TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 78 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 29 окт.
Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә "Ватаным" дини оешмасын ябарга җыеналар. Мәхәллә кешеләре аны яптырмау өчен бөтен кануни юлларны кулланмакчы. Бу хакта 👉безнең сәхифәдә укый аласыз.
Опубликован 29 окт.
🧕Торакны арендага мөселманнарга гына бирү турындагы белдерүләр Русия кануннарына каршы килә. Мәскәүнең Савеловский мәхкәмәсе Телеграм каналда урнаштырылган ике игъланны тикшергәндә шундый карарга килгән, дип яза ТАСС. Фатирларны арендага бирүче Телеграм-каналда "Щелковская" метро станциясе янында бер бүлмәле фатир һәм Мәскәү янындагы Дроздово авылындагы бер йортның арендага бары мөселманнарга гына бирелүе турында игъланнар чыккан булган. Бу постларга Мәскәү прокуратурасы игътибар иткән. Соңрак әлеге мәсьәлә мәхкәмәгә барып җиткән. Гаепләү ягы моны дини нигездәге дискриминация дип бәяләгән. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндергән. ▪️Элегрәк Русиядә мәхкәмә торакны арендага биргәндә милли һәм дини нигездә чикләүче игъланнарны тыйды. Берничә ел элек Русия төбәкләренең күпчелегендә торакны "славяннарга"гына бирәм дигән игъланнар таралган иде. @azatliqradiosi
Опубликован 29 окт.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Чәршәмбегә каршы төндә Украина кораллы көчләре ким дигәндә өч нефть эшкәртү корылмасына дроннар белән һөҗүм иткән. Бу Ульян өлкәсе Яңа Спасскидагы «НС-Ойл», Мари Иле республиксы Табашино авылындагы Мари нефть эшкәртү һәм Ставрополь төбәге Буденовскидагы "Ставролен" нефтехимия ширкәте. "Эхо Москвы язуынча, шаһитләр шартлаулар һәм янгыннар турында белдергән. 🔸Солых килешүенә карамастан, Израил саклану армиясе кичә Газзә сызыгына берничә һөҗүм ясады. Моңа ХӘМӘСнең тотыкларның мәетен кайтару белән бәйле тынычлык килешүе шартларын бозуы сәбәп булган диелә. 🔸Сарытауда хиҗаптан булган мөслимәгә һөҗүм иткән үсмер тоткарланган. Һөҗүм 25 октябрьдә ясалган. Җирле көллиятләрнең берсендә укучы Даниил 35 яшьлек мөслимәнең аркасына пычак белән суга һәм әлеге хәл турында мәгълүматны социаль челтәрдә тарата. Тикшерү белдерүенчә, мөслимә тиз арада хастаханәгә җибәрелә. Аның гомерен саклап калганнар. 🔸Русия дәүләт думасы диверсия өчен җинаять җаваплылыгы яшен 14 яшькә кадәр төшерүче канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Шулай ук канун өлгесендә балигъ булмаучыларны террор һәм диверсия эшенә җәлеп итү өчен гомерлек төрмә каралган. 🔸Төнлә Казан һава аланы вакытлыча ябылып торды. Аэропорт очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде. Иртә белән барлык чикләүләр алынды. @azatliqradiosi
Опубликован 28 окт.
Русия төбәкләрендә контракт төзеп Украинадагы сугышка китүчеләрнең акчасын киметәләр Оренбур өлкәсендә "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә түләүне биш тапкырга киметкәннәр. Элек ике миллион сум булса, хәзер 400 мең сумга калган. Сарытау өлкәсендә 2,2 миллион сум түләгән булсалар, хәзер 450 мең сум бирәчәкләр. Элек Петербурда 1,6 миллион сум түләүне бетерү турында карарны бер көндә кабул иткәннәр иде. Хәрбиләр бу хакта сугышка киткәч кенә белде. Элек Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшерде. Башкортстан да җәй башыннан китүчеләргә 600 мең сумга кимрәк акча түли башлады. Радий Хәбиров контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалады. ▪️Башкортстан һәм Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап ике республикадан 14 меңнән артык сугышчы һәлак булган. @azatliqradiosi
Опубликован 28 окт.
Мәктәп мөдире Радик Газизов элегерәк Азатлык Радиосына әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар. "Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, алырга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз", дигән иде ул.
Опубликован 28 окт.
🕌Русия башлаган Украина сугышында катнашучы 430нчы полктагы Русия хәрбиләре өчен "Чулман" дигән блиндаж мәчет булдырылган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. 12 квадрат метрлы мәчет мәйданында берьюлы 10 кеше намаз кыла ала. Имам булып Чистайдан мобилизацияләнгән мулла тора диелә. ▪️Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин берничә тапкыр зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәр кылды. ▪️Ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде. ▪️Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. @azatliqradiosi
Опубликован 28 окт.
Казан һава аланында яңа терминал төзелеше 20 миллиард сумга төшәчәк.
Опубликован 28 окт.
Якутия парламенты - Ил Тумэн депутаты Алкесандр Ивановны әңгәмә вакытында киләчәктә Якутиягә Русиядән аерылу әйбәт булыр иде дигән сүзләре өчен эзәрлекли башлаганнар. Иванов әйтүенчә, 1990нчы елларда Якутия бәйсезлек мәсьәләсен тикшергән, әмма "халык әзер"…
Опубликован 28 окт.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Төркиянең көнбатышындагы Сындыргы (Sındırgı) шәһәрендә 6,1 дәрәҗәдәге зилзилә нәтиҗәсендә өч бина һәм кибет ишелгән. Бу хакта Төркия эчке эшләр министры Али Ерликая хәбәр итте. Кешеләрне урамнарга алып чыкканнар, зыян күрүчеләр юк диелә. Җир тетрәүне шулай ук Греция, Болгарстан һәм Кыпрыстанда да сизгәннәр. 🔸Русия саклану министрлыгы хәрби хезмәтне рөхсәтсез калдырып тору өчен җинаять эше кузгату чиген ун көннән ике көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итә. Бу хакта "Ведомости" яза. 🔸ХӘМӘС Израилгә тагын бер тотыкның мәетен тапшырган. Бу хакта ЦАХАЛ хәбәр итә. Бу килешү нигезендә тапшырылырга тиешле 28 мәетнең 16нчысы. 🔸Илон Маск "Википедия»гә альтернатива буларак Grokipedia энцкиклопедиясен булдырган. Ул ясалма интеллект нигезендә эшли. Анда 800 меңнән артык мәкалә кергән. Шул ук вакытта инглиз телле "Википедия"дә мәкаләләр саны җиде миллионнан арта. 🔸Уфада акча җитмәү сәбәпле Театральная урамын төзекләндерү турындагы килешүне өзгәннәр. Бу хакта "Коммерсант" яза. Килешү өч көн элек кенә имзаланган иде. Элегрәк төзекләндерү 232 миллион сумга төшәчәк дип әйтелде. Аның яртысын республика, яртысын шәһәр капларга тиеш булган. @azatliqradiosi
Опубликован 27 окт.
Русия аннексияләгән Кырымда 15 октябрьдә "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астына алынды.
Опубликован 27 окт.
Апелляция мәхкәмәсе Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә "Ватаным" җирле дини оешмасын ябу турындагы элек чыгарырлган карарны үзгәрешсез калдырган. Islamnews язуынча, шуңа да карамастан мөселман җәмгыяте вәкилләре көрәшүне дәвам итмәкче. "Без хокукларыбызны яклауда мөмкин булган барлык кануни юлларны кулланачакбыз", дигән адвокат Лариса Алиева. Оешма вәкилләре кассациягә шикаять әзерләвен раслады. "Шикаять итү өчен юридик нигез бар һәм без барлык дәрәҗәдә дини оешма мәнфәгатьләрен якларга өметләнәбез", ди алар. Оешманы ябуга формаль сәбәп булып документлардагы хата тора диелә. Оештыру җыелышындагы документта чара узар алдыннан өч көн элек үлгән кешенең исеме язылган булган. Адвокат сүзләренчә, кворум булганда документтагы әлеге хата оешманы ябуга сәбәп була алмый. Мөселман җәмгыяте канунны бозмады, аның эшчәнлеге куркыныч тудырмый ди ул. Бу инде дини оешмаларны ябуның беренче генә очрагы түгел. 2024 елда куәт оешмалары Мәскәү өлкәсендә 21 мөселман дини оешмасын тикшергән һәм шуларның 13-ен япкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең төбәк куркынычсызлык идарәсе хәбәр иткән иде. Куәт оешмалары 13 гыйбадәт йортында хокук бозулар ачыклаган. Шуннан соң аларны ябарга карар кылган. Алар арасында Красногорски, Котельники, Люберцы, Лобня, Дзержински, Королев, Раменское, Серпухов һәм Фрязино шәһәрләре бар. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 27 окт.
21 октябрьдә Минзәлә районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы ачылган җинаять эше нигезендә утырыш узды. Анда Фәттахов 10 минутлык чыгыш ясады. Бу чыгышның төп урыннарын тәкъдим итәбез. @azatliqradiosi