TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,437Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 43 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 16 янв.

Татарстанда 123 йөкле студент хатын-кыз 100 мең сум күләмендә бер тапкырлык түләү алган Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова оешманың йомгаклау җыенында хисап тоткан. Бу түләүне Татарстан хакимияте узган елның сентябреннән кертте. Ул чакта республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, акчага көндезге бүлектә укучы студенткалар йөклелек буенча исәпкә баскан очракта дәгъва итә ала. 2025 елның октябрь уртасында Татарстан Хезмәт министрлыгы бер тапкырлык түләү сорап республиканың 32 студенткасы мөрәҗәгать итте дип белдергән иде. Элегрәк Идел буе төбәкләрендә йөкле студенткаларга, шул исәптән балигъ булмаганнарга да, Чуашстанда, Мари Илендә, Самар, Сарытау, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә шундый ук түләүләр кертелде. 2024 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин төбәк башлыклары һәм төбәк башкарма хакимият оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен яңартылган күрсәткечләр исемлеген раслады. Анда икенче урында — федерация субъекты халкы саны, өченче урында — туучыларның гомуми коэффициенты тора.

395 views

Опубликован 16 янв.

Литва Сеймында Русиядә изелгән халыклар белән элемтәләр өчен Вакытлыча төркем төзелгән Бу хакта Азатлык Радиосына «Азат халыклар лигасы» оешмасына нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень хәбәр итте. Төркем 12 гыйнварда барлыкка килгән. "Сеймда яңа төркем барлыкка килү «деколонизация» юнәлешендә эшләүче «Азат халыклар лигасы» белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды", ди Боляень. Ул Русия белән күрше яшәгән ил хакимиятләре Русия режимы белән бергә батмаска теләгән республикалар элиталары белән элемтәләр корырга вакыт дип саный. "Безне күрәләр һәм ишетәләр. Бүген инде бөтен дөнья Кремль режимының чатнап баруын аңлый. “Федерация” дип аталган корылманың таркалуы — вакыт мәсьәләсе генә", ди Боляень. Вакытлыча төркемгә Литва парламентының төрле фракцияләреннән 13 депутат кергән. Аның төп бурычы кеше хокукларын яклау юнәлешендә эшләү булачак дип көтелә. Азат халыклар лигасы Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ.

404 views

Опубликован 16 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина дроннары Рязань шәһәренә һөҗүм иткән. Хакимият хәбәр итүенчә, аларның икесе ике күпкатлы торак йортка бәрелгән. Ике кеше зыян күргән диелә. 🔸Нобель тынычлык бүләге лауреаты һәм Венесуэла оппозициясе лидеры Мария Корина Мачадо үз медален Доналд Трампка тапшырган. Бу хакта АКШ президенты үзе Truth Social социаль челтәрендә хәбәр итеп, моны «үзара хөрмәтнең матур ишарәсе» дип атаган. 🔸Сыктывкарда Эчке эшләр министрлыгы үзәгендә кичәге шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны унсигез кешегә җиткән. Аларның дүртесе үтә авыр хәлдә. Бинада кичә яктылык-тавыш гранатасы шартлаган, әлеге хәлдән со җинаять эше ачылган. 🔸Германиядә НАТОның киңкүләм хәрби күнегүләре башланды. Анда 11 ил катнаша: Италия, Греция, Германия, Чехия, Испания, Литва, Болгарстан, Төркия, Франция, Бельгия һәм Британия. АКШ бу күнегүләрдә катнашмый. 🔸Кытайда үлем җәзасына хөкем ителгән Русия ватандашын илгә кайтарганнар, дип хәбәр итә «РИА Новости». Марина Лопатинаны наркотиклар контрабандасы өчен гаепле дип тапканнар. Хәзер ул шул ук маддә нигезендә Русиядә җәза мөддәтен үтәргә тиеш: аңа 12 ел колония билгеләнгән.

440 views

Опубликован 15 янв.

2025 елда Татарстанда җыелган 1 трлн 733 млрд сум салымның 1 трлн 146 млрд сумы Мәскәүгә киткән Бу хакта федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйткән иде. Татарстанның үзе эшләп тапкан акчасының күпчелек өлеше Мәскәүгә китеп барса да, федераль үзәк республикага федераль бюджеттан акчаны тамызып кына бирә. Татарстан финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итүенчә, республика федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 96,1 миллиард сумлык трансфертлар алган. @azatliqradiosi

753 views

Опубликован 15 янв.

🇸🇦🇶🇦🇴🇲AFP: Согуд Гарәбстаны, Катар һәм Оман Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән Фарсы култыгының өч иле «төбәктә җитди тетрәнүләр» килеп чыгу куркынычы сәбәпле, АКШ президенты Доналд Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән. Бу хакта Согуд Гарәбстаны югары түрәсенә сылтама белән AFP яза. Журналистлар белән сөйләшкән түрә сүзләренчә, әлеге илләр Трампны күндерү өчен дипломатик тырышлык күрсәткән һәм «Иранга үзенең яхшы ниятләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирү»не сораган. Рәсми вәкил әйтүенчә, хәзер «ышанычны ныгыту һәм уңай карашны саклау эше дәвам итә». Пакыстандагы Иран илчесе Реза Әмири Могадам хәбәр итүенчә, АКШ президенты Тәһранга Иранга һөҗүм итмәячәкләрен хәбәр иткән. Бу хакта җирле Dawn басмасы язды. Дипломат сүзләренчә, аңа Трамп «сугыш теләми» дигән мәгълүмат килеп ирешкән. Кичә кич Доналд Трамп: “Ирандагы протестларда катнашучыларны үтерүләр туктатылган, җәзалап үтерүләр булмаячак дип әйттеләр", диде. “Карарбыз, киләчәк ни күрсәтер”, дип өстәде ул. @azatliqradiosi

444 views

Опубликован 15 янв.

Казанда яңа урамнага Идел, Габденнасыйр Курсави һәм Әскәр Шәехгали исемнәре бирелгән Казанның Вахитов районында Портовая, Девятаев һәм Меховщиков урамнары белән кисешкән яңа урамнарга исемнәр бирелгән. Тиешле карар Татарстан башкаласы мэриясе сайтында басылып чыкты. Урамнарның берсенә татар дин галиме, рухани, фикер иясе һәм мәгърифәтче Габденнасыйр ибн Ибраһим ибн Ярмөхәммәт ибн Иштирәк әл-Курсави исеме биреләчәк. Курсави 1776 елда хәзерге Татарстанның Арча районындагы Корса авылында туган. Шиһабетдин Мәрҗани аны «XIX гасыр ислам дөньясы дин галимнәренең иң якты йолдызы» дип атаган. Галим хаҗга бару юлында, холера эпидемиясе чорында Төркиядә вафат булган. Тагын бер урамга Русиядә татар язуын гарәп графикасы нигезендә беренче язу машинасын уйлап табучы һәм төзүче Шәйх-Али Әскәр Али улы исеме биреләчәк. Ул 1885–1968 елларда яшәгән. Шулай ук ул «Пишмаш» Казан полиграфия машиналары ширкәтенә нигез салучы буларак та билгеле. Өченче урам Идел урамы дип аталачак. Әлеге урамнар Идел елгасына якын.

418 views

Опубликован 15 янв.

Европа берлеге 1 февральдән башлап Русия нефтьенә куелган бәя чиген бер мичкәсе өчен 47,6 доллардан 44,1 долларга кадәр төшерәчәк. Тиешле карар Европа берлеге Шурасы сайтында басылып чыкты. Көнбатыш илләре Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле, нефте бәясен чикләү турында карар кабул итте. Башта, 2022 елның декабрендә бу бәя 60 доллар иде, 2025 елның сентябреннән ул 47,6 долларга кадәр төшерелде. Шул ук вакытта Русиядә бәя чиге шартларын үтәп нефть сату тыела. Бу тыю берничә тапкыр озайтылды, соңгы тапкыр — 2026 елның 30 июненә кадәр, дип яза РБК. Декабрь аенда Reuters агентлыгы «Җиде ил төркеме» (G7) һәм Европа берлеге Русия нефтьен диңгез юлы белән ташуны тулысынча тыю мөмкинлеген тикшерә дип язган иде. Моңа кадәр Европа берлеге нефтьнең базар бәясенә карап, бәя чиген өч айга бер тапкыр яңадан карау вариантын да күз уңында тоттылар.

406 views

Опубликован 15 янв.

Казансу ярындагы элекке татар училищиесы бинасын һәйкәлләр реестрыннан чыгарачаклар Казанда «Бишбалта бистәсендәге 2нче урыс-татар училищиесы» дип аталган мәдәни мирас объекты Русия һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрына кертелмәячәк. Моңа кагылышлы акт Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыкты. 1880нче еллар ахырында төзелгән ике катлы бина Казансу елгасының уң ярында, Олы урам белән Карел урамы чатында урнашкан. Ул соңгы эклектика чорындагы «кирпеч» стильдә салынган. Әлеге бина өлешчә сүтелеп, төзелеш материллары булак таралып бетү һәм озак еллар караусыз калу нәтиҗәсендә, бөтенлеген югалткан, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр. «2025 елның декабрендә бинаны карау вакытында объектның харабә хәлендә булуы ачыкланды: кат аралары, түбәсе, күтәреп торучы диварларның бер өлеше юкка чыккан», — диелә документларда. Бишбалта бистәсендәге татар училищисесына 1878 елда нигез салынган, шәһәр җәмәгать идарәсе акчасына тотылган. Уку курсын бер укытучы — Татар укытучылар училищесын тәмамлаган белгеч алып барган, дини нигезләрне мәхәллә мулласы укыткан. Урыс-татар училищесының бурычы мөселман мохитеннән чыккан балаларны урысча сөйләшергә өйрәтү, шулай ук арифметика һәм тарих буенча башлангыч белем бирү булган. Еллар узу белән укучылар саны 23тән 47гә кадәр арткан. 1915 елда мәктәпнең багучысы булып танылган сәүдәгәр Габдулла Апанаев билгеләнгән. 1922 елда, тугызъеллыкка әйләнгәннән соң, мәктәп күчеп киткән, ә бина торак йорт итеп файдаланыла башлаган. Соңрак анда икмәк пешерү урыны — икмәкханә урнашкан. Актта әйтелгәнчә, элекке татар мәктәбе бинасын яңадан торгызу мөмкин түгел, чөнки аның аерым тарихи-мәдәни әһәмияте юк, шулай ук бина турында кирәкле фәнни мәгълүматлар да сакланмаган.

436 views

Опубликован 15 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Башкортстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы игълан ителде. 🔸АКШ президенты Дональд Трамп белдерүенчә, Ирандагы протестларда катнашучыларны үтерүләр туктатылган, җәзалап үтерүләр булмаячак. Шул ук вакытта, Reuters мәгълүматларына караганда, АКШ Якын Көнчыгыштагы хәрби базаларыннан үз гаскәрләренең бер өлешен чыгара. Иран сивил авиация очкычлары өчен һава киңлеген ябу турында рәсми хәбәр чыгарды. 🔸АКШ Ирандагы протестлар уңаеннан БМО Иминлек Шурасының ашыгыч утырышын чакыруны сораган. Ул 15 гыйнварда Казан вакыты белән 23:00дә узачак. 🔸Reuters язуынча, Германия, Франция, Швеция һәм Норвегия Гренландиядәге күзләү миссиясендә катнашу өчен үз солдатларын җибәрәчәк. Миссия 15-17 гыйнварда узачак. 🔸SpaceX ширкәтенең Crew Dragon галәм корабы экипаж әгъзаларының берсе авыруы сәбәпле, вакытыннан алда Җиргә кайта. NASA хәбәр итүенчә, Crew Dragon Халыкара галәм станциясеннән аерылган, төшерү аппараты Калифорния ярлары янында Тын океанга пәнҗешәмбе иртән утырырга тиеш.

435 views

Опубликован 14 янв.

АКШта урнашкан бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы HRANA хәбәр иткәнчә, Ирандагы протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 2571 кешегә җиткән. 2403 һәлак булучы — протестларда катнашучылар, алар арасында 18 яшькә кадәрге 12 кеше дә бар. HRANA язуынча, шулай ук 147 иминлек көчләре хезмәткәре һәм хакимият яклылар, шулай ук протестларда катнашмаган тугыз кеше дә үлгән. 2025 елның 28 декабрендә башланган протестлар Иранның 187 шәһәрен колачлаган. HRANA хәбәр итүенчә, 18 434 кешенең тоткарлануы расланган, 97 кешене халык алдында гаебен танырга мәҗбүр иткәннәр, 1134 кеше авыр яраланган. Кеше хокукларын яклау оешмалары, шул исәптән Норвегиядә урнашкан Iran Human Rights, чыганакларга таянып хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне Иранда хәзерге протестларда катнашкан беренче кешене җәзалап үтерергә җыеналар. Сүз 26 яшьлек Эрфан Солтани турында бара, аны протестларда катнашканы өчен «Аллаһка каршы сугыш алып бару»да гаеплиләр. Иранда интернет эшләми. Bloomberg үз чыганагына таянып язганча Илон Маскның SpaceX ширкәте илдәге Starlink иярчен хезмәтен бушлай иткән. Әмма ширкәт үзе әлегә бу мәгълүматны расламады.

452 views

Опубликован 14 янв.

АКШ Русия, Бразилия, Иран һәм тагын 70тән артык ил ватандашына иммигрант визсын бирүне туктатып тора Бу хакта АКШ Дәүләт департаментының эчке хезмәт хатына таянып Fox News хәбәр итте. Башта аның шул хәбәрендә сүз бар визалар (шул исәптән туристик) турында бара дип язылса, соңрак ул фәкать иммигрант, ягъни күчеп килү визаларына карый дип төзәтелде. Документтан аңлашылганча, әлеге вакытта илгә виза алу өчен намзәтләрне тикшерү һәм сайлап алу тәртипләрен яңадан карала. Яңадан каралу чорында әлеге ил ватандашларына виза бирми торырга кушыла. 75 ил ватандашына виза бирү 21 гыйнвардан тукталачак. Кайчан бирелә башлавы әйтелми. Бу карар әлеге илләр кешеләренең АКШта социаль ярдәм һәм төрле түләүләрне явыз максатларда куллануы ихтималына каршы тору өчен кабул ителгән диелә. Дәүләт департаменты белдерүенчә, виза аерым очракларда гына — мөрәҗәгать итүченең дәүләт өчен «финанс йөк» булу куркынычы юклыгы расланганнан соң гына бирелергә мөмкин.

430 views

Опубликован 14 янв.

"Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде"."Баймак эше" фигуранты Вәлләм Моталлапов тарихы Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды. "Баймак эше" буенча хөкем ителгән күпләр кебек үк, аңа да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм куәт оешмалары вәкилләренә "көч куллану" маддәләре тагылды. — Вәлләм — әти-әнисенең өлкән улы. Ул бик иртә, 18 яшендә өйләнде, хәзер гаиләсендә инде дүрт бала үсә. Гомеренең диярлек бөтен өлешен гаиләсе белән Буранбайда үткәрде. Тугызынчы сыйныфтан соң Баймактагы Зауралье агросәнәгать көллиятенә укырга керде, анда механизатор һөнәрен үзләштерде. Колхозда тракторчы, көтүче булып эшләде, аннары ике елдан артык Себердә вахтада хезмәт итте. Кире кайткач, үз тракторында үзенә эшләп йөрде — кемгәдер утын ташыды, кемгәдер печән әзерләшергә ярдәм итте, дип сөйләде безгә активистлар. Билгеле булуынча, Вәлләм Моталлаповны Пермьдәге №29 төзәтү колониясенә этап белән озатканнар. Хокук яклаучылар мәгълүматына һәм хөкем ителгәннәрнең туганнары, адвокатлары хәбәрләренә караганда, әлеге колониядә хәзерге вакытта "Баймак эше" нигезендә кимендә 16 хөкем ителгән кеше җәзасын үти (2025 елның декабрь уртасына булган мәгълүматлар). Шунда ук 2024 елның 17 гыйнварында "баймакчылар" яклап урамга чыккан башкорт активисты Фаил Алсынов та утыра. Тулырак 👉монда укыгыз

424 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••404142434445•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384