TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 61 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 6 дек.
Башкортстанның халык театры Казанда «Идел йорт – 2025» фестивалендә Гран-при алган Казанда Шамил Закиров исемендәге «Идел йорт — 2025» ХХV төбәкара фестивале узды. Гран-прины Башкортстанның Дүртөйле районы Зөфәр Солтанов исемендәге халык театры яулаган. Дүртөйле театры Наҗар Нәҗми пьесасы нигезендә язылган «Гармунчы егет» спектаклен куйган. Театрга 500 мең сум акчалата бүләк бирелгән. Бәйге 25нче тапкыр уздырыла. Быел анда катнашу өчен Татарстаннан 50гә якын, ә Русия төбәкләреннән 20дән артык гариза кабул ителгән. Республика этабының финалына 12 спектакль чыккан. Алар арасында Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Менделеевски, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнары. Шуңа өстәп, Башкортстан, Удмуртия Республикалары, Оренбург, Пермь, Самара, Свердловск, Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре дә катнашкан.
Опубликован 5 дек.
Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне ике тапкыр киметкән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 1 миллион сумнан 500 мең сумга кадәр киметү турында фәрман имзалаган. Бу үзгәрешләр 1 декабрьдән соң контракт төзүчеләргә генә кагыла. Көз ахырына кадәр контракт төзегән кешеләр өчен түлә элеккечә 1 миллион сум калган. Моннан тыш, Хәбиров фәрманы нигезендә, Уфадан контракт төзүчеләргә бирелә торган өстәмә түләү дә 600 мең сумнан 100 меңгә кадәр кыскартыла. Июнь башында Хәбиров бер тапкырлык түләүне 1,6 миллионнан 1 миллионга кадәр киметкән иде. Ул чакта Башкортстан икүтисадчылары моны төбәктәге икътисади хәлнең начараюы белән бәйләде. Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Башта ул нибары 100 мең сум иде, аннары 205 меңгә, соңрак 505 мең сумга кадәр артты. Быел гыйнварда аны 1,6 миллион сумга кадәр күтәрделәр. Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 8 802 кеше һәлак булган. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 5 дек.
“Госуслуги”га СМСбелән керүне туктата башлыйлар Русия дигиталь үсеш министрлыгы “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре сайтына смс аша керүдән «әкренләп баш тарту» карарына килгән. Бу хакта министрлыкка сылтанып Русия медиасы яза. Әлеге карар «акча урлау очраклары арту» сәбәпле кабул ителгән дип әйтелә. «Әлегә бу үзгәреш "Госуслуги"га мобиль җиһазлар аша керүгә генә кагыла», диләр.
Опубликован 5 дек.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Татар-башкорт дөньясында 2025 ел шәхесе дип кемне атар идегез?»
Опубликован 5 дек.
🏆Татар-башкорт дөньясының 2025 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез! Ел саен Азатлык Радиосы узып баручы елга йомгак ясауны ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлый. Бу матур гадәтне быел да дәвам итәргә булдык. Һәм бу мөһим эшне сезгә тапшырабыз, кадерле укучыларыбыз. Татар-башкорт дөньясында 2025 ел шәхесе дип кемне атар идегез? Редакциябез ел дәвамында актив эшчәнлек алып барган, татар һәм башкорт исемен яңгыраткан, аларның мәнфәгате өчен көрәшкән, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан 9 кешене тәкъдим итә. Бу – безнең тәкъдим генә, сез дә үзегез лаеклы дип санаган шәхесләрне безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз. Сораштыру безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, ул 29 декабрь көнне туктаячак. Фикерләрегезне безнең Youtube һәм Instagram платформаларында да яза аласыз. Тавыш бирү нәтиҗәсе сәхифәбездә 30 декабрь көнне игълан ителәчәк. 👉Тавыш бирү сайтта: https://www.azatliq.org/a/33611725.html (Русиядә булсагыз, VPN кирәк). 👉Телеграмда өске постта
Опубликован 5 дек.
Опубликован 5 дек.
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллин ялган юл белән акча үзләштергән һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр. Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәргән. Аңа әле рәсми гаепләү белдерелмәгән. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Бизнес…
Опубликован 5 дек.
ФСБ Башкортстанда террорчылык оешмасы әгъзаларын тоткарлау турында белдерде ФСБ хезмәткәрләре Башкортстанда Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган бер оешманың сигез әгъзасын тоткарлау турында белдерде. Оешманың исеме әйтелми. Алар дөньякүләм хәлифәт төзү идеясен тараткан һәм үз сафларына яңа кешеләр җәлеп итәргә омтылган дип әйтелә. Бу хакта ФСБның Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. ФСБ мәгълүматларына караганда, тоткарланганнарның өйләрендә Русиядә тыелган террорчылыкны пропагандалаучы материаллар, элемтә чаралары һәм электрон җиһазлар табылган һәм алынган. ФСБның Башкортстан идарәсе Русия Җинаять кодексы 205.5 маддәсенең 1 һәм 2 өлешләре («Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешмада катнашу») нигезендә җинаять эше кузгаткан. Тоткарланганнарның исемнәре әйтелми. 🔻Быел октябрьдә Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова тоткарланып, сак астына алынды. 🔻2024 елның 16 сентябрендә Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды. Соңрак тагын бер мөслимә тоткарланды. Аларның барысы да Тикшерү изоляторында утыра.
Опубликован 5 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Краснодар крае оператив штабы хәбәр итүенчә, Темрюктагы порт корылмалары украин дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән. ASTRA телеграм-каналының OSINT-мәгълүматларына караганда, газ терминалы яна башлаган. 🔹Шулай ук дроннар Сызрань шәһәренә дә һөҗүм иткән, җирле халык нефть ширкәтендә янгын чыкканын хәбәр итә. 🔹Бүген дроннар "Грозный-Сити" бизнес-үзәге бинасына һөҗүм ясаган. Astra 2ГИС хезмәте мәгълүматларына сылтанып язуынча,, әлеге бинада Чечня Иминлек шурасы, кеше хокуклары вәкиле, хисап пулаты, сайлау комиссиясе һәм башка дәүләт оешмалары офислары урнашкан." Чечня хакимияте әлегә һөҗүмгә бәйле берни әйтмәде. 🔹Камчаткада көчле циклон, яңгырлар һәм давыл нәтиҗәсендә берничә торак пункт утсыз калган. 🔹Маҗарстанның MOL нефть-газ ширкәте АКШның рәсми затларына "Лукойл"ның санкцияләр исемлегендә булган чит ил активларын сатып алырга кызыксынуын белдергән. Бу хакта Reuters үз чыганакларына таянып яза.
Опубликован 4 дек.
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллин ялган юл белән акча үзләштергән һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр. Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәргән. Аңа әле рәсми гаепләү белдерелмәгән. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Бизнес Онлайн"хәбәр итә. Басма язуынча, сүз яңа контрактчыларны сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерү турында бара. Журналистлар хәбәр итүенчә, 3 декабрь көнне Муллинның Мөслимдәге өендә һәм аның Казандагы арендалап торган йортында тентү узган. Соңрак элекке мэрны Татарстандагы Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче алтынчы бүлегенә сорау алуга алып киткәннәр. "Сорау алудан соң ул инде аннан чыкмаган. Муллинга җинаять кылуда шикләнелүе һәм Русия җинаять кодексының 91нче маддәсе нигезендә тоткарлануы турында хәбәр иткәннәр. Әлеге маддә нигезендә, аны 48 сәгатькә сак астында калдыра алалар. Шул вакыт эчендә тикшерү оешмалары аңа чикләү чарасын билгеләргә тиеш", дип яза "Бизнес Онлайн". Басма чыганаклары хәбәр итүенчә, җинаять эшендә ике эпизод бар, алар контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаның урлануы белән бәйле. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 4 дек.
Казанда Татарстан ширкәтләрендә хәләл туклану системын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас Шляпошников күп оешмаларның ялган сертификатлар куллануын әйткән. «Хәләл» билгесен контрольсез куллану аеруча кискен проблем булып кала. 2024 елда уздырылган анализ буенча, Казан шәһәрендәге җәмәгать туклану оешмаларының 25 проценты гына тиешле документлар нигезендә эшли, димәк, калган 75 процент оешма кулланучыларны алдый булып чыга. Бу – бөтен хәләл системасына ышанычны какшата дигәнне аңлата», дигән Габбас хәзрәт. Аның сүзләрен «Татар информ» китерә. Шляпошников сүзләренчә, «Хәләл» сертификаты канунсыз кулланылган очраклар да теркәлгән. «2023-2024 елларда «Хәләл» билгесен канунсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән. Татарстан базарында сертификацияләү буенча 15 органның оешмаларга кирәкле рәвештә тикшерү уздырмыйча гына документ бирүе аеруча борчу тудыра. Тикшерү эшләрен алып бару өчен махсус система булмау да хәләл һәм хәләл булмаган ризыкларның буталышына китеререргә мөмкин», дигән ул. ❓Сез хәләл сертификатка ышанасызмы? Элек Башкортстанда һәм Екатеринбурда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар иде. Бу хакта ни уйлыйсыз? ▪️Элегрәк Менделеевски районы мәктәпләрендә укучылар хәләл туклануга күчәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Шуннан соң Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балаларның хокукы бозылу ихтималы сәбәпле тикшерү үткәрергә кушты. @azatliqradiosi
Опубликован 4 дек.
Русия башлаган Украина сугышында Татарстан белән Башкортстаннан тыш, илнең башка төбәкләрендә яшәүче татар-башкортлар да һәлак була. Мисал өчен апрельдә Пермьнең Барда районы Озын Ялан авылыннан Илдар Габдуловны җирләгәннәр. “Хатыны һәм дүрт баласы калды”, дип сөйләгән “Окно” проектына Алинә (аның соравы белән исеме үзгәртелгән). Аның әйтүенчә тагын Сараш авылыннан 55 яшьлек Илфат Хәлилов һәлак булган. Аның тол хатыны һәм дүрт кызы калган. Хәлилов авылда теш табибы булып эшләгән. Җирле халык сөйләвенчә, әлеге кешеләрнең "бронь"лары булган, әмма аларны барыбер млбилизацияләгәннәр. Ә Пермьнең Барда районыннан 32 яшьлек Рамин Алиев чак кына мобилизациядән котылып калган. Ул нефть коесында боралаучы булып эшләгән. Хатыны повестканы күргәч үз-үзенә кул салырга маташкан. — Хатыным Индираның повестканы күреп җен ачуы чыкты һәм үз-үзенә кул салырга маташты, — ди Рамин. Аңа кадәр хатынының Азалия исемле 4 яшьлек кызларын үтерүен искә төшерүе иргә әле дә бик авыр. — Хатыным хәзер рухи авырулар диспансерында, аны акылга зәгыйфь дип таптылар. Шуңа мине сугышка алмадылар да инде: 8 яшьлек улыбыз бар. Мин шул ук нефть ширкәтендә инде оператор булып эшлим. Гомумән, безгә, нефтьчеләргә, мобилизациядән "бронь" тиеш. Минеке ник шулай булгандыр, белмим. "Бронь" һәрвакытта да эшләми шул. Хәзер миңа тимиләр инде, чөнки мин ялгызым гына бала тәрбияләүче әти. Күршеләре ирне кызгана. — Аңа авырга туры килде. Хатынын да көч-хәл белән коткарып калдылар - операцияне озак ясаганнар. Имеш, повестканы күргәч хатынның башы киткән, алар нык талашкан, ул эчкән, аннары үтерү һәм үз-үзенә кул салу адымына барган - башта сабый йөрәгенә, ә аннары үзенең корсагына пычак кадаган, — диде Алинә. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi