TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,509Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 76 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 2 нояб.

🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

432 views

Опубликован 2 нояб.

Әйдә!Online-нан татар авазлары һәм татар хәрефләре турында кызыклы подкаст. "Татары Пробуют Понять" подкастында Римма Айнурның татар теле турында чираттагы сорауларына җавап бирергә, ә Айнур аңларга тырыша. ➡️https://youtu.be/z4Kn9QyHjk4

498 views

Опубликован 2 нояб.

✈️Татарстан һәм Башкортстанда кабат дрон һөҗүме хәле кертелде. Казан һәм Бигеш һава аланы очкычларны җибәрми һәм кабул итми. Казанда аэропорт 03:42 сәгатьтә, Түбән Камада 04:09та вакытлыча ябылды. Очкычлар тоткарлана. Юлчылар Анталья, Петербур, Краснодар, Ереван, Ташкент, Сочи, Екатеринбур һәм башка кайбер шәһәрләргә очып китә алмый. Бизнес Онлайн Идел буе транспорт прокуратурасына сылтанып язуынча, оешма юлчыларның хокуклары саклануын контрольдә тота. Уфада да һава аланы эшләми торды. Хәзер инде чикләүләр алынган. "Чикләүләр очышлар иминлеге өчен кирәк", диелә Росавиация хәбәрендә. Кичә Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы биш сәгать дәвам итте. @azatliqradiosi

467 views

Опубликован 1 нояб.

Заманында татар мөһаҗирләре чыгарган «Милли байрак» газетына - 90 ел Газет Кытайның Мукден шәһәрендә 1935 елның 1 ноябрендә чыга башлый һәм 1945 елга кадәр атна саен басыла. Аны татар язучысы, публицист, Идел-Урал дәүләтен төзү идеологларының берсе Гаяз Исхакый чыгара башлый. Шулай ук профессор Надир Дәүләтнең әтисе Ибраһим Дǝүләткилде, ǝнисе Рокыя Мөxǝммǝдиш (Дǝүлеткилде) дә бу эш белән шөгыльләнә. Соңрак Ибраһим Дǝүләткилде газетның мөхәррире була, әмма 1945 елда Совет xǝрбилǝре Мукденны (Маньчжурияне) басып алгач ирле-хатынлы икесе дә тоткарланып ун елга Гулагка xөкем ителǝ. Газет ябыла, типография тар-мар ителә. Газетта тугыз ел дәвамында милли аң, милли тәрбия, тарих, дин, гореф-гадәтләр, ана телен саклау турында мәкаләләр басыла. Ул күп илләрдәге татарларга тарала. Беренче фото - "Милли байрак"ны чыгаручылар Икенче фото - "Милли байрак"ның 7нче саны, 1941 ел @azatliqradiosi

478 views

Опубликован 1 нояб.

Ике ел элек Азәрбайҗан үз контроленә алган Таулы Карабах хәзер нинди? 2025 елның май аенда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Лачын һава аланын ачты. Бу 2021 елдан Баку тарафыннан контрольгә алынган төбәктә ачылган өченче һава аланы булды. Аңа кадәр монда әрмәннәр яшәде. Барлык өч һава аланы да бер-берсеннән күп дигәндә 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Алар тик тора диярлек. Таулы Карабах төбәге һәм аның тирәләрендә төзелешләр бара. Төбәктәге барлык диярлек халык, 100 меңнән артык әрмән Бакуның хәрби чаралары нәтиҗәсендә әлеге җирләрне ташлап китте. Хәрби чаралар 2023 елның сентябрендә, Азәрбайҗан төбәкне тулы контрольгә алганнан соң тәмамланды. Карабахтагы беренче сугыш вакытында качкан азәрбайҗаннарга даими яшәү шарты белән кабат кайткан очракта дәүләт хисабына торак алып бирү тәкъдим ителде. Күпләр эш урыннары булмау сәбәпле, кайтырга теләми. Башка күчеп киткән азәрбайҗаннар аларның элекке авыллары төзелеш сәбәпле танымаслык булып үзгәрүен әйтә. Ничек үзгәрүен фотоларда күрә аласыз. @azatliqradiosi

477 views

Опубликован 1 нояб.

Иске татар теленнән ясалма фәһем ярдәмендә тәрҗемәче хезмәте эшли башлады Гарәп имлясында язылган, иске татар телендә булган текстларны хәзерге татар әдәби теленә күчерүче Lisan.Tatar хезмәте эшли башлады. Тасвирламада әйтелгәнчә, сайт ясалма акыл ярдәмендә иске татар телендә язылган басма китапларны җиде телгә: татар, урыс, инглиз, төрек, үзбәк, казакъ, гарәпчәгә тәрҗемә итә һәм сайланган телдә контент-анализ ясап, аларның эчтәлеген кыскача сөйли ала. Хезмәт фото, PDF, текст форматлары белән дә эшли диелә. Lisan.tatar проектын Казан университетын тәмамлаган Азат Якупов булдырды. Әлегә хезмәт сынау рәвешендә генә эшли. Элегрәк бу сайт кысаларында ул иске татар телен өйрәнүгә багышланган курслар оештырды. Моның өчен ул иске татар теленә багышланган дәреслек тә әзерләгән булган. "Иске татар теленә багышланган башка дәреслекләр дә бар, әлбәттә, ләкин, ни кызганыч, алар күбрәк язуны өйрәтә", дигән иде ул. Тулырак 👉монда укыгыз @azatliqradiosi

435 views

Опубликован 1 нояб.

❗️Кырымтатар вәкиллеге Мәскәүдә Русия Кеше хокуклары вәкиленә, мөслимәләрне яклап мөрәҗәгать һәм кырымтатарлар җыйган алты меңнән артык имза тапшырды. Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә барып җиткәнче кырымтатарларны юлда биш тапкыр туктаттылар. "Без үзебезнең кырымтатар халкы исеменнән, барлыгы алты меңнән артык имза куелган гариза һәм мөрәҗәгатьне тапшырдык. Минем тыныч гаиләдә үскән кызымны террорчылык һәм хакимиятне басып алуда гаеплиләр, ул бит әле тормыш башларга, кияүгә чыгарга, гаилә корырга җыенган яшь кыз гына. Безгә бик авыр. Алай булырга тиеш түгел", дигән кулга алынган Февзия Османованың әнисе Элеонора ханым "Кырым теләктәшлеге" проектына. "Хатын-кызларны хаксыз рәвештә террорчылыкта һәм хакимиятне басып алуда гаеплиләр. Ничек инде шундый гаепләүләр белдереп була. Бу аек акыллы кешеләрнең башына сыймый торган хәл. Без бу хәлгә ризасызлык белдереп, халкыбыз җыйган имзаларны алып килдек", диде Эльвизаның әнисе Эльвира Алиева. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

471 views

Опубликован 1 нояб.

Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы Европада прокатка чыгачак Рәхимбай "БИЗНЕС Online"га әйтүенчә, фильм Германия һәм Австриядә яз көнне күрсәтеләчәк. Прокатка чыгугы «КАРО.Арт» ширкәте белән хезмәттәшлек итү ярдәм иткән һәм фильмның башка илләрдә күрсәтелү-күрсәтелмәве тамашачыларның аны кабул итүенә бәйле булачак. Фильм этнотриллер жанрында төшерелгән һәм Русиядәге аз санлы халыклар темасын күтәрә. Төп каһарманны – керәшен Микулай ролен – Русиянең халык артисты Виктор Сухоруков башкара. Фильм төшерү өчен Казаннан ерак түгел генә урнашкан керәшен авылы торгызылган, махсус милли костюмнар тегелгән иде. "Микулай" фильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Ул төшерү барышында финанс кыенлыкларга юллыккан иде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. "Микулай"ны кинофильм буларак тормышка тудыру өчен 4 еллык хезмәт китте. Аның кино буларак барлыкка килүенә кешеләрнең дә өлеше зур булды. Бу краудфандинг нигезендә акча тупланган беренче Татарстан фильмы булды. Кино төшерүче такым 1,5 млн сумнан 784 мең сум акча җыя алды. Билгеле, киноны ясап бетерер өчен халык җыйган акча гына җитмәде. "Микулай"ның бюджеты 20 млн сумны тәшкил итте. Монда Татарстан мәдәният министрылыгының грант акчасы да, "Татнефть" ширкәтенең ярдәм акчасы да кергән. Шулай да Илшат Рәхимбай әле тегеннән, әле моннан, бурычларга бата-бата, киноны төшереп бетерде. Илшат Рәхимбай "Микулай"ны эшләгәндә бу фильм кемгә кирәк, аңларлармы аны, кабул итәрләрме дип курыкканын әйткән иде Азатлык Радиосына. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

