TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 42 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 18 янв.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 18 янв.
Казакъстанның Cybernet AI дип аталган стартапы төрки телләрдә сөйләмне автоматик рәвештә танучы (ASR) беренче зур модельне тәкъдим итте. Бу хакта Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгына сылтанып Kazinform хәбәр итә. Әлеге модель казакъ, төрек, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан һәм татар телләрен яхшы таный. Шулай ук ул төрки-урыс катнаш сөйләмен дә яхшы аера ала, мондый аралашу бизнес һәм дәүләт хезмәтләрендә киң таралган дип искәртелә. Astana Hub мөдире Танат Үскембаев сүзләренчә, яңа технология төрки дөнья илләренә һәм халыкларына дигитал хезмәтләр куллануны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төрки халыклар дөньяда таралган технологияләрдән тыш үз хезмәтләрен дә үстерә алачак, ди ул. Моннан тыш әлеге модельнең моңарчы киң таралган инглиз телле системнардан шактый аерылганы әйтелә. "Без сөйләм телнең тере формаларын аңлаучы модельне булдырдык", ди модель авторлары. Телләрне тануның яңа системы беренче чиратта финанс һәм дәүләт оешмаларында куллануны күз алдында тота – модель авторлары аның банклар, телеком-операторлары, контакт-үзәкләре, логистик ширкәтләргә юнәлгәнен әйтә. Бу проект Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгы ярдәмендә Microsoft ширкәтенең GPU-инфраструктурасында гамәлгә ашырылган диелә. Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде. Chat GPT, Claude.ai, Copilot, Deep Seek, Suno кебек хезмәтләр татар һәм башкорт телләрен яхшы таный, үзләре милли телләрдә сөйләшә һәм яза ала. @azatliqradiosi
2025 елның мартында Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды. "Idel.Реалии" Моталлаповның – гади авыл кешесе һәм дүрт балигъ булмаган бала атасының – язмышы турында сөйли. Тулырак 👉монда укыгыз. #Башкортстан @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 18 янв.
Адам Кадыров кортежы белән булган юл казасында бер кеше һәлак булган, дүрт кеше (шул исәптән Адам үзе дә) җәрәхәтләнгән. Юл казасында һәлак булган кеше турында Кавказ.Реалии-га мәгълүматның ышанычлы чыганактан булуын әйтеп, NIYSO оппозиция хәрәкәте вәкиле сөйләгән. «Ләкин сүз икенче машинаның йөртүчесе турындамы, яисә кортеждагы кеше турындамы — әлегә төгәл әйтә алмыйбыз», дигән. «Новая газета Европа» язуынча, каза нәтиҗәсендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы Адамның кортежындагы машина бәргән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган. Басма мәгълүматларынча, юл-транспорт фаҗигасе «кортежның беренче машинасы йөртүчесе юл кисешендә светофорның кызыл утына да игътибар итмәү сәбәпле» килеп чыккан. Журналистлар үз чыганакларына сылтанып язуынча, руль артында Апти Ирасханов (республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Аслан Ирасхановның туганнан туганы) булган. Ул Адам Кадыровның сак хезмәте җитәкчесе. Машинада тагын ике сакчы да булган, аларны да хастаханәгә озатканнар. Ирасхановның җәрәхәтләре җитди — муен тирәсе сынган, калган сакчыларда ми селкенүе һәм төрле җәрәхәтләр. Кавказ.Реалии редакциясе чыганаклары әйтүенчә, хастаханәгә тагын якынча 20 кеше китерелгән. «Гомумән алганда 18–20 кешене алып килгәннәр, күбесенчә алар Адамның кортежыннан булган. Берсендә дә җитди җәрәхәтләр булмаган, иртәнгә хастаханәдә аларның берсе дә калмаган», диелә. "ВЧК ОГПУ" проекты хәбәр итүенчә, Мәскәүгә җибәрелгән Адам Кадыров Боткински хастаханәсендә ята һәм аның хәле авыр. Кавказ.Реалии сайты хәбәр итүенчә, 16 гыйнварда Чечня башлыгының улы Адам Кадыров юл-транспорт казасыннан соң Грозныйдагы республика хастаханәсенә китерелгән. Соңрак, төн уртасында, аны очкыч белән Мәскәүгә күчергәннәр. ▪️2023 елны Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда гаепләнде. ▪️Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 18 янв.
❗️18 гыйнварда Европа Берлеге вәкилләре АКШ президенты Доналд Трампның Гренландия турындагы белдерүләре сәбәпле ашыгыч киңәшмәгә җыелачак, дип хәбәр итә Reuters. Алдагы көнне Трамп Гренландиягә үз хәрбиләрен җибәргән сигез илгә — Британия, Франция, Германия, Дания, Нидерланд, Норвегия, Финляндия һәм Швециягә — 10% күләмендә йолым (пошлина) кертүен игълан итте. Пошлиналар 1 февральдән гамәлгә керәчәк, ә июньнән, әгәр АКШның Гренландияне сатып алу турында килешүгә ирешелмәсә, 25%ка кадәр арттырылачак. Трамп Гренландияне контрольгә алуны АКШның дәүләт иминлеге белән аңлата. «Әгәр без моны эшләмәсәк, Гренландияне Русия яки Кытай контрольгә алачак, ә без Русия яки Кытайның безнең күршеләребез булуын теләмибез», дигән иде ул. Кичә Даниядә Гренландиянең хәзерге статусын саклап калуны яклап акцияләр узды, аларда меңнәрчә кеше катнашты. @azatliqradiosi
Опубликован 17 янв.
Бүген Баймак протестларына ике ел. Барлыгы 66 кеше ирекләреннән мәхрүм ителде Кайбер саннарга күз салыйк: 📍17 гыйнвар көненә беренче инстанция мәхкәмәләре Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем итте. 📍Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. 📍Миңзия Әдигамовага мәхкәмә җәзаны үтәүне аның балалары 14 яшькә җиткәнче кичектерде (аңа дүрт ел бирелде). 📍Тагын бер кешене (исеме аталмый) мәхкәмә психиатрда мәҗбүри амбулатор дәвалануга хөкем итте, ул «киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру»да гаепле дип танылды. 📍2025 елның августыннан бирле Оренбур өлкә мәхкәмәсендә «Баймак эше» нигезендә ун фигурантның эше бара, аларны «киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру»да гаеплиләр. 📍Аларның алтысына шулай ук «хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану» маддәсе дә өстәлгән. 📍Бүгенге көнгә «Мемориал» хокук яклау оешмасы «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды. 2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде. Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң җинаять эшләре ачылды. 80ләп кеше кулга алынды.
Опубликован 17 янв.
120 ел элек татар телендә “Йолдыз” газеты чыга башлый. Аңа күренекле мөгаллим, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди нигез сала. Ул 1918 елга кадәр, большевиклар тарафыннан ябылганчыга тиклем эшли. Азатлык әлеге газетта чыккан мәкаләләр белән таныштырган иде. Мәсәлән 1917 елның 17 февралендә чыккан хәбәрләр: Казан хәбәрләре 🔸Лекция. 19 февральдә кич 7 сәгатьтә ”Новый клуб” залында университет доценты Будда җәнабләре подоходный налог хакында лекция укыячак. Лекция соңында Казанның податный инспекторларыналог хакында халыкка мәгълүматлар бирәчәкләр. Лекциягә керү һәркемгә бушка. 🔸Яшерелгән он. Ближний Архангельский урамында Ягушин йортында 4нче часть политсиясе тентү ясап, 22 капчык беренче сорт, 29 капчык икенче сорт яшерелгән богдай оны тапты. Ягушин полициягә бу оннарны пряниклар пешерергә җыеп тотканлыгын сөйләгән. Оннар шәһәр ихтиярына алынган. 🔸Телефонаграммага бәһа арту. Вилаять земствосының гомуми җыелышы земский телефонаграмм белән хәбәрләшү өчен әввәлдә алынган сүзенә 2 тиенне 3 тиенгә, еллык абонементны 60 сумга кадәр арттырырга карар биргән. Игъланнар 🔹 Сач алучы. Сәмәрканд номерына яңадан кайтып, сач ала башладым. Җөмлә танышларымның рәхим итүләрен үтенәм. Гисмәтулла Нигъмәтуллин. 🔹Бала бирелә. Үзем гаскәрилеккә алынуым, әнкәмнең сәламәтсезлеге сәбәпле, 8 яшьлек братымны балалакка яздырып бирергә телим. Аркылы Академический урамда Куплева йортында 11нче фатирда Хәбибҗәмал Алиевадан белешергә. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 17 янв.
Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тәртип өчен билге кертергә җыена. Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә уку-укыту эшчәнлеген оештыру тәртибенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан боерык өлгесе әзерләгән. Документта тәртип өчен билге куюны ихтималы да карала. Министрлыкта аңлатуларынча, бу яңалыкны Русиянең барлык мәктәпләрендә дә 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү ниятләнә. Төзәтмәләр пилот өлгесе нәтиҗәләре нигезендә эшләнгән. Пилотта үз теләге белән 89 мәктәп катнашкан, анда 5–8нче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелган. Мәктәпләр бәяләү моделен — ике, өч яки биш баскычлы системны — үзләре сайлаган. Министрлыкта әйтүләренчә, сынау нәтиҗәләре укучыларның яңа системга гомумән уңай каравын күрсәткән һәм укытучыларга тәртип һәм тәрбия мәсьәләләрен җентекләбрәк күзәтергә мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре бу башлангычның нәтиҗәлелегенә шик белдерә. «Учитель» һөнәри берлегендә әйтүләренчә, тәртип өчен билге кертү мәктәптәге низаглар проблемын хәл итмәячәк һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.
Опубликован 16 янв.
Бүген халык җырчысы Илһам Шакировның үлеменә җиде ел. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында аны искә алу чарасы узды. Чара вакытында Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексы янында Илһам Шакиров исемендәге сквер булдырылуы әйтелгән. Моңарчы ул урын Яңа Кирмән скверы дип атала иде. Бүгенге көндә Мәскәү скульптуры күренекле җырчының һәйкәлен эшли. 9 гыйнварда Казанда «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» дигән документаль фильм күрсәтелде. Анда җырчы чордашлары, дуслары, хезмәттәшләре – барлыгы 30лап кеше искә ала, бик күп архив фотолары кулланылган. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы - Рәдиф Кашапов. Моннан тыш, ТНВ телеширкәтенә караган «Ватан 21 гасыр» киноширкәте өч сериядән торан “Илһам” дип аталган нәфис фильм да төшерә башлады. Фильм 1935-1970 елларны үз эченә алачак. Төп рольне Чаллы дәүләт татар драма театры актеры Марсель Мөсәвиров башкарачак. Илһам Шакиров озак авырудан соң 83 яшендә 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды.
Азатлык сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен санауны дәвам итә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 16 янв.
Юстиция министрлыгы “ят агентлар” исемлеген яңартты: —«Люди Байкала» проекты — TV2 Media проекты — хокук яклаучы Алексей Табалов — икътисадчы Максим Миронов — активист Ольга Курносова — Америка белгече Иван Курилла — сәясәт белгече Аркадий Дубнов
Опубликован 16 янв.
Трампның "Кызыл сызыгы". АКШ баш күтәргән ираннарга ярдәм итәрме? Иранда хакимияттәге клерикаль режимга каршы барган хәзерге протестлар моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә иреште. Хакимият исә аларга тагын да кырысрак репрессияләр белән җавап бирә. Илнең 86 яшьлек югары рухание аятулла Али Хаменеи һәм аның тирәдәгеләр барган вакыйгаларда Ислам республикасы һәм үзләренең шәхси тормышларының яшәешенә турыдан-туры янау күрә, шуңа күрә тупас көч куллануга мөрәҗәгать итә. Аятуллаларның 47 еллык хакимиятеннән соң, күренеп тора ки ил халкының күпчелеге хакимият аларны алдады дигән нәтиҗәгә килгән. Иранда протеста катнашучыларның күпчелеге 1979 елда Иран шаһы Мөхәммәд Реза Пәһләви бәреп төшерелгән кебек үк, бу юлы да хөкүмәтнең егылуын теләсә дә, өметләр акланмаска да мөмкин. Күп аналитиклар фикеренчә, әгәр дә вазгыятькә турыдан-туры куәтле тышкы көчләр, иң беренче чиратта АКШ катнашмаса, Тәһрандагы режим, мөгаен, күтәрелешне бастырачак. Кичә кич AFP Фарсы култыгының өч иле "төбәктә җитди тетрәнүләр" килеп чыгу куркынычы сәбәпле, АКШ президенты Доналд Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән дип хәбәр итте. Басма бу хакта Согуд Гарәбстаны югары түрәсенә сылтанып язды. Журналистлар белән сөйләшкән түрә сүзләренчә, әлеге илләр Трампны күндерү өчен дипломатик тырышлык күрсәткән һәм "Иранга үзенең яхшы ниятләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирү"не сораган. Рәсми вәкил әйтүенчә, хәзер "ышанычны ныгыту һәм уңай карашны саклау эше дәвам итә". Азатлык Радиосы Иранда барган вакыйгаларны күзәтә. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.