TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,656Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 59 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 10 дек.

Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фетнәчел Донецки “халык республикасында” Мәскәү билгеләгән Донецки шәһәр бүлгесе муниципаль берәмлеге башлыгы Алексей Кулемзин белән очрашып Халыкара шахтерлар сабан туен уздыру турында сөйләшкән. Аңа кадәр Шәйхразиев фетнәчел Луһански “халык республикасы”нда булган һәм Русия хакимияте билгеләгән Лисичански шәһәр бүлгесе башлыгы Эдуард Сахненко белән очрашкан. Татар конгрессы телеграм каналы язуынча, Шәйхразиев Лисичански халкына һуманитар ярдәм дә тапшырган. Билгеле булганча, Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә. 2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде. Элегрәк Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип тә атады. Шәйхразиев "барлык милләтләр дә лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә нык берләште" дип тә сөйләде. "Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", диде ул. Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы баскын сугышында Татарстаннан һәлак булучы сугышчылар саны кимендә 6894 кешегә җитте. Бу әле Азатлык Радиосы ачыклый алган саннар гына. Васил Шәйхразиев Милли шураны 2017 елдан җитәкли. @azatliqradiosi

446 views

Опубликован 10 дек.

💰 Башкортстан "Башнефть" хиссәләрен сата, ләкин аларны кире сатып алу алу хокукын саклап калмакчы Башкортстан Хөкүмәте сатуга чыгарырга планлаштырылган "Башнефть" хиссәләрен кире сатып алу мөмкинлеген калдырачак. Бу хакта республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына сылтанып, "Интерфакс" яза. Министрлык мәгълүматларына караганда, өлешчә хосусыйлаштыру турындагы карар инвестицияләр җәлеп итү һәм нефтькә бәяләр төшүгә, шулай ук нефть чыгаруның үзкыйммәте артуына китергән АКШ һәм Европа Берлеге санкцияләре шартларында нефть тармагында тотрыклылыкны саклау зарурлыгы белән бәйле. Шул ук вакытта, хиссәләрнең бер өлешен сату ширкәтнең җитештерү процессларына һәм финанс күрсәткечләренә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел диләр. Республика үзенә караган өлешнең дүрттән беренә кадәр — ягъни 11,3 миллион сумлык хиссәләрен (бу "Башнефть" капиталының 6,4% тәшкил итә) сатарга ниятли. Бу үзгәрешләр җир һәм милек министрлыгы тарафыннан дәүләт милкен хосусыйлаштыруның 2024–2026 еллар планына инде кертелгән. Хиссәләрне базар бәясе белән сатачаклар, ләкин Башкортстан нефть чыгару тармагындагы хәлләр тотрыкланганнан соң, аларны кире сатып алу мөмкинлеген алдан ук карый. Хәзерге вакытта Башкортстанга 25% плюс бер хиссәгә (44,4 миллион кәгазь) ия. Әйләнештә ширкәтнең барлыгы 177,6 миллион хиссәсе бар. Хиссәләрнең иң зур өлешен (57,7%) "Роснефть" тота . Республика икенче иң зур акционер булып тора. Сентябрьдә "Башнефть"тә баш мөдире алышынды, әлеге вазифага "Роснефть"нең нефть-газ һәм шельф бизнесын үстерүдә беренче вице-президенты, 56 яшьлек Тимофей Стрельцов килде.

454 views

Опубликован 10 дек.

"Узган белән генә яшәп булмый, алга барырга кирәк". Башкорт мөһаҗире, рэпер Алтынай Вәлитов АКШтагы тормышы турында Башкорт рэперы Алтынай Вәлитов Баймактагы зур протестлар аркасында эзәрлекләүдән куркып, бер ел ярым элек АКШка күченде. "Окно" проектына биргән әңгәмәсендә ул соңгы елда тормышы ничек үзгәрүе, нинди өметләр баглавы, Русиядә һәм Башкортстанда барган вакыйгалар турында ни уйлавы һәм Украинага каршы басып керүгә мөнәсәбәте хакында сөйләде. "...Мин йоклар алдыннан һәр көнне ниндидер уйлар белән, хыяллар белән ятам. Барлык мөһаҗирләр кебек үк, минем дә ике юнәлештә уйлануларым бардыр дип уйлыйм. Берсе – өйгә кайтасы килә, туган якны сагынасың. Икенчесе – монда нинди мөмкинлекләр бар, нәрсәгә ябышырга дип эзләнү. Узган белән генә яшәп булмый бит, алга барырга кирәк. Менә һәр кичне бу уйлар белән йоклап китәм, үземне монда, Америкада ничек үстерергә дип уйлыйм. Әлегә мондагы "Ачык микрофон"нарга йөрергә уйлыйм, анда үзеңне Америка тамашачысына күрсәтергә мөмкин. Мин ике тапкыр шулай барып, кечкенә аудиторияләр алдында чыгыш ясадым инде", ди Вәлитов. Әңгәмәне тулысынча 👉монда укыгыз. VPN кирәкми.

446 views

Опубликован 10 дек.

Хәерле иртз, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Доналд Трамп Украинага үзенең тынычлык планы нигезендә карарны 25 декабрьгә - Раштуага кадәр кабул итүне сораган, дип яза Financial Times. 🔹Финляндия президенты Александр Стубб Украинага кагылышлы тынычлык килешүе тиздән имзаланырга мөмкин диде. 🔹Әлеге вакытта Мәскәүгә дроннар оча. Шәһәр мэры Сергей Собянин дүртенче дронны бәреп төшерү турында хәбәр итте. 🔹Сызрань нефть эшкәртү заводы 5 декабрьдә булган Украина дроннары һөҗүменнән соң эшен туктаткан, дип хәбәр итә Reuters чыганакларга сылтама белән. Төзекләндерү эшләре якынча бер ай дәвам итәчәк диләр. 🔹Time басмасы Леонардо Ди Каприоны ел артисты дип атады. 🔹Австралия яшүсмерләргә социаль челтәрләрне куллануны тыйды. Reuters хәбәренчә, бүгеннән гамәлгә кергән яңа таләпкә ярашлы, TikTok, YouTube, Instagram һәм Facebook кебек иң зур ун платформа 16 яшьтән кече балаларның аккаунтларын блокларга тиеш. Канунны бозган компанияләргә 49,5 миллион Австралия долларына кадәр (якынча 33 млн АКШ доллары) штраф яный.

453 views

Опубликован 9 дек.

Британия хакимияте Русиягә карата чикләүләр исемлеген яңартты Санкцияләргә исемлегенә хакимият яклы фәлсәфәче Александр Дугин һәм ул булдырган Геосәяси экспертизалар үзәге кертелде. Александр Дугин – "урыс дөньясы" идеологларының берсе, ул Русия гаскәрләрен Украинага кертү һәм аның бөтен җирләрен оккупацияләүне яклап чыгышлар ясый. Дугин фикерләре Кремль сәясәтенә йогынты ясый дип саныйлар. Узган ел Дугин фашизм, сепаратизм һәм милләтчелек белән көрәшергә чакырды. "Чын милләтчелек, фашизм һәм сепаратизмны эзлекле рәвештә тәнкыйтьләргә кирәк, чөнки бу әйберләр бар. Ул куркыныч тудыра, без аның белән көрәшергә тиеш", диде ул. Шулай ук Британия чикләүләре исемлегенә Украинадагы сугышны яклаучы Русия саклану министрлыгына якын «Рыбарь» һәм аның җитәкчесе Михаил Звинчук телеграм каналы өстәлде. Британия хакимияте фикеренчә, Дугин һәм «Рыбарь» авторлары Украинадагы хәлләрне какшатуда катнаша, илнең суверенитетына куркыныч тудыру сәясәтен яклый. Шулай ук санкцияләр Чит илдә яшәүче ватандашлар хокуклары яклау һәм теләктәшлек белдерү фонды, Кремль яклы «Golos» вә Euromore медиапроектларына салынды. @azatliqradiosi

488 views

Опубликован 9 дек.

Бөгелмә драма театры мөдире Эльвира Сибгатуллина Челик тоткарланган Бөгелмә драма театры мөдире, 35 яшьлек Эльвира Сибгатуллина Челикнең тоткарлануы билгеле булды. "БИЗНЕС Online" чыганаклары хәбәр иткәнчә, ул инде 14 ноябрьдә үк тоткарланган, узган якшәмбедә…

484 views

Опубликован 9 дек.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 39,27. Ике ай элек ул 39,13 иде. Урта яшь бу мәгълүматны таба алган кешеләрдән саналды (6076 кеше). Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр: 35-44 яшь: кимендә 2377 кеше, 45+ яшь: кимендә 2064 кеше, 25-34 яшь: кимендә 1633 кеше, 18-24 яшь: кимендә 590 кеше. Тулырак безнең хисапта укыгыз. @azatliqradiosi

471 views

Опубликован 9 дек.

🇺🇸 АКШтан русияләрнең тагын бер төркемен депортацияләделәр, Мәскәү һава аланында аларның кайберләренә повесткалар тапшырылган АКШтан русияләрнең тагын бер төркеме (аларның төгәл саны билгеле түгел) депортацияләнгән. Алар рейсы бүген Мәскәүнең "Домодедово" һава аланына төшкән, дип хәбәр итә "Агентство" "Russian America for Democracy in Russia" оешмасы президенты Дмитрий Валуевка сылтанып. Хокук яклаучы сүзләренчә, җиргә төшкәч, кайбер русияләргә хәрби комиссариатка чакыру тапшырганнар. Кемне дә булса тоткарлау турында хәбәрләр юк. Валуев чакыру кәгазьләре, мөгаен, хәрби исәпкә басу яки хәрби комиссариатларга килү таләпләре белән бәйледер, дип фаразлый. 2025 елда АКШтан русияләрне өченче тапкыр шулай күпләп депортациялиләр. Валуев сүзләренчә, алар арасында сыену бирелмәгән кешеләр, шул исәптән Русия оппозициячылары да бар. Дональд Трамп администрациясе хакимияткә килгәннән соң, АКШтан канунсыз яшәгән мигрантларны һәм сыену урыны сорап, ләкин гаризалары канәгатьләндерелмәгән кешеләрне илдән чыгару темплары артты. Бу Русия ватандашлары да кагыла. Сентябрь аенда Русия оппозициячылары Владимир Кара-Мурза, Юлия Навальная һәм Илья Яшин Канада премьер-министры Марк Карнига мөрәҗәгать иттеләр. Алар АКШтан депортация куркынычы янаган оппозиция яклы Русия ватандашларын кабул итүне сорады.

465 views

Опубликован 9 дек.

🚀 Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков Җиргә кайтты: экипаж 245 тәүлек орбитада булды "Союз МС-27" корабының җиргә төшү җиһазы Казакстан даласын килеп төште. Аның бортында тумышы белән Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән булган галәм очучысы Сергей Рыжиков, аның хезмәттәшләре Алексей Зубрицкий һәм Джонни Ким бар иде. Бу хакта "Роскосмос" хәбәр итә. Экипажның эше 245 тәүлек дәвам иткән. "Союз-2.1а" ракеты кораб белән бергә Бойконур галәм аланыннан 8 апрельдә очып китте. Өч сәгатьтән ул "Союз МС-27" Халыкара галәм станциясенә тоташты. Русияләр анда 42 фәнни тәҗрибә үткәргән. Кораб командиры Рыжиковныд бу галәмгә өченче очышы. Ул орбитада барлыгы 358 тәүлек үткәргән. Аның хезмәттәшләре Зубрицкий һәм Ким галәмгә беренче тапкыр очты. Миссия барышында космонавтлар Рыжиков һәм Зубрицкий ике тапкыр ачык галәмгә чыкты — 16 һәм 28 октябрьдә. Алар Халыкара галәм станциясе өслегенә "Экран-М" фәнни тәҗрибә җиһазы һәм "Наука" модуленә плазма инжекторы урнаштырды. Август аенда Рыжиков Халыкара галәм станциясе командиры булды. JAXA астронавты Такуя Ониши аңа станциянең символик ачкычын тапшырды. Рыжиков очыш програмы үтәлеше өчен җаваплы, ул Русия һәм Америка сегментларындагы экипаж белән идарә итә, шулай ук станциядә штаттан тыш хәл килеп туганда Королев һәм Хьюстондагы очышлар белән идарә итү үзәкләренә хәбәр итәргә тиеш.

452 views

Опубликован 9 дек.

❗️Чабаксарга ясалган һөҗүмдә дүрт кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән Чуашстан рәсмиләре белдерүенчә, Украина һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәрдә торак йортлар зыян күргән, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Шәһәрдә кайбер урамнар ябылган, Чабаксар һава аланы эшен туктатып тора. Зыян күргән шәһәр халкын Хузангай урамында урнашкан урнашкан 20нче мәктәптә вакытлыча урнаштырачаклар. Чуашстан башлыгы Николаев белдерүенчә, җимерелгән торак биналар тулысынча торгызылачак. Хәзер Татарстанда да “дрон һөҗүме куркынычы” тәртибе гамәлдә. Росавиация Казан һава аланы эшенә чикләүләр кертте. Бу Чуашстанга ясалган беренче һөҗүм түгел. 26 ноябрьдә Чабаксарда ике торак йорт зыян күрде. Ике кеше, шул исәптән бер үсмер, җәрәхәтләнде. Ул көнне төбәк башлыгы халыкны эвакуацияләргә кушкан иде. Сентябрь ахырында дрон Конар бистәсе янындагы нефть куу станциясенә һөҗүм ясарга тырышты. Хакимият зыянның зур булмавын белдерде. Фото: «Сердитая Чувашия» / Telegram

504 views

Опубликован 8 дек.

Көн язмасы: Сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан 15 меңнән артык сугышчы үлгән Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 мең кеше һәлак булган. 8 декабрьгә без Татарстаннан кимендә 6894кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8257 үлгән хәрби исеме бар. Татарстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,03 Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,27 Якынча бер ел элек, 3 декабрь көнне Азатлык ике республикадан кимендә 7 мең кеше үлгәнен язган иде. Шулай итеп соңгы елда исемлек ике тапкырдан күбрәк, 8 мең кешегә артты. Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә. Тулырак👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

513 views

Опубликован 8 дек.

❗️Мөселман адвокаты Марат Ашимовка ике ел мәҗбүри эш хөкеме чыкты Саранскидагы мәхкәмә аңа шулай ук хезмәт хакының 10 процентын дәүләткә тотып калуны да билгеләде. Моннан тыш, Ашимовка ике ел дәвамында адвокатлык белән шөгыльләнү тыелды. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үзенең Телеграм каналында хәбәр итте. Яклау ягы бу хөкем карары белән ризалашмый һәм тулы аклануга кадәр аны шикаять итәргә җыена. Адвокат Руслан Нәгыев язганча, Ашимов эше нигезендә мәхкәмәдә бер зат тыңланган һәм нәкъ менә аның сөйләгәннәре төп дәлил итеп алынган. Әлеге кеше аеруча зур күләмдә акча белән хәрәмләшү өчен хөкем ителгән (финанс пирамидасы төзеп, халыктан дистәләрчә миллион сум җыйган). Нәгыев сүзләренчә, аның сөйләгәннәрендә күп каршылыклар булган. "Мәсәлән, ул озак вакыт төрмә хастаханәсендә яттым диде. Бу эпизод эштә төп роль уйный, шуңа күрә без аның сүзләрен тикшерергә булдык һәм тиешле мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттек. Хастаханә җитәкчесе безгә мондый кешенең аларда беркайчан да булмавын әйтте. Әлеге җавап мәхкәмәдә тикшерелде һәм эш материалларына теркәлде. "Моны мин адвокат Марат Ашимовка карата ачылган җинаять эшенең кемнең сүзенә корылганын аңлау өчен язам", — диде Нәгыев. Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 2024 елның мартында тоткарланды. Башта өй сагында тотылды, аннары тикшерү изоляторына җибәрелде. Аннары СИЗО белән бәйле булмаган чикләү чарасы билгеләнде. 👉Җинаять эшенең асылы нидән гыйбәрәт? Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.

480 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••5758596061•••65•••70•••75•••80•••8384