465 views

Опубликован 31 окт.

Бу - Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлендәге атның башы Хәзер аны сүткәннәр. Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Салават Кулбахтин сүзләренчә, һәйкәлне үз урынына 2027 елның язында кайтарачаклар. Эшләрне шул елның апрелендә төгәлләргә җыеналар дип яза "Новости Башкирии и Уфы" Телеграм каналы. Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Фото ufa1news #Башкортстан @azatliqradiosi

491 views

Опубликован 31 окт.

❗️Татарстан югары мәхкәмәсе ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага чыгарылган карарның канунилыгын карауны 23 ноябрьгә калдырды. Сентябрьдә Нигъмәтуллина 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә шартлы җәза алды. Шулай ук аңа 500 мең сум штраф түләтү карары чыгарылды. Прокуратура чыгарылган карарны йомшак дип кире шикаять итте, чөнки гаепләү ягы ЗАГС идарәсенең элекке җитәкчесен алты елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Соңгы сүз белән Нигъмәтуллина 23 ноябрьдә чыгыш ясаячак. "Реальное время" язуынча, бүгенге утырышта Нигъмәтуллина үкенүен белдергән. "Гаеп хисе һәм үкенү мине эчтән кимерә һәм киң сулыш алырга, тулы тормыш белән яшәргә комачаулый. Миңа бик авыр", дигән. Бүгенге утырышта адвкокат Нигъмәтуллинаның материаль хәлен авыр булуын әйтеп, аны штраф түләүдән азат итәргә чакырды. Бүгенге көндә Нигъмәтуллина эшсез һәм аның карамагында 28 яшьлек инвалид бала бар. Сентябрьдә Нигъмәтуллинаның элекке урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм идарәнең элекке баш хисапчысы Ландыш Шәрафетдиновага да шартлы җәза билгелгән иде: Әхмәтҗановка — 1 ел 8 ай, Шәрафетдиновага — 1 ел 6 ай. Прокуратура аларга чыгарылган карарны шикаять итмәгән. Карар чыкканчы гаепләү ягы аларны икешәр елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. ▪️2020 елда алар республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә. Тикшерү белдерүенчә, Нигъмәтуллина Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдиновага ЗАГСның җирле бүлекләренең 26 хезмәткәреннән акт язуларын латин графикасыннан урысчага күчергән өчен премияләрне җыярга фәрман биргән. ▪️Зыян күләме 16 млн сум дип исәпләнә. @azatliqradiosi

462 views

Опубликован 31 окт.

❗️Мәскәү мәхкәмәсе бизнес хәрәмләшүләрдә гаепләнүче блогер Аяз Шабутдинов җиде елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепле дип табылды. Шулай ук мәхкәмә аңа 5 миллион сум штраф түләтү карары да чыгарды. ▪️Аяз Шабутдиновка 34 яшь, ул үзен Пермь краендагы Куеды авылыннан ди. Удмурт дәүләт университетында укыган. ▪️Берничә ел элек ул Татарстанда узган бизнес-форумнарда да чыгыш ясады, аларның берсендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. @azatliqradiosi

424 views

Опубликован 31 окт.

Татар һәм башкортлар арасында фикерләре, сәяси позицияләре өчен төрмәгә ябылган, тикшерү изоляторларында тотылганнар саны арта бара. Белгечләр Путинның сәяси режим көчәя, зинданнар төзелүе дәвам итәчәк дип саный. Тулырак 👉безнең язмада укыгыз. @azatliqradiosi

409 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••7475767778•••80•••8384