TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват7,186Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 74 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 7 нояб.

Италиядә Владимир Путинга лояль җырчы Илдар Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тартканнар Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаков 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. Аның исеме Верона театры афишаларында чыкты. Ләкин Liberi Oltre le Illusioni итальян берлеге җырчыны чакыруга каршылык белдерде. Шуннан соң Европарламент вице-президенты Пина Пичерно Абдразаковны операда катнаштырудан баш тартырга чакырды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар. Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. 2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте. Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде. 2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде. Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде. Абдразаковны күптән түгел аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде. ▪️Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар. @azatliqradiosi

447 views

Опубликован 7 нояб.

Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия президенты Владимир Путинга якын миллиардер Геннадий Тимченконың Gunvor ширкәте АКШ санкцияләренә эләккән "Лукойл"ның чит ил активларын сатып алу ниятеннән баш тарткан. АКШ финанс министрлыгы ширкәткә Путин Украина сугышын туктатканчы эшчәнлек алып бару өчен лицензия бирмәячәген әйткән. 🔸Русиядә яңа тәртип кертмәкчеләр, халыкара роуминг кулланучы, ягъни чит илдән кайтучының мобил интернетын һәм SMS-лар килүен 24 сәгатькә чикләмәкчеләр. Шундый ук чикләүләр сим картасы 72 сәгать эшләми торучыга да кертелә. Бу хакта "Коммерсант" яза. 🔸Башкортстан финанс министрлыгы бюджет дефицитын каплау өчен тагын ике миллиард сум күләмендә кредит алырга җыена. Моның өчен министрлык кредит бирәчәк банк эзли. 🔸14 ел дәверендә беренче тапкыр Трабзоннан килгән паромны тиешле документлары булмауга сылтап, Сочига кертмәгәннәр. Паромда 20 юлчы һәм 26 экипаж бар диелә. 🔸Парижда Израил филармония оркестры чыгышын өзәргә тырышканнар. Концерт вакытында тәртип бозучы петарда аткан. Музыкантлар төтен таралгач концертны дәвам иткән. Петарда җибәрүче тоткарланган. @azatliqradiosi

481 views

Опубликован 6 нояб.

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтеп бетерделәр Бүген постаменттан һәйкәлнең соңгы элементы - ат сынының аскы өлеше алынган. Бу хакта һәйкәлне реставрацияләүне күзәтүче шура хәбәр итте. Демонтаж эшләре кире тәртиптә башкарылды. Хәзер һәйкәлнең барлык детальләрен Уфадагы махсус цехка күчерәчәкләр һәм тиздән реставрациянең төп этабы башланачак диелә хәбәрдә. Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Салават Кулбахтин сүзләренчә, һәйкәлне үз урынына 2027 елның язында кайтарачаклар. Эшләрне шул елның апрелендә төгәлләргә җыеналар. Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. #Башкортстан @azatliqradiosi

524 views

Опубликован 6 нояб.

Татар шурасы Татарстанның Конституциясен искә алып мөрәҗәгать чыгарды Чит илдә оешкан яңа татар оешмасы — Татар шурасы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды. Үз социаль челтәрендә активистлар Татарстан республикасы, Русиягә кадәр, 1992 елда ук мөһим сүзләр язылган, халык референдумы белән ныгытылган документ кабул итте дип искәртә. Татар шурасы заманнар үзгәрәчәк һәм Татарстан Республика Конституциясе чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен яклап эшлиячәк дигән өмет белдерә һәм 1992 елда кабул ителгән, Путинның сәяси режимы вакытында үзгәртелмәгән чын Конституция өчен көрәшәчәк дип белдерә. — Без 1992 елда кабул ителгән чын Конституцияне торгызу өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Нәкъ шул документ мөһим, чөнки ул халык тарафыннан язылган, аның мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән. Анда "суверенитет", "дәүләтчелек", "республика", "ирек", "мөстәкыйльлек" төшенчәләре алтын хәрефләр белән беркетелгән. Аларны беркем дә ни юк итә алмый, тартып та, хокуксыз дип игълан да итә алмый, — диелә Татар шурасы белдерүендә. Бүген Татарстан Конституциясе көне. 1992 елда кабул ителгән бу документ бүгенге көнгә кадәр күп үзгәрешләр кичерде, ул гади төбәк кануны булып калды. Тулырак 👉монда укыгыз.

1,790 views

Опубликован 6 нояб.

Украинадагы сугыш дәвам итә, һәм бу сугыштан Татарстан белән Башкортстанга табутлар да кайтуы туктамый. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

497 views

Опубликован 6 нояб.

❗️Ясалма акыл ярдәмендә эш итүче DeepL онлайн-тәрҗемәчесенә татар теле өстәлгән. Моңа интернет кулланучылары игътибар иткән. Хезмәтнең үзенең моңа бәйле аерым белдерүе чыкмаган. Азатлык Радиосы тикшергәнчә, телләр арасында татар теле чыннан да барлыкка килде. DeepL хезмәте 2017 елда Германиянең Келн шәһәрендә DeepL GmbH ширкәте тарафыннан эшләнгән. Тәрҗемәче 30дан артык телдән һәм телгә тәрҗемә мөмкинлеген бирә. Ясалма акыл технологиясен кулланып, ул контекстка карап, төгәлрәк тәрҗемә тәкъдим итә. Хезмәт үзен "дөньяда иң төгәл тәрҗемәче" дип атый. 1500 символга кадәр тәрҗемә кулланучыларга бушлай тәкъдим ителә. Теркәлү очрагында бер тапкыр 5000 символга кадәр тәрҗемә итеп була. 2025 елның 17 июненнән DeepL хезмәте Русиядәге һәм Беларустагы кулланучыларда ачылмый башлады. Хезмәт үзе моны рәсми шәрехләмәсә дә, бу Русиянең Украинага каршы сугыш алып бару өчен чикләүләргә бәйле булырга мөмкин диелә. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

487 views

Опубликован 6 нояб.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Суверенитет һәм республика мөстәкыйльлеге елларында бу документ шактый кыю язылган була. 2000 елларда Русия хакимиятенә Владимир Путин килүе белән, хакимият вертикале төзелә башлый, төбәкләрдән барлык мөстәкыйльлек билгеләрен тартып ала башлыйлар. Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр була, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителә. Шулай да, 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да әле әйтелә. Тик Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясала, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртә, ул гади төбәкнең төп кануны булып кала. Бүгенге документ никадәр аерыла. Элегрәк Азатлык Радиосы моны сезгә 7 маддә мисалында тәкъдим иткән иде. Тагын бер искә төшерәбез. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

487 views

Опубликован 6 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸6 ноябрь Татарстан Конституция кабул ителгән көнне билгели. Татарстан Конституциясе 1992 елда Татарстан Югары шурасы тарафыннан кабул ителә. Татарстанда ул ял көне. Мәскәү таләбе белән Конституция күп тапкыр үзгәртелде. 🔸Волгоградта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Дрон бер торак йортка очып кергән, берничә фатир зыян күргән. Якындагы йортларның тәрәзәләре ватылган. 🔸Европа берлеге русияләргә күптапкырлы Шенген визаларын бирүне туктатырга җыена. Бу Русия ватандашлары бары тик бер тапкыр керү визасы гына ала алачак дигән сүз. Мультивиза бирүне чикләүләрне бу атнада ук кертмәкчеләр. 🔸Ютазы районының Димтамак авылындагы фермаларның берсендә кош кизүе чыккан, карантин игълан ителгән. «БИЗНЕС Online» язуынча, алты меңнән артык каз юк ителгән. Фермага чит кешеләр керү, кошларны алып керү һәм алып чыгу, ашлыкларны башка хайваннар өчен куллану тыелган. 🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама һава аланы ябылып торды. Шулай ук Башкортстанда Уфа аэропорты да вакытлыча эшләмәде. @azatliqradiosi

515 views

Опубликован 5 нояб.

"Ачык университет" журналистика курслары башлады Татар телендә белем бирүче "Ачык университет" проекты танылган татар журналистлары белән берлектә журналистикага багышланган онлайн курс тәкъдим итә. Дөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге курс татар журналистикасы белән кызыксынучылар һәм шул өлкәдә эшләүчеләр өчен әзерләнгән. Лекторлар арасында танылган журналистлар Илфат Фәйзрахманов, Рәмис Латыйпов, Айваз Садыйров, Чулпан Галиәхмәтова һәм башкалар бар. Курсны Rutube һәм VK Видеода тыңларга була. Техник сәбәпләр аркасында курслар сайтта һәм YouTube-та соңрак эленәчәк дип вәгъдә итәләр. "Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыкты. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була. Тулырак 👉монда укыгыз.

531 views

Опубликован 5 нояб.

Русиядә салым реформасы ятимнәргә һәм инвалидларга зыян китерәчәк 2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә бәягә салым (НДС) 22 процентка кадәр күтәрелә. Моннан тыш, әлеге салым еллык кереме 10 миллион сумнан артык булган барлык оешмаларга кагылачак. Элегрәк НДС еллык кереме 60 миллион сумга кадәр булган ширкәтләргә кагылмый иде. Яңа НДС шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтүче НКОларга да кагылачак. Мәсәлән, ДЦПлы бала яки аутист үсмерне алыйк. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы аңа канун нигезендә реабилитация уздырырга тиеш, әмма дәүләт үзәкләрендә урын юк, яисә андый үзәк теге яки бу шәһәрдә бөтенләй юк. Шуңа күрә министрлык бу хезмәтне махсус реестрга кергән хосусый сәүдәгә корылмаган үзәк аша сатып ала. Зуррак үзәкләр өчен 10 миллион сум күп акча түгел. Аннан артып китә икән, димәк ул 22 процент салым түләргә тиеш булачак. Хезмәт бәясен арттырырлар иде, әмма бу мөмкин түгел, чөнки тарифларны министрлык үзе раслый. Хәйрия оешмалары җитәкчеләренең кәефләре төшенке. Кемдер бу салым реформасына яраклашырга тырышачак, кемдер оешманы берничәнә бүлеп эшләп карарга тырышачак, кемдер дәүләт белән сөйләшеп караячак. Кыскасы, мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән кеше һәм ятимне ярдәмсез калдырырга мөмкин. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.

483 views

Опубликован 5 нояб.

Тома сукыр мөселман Александр Сизиков Акмәчет Тикшерү изоляторында табылган. Аны күз табибы һәм неврологка алып чыккан булганнар. Табиплар документларда Сизиков Тикшерү изоляторында тотыла ала дип язган. 22 октябрь төнендә Сизиков йортында тентү булды. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлады. Мәхкәмә Сизиковны "полициягә буйсынмаган" өчен 10 тәүлеккә кулга алды. Соңрак әлеге карар кире кагылды, әмма адвокат Сизиковны Бакчасарай һәм Акмәчет тикшерү изоляторларында таба алмады. Элегрәк Красноярски төбәк мәхкәмәсе, быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарган иде. @azatliqradiosi

471 views

Опубликован 5 нояб.

🇰🇵Төньяк Корея Русиягә тагын биш мең хәрби җибәргән Төньяк Кореядан биш мең хәрби сентябрьдә "инфраструктураны торгызу" өчен төзелеш эшләрендә катнашу өчен Русиягә җибәрелгән, тагын бер мең сапер миналарны чистарту белән шөгыльләнәчәк, дип яза Көньяк Корея парламентының күзләү комитеты мәгълүматларына сылтанып Yonha. Шул ук вакытта нинди инфраструктураны торгызырга җыенулары турында әйтелми. Көньяк Корея күзләве мәгълүматынча, Төньяк Кореяда Русиягә "өстәмә хәрбиләрне җибәрүгә әзерлек кысаларында даими рәвештә яңа кешеләрне җәлеп итү бара". Элегрәк Русия өчен Украинадагы сугышта Төньяк Кореядән ике меңләп солдат һәлак булуы әйтелгән иде. Көньяк Корея мәгълүматынча, хәзерге вакытта Русия-Украина чиге тирәсендә 10 меңләп Төньяк Корея хәрбие бар. ▪️Төньяк Корея җитәкчелеге солдатларының Украина сугышында Русия ягында катнашуларын быел апрель аенда рәсми раслады. ▪️Күптән түгел Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Украинага каршы сугышта Русия ягында катнашкан Төньяк Корея офицерларына бүләкләр тапшырды. @azatliqradiosi

473 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••7273747576•••80•••8384