TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 48 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 5 янв.
❗️2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Русия мәхкәмәләре 100 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткән. Бу хакта Югары мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Бу соңгы 20 елда гомерлек җәза карарларының рекордлы саны. Моңа кадәр иң югары күрсәткечләр 2005 һәм 2012 елларда теркәлгән —84шәр хөкем карары чыгарылган. 2005–2024 еллар арасында мәхкәмәләр барлыгы шундый 1 316 карар чыгарган. ТАСС язуынча, соңгы берничә елда Җинаять кодексының тагын берничә маддәсенә гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы кертелгән. Аерым алганда, ул дәүләткә хыянәт, теракт оештыру яки теракт гамәленә җәлеп итү турындагы маддәләрдә каралган. «Беренче бүлек» («Первый отдел») хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт һәм шымчылык маддәләре нигезендә меңнән артык хөкем карары чыгарган. 2025 елга шундый 468 карар туры килә. Бу 1997 елдан бирле иң зур сан. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы маддәләр Русиядә сәяси репрессияләрнең төп коралының берсенә әверелгән. @azatliqradiosi
Опубликован 5 янв.
Русиядә 31 галим төрмәдә утыра, аларның җидесе 2025 елда кулга алынган Шуларның арасында Татарстанда туып-үскән, аннары МДУда белем алган математик Азат Мифтахов та бар. Ул инде җиденче ел төрмәдә утыра. 2025 елда Русиядә ким дигәндә җиде галим иректән мәхрүм ителгән — аларны тикшерү вакытында яисә хөкем карары чыгарылганнан соң сак астына алганнар. Бу мәгълүматны T-Invariant (бу галимнәр җәмгыятен берләштерүче, алар турында язучы медиа, аны оештыручылар Русиядән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗирләр - ред.) медиасы китерә. Аларның мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Русиядә җинаять эшләре нигезендә эзәрлекләнүче ким дигәндә 31 галим төрмәдә утыра. 2025 елда кулга алуларның нигезе дип «Русия гаскәрләре турында фейклар» тарату, дәүләткә хыянәт, чит дәүләт белән «конфиденциаль хезмәттәшлек итү», шулай ук икътисадка бәйле җинаять эшләре бар. 2025 елда җиде галим кулга алынган яки хөкем карары чагырылган, алар арасында доктор, профессор, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия булучылар бар. Шул ук вакытта, T-Invariant мәгълүматларына караганда, 2025 елда фән өлкәсендә эшләүче ким дигәндә өч кеше иреккә чыккан. Кемдер штраф түләп котылган, кемдер тулы елларын тутырып азат ителгән. Шулай ук T-Invariant мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ким дигәндә 31 галим һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы иректән мәхрүм ителгән. Аларның күпчелеге дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләр буенча эзәрлекләнә, кайбер галимнәргә берьюлы берничә маддә буенча гаепләүләр белдерелгән. Мондый эшләрнең гомуми саны — 16. Русиядә төрмәдә утыручы галимнәр арасында татарстанлы Азат Мифтахов та бар. Ул инде җиденче ел төрмәдә утыра. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар. Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул бүгенге көндә Сембер өлкәскенең Мәләкәс төрмәсендә утыра. Күптән түгел ул өч елга беренче тапкыр бертуган сеңлесе белән очраша алды. @azatliqradiosi
Опубликован 5 янв.
Татарстанда саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме янә артты. Хәзер килешү төзегән кеше Татарстан хакимиятеннән 2,5 млн сум, ә Русия саклану министрлыгыннан тагын 400 мең сум алачак. Барлыгы - 2,9 миллион сум. Бу хакта Татарстан оперштабы Телеграм-каналы хәбәр итә. Узган ел июль ахырында, Украинага каршы сугышта катнашкан элекке хәрби һәм Татарстан дәүләт шурасы депутаты Расим Баксиков республикадан Украинада сугышучылар күп, башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан беренче урында, дип белдерде. Июль уртасында Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде. ▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 7358 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша. @azatliqradiosi
Опубликован 5 янв.
Көн язмасы: Башкортстан-2025: хөкем карарлары, сугыштан кайтарылган табутлар 2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады. Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды, бәйсез матбугатка басым туктамады. 2025 елның төп вакыйгасы — "Баймак эше" нигезендә кешеләрне төрмәләргә утырту. Ачылган җинаять эшләре мәхкәмәләрдә каралды. Башкортстан кешеләрен Ижау, Самар, Оренбур һәм башка шәһәрләрдә хөкем иттеләр. Шул ук вакытта бәйсез журналистларга басым да көчәйде. Уфадагы журналист Ольга Комлева "экстремизм" һәм Русия гаскәрләре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хокук яклаучылар республикада репрессив практика кырыслануын теркәде. Бу уңайдан без "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов белән сөйләштек. Ул узган ел Башкортстандагы сәяси хәлләргә үзенең бәясен бирде. "Башкортстанның, Русиянең икътисады начарлана баруын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимияте "Башнефть"нең дәүләткә караган өлешен сатачакбыз дигән сүзе. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуның төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак", ди Габбасов. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 5 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Киевның Оболонский районындагы хосусый медицина оешмасына һөҗүм нәтиҗәсендә 30 яшьлек бер кеше һәлак булган. Район хакимияте башлыгы Кирилл Фесин белдерүенчә, дүрт катлы бинага зыян килгән. Барлыгы 25 кеше эвакуацияләнгән, 42, 77 һәм 97 яшьлек өч хатын-кыз яраланган. 🔸Шулай ук Русия армиясенең Киев өлкәсе Фастовски районында һөҗүмдә 1951 елгы бер ир кеше һәлак булган. Өлкәнең хәрби идарәсе белдерүенчә, барлыгы җиде шәхси һәм бер күп катлы йортка, гаражларга, ике машинага һәм сәнәгать келәтләренә зыян килгән. 🔸Казан һава аланында бүген дә очкычлар тоткарлана. Барлыгы 11 очкыч вакытында китә алмаган, шул кадәр үк очкыч соңга калып килә. 🔸Берлинда сул карашлы активистлар электр станциясенә ут төртү сәбәпле, киңкүләм электр энергиясе өзелгән. Нәтиҗәдә 45 мең хуҗалык һәм 2 мең 200гә якын ширкәт утсыз калган. Шулай ук кайбер өйләрдә җылы да юк. 🔸Иранның югары рухани җитәкчесе аятулла Али Хаменеи декабрь ахырында башланган илкүләм протестларга беренче тапкыр фикер белдерде. Ул «тәртипсезлекләрдә катнашучыларга» карата кырыс чаралар күрелергә тиеш дип әйтте. Иранда протестлар 28 декабрьдә — иран риалының кискен очсызлануы һәм инфляциянең тиз үсеше сәбәпле башланды. @azatliqradiosi
Опубликован 4 янв.
Бүген кич утырып матур фотогалерея карарга тәкъдим итәбез🎄 Татарстан башкаласы Казан Яңа елга матур итеп бизәлде❄️ Шәһәр аеруча кичке вакытларда, төрле гирляндалар кабынганнан соң, матур күренә. Килешәсезме? Күбрәк фотоларны👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә карагыз. @azatliqradiosi
Опубликован 4 янв.
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа. Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк…
Опубликован 4 янв.
❗️Татарстанда көчле кар яву һәм буран сәбәпле, кайбер трассалар ябылган. Автобуслар һәм йөк машиналары өчен Казан–Чаллы М-7 юлы һава торышы яхшырганчы ябык булачак, дип яза «Еду в Татарстан» телеграм-каналы. Юл иминлеге хезмәткәрләре кешеләргә шәхси машиналарда ерак юлга чыкмаска киңәш итеп махсус мөрәҗәгать чыгарды. Әгәр юлга чыгу мәҗбүри булса, тизлек режимын сакларга, үзең белән җылы киемнәр һәм инструментлар алырга киңәш ителә. Шулай ук Казан һава аланында дистәләрчә очкычның килү һәм очып китү вакытлары үзгәргән, дип күрсәтә онлайн-табло, ике рейс бөтенләй гамәлдән чыгарылган. Һава аланында утырыр урыннар калмаган. Кичәдән бирле Казанда көчле кар ява, күз күреме начарайды, юлларда кар көртләре барлыкка килде. @azatliqradiosi
Опубликован 4 янв.
Каракастагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә торучы Русиянең тышкы эшләр министрлыгы АКШ гамәлләрен кораллы агрессия дип атап, аларны хөкем итүен һәм Венесуэладагы вазгыятькә борчылуын белдерде. Министрлык белдерүендә шулай ук Венесуэла тирәсендәге хәлләрдә…
Опубликован 3 янв.
❗️Казанда һава торышы начар булу сәбәпле кайбер районнарда ут сүнгән. Аерым алганда Миллениум, Җинү проспекты, Әмирхан, Вишневский, Ершов. урамнары һәм үзәктәге йортларның бер өлеше электрсыз калган диелә. @azatliqradiosi
Опубликован 3 янв.
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде. The New York Timesка аңлатмада Трамп «чара искиткеч башкарылды» дип әйткән һәм моңа…
Опубликован 3 янв.
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа. Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк…