TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват7,403Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 77 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 31 окт.

❗️Мәскәүгә Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова янына баручы кырымтатарларны юлда дүрт тапкыр тоткарлаганнар. "Кырым теләктәшлеге" проекты сайты хәбәр итүенчә, Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә баручы 16 кеше арасында күптән түгел тоткарланган мөслимә Эсма Ниметулаева, Эльвиза Алиева, Насиба Саидова һәм Фавзие Османованың ата-аналары, юрист Назим Шