TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 58 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 12 дек.
Рушания Билгелдееваны хәрәмләшеп акча урлауда гаепләп, 4 ел колониягә хөкем итте. Җинаять эше дүрт ел элек ачылган иде. Билгелдиеваны ялган юл белән акча үзләштерүнең 11 эпизодында гаеплиләр. Тикшерү мәгълүматына караганда, ул күчемсез милек агентлыгы хуҗасы буларак, коттедж авыллары төзегәндә 38,3 млн сум күләмендә акча үзләштергән, вәгъдә ителгән эшләрне башкармаган. Быел августта аңа карата ришвәтчелектә арадашчылык итү турында яңа җинаять эше ачылды. Анысы әле мәхкәмәдә каралмады.
Опубликован 12 дек.
"Әфганстаныңа кит!" Беларуста хиҗаптан йөрүчеләр ничек көн күрә Беларуста чагыштырмача мөселманнар аз яши. Аларның саны бер процеттан да азрак. Әмма алар әкренләп арта. Моңа бер яктан төрекләргә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка ислам илләре кешеләренә кияүгә чыккан беларус хатын-кызлары сәбәпче булса, икенче яктан – илгә килеп эшләүче мигрантлар йогынты ясый. Беларус халкы, хәтта башкала Мински шәһәрендә дә мөселманнарга карата бик дустанә мөнәсәбәттә дип әйтеп булмый. Моны якын көннәрдә Беларус социаль челтәрләрендә булган бер хәл шактый ачык күрсәтте. Минскига Одессадан күченгән хатын-кыз мөселман яулыклары белән сәүдә итүче кибет ачуын игълан итте. Аның бу Threads-тагы посты тәнкыйть утына тотылды, гаепләүләр китте. Менә язуларның кайберләре: "Кибетнең адресын әйтегез, мин янында дуңгыз ите сатыла торган кибет ачарга тырышачакмын". "Ни өчен сез христиан иленә киләсез дә үзегезне эзәрлеклиләр дип зарланасыз? Әфганстан яки Мисырга барыгыз, анда сезне туганнар кебек кабул итәчәкләр" Хәзерге вакытта кибет турындагы пост астында дүрт мең ярым комментарий җыелган. "Мин һич кенә дә аптырамыйм. Кызганычка каршы, беларуслар альтернатив фикерләрне кабул итәргә әзер түгел, шулай дип әйтик", — дип сөйләде беларус мөслимә Анна. Аның сүзләренчә, бу хәл мөслимәләрнең традицион киеме һәм чәчләрен каплап йөрүенә дә карый". Ул үзенең мөслимә буларак Минскида күргәннәре турында сөйли. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 12 дек.
Украинадагы сугышта 155 меңнән артык русияләнең һәлак булуы расланган Абсолют саннар белән иң күп һәлак булучылар Башкортстан һәм Татарстаннан. Журналистлар Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан бирле һәлак булган 155 368 хәрбинең исемнәрен ачыклаган. Югалтуларны Би-би-синың Урыс хезмәте һәм Медиазона волонтёрлар белән бергә саный. Һәлак булучыларның өчтән бере — сугыш башланганнан соң Русия армиясе белән контракт төзегән ихтыярилар. Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бер ел элек бу төркемгә барлык югалтуларның нибары 15%ы туры килгән. Журналистлар моны ихтыяриларны хәзер сугышның иң авыр урыннарына — иң беренче чиратта Донецки өлкәсе юнәлешенә җибәрү белән аңлата. Һәлак булучыларның 13% — колонияләрдән һәм тикшерү изоляторларыннан фронтка җибәрелгәннәр, 11% — мобилизацияләнгәннәр. Тикшеренүчеләр исемлекләрне ачык чыганаклар нигезендә туплый: матбугаттагы хәбәрләр, җирле хакимият белдерүләре, туганнарның социаль челтәрләрдәге постлары һәм зиратлардан алынган мәгълүмат. Журналистлар бәяләвенчә, Русия ягыннан чын югалтулар 239 000 белән 345 260 кеше аралыгында булырга мөмкин. Мәскәү дә, Киев та Украинадагы сугыштагы югалтуларын ачып күрсәтми, бары тик каршы як югалтулары турында гына хәбәр итә. Сугышучы яклар гадәттә үз уңышларын арттырып, югалтуларын киметеп күрсәтергә омтыла. Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан булган үлемнәрне туплап бара. Бүгенге көндә безнең исемлектә Башкортстаннан 8 257, Татарстаннан 6 894 кеше бар. Чын саннар күпкә югары. Азатлык Радиосы, Idel.Реалии, Би-би-си һәм Медиазона тикшеренүе — һәлак булучылар санын исәпләүдә иң төп бәйсез чыганакларның берсе.
Опубликован 12 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Украина АКШка Донбасс җирлегендә демилитаризацияләнгән ирекле икътисади мәйдан булдыруны тәкъдим иткән, дип яза Politico чыганакларга сылтама белән. 🔹Axios хәбәренчә, 13 декабрьдә Парижда АКШ, Украина, Франция, Германия һәм Британия вәкилләре катнашында Русия-Украина низагын тыныч юл белән көйләү планы турында фикер алышу узачак. 🔹Һава һөҗүменнән саклану көчләре Мәскәү тирәсендә дүрт дронны бәреп төшергән. Тверь шәһәрендә торак йортка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше яраланган, дип хәбәр итә Русия рәсмиләре. 🔹Халыкара чаңгы һәм сноуборд федерациясе Русия паралимпия спортчыларын флаг һәм гимн белән ярышларга катнашырга рөхсәт иткән. Бу карар Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) декабрьдә чыгарган, Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларга кертмәүне канунсыз дип таныган карарыннан соң кабул ителгән.
Опубликован 11 дек.
Мөхәммәтшин: мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели. “Мөмкинлекләрен табарбыз”. Татарстанда чит ил мигрантлары урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә тели. Бу хакта Татарстан рәисе каршындашы милләтара һәм дин-ара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы вакытында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Аның сүзләренчә, хакимият мигрант балаларына туган телләрен өйрәтү мөмкинлеген дә караячак. «Бүген инде безнең республикада яшәүче үзбәк, таҗик, казак, кыргыз ветераннары үз балаларына һәм оныкларына туган тел өйрәтү мәсьәләсен күтәрә. Әлбәттә, без Татарстанда дәүләт телләрен өйрәнүне беренчел дип саныйбыз, әмма мондый сораулар да бар. Хәзер моны ничек җайга салырга икәнен уйлыйбыз. Алар да борчыла: балалары туган телләрендә начар яза, начар аңлый. Татарстанда туып-үскәннәр исә урысча һәм татарча яхшырак белә. Бу мәсьәләне карауны планга керттек», — диде ул. Билгеле булганча, 2026 елда «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» програмына 4,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шушы програм кысасында мигрантлар өчен мәдәни адаптация үзәкләре булдырылачак пилот проект бара. Проектта биш төбәк, шул исәптән Татарстан да катнаша. Моннан тыш, Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларының мәктәпкә кабул ителүен тыючы канунны имзалады. Мәктәпкә алу өчен урыс телен тикшерү 2025 елның 1 апреленнән ил күләмендә эшли башлады. Шул ук вакытта милли республикаларда милли телләрне өйрәнү чикләнгән. Аларны бары тик ата-ана гаризасы белән, мәктәпнең мөмкинлеге булган очракта гына өйрәнеп була.
Опубликован 11 дек.
Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 мең кеше һәлак булган. Үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек егетләрдән башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар. Тулырак 👉безнең хисапта укыгыз.
Опубликован 11 дек.
✈️Бүген Казан, Уфа, Түбән Новгород, Самар һава аланнарындагы рейслар тоткарланганнан соң, төбәкнең транспорт прокуратуралары юлчыларның хокуклары саклануын тикшерә башлаган. Прокуратураның максаты рейслар тоткарланганда юлчыларның хокуклары үтәлешен һәм федераль авиация кагыйдәләрендә каралган хезмәтләрнең күрсәтелүен тикшерү. KazanFirst язуынча, һава аланнарында мобил кабул итү бүлмәләре эшли һәм кешеләр шунда мөрәҗәгать итә ала. Бүген иртән Уфа һава аланы кайбер очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде. Бу Мәскәү өлкәсендә һава аланнарындагы чикләүләр белән аңлатылды, чөнки анда дроннар һөҗүме сәбәпле бөтен аэропортлар да ябылып торды. Татарстанда төнлә сәгать ике тулганда дроннар һөҗүме тәртибе кертелде, әмма һава аланнары ябылмады. Казан һава аланында чикләүләр бары иртә белән кертелде. ▪️Росавиация, гадәттә, чикләүләр очышлар иминлеге өчен кирәк дип белдерә. ▪️Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә, күп кенә юлчылар авырлыклар кичерә. @azatliqradiosi
Опубликован 11 дек.
РадийХәбиров Украина сугышыннан өч меңнән артык кеше кайтуын белдерде. Һәлак булучылар саны белән Башкортстан— лидер Республика башлыгы сүзләренчә, "бу сан артачак, аларны тернәкләндерү, моның өчен кирәкле инфраструктур булдыру бурычы тора" диде". — Икенче юнәлеш – эшкә урнаштыру. Кайткан һәркемгә карата игътибарлы һәм сизгер булу мөһим, — дип китерә Хәбиров сүзләрен РБК Уфа. Ул шулай ук сугыштан кайтучыларны идарә эшенә җәлеп итү кирәклеген әйтте. Күптән түгел Радий Хәбиров үзенең фәрманы белән Украина сугышына контракт төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен ике тапкыр – бер миллионнан 500 мең сумга кадәр – киметте. Үзгәрешләр 2025 елның беренче декабреннән контракт төзүчеләргә кагыла. Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында да, гомумән, Русия буенча да Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны буенча лидер булып кала. Азатлык Радиосы хисапларына күрә сугыш башыннан республиканың ким дигәндә 8 257 кешесе һәлак булган. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 11 дек.
Азатлыкта "2025 ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә! Тавышыгызны бирергә өлгерегез🙌 Telegram-да барган сораштыруда беренче урында Руслан Айсин бара. Икенче урынга Энгел Фәттахов чыкты, өченче урында – Зиннур Әһлиуллин. Ә менә сайттагы тавыш бирүдә беренче урында Зиннур Әһлиуллин бара. Тавыш бирү сайтта да бара, анда да тавышыгызны бирә аласыз. Безнең исемлеккә кермәгән тагын нинди шәхесләрне тәкъдим итәр идегез? Комментарийларда языгыз! @azatliqradiosi
Опубликован 11 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген төнлә Мәскәүгә украин дроннары һөҗүм итте. Барлык һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатты. Шәһәр мэры Сергей Собянин 32 дронның бәреп төшерелүен белдерде. 🔸Мәскәүдә һава аланнары ябык булу сәбәпле, Уфа халыкара һава аланында да кайбер очкычлар җибәрелми һәм кабул ителми дип хәбәр итә аэропортның матбугат үзәге. 🔸Татарстанда 01:44 сәгатьтән дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнарының ябылуы турында әйтелми. 🔸Украина солых планына бәйле АКШка үзенең җавабын тапшырган. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, «Суспільне» хәбәр итә. Киләчәктә Украина иминлеген тәэмин итү турында сөйләшү өчен бүген Теләк белдерүчеләр коалициясе очрашуы узачак. 🔸Исландия Израилнең бәйгедә катнашуы сәбәпле Евровидение-2026га бойкот игълан итте. Элегрәк Испания, Ирландия, Словения һәм Нидерланд та шундый карар кабул иткән иде. @azatliqradiosi
Опубликован 10 дек.
Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 39,03 (6475 кешедән саналды). Ике ай элек ул 38,93 иде. Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләр үлә. Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә: 35-44 яшь: кимендә 2592 кеше, 45+ яшь: кимендә 1966 кеше, 25-34 яшь: кимендә 1631 кеше, 18-24 яшь: кимендә 498 кеше. Тулырак безнең хисапта укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 10 дек.
Путин үзенә лояль Илдар Абразаковка халык артисты исемен бирде Русия президенты Владимир Путин Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаковка халык артисты исемен бирде. Әлеге исем Абразаковка илнең музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелде диелә президент фәрманында. Узган елны Путин Кремльдә Аббразаковка Әдәбит һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты билгесен шәхсән тапышрган иде. Путин Абдразаковны замана таләп итә торган опера җырчыларыннан берсе дип атады. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар. Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. Күптән түгел Италиядә Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тарттылар. Ул 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. 2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте. Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде. 2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде. Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде. ▪️Абдразаковны күптән түгел аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде. ▪️Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар. @azatliqradiosi