TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 46 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 9 янв.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төзелеше 18 елга сузылган "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетендәге эш барышын күрсәтте. Ул үз Телеграм-каналында фотолар урнаштырды. "Озын ялларга карамастан, “Әр-Рәхим” мәчетендә эшләр дәвам итә. Гомум тырышлык һәм Ходай ярдәме белән бу изге эшне тәмамларбыз”, дип язган ул. ▪️"Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Шулай да Башкортстан Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады. Мәчет төзелеше белән низаг Радий Хәбиров чорында да дәвам итте. Аеруча, Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң төзелеш белән проблемнар кискенләште. 2022 ел ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. Мәсәлән, берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.
Опубликован 9 янв.
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
Опубликован 9 янв.
Кырым мөселманы тома сукыр, "Хизб ут-Тәхрир" эше буенча гаепләнгән Александр Сизиковны Екатеринбур аша этап белән элек утырган Минусински төрмәсенә алып киткәннәр. Мөселманның әнисе Елена "Суспільне Крим"га хәбәр итүенчә, аны февраль урталарына китерергә тиешләр. "Узган шимбә көнне аны Екатеринбурга алып киттеләр. Яңадан элек утырган Минусинскидагы төрмәгә алып баралар. Якынча февраль уртасында анда китереп җиткерергә тиешләр. Һәрхәлдә адвокаты шулай ди. Без аны Минусинскига кире кайтарачакларын чамалый идек. Чөнки алар кешеләрне элек алып чыгып киткән шул ук төрмәләргә кире җибәрәләр", — дип аңлатты ана. Ул улының сәламәтлеге өчен һәм аның белән элемтә булмау сәбәпле борчылуын сөйләде. "Акмәчеттә мин аны күрә алдым. Бу этапның улым өчен бик авыр булуын беләм, аны этапта беркем дә озатып йөрми. Аңа бары тик башка тоткыннар гына ярдәм итә. Саша транзит белән Краснодарда һәм Волгоградта булды. Аннан бер-ике тапкыр кыска гына шалтыратты. Ә хәзер мин аның белән бөтенләй элемтәсез калдым. Һичьюгы берәр хәбәр — хат яисә кечкенә язу булса да көтәм. Аның сәламәтлеге нинди хәлдә, нинди шартларда булуын белмим. Хәзер мин аңа ни акча, ни кием-салым, ни дарулар да җибәрә алмыйм", дип аңлата сәяси тоткынның әнисе. Аның сүзләренчә, Сизиковның адвокаты аны яңадан төрмәгә кайтару карарын шикаять иткән, әмма Русия ягы аны кайчан караячагы әлегә билгеле түгел. "Ул барып җиткәч, төрмә җитәкчесе бу хакта хәбәр итәргә тиеш, ләкин рәсми хат ике айлап килергә мөмкин. Узган юлы аны Краснодарга алып киткәч, бер атнадан Сашаны кайсы төрмәгә алып барулары турында төрмә башлыгыннан хат килгән иде. Ә хәзер аның кайда булуын да, хәле ничек икәнен дә әйтә алмыйлар. Минусински мәхкәмәсе Александрны азат итү карарын гамәлдән чыгарды һәм аны яңадан төрмәгә кайтарырга карар кылды. Әмма хәзер бәйрәм көннәре, кайчан да булса җавап килерме — без белмибез", дип өстәде ана. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 9 янв.
Хәзер кыскача кайбер башка хәбәрләр: 🔸Русия саклану министрлыгы Украинаның Львов шәһәренә "Орешник" белән һөҗүм итүен раслады. ТАСС хәбәр итүенчә, ул Киевның Валдайда Русия президенты Владимир Путин резиденциясенә һөҗүменә җавап булган. Шул ук вакытта резиденциягә һөҗүм булуы турында дәлилләр юк. 🔸Украина ракетасының Белгород өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 500 меңләп кеше утсыз, сусыз, җылысыз калган. «Пепел» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм «Сторожевая» электр станциясенә һәм "Луч" җылылык электр станциясенә ясалган. 🔸Орел шәһәрендә дә берничә шартлау булган, шәһәрдә һәм өлкәдә шулай ук электр белән тәэмин итүдә проблемнар чыккан. Украина Телеграм-каналлары җылылык электр станциясенә һөҗүм турында хәбәр итте. Губернатор Андрей Клычков электр булмауны һава торышының начараюы белән аңлатты, әмма соңрак коммуналь инфраструктурага һөҗүм нәтиҗәсендә зыян килүен раслады. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Fox News телеканалына биргән әңгәмәсендә Русиягә каршы санкцияләрне кырыслату турындагы канун өлгесен хуплавын раслады, әмма аны «кулланырга туры килмәс» дип өметләнүен әйтте. Шулай ук Трамп Украинадагы сугышны тыныч юл белән җайга салу өчен төгәл вакыт чиге куймавын белдерде. 🔸Иранда 12 көн дәвам иткән протестлар нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә HRANA хокук яклаучылар челтәре. АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) мәгълүматларынча, 8 гыйнварда илнең 31 вилаятенең 27сендә кимендә 156 протест акциясе узган, шул исәптән Тәһранда гына да кимендә 38 чара теркәлгән. @azatliqradiosi
Опубликован 9 янв.
9 гыйнварга каршы төндә Русия армиясе Украина башкаласы Киев шәһәренә дроннар, канатлы һәм баллистик ракетлар белән һөҗүм итте. Хәзерге вакытка билгеле булганча, ким дигәндә 4 кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган, 14 кеше хастаханәгә салынган. Шул исәптән бер медицина хезмәткәре үлгән, аның дүрт хезмәттәше яраланган. Алар җәрәхәтләнүчеләргә ярдәм күрсәтергә килгәч, Русия хәрбиләре ул урынга икенче тапкыр һөҗүм иткән. Шәһәр мэры Виталий Кличко мәгълүматынча, дүрт районда торак йортлар, сәүдә үзәкләре, шифаханә, гаражлар зыян күргән. Берничә янгын чыккан. Шулай ук инфраструктура корылмалары да зыян күргән, кайбер районнарда су вә җылылык белән тәэмин итүдә тоткарлыклар бар. Киев өлкәсе Броварски районында коткаручылар җимерекләр арасыннан бер гаиләне - ата-ана, биш яшьлек бала һәм әбиләрен коткарган. Алар хастаханәгә җибәрелгән. Коткару хезмәте Киев өлкәсе Броварски, Обуховски һәм Бориспольски районнарында 11 җирдә янгын сүндергән. @azatliqradiosi
Опубликован 8 янв.
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
Опубликован 8 янв.
7 гыйнварда интернет-платформаларда Алсу һәм AY YOLA башкорт төркеме җырчылары башкаруында «Ay, bylbylym» җыры премьерасы булды. Җыр трендларга эләккән. "Башинформ" хәбәр итүенчә, клипны 14-16 декабрь көнне Башкортстанда төшергәннәр. Алсу һәм AY YOLA төркеме…
Опубликован 8 янв.
7 гыйнварда интернет-платформаларда Алсу һәм AY YOLA башкорт төркеме җырчылары башкаруында «Ay, bylbylym» җыры премьерасы булды. Җыр трендларга эләккән. "Башинформ" хәбәр итүенчә, клипны 14-16 декабрь көнне Башкортстанда төшергәннәр. Алсу һәм AY YOLA төркеме җырчылары кышкы урманда, шулай ук тау буенда һәм елга янында җыр башкара. Клипны бурят режиссеры Баяр Барадиев төшергән. ▪️2025 елны Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды. @azatliqradiosi
Опубликован 8 янв.
АКШ Дәүләт департаменты турист яки эш визаларына гариза биргәндә йолым (залог) кертү таләп ителә торган илләр исемлеген киңәйтте. 6 гыйнварда әлеге исемлеккә 25 ил өстәлде. Алар арасында Ангола, Җәзаир, Фиджи, Бангладеш, Куба, Нигерия, Непал, Венесуэла, шулай ук Кыргызстан һәм Таҗикстан да бар. Яңа таләпләр 2026 елның 21 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә "Настоящее Время". Хәзер исемлектә барлыгы 38 ил бар, моңа кадәр аңа Төркмәнстан да кертелгән иде. Бу илләрнең ватандашлары 5 мең, 10 мең яки 15 мең доллар күләмендә йолым (залог) кертергә тиеш булачак. Акча күләме визага әңгәмә вакытында билгеләнәчәк. Шул ук вакытта, йолым кертү виза бирелүен гарантияләми. Виза шартлары үтәлгән очракта яки виза бирүдән баш тартканда, акчалар кире кайтарылачак. Виза алган кешеләр АКШка керүне һәм илдән чыгуны бары тик өч халыкара һава аланы аша гына башкарырга тиеш булачак: Логан (Бостон), Кеннеди (Нью-Йорк) һәм Даллес (Вашингтон). Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, АКШка кертүдән баш тарту яки илдән чыгуның тиешенчә теркәлмәве ихтимал, дип белдерде АКШ Дәүләт департаменты. Илдән чыгуны Эчке иминлек министрлыгы теркәячәк. Әгәр виза иясе виза шартларын бозган дип табылса, аның мәгълүматлары тикшерү өчен АКШның Ватандашлык һәм миграция хезмәтенә (USCIS) тапшырылачак. ▪️АКШ керү визаларын йолым белән бирү сынау програмын 2025 елның августында башлап җибәрде. Америка хакимияте фикеренчә, хәзер йолым таләп ителә торган илләр ватандашлары еш кына АКШка кергәннән соң калу өчен рөхсәт ителгән тору вакытын арттыра. @azatliqradiosi
Опубликован 8 янв.
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
Опубликован 8 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. 8 гыйнвар иртәсенә булган кайбер хәбәрләр. 🔸Миннеаполиста АКШның миграция полициясе (ICE) хезмәткәрләре бер хатын-кызны атып үтергән. Эчке иминлек министрлыгы фикеренчә, ул үз автомобиле белән ICE хезмәткәрләрен таптатырга омтылган. Шәһәрдә протест чаралары башланган. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Русиягә каршы яңа санкцияләр кертү турындагы канун өлгесен хуплаган. Бу хакта Х социаль челтәрендә сенатор Линдси Грэм язды. Канун өлгесе Русиядән арзан нефть сатып алучы илләрне җәзага тарту мөмкинлеге бирәчәк. 🔸Германиядә билгесез кешеләр Эркрат шәһәрендә электр полстанциясенә ут төртергә тырышкан. Җаваплылыкны Kommando Angry Birds төркеме үз өстенә алган. Әлеге төркем 2025 елның җәендә шундый ук диверсияләр кылган иде. 🔸АКШның Сота-Лейк-Сити шәһәрендә чиркәү янындагы атышта ике кеше һәлак булган, тагын ким дигәндә алты кеше яраланган. Salt Lake Tribune газеты язуынча, атыш чиркәү янындагы машина кую урынында булган. Җирле полиция хезмәткәре Глен Миллс сүзләренчә, чиркәүдә ул вакытта җеназа барган. Парковкада низаг чыккан, шуннан соң ут ачу тавышлары ишетелгән. @azatliqradiosi
Опубликован 7 янв.
7 гыйнвар көнне күренекле язучы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел. Бүген сезне Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты әзерләгән Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек тыңларга чакырабыз. ➡️Текст һәм аудио @azatliqradiosi