TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват7,922Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 62 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 4 дек.

Башкортстанның Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары Русиянең Украинага баскын сугышында катнашучы сугышчылар өчен концерт куйган Башинформ хәбәр итүенчә, чыгышлар Ростов өлкәсе, Донецки һәм Луһански "халык республикаларында" узган. Украинадагы сугышны хуплаучы татар-башкорт артистлары шактый. Алар мобилизациягә эләгүчеләр каршында җырлый, һуманитар ярдәм җыюны оештыра. Татар-башкорт артистларын хакимият пропаганда коралы итеп куллана. Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр Башкортстан һәм Татарстаннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8082, Татарстаннан 6722 кеше һәлак булган. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. ▪️Элек Татарстан мәдәният министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән фетнәчел Луһанскига барды. Республиканың мәдәният министрлыгы аннексияләнгән төбәккә "Әкият" курчак театры артистларын һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә алып барган иде. @azatliqradiosi

532 views

Опубликован 4 дек.

Судакта яшәүче кырымтатар активисты, журналист, этносәяси мәсьәләләр белгече Ленора Дюльбер тоткарланган Ленораның әнисе Эльмира Дюльберова "Кырым теләктәшлеге" проектына сөйләвенчә, куәт оешмасы вәкилләре иртәнге сәгать алты тирәсендә килгән. "20ләп кеше булгандыр. Коралланганнар. Тиз генә ишегалды һәм өй буйлап таралдылар. "Барысын да күрсәтегез, бернәрсә дә яшермәгез" диделәр. Ленора алардан ни сәбәпле килүләрен сорады. "Акмәчетнең Киев мәхкәмәсенең тикшерүгә карары бар", диделәр. Китапларны, документларны тикшерделәр. Бүлмәләрне, хәтта бәдрәфне дә карадылар. Дорфа, итәгатьсез кыланмадылар. Хәтта кайберләре аяк киемнәрен дә салды. Компьютерны алдылар, Ленораның телефоннарын карадылар, безнекенә тимәделәр", диде Эльмира ханым. Шуннан соң Ленора Дюльберны алып китәчәкләрен әйткәннәр. Ана куәт оешмасы вәкилләреннән кайда алып китәчәкләрен сораган. "Акмәчеткә алып китәбез. Борчылмагыз. 1,5 сәгать Акмәчеткә кадәр юлга, аннары 1,5 сәгать сорау алуга китәчәк, дип әйттеләр. Аннары өйгә кайтачак, диделәр. Берничә җиңел машина, ике микроавтобус белән килгәннәр иде", диде Дюльберова. ▪️2018 елда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре Ленора Дюльбер һәм башка кайбер активистларны Киевта узган кырымтатар халкы Корылтае конференциясеннән Кырымга кайтып килгәндә тоткарлаганнар иде. Соңрак җибәрделәр. @azatliqradiosi

455 views

Опубликован 4 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸БМОның Гомум җыены кабул иткән резолюциядә Русия "көчләп күчерелгән яки депортацияләнгән украин балаларының бернинди өстәмә шартларсыз һәм куркынычсыз кайтарылуын тәэмин итәргә тиеш" дип әйтелә. 🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше яраланган. Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, энергетика инфраструктурасына, административ бинага, якында булган йортларга һәм машиналарга зыян салынган. 🔸Русиянең Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз яраланган. Өлкә губернаторы Александр Гусев әйтүенчә, барлыгы алты дронны бәреп төшергәннәр. Аларның калдыклары төшү нәтиҗәсендә фатир, кибет һәм даруханә тәрәзәләре ватылган. 🔸2025 елда Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 86,2 процентка күбрәк дип белдерде республиканың эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Герасимов. Узган елда ришвәтнең уртача күләме 377 мең сум булган. 🔸Киевтагы мәхкәмә Украинаның элекке премьер-министры Николай Азаровны дәүләткә хыянәт итүдә гаепле дип таныган һәм читтән торып 15 елга иректән мәхрүм итү һәм милкен тартып алу карары чыгарган. Азаров 2014 елдан бирле Русиядә яши. @azatliqradiosi

565 views

Опубликован 3 дек.

Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителде. Яңа документка күрә 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш. Тулырак 👉мондаукыгыз. @azatliqradiosi

2,510 views

Опубликован 3 дек.

⚡️Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинның Мөслимдәге йортында тентү узган Сhelny-biz үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, тикшерү эшләре башланган, ул рекрут түләүләре белән бәйле була ала. Сүз дистәләрчә миллион сум турында бара диелә. Рамил Муллин Түбән Каманы 3,5 ел җитәкләде, аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде. Быел апрель аенда эштән китте. Элегрәк куәт оешмасы хезмәткәрләре Түбән Кама районы башкарма комитетының административ-техник инспекция бүлеге башлыгы Илдар Сафиуллинны тоткарлады. Аны Украина сугышына китүче контрактчылар акчаларын үзләштерүдә шикләнәләр.. ▪️Март башында Рамил Муллин дүрт баласы булган Мөхеддин Холзоду белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирде. ▪️Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашты. ▪️Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдерде, мыскыллы сүзләр язучылар да булды. ▪️Соңрак Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты. ▪️Кайбер федераль басмалар Муллинның эштән китүен әлеге сертификатның таҗик гаиләсенә бирелүе белән бәйләде. @azatliqradiosi

557 views

Опубликован 3 дек.

Көн язмасы: "Рәхим итегез!": Сугышта һәлак булган контрактчы белән хушлашу 2025 елның 4 ноябрендә Ринат Мәмәтов җәсәде салынган табутны Пермь төбәге Барда районы мәдәният йортына "Рәхим итегез" һәм "Добро пожаловать" дип язылган элмә такта каршысына кертеп куйганнар. Мәмәтовның туганнары һәм дуслары башта бу хурлыкны күрмәгән. Алар табутның нинди элмә такта астында торганын бары социаль челтәрләрдә фотосүрәтләр таралгач кына игътибар иткән. "Рәхим итегез" дип язылган фотосурәт интернет челтәрләрдә пәйда булганнан соң, аны шәһәр хакимиятенең рәсми пабликларыннан алып куйганнар. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

499 views

Опубликован 3 дек.

Русия ислам институтының филология кафедрасы мөдире, тел галиме Тимур Шәйхуллин вафат Бүген, 3 декабрьдә, Русия ислам институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Тимур Шәйхуллин вафат булган. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның йөрәге озакка сузылган авырудан соң тибүдән туктаган диелә. Тимур Шәйхуллин көнчыгышны өйрәнү, арабистика һәм лингвистика өлкәсендә белгеч, галим һәм педагог иде. "Аның фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге һәм рухи зирәклеге студентлар, хезмәттәшләр һәм аның белән аралашу бәхетенә ирешкән һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырды", дип яза институт вәкилләре.

460 views

Опубликован 3 дек.

Бүген Казанда Горький урамында күренекле композитор Салих Сәйдәшев музее янәдән ачыла. Ул 2016 елдан бирле тулы күләмдә эшләми иде. Музей мөдире Айдар Әхмәдиев "Реальное время" басмасына әйтүенчә, хәзер монда Салих Сәйдәшевнең мемориаль фатиры белән бергә Татар музыкасы йорты булачак. Аның гомуми мәйданы якынча 400 дүрткел метр, музей экспозициясе шул мәйданның яртысын гына били. Музей XX гасыр татар музыкасы турында сөйләячәк. Даими экспозициядә шулай ук әлеге бинада 1928–1950 елларда урнашкан тулай торакка һәм анда яшәүчеләр, аерым алганда режиссёр Хәким Сәлимҗанов (һәм аның улы Марсель), скульптор Рада Нигъмаәуллина һәм башкаларга да игътибар бирелгән. Бүген Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел. Композитор музееның төзекләндерелүгә ябылуы бик күпләрне хафага салган иде. Аның туганнарыннан Рөстәм Әхмәров бу уңайдан Азатлык радиосына Казанда Сәйдәш эзләре югала бара, дип белдерде. Салих Сәйдәшев музееның ул вакыттагы мөдире Эльвира Низаметдинова Сәйдәш музее озакка ябылмады дип ышандырды. "Өч-дүрт елдан соң дип фаразлыйбыз. Музей өчен бу – зур вакыт түгел. Өстәвенә бинаны нинди булган – шундый итеп торгызырга җыенабыз", дигән иде ул 2017 елда.

450 views

Опубликован 3 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, Кремльдә АКШ вәкилләре белән очрашу якынча биш сәгать дәвам иткән һәм «конструктив, эчтәлекле» рухта узган. Ләкин шулай да Украина низагын җайлау мәсьәләсендә компромисска килә алмаганнар. Русия һәм АКШ президентлары очрашуы «хәзерге вакытта планлаштырылмый», дип тә белдергән Ушаков. 🔹Кремльдә узган Русия-АКШ сөйләшүләреннән соң Путин сүзчесе Дмитрий Песков Яңа елга атышларны туктатып тору турында әлегә сөйләшүләр алып барылмый дип белдерде. «Бөтенләй башка процесс бара», диде ул журналистларга. 🔹Украина дроннары Тамбов өлкәсендәге Никифоров нефть базасына һөҗүм ясаган. Бу хакта Украинадагы күзәтү каналлары хәбәр итә. Тамбов өлкәсе губернаторы да нефть ширкәтенә һөҗүмне раслады, әмма нинди объект турында сүз баруын ачыкламады. 🔹Европа берлеге 2027 ел ахырына кадәр Русия газын тулысынча импортлауны туктатуны күздә тоткан регламент буенча беренчел килешүгә ирешкән, дип хәбәр итә Европа берлеге шурасы матбугат хезмәте. 🔹Литва 2026 елда армиягә 5000 кешене чакырырга планлаштыра, дип белдерде илнең саклану министрлыгы. Илдә мәҗбүри хәрби хезмәт 2015 елда кабат торгызылган иде, һәм гадәттә ел саен якынча 3500 ир хезмәткә алына.

475 views

Опубликован 2 дек.

Ингушетия парламенты Сталин исемен мәңгеләштерүне тыю турындагы канун өлгесен караудан алган. Һәм моны халыкка җиткермәделәр Парламент сайтыннан 2017 елда ук беренче укылышта кабул ителгән канун өлгесенең юкка чыгуын тарихчы Ибраһим Костоев ачыклаган. Бу уңайдан ул парламентка хат юллаган. Баксаң, канөн өлгесен караудан прокуратура таләбе белән алганнар икән. Костоевка хәбәр итүләренчә, шулай ук әлеге документның әзерләнүе уңаеннан тикшерү үткәрелгән. Бу тикшерүне Русия думасы депутаты, КПРФ вәкиле Валерий Рашкин сораган — ул канун өлгесенең төп тәнкыйтьчеләренең берсе булган. Документта, аерым алганда, Сталинга һәйкәл куюны һәм шәһәр-урамнарга аның исемен бирүне тыю каралган иде. Канун өлгесе беренче укылышта ингуш халкы депортациясенең 73 еллыгына әзерлек вакытында кабул ителде.

462 views

Опубликован 2 дек.

Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф Путин белән сөйләшүләр өчен Мәскәүгә килде Аны Мәскәүнең «Внуково-2» һава аланында Русия Турыдан-туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев каршы алган, дип яза ТАСС. Бүген Уиткофф, Трампның кияве Джерад Кушнер белән бергә, Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 17:00гә билгеләнгән. Анда, көтелгәнчә, яклар тынычлык килешүе турында сөйләшәчәк. Кичә Путин хәрби җитәкчелек белән киңәшмә уздырды. Анда Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов Покровски һәм Волчанскины алу турында хисап бирде. Фото: Уиткофф кортежы. Anastasia Barashkova / Reuters

484 views

Опубликован 2 дек.

Төмәндә Себертатар теле көнендә узган "түгәрәк өстәл"дә эшкуар Ринат Насыйров милли хәрәкәттәге таркаулык, сөйләшүләрнең нәтиҗәсезлеге, телнең юкка чыгуы турында ачынып сөйләде "Утыз елдан артык, башта зур казанда кайнап, аннары казаннарын ватып, икенче казан ясап, шуны тагын җимереп, тагын өч казан куеп вакланып, бүленеп, бер-беребезне танымаслык булып, яратмыйча, Казанны әрләп, бер-берсен күрә алмау хәленә кердек без. Чыннан да, диндарлык һәм мәрхәмәтлелек аркылы берләшик дисәк, мин себер татарына карап ул хәлне күрмим", диде ул. Насыйров әйтүенчә, элек "Төмән өлкә Төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты" (ТОГИРРО) эшләгән чагында себер татарлары барысы җыелып, анда эшләгән шактый галимнәр бөтен татар халкына таянып эш алып барган. "Бүгенге көндә ул китапларны ертмыйча, күрмичә, аларның хезмәтләрен түбән дәрәҗәдә күреп, ертмадыгыз, ләкин оныттыгыз. Икенче өлешен бик яхшы әдәби телдә сөйләшә торган себер татарларыбыз эшли башлады. Алар бүгенге көнгә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаган галимнәр. Әмма алдагы көннәрегезне, эшләрегезне инкарь итеп яңа китаплар чыгардыгыз. Бүгенге көнгә 30 дан артык себер татар телендә, яңа формада китаплар чыкты. "Дитя не плачет — мать не разумеет", диләр. Әмма балалар еламыйлар, ул китапларны күрмәсәләр. Еламыйлар да, сорамыйлар да. Ач түгелме әллә балалар безнең себер татар теленә? Бераз шуның турында уйлап җибәрик. Хәзер инде өченче тренд китте: "әйдәгез, бу да начар, теге дә начар, тагы берне ясыйбыз, бөлки начарыракны эшләрбез дипме? Тагын да кыенрак булсын безгә дип эшлибезме? Кызганычка каршы, бик авыр хәлдә бүген себер татарлары", ди ул. Ринат Насыйровның тагын нәрсәләр сөйләгәнен 👉монда укый аласыз. ▪️2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бу көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза. @azatliqradiosi

473 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••606162636465•••70•••75•••80•••8384