TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 47 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 7 янв.
АКШ хәрбиләре Bella-1 танкерын тоткарлау турында белдерде АКШның Европа кораллы көчләре идарәсе твиттерда язуынча, Bella-1 АКШ санкцияләрен бозган өчен тоткарланган. Кораб АКШ федераль мәхкәмәсе биргән ордер нигезендә кулга алынган. АКШ хәрбиләре куу барышында танкер үз исемен Marinera дип үзгәрткән һәм Русиянеке итеп теркәгән, әмма АКШ хакимиятләре капитанга туктарга дигән беренче боерыкны яңадан теркәлүгә кадәр үк бирелгәнен ассызыклый. Шуңа алар әлеге чараны Русия корабына һөҗүм дип санарга ярамый, дип белдерә. ▪️Элек Bella1 дип аталган һәм Панама байрагы астында йөргән кораб, Иран нефтен ташыган өчен, АКШның санкцияләр исемлегендә булган. Декабрь ахырында ул Венесуэла портына керә алмаган. Шуннан соң экипаж АКШ яр буе сакчыларын бортка кертергә рөхсәт итмәгән, һәм Америка хәрбиләре танкерны эзәрлекли башлаган. Күп тә үтми экипаж корабка Русия байрагы сурәтен төшергән, ә танкер исеме Marinera дип яңадан теркәлгән һәм Русия диңгез кораблары исемлегенә кертелгән. @azatliqradiosi
Опубликован 7 янв.
Иранда протестчылар илнең көнбатышында, Гыйрак чигенә якын урнашкан Абданан һәм Малекшаһи шәһәрләрен үз контроленә алган. Бу хакта Иранның каршылык милли шурасына сылтама белән Fox News хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә Абдананда төшерелгән видеолардан күренгәнчә, демонстрантлар Иранның югары рухание — аятулла Али Хаменеига каршы шигарләр кычкыра: "Хаменеига үлем!" һәм "Бу ел — кан елы, Али Хаменеи бәреп төшереләчәк", ди алар. Видеоларның берсендә бинаның түбәсендә торган иран полиция хезмәткәрләренең протестта катнашучыларга кул болгап, аларны алкышлавы күренә. "Бүген Иранның көнбатышындагы ике шәһәрдә мөһим вакыйга булды, алар, асылда, протестчылар кулына күчте һәм кешеләр урамнарда бәйрәм итә", дип белдерә Fox News-ка Иранның каршылык милли шурасының тышкы эшләр комиссиясе әгъзасы Али Сафави. Шәһәрләрнең протестчылар кулына күчүе рәсми расланмаган. ▪️Иранда хөкүмәткә каршы протест чаралары узган ел ахырыннан бирле дәвам итә. Аларның сәбәбе — санкцияләр һәм Израиль белән сугыш нәтиҗәсендә иран реалының нык арзанаюы һәм инфляциянең якынча 50 процентка җитүе тора. Тулырак👉 монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 7 янв.
АКШ Венесуэла хакимиятеннән Русия, Куба, Кытай һәм Иран киңәшчеләрен илдән чыгаруны таләп итә. The New York Times АКШ рәсми затларга сылтанып язуынча, бу хакта дүшәмбе көнне АКШ канун чыгаручылар белән очрашу вакытында илнең дәүләт сәркатибе Марко Рубио белдергән. Рубио Венесуэланың яңа лидеры Делси Родригеска берничә таләп куйган. Алар арасында әлеге дүрт илдән килгән һәм киңәшче вә башка вазифаларда эшләүче буларак хезмәт иткән күзләү хезмәткәрләрен һәм хәрбиләрне илдән җибәрү таләбе дә бар. Делси Родригес бу таләпләр белән килешкән. Газета язуынча, әлеге дүрт илдән килгән дипломатларның бер өлешенә Венесуэлада калырга рөхсәт ителәчәк. Чит ил хәрби киңәшчеләрен һәм махсус хезмәтләр вәкилләрен илдән чыгару Венесуэла хакимиятләре өчен сизелерлек булырга мөмкин, чөнки Куба киңәшчеләре илнең иминлек оешмаларында мөһим роль уйнаганы билгеле. Николас Мадуроның шәхси сакчылары буларак та кубалылар хезмәт иткән. Аларның кимендә 30ы Мадуроны тоткарлау чарасы вакытында үтерелгән. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 7 янв.
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның сугышны туктату омтылышы күзәтелде, Америка рәсмиләре даими рәвештә Русия һәм Украина җитәкчелеге белән очрашып торды, тынычлыкны якынайтырга тырышты. Икенче яктан, бу омтылышлар Русия җитәкчелегенең максатларына каршы килде. Русия саклану министрлыгы коллегиясендә ел йомгакларын барлаганда, ил президенты Владимир Путин һәм Саклану министры Андрей Белоусов чыгышларыннан шунысы аңлашылды: Русия армиясен сугышны озак алып баруга әзерлиләр, дип саный журналистлар. Путин белән Белоусов үз чыгышларында күп саннар китерде, әмма Русия ягыннан күпме кеше һәлак булганы, күпме кешенең хәбәрсез югалуы турында берни әйтмәде. Рәсмиләрдән бернинди мәгълүмат булмагач, сугышта югалтулар, аларның географиясе һәм демографиясе турында журналистлар өйрәнергә һәм сөйләргә мәҗбүр. 2025 ел дәвамында да Азатлык Радиосы "Сугышта югалтулар" хисабын алып баруны дәвам итте. Бу хисапта без ачык чыганаклардан Татарстан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр исемлеген барлыйбыз. Бүген бу исемлек һәм андагы саннар турында тәфсиллерәк яздык. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 7 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. 7 гыйнвар иртәсенә булган кыскача яңалыклар. 🔸Украинага ярдәм итүче «Теләүчеләр коалициясе»нә кергән Европа илләре җитәкчеләре 6 гыйнварда солых урнаштыру тәртибен тәэмин итү өчен Украинада 15–20 мең хәрби урнаштыру мөмкинлеге турында фикер алышкан. Саммит 6 гыйнварда Парижда узды, анда шулай ук АКШ президенты Доналд Трамп вәкилләре Стив Уиткофф белән Джаред Кушнер да катнашты. 🔸Украина дроннары Белгород өлкәсе Иске Оскол бүлгесе нефть базасына һөҗүм иткән. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, берничә мичкәдә ут чыккан. Беренчел мәгълүматларга күрә, зыян күрүчеләр юк. 🔸2026 елны Русиядә акча күчерүләр һәм дигиталь түләүләргә дәүләт контроле көчәйтеләчәк дип көтелә. Яңа үзгәрешләрнең төп максаты — финанс агымнарының ачыклыгын арттыру һәм күзәтүче оешмалар арасында мәгълүмат алмашуны тизләтү. Бу хакта Газета.ру яза. 🔸Бүген Керәшен татарлары Раштуаны бәйрәм итә. Аларны Казанны Тихвин чиркәве атакае Алексий Колчерин бәйрәм белән татар телендә котлады. @azatliqradiosi
Опубликован 6 янв.
Ике елда Башкортстанда туучы балалар саны 22%ка кимегән. Бер елда - 16%ка дип яза "Идел.Реалии". 2025 елны Башкортстанда 27 574 бала туган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерде. Элегрәк Азатлык Радиосы Башкортстанстатка сылтанып 2024 елны 32 968 бала тууы турында язган иде. Шулай итеп бер елда яңа туган балалар саны 16,4%ка кимегән, ә ике елда (2023 елда 35 388 бала туган) - 22,1%ка. Ни сәбәпле дип уйлысыз? Элегрәк Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде. @azatliqradiosi
Опубликован 6 янв.
Русиянең Кырымны басып алуыннан бирле язмышы турында бернинди дә мәгълүмат булмаган 31 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Аларның күпчелеге —кырымтатарлар. Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә. "Безнең мәгълүматларга күрә, Кырымда югалган дип саналучылар арасында Ризван Абдураманов, Арсен Алиев, Сервер Алиев, Марсель Аляутдинов, Эскендер Апселямов, Шевкет Арипов, Мухтар Арисланов, Арсен Суюнов, Марат Батыров, Иван Бондарец, Валерий Ващук, Руслан Ганиев, Сергей Грищенков, Ислям Джеппаров, Андрей Дубущак, Сейран Зинедин, Эрвин Ибрагимов, Джевдет Ислямов, Сусанна Исмаилова, Максим Каплиенко, Екатерина Клапова, Анатолий Кобзарь, Федор Костенко, Саха Мангуби, Олег Платонов, Наталья Полюх, Фархад Солиев, Арлен Терехов, Василий Черныш, Тимур Шаймарданов, Марлен Шевкетов бар", дип белдерә үзәк. Хокук яклаучылар ассызыклавынча, Кремль билгеләгән Кырым хакимиятләре әлеге югалуларны тикшерүне бары тик күз буяу өчен генә алып бара. Шул ук вакытта, БМО Баш Җыены резолюциясе нигезендә, бу җирлектә кеше хокукларының үтәлеше өчен тулы җаваплылык басып алучы дәүләт буларак Русиягә йөкләнгән. «Без Кырымда асаба кырымтатар халкына һәм Украина яклы активистларга басым ясау, куркыту чарасы буларак кулланылган кулга алуларны, тоткарлауларны һәм кешеләрне урлау очракларын кискен рәвештә хөкем итәбез», дип белдерделәр Кырымтатар ресурс үзәгендә. Үзәк белгечләре шулай ук кешенең югалуыннан соң беренче сәгатьләрдә мәгълүматны мөмкин кадәр киң тарату тормышны саклап калуда аеруча мөһим фактор булуын билгеләп үтте. «Бу — теләктәшлек күрсәтү генә түгел, ә реаль йогынты ясау коралы да», диделәр оешмада һәм халыкара җәмәгатьчелекне Русия хакимиятенә карата басымны көчәйтергә чакырдылар. ▪️Украина президентының Кырым вәкиллеге хәбәр итүенчә, 2025 елның 8 декабренә булган мәгълүматлага күрә, Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда сәяси сәбәпләр белән кимендә 224 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларның 133е — кырымтатар халкы вәкилләре. @azatliqradiosi
Опубликован 6 янв.
Мәскәүдәге интеллектуаль хокуклар мәхкәмәсе «Национальные игрушки» ширкәтенә Шүрәле исемен үзләштерүгә рөхсәт бирмәде. Мәхкәмә моны намуссыз көндәшлек дип тапкан. Бу хакта Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте сәхифәсе хәбәр итә. Шулай итеп мәхкәмә монополиягә каршы көрәш хезмәтенең карарын яклаган. Элегрәк хезмәт «Национальные игрушки» ширкәтен «Көндәшлекне яклау турында» федераль канунны бозган дип таныды. Ширкәт Шүрәлене тауар билгесе буларак теркәп, аны куллану өчен компенсация таләп иткән иде. Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте бу республика мәдәни мирасына яный һәм креатив индустриия үсешен чикли дип саный. 👉2024 елда «Национальные игрушки» «Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле» тамга билгеләрен патентлап, «Әкият»тән ике тапкыр 500 мең сум сорады. Спектакльләрдә бу персонажлар телгә алынган саен – 1 сум таләп ителде. Азатлык бу хакта язган иде кереп укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 6 янв.
Азатлык Радиосы төрекмән редакциясе журналистлары югалган блогер Дидар Амансәхатовның каберен тапкан. 34 яшьлек Амонсәхатов социаль челтәрләрдә Хитровский тәхәллүсе белән язган. Ул TikTokта Төркмәнстан хакимиятен, илдәге икътисади хәлне һәм азык-төлек бәяләренең югары булуын тәнкыйтьләгән. Амонсәхатов 2025 елның ноябрь ахырында кинәт югалган. 18 декабрьдә Азатлык Радиосының төрекмән хезмәте журналистлары үз чыганакларыннан Амонсәхатовның Төрекмәнстан куәт оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы һәм аларның газаплаулары аркасында һәлак булуы турында белгән. Әмма хакимият блогерның кайда булуын да, аны тоткарлау сәбәпләрен дә рәсми рәвештә шәрехләмәде. Исемен атамауны сораган төрекмәнстанлы Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Хитровскийның битендә блогерның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуыннан соң, аны да сорау алуга алып киткәннәр. Төрекмәнстан дәүләт иминлеге хезмәте эшчесе ир-атка янап, блогерның язмышы Төрекмәнстан хакимиятен тәнкыйтьләүчеләрнең һәркайсы өчен сабак булырга тиеш дип белдергән.
Опубликован 6 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 гыйнвар, сишәмбе. Әлегә булган кыскача яңалыклар. Алар нигездә төнлә булган дроннар һөҗүме турында. 🔹Сишәмбегә каршы төндә Башкортстанда алты, Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы…
Опубликован 6 янв.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 гыйнвар, сишәмбе. Әлегә булган кыскача яңалыклар. Алар нигездә төнлә булган дроннар һөҗүме турында. 🔹Сишәмбегә каршы төндә Башкортстанда алты, Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. 🔹Төнлә Татарстан һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлгә кертелде. Казан һәм Түбән Кама, шулай ук Уфа һава аланнары вакытлыча эшләми. Аэропортлар очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Уфада юлчыларга һава аланына юл алганчы, рейслар статусын тикшерү киңәш ителгән. 🔹Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә шартлаулар тавышы ишетелгән дип яза ASTRA телеграм каналы. Шәһәрдә нефтехимия ширкәте урнашкан һәм анда һөҗүмнәр элек дә булды. 🔹Тверь өлкәсендә дрон торак йортка бәрелү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган. Әлеге йорт Тверь вагон төзелеше ширкәтеннән бер чакрым гына ераклыкта урнашкан һәм һөҗүмнең максаты шул ширкәт була ала дип яза ASTRA. Бу Русиядә тимер юл өчен вагоннар җитештерүче иң алдынгы ширкәт санала. 🔹Липецки өлкәсендәге Усман бүлгесендә дә сәнәгать корылмасына дрон төшкәннән соң янгын башланган. Өлкә губернаторы сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. Җирле халык чатларда язуынча, сүз нефтебазага һөҗүм турында бара ала. 🔹Пензада да төнлә шартлау тавышлары ишетелгән дип яза ASTRA телеграм каналы. Дрон "2нче йөк автотранспорты ширкәтенә" (ГАТП-2) эләккән булуы ихтимал. Әлеге ширкәт башка төрле оешмаларга арендага биналар бирү белән шөгыльләнә. Дронның нәкъ кайсы бинага эләгүе билгеле түгел.
Опубликован 5 янв.
Кышкы Стәрлетамак Стәрлетамак —Башкортстандагы сәнәгать шәһәре. Монда нефть химиясе, машина төзелеше, төзелеш материаллары һәм башка авыр сәнәгать җитештерәләр. Соңгы елларда шәһәрдә экология торышына даими зарланалар. Күбрәк фотоларны 👉монда күрә аласыз. @azatliqradiosi