистик һәм зенит ракетлары саткан, дип яза Bloomberg Көнбатыш махсус хезмәтләрендәге чыганагына таянып. Тәһран Мәскәү белән килешүләрне 2021 елның октябреннән башлап төзегән. Аларга ярашлы, Иран ераклыкка оча торган йөзләрчә “Фатх-360” баллистик ракетын, якынча 500 башка шундый ук төрдәге ракетны һәм ике йөзгә якын зенит ракетын сатарга тиеш булган. Моннан тыш, агентлык мәгълүматларына караганда, Иран Русиягә миллионлаган патрон һәм снаряд та тапшырган, шулай ук “Шахед-136” пилотсыз очкычларын биргән һәм аларны Русиядә “Герань-2” исеме белән җитештерергә мөмкинлек биргән технологияләр белән уртаклашкан. Бу 2023 ел башында имзаланган 1,75 миллиард долларлык килешү кысаларында башкарылган. Әлеге төр дроннар Украинага каршы һөҗүмнәрдә актив кулланыла. Гомумән алганда, Көнбатыш чыганаклары бәяләвенчә, 2021 ел ахырыннан башлап Русия Иран коралын сатып алуга 4 миллиард доллардан артык акча тоткан, дип яза “Настоящее Время”.
Опубликован 13 янв.
Кырымда сәясәт белгече Ленора Дюльберга әйткән сүзләре һәм китабы өчен 33 мең сум штраф салынган Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә. Үзәк мәгълүматына караганда, Ленора Дюльбергә карата Русия контролендәге Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 2025 елның 4 декабрендә үк ике карар чыгарган. Аерым алганда, беренче эш Русия Кораллы Көчләрен куллануны "дискредитацияләү" турындагы гаепләүгә кагылган. Русия хакимияте моны Ленора Дюльбернең YouTube-тагы "Кырым инҗире" бәйгесенең туры эфиры вакытында "Крым.Реалии" каналында әйткән сүзләре белән бәйләгән. Нәтиҗәдә ул 30 мең сум штрафка тартылган. Икенче эш "экстремистик материаллар тарату" гаебенә кагылган. Франко исемендәге Кырым фәнни китапханәсендә Ленора Дюльбер автордаш булган "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дигән китап табылуы һәм алынуы турында белдерелгән. 192 битлек бу басма китапханәгә мәҗбүри төбәк нөсхәсе буларак килгән. Мәхкәмә аңа 3 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Украин хокук яклаучы "Трибунал. Кырым эпизоды" телеграм-каналы: "Китап фәнни хезмәт булганлыктан, аңа экстремистик материал тарату турындагы гаепләүләр гомумән дә кагылырга тиеш түгел иде — моны, әлбәттә, Русия куәт оешмалары да, хөкемдарлар да яхшы белә", дип яза. Ленора Дюльбер — сәясәт белгече, социолог, журналист һәм кырымтатар активисты. Ул популяр "Меркез" ток-шоуын алып бара, шулай ук "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дип аталган социологик тикшеренү-монографиянең авторларының берсе. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 13 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне брлыйк: 🔸Харьковка Русия Кораллы Көчләре һөҗүме аркасында дүрт кеше һәлак булды, дип хәбәр итте шәһәр мэры Игорь Терехов. Аның сүзләренчә, Русиянең камикадзе-дроны шулай ук балалар шифаханәсе бинасына да төшкән. Янгын чыккан, әмма зыян күрүчеләр юк. 🔸Бу төндә Русия Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән, дип белдерде Киев хәрби администрациясе башлыгы Тимур Ткаченко. Һөҗүмнәрнең нәтиҗәләре турында әлегә хәбәр ителми. Русия саклану министрлыгы да әлегә бу хакта мәгълүмат бирмәде. 🔸Доналд Трамп Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан итте. Bloomberg Ислам Җөмһүриятенең төп сәүдә партнерлары арасында Һиндстан, Кытай һәм Төркияне атый. 🔸2025 елның ноябре ахырына Европа берлегендә украин качаклары саны 4,33 миллион кешегә җиткән. Мны Евростат мәгълүматлары күрсәтә. Качакларның иң зур өлешен Германия (1,241 млн) һәм Польшада (968,75 мең). 🔸Испания полициясе Бразилиядән Европага таба баручы корабны тикшергәндә, бортында 10 тонна кокаин тапкан. Тоткарланган партиянең бәясе 400 миллион евро дип бәяләнә. Испания дәүләт полициясе хәбәрендә әйтелгәнчә, бу ил тарихында конфискацияләнгән кокаинның иң зур партиясе.
Опубликован 12 янв.
Миңназыйм Сәфәров Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире вазифасына билгеләнгән Танылган журналист, «Ватаным Татарстан» газетының элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров 12 гыйнвардан Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият бүлеге мөхәррире вазифасын башкара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, ул телевизион журналистика өлкәсеннән киткән. «Телевидениедәге эшемнән киттем, чөнки зәңгәр экраннар һәм сәхнә яшьләрне ярата. Һәр әйбернең үз вакыты бар, вакытында китә белергә кирәк», – дигән ул. "Ватаным Татарстан"ны 15 елдан артык җитәкләгәннән соң Миңназыйм Сәфәров «Татарстан» дәүләт телерадиоширкәтендә милли тапшырулар бүлеген җитәкләде, «Хәерле көн» тапшыруын алып барды.
Опубликован 12 янв.
Кыпрыста Русия илчелеге вәкиле эш бүлмәсендә үле килеш табылган, «Уралкалий» ширкәтенең элекке мөдире юкка чыккан 8 гыйнварда Никосиядә Русия илчелегенең бер хезмәткәрен үз кабинетында үле килеш тапканнар, дип хәбәр итә ANT1 телеканалы. Телеканал мәгълүматларына караганда, полициягә мәет табылганнан соң берничә сәгать үткәч кенә хәбәр ителгән. Вакыйга урынына килгән полиция төркемен илчелек вәкилләре эчкә кертмәгән, мәетне хокук сакчыларына илчелек ишегалдында тапшырганнар. Хезмәткәр үз-үзенә кул салган, хушлашу хаты калдырган дигәннәр, ләкин ул хатны полиция бирмәгәннәр, Мәскәүгә җибәрәчәкләрен белдергәннәр. Телеканал илчелек хезмәткәренең исемен атамаган. Соңрак дипломатик миссиянең телеграм-каналында Панов фамилияле хезмәткәрнең вафаты турында хәбәр чыкты. Анда шулай ук илчелекнең Кыпрыс хакимияте белән хезмәттәшлек итеп, мәетне туган ягына кайтару эшен алып баруы әйтелә. Кыпрыс полициясе моңа кадәр дә 7 гыйнварда утрауда «Уралкалий» ширкәтенең элекке мөдире 56 яшьлек Владислав Баумгертнерның хәбәрсез югалуын җиткергән иде. Philenews мәгълүматларына караганда, аны соңгы тапкыр 7 гыйнварда Лимассолдагы өеннән чыгып киткән чагында күргәннәр. Баумгертнерның югалуы турында аның хезмәткәре хәбәр иткән. Эзләү эшләре яр буендагы, аның кәрәзле телефоны соңгы тапкыр сигнал биргән Писури авылы тирәсендә алып барыла. Аларга полиция хезмәткәрләре, коткару-эзләү төркемнәре һәм ирекле ярдәмчеләр җәлеп ителгән.
Опубликован 12 янв.
Башкортстан башлыгы Украинадагы сугыштан "дистәләгән мең" кеше кайтачак дип белдерде Башкортстан башлыгы Радий Хаәбиров республикага Украинадагы сугыштан дистә меңнәрчә кеше кайтачак дип белдерде. Бу хакта ул 12 гыйнварда хөкүмәт киңәшмәсендә кайткан сугышчыларга ярдәм итү үзәкләре темасы күтәрелгәндә сөйләде. Мондый үзәкләр һәр шәһәрдә булырга тиеш диде ул. "Хәрбиләр кайтачак. Өч меңнән артыгы кайтты инде. 77% эшкә урнашты. Калган 23% кайда? Аларны күзәтергә кирәк. Әлегә өч мең. Дистәләгән мең булачак. Хәрбиләрне каршы алырга әзерләнергә кирәк. Әзерме без? Уйларга кирәк, - дигән Хәбиров. Аның сүзләрен Башинформ дәүләт агентлыгы китерә. Башкортстаннан Русиянең Украинада алып барган сугышында күпме кешенең катнашуы билгеле түгел. Шул ук вакытта республика сугышта үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында тора. Моны журналистларның бәйсез тикшеренүләре күрсәтә. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмларга күрә, Башкортстаннан кимендә 8746 кеше һәлак булган. Тулырак 👉монда укыгыз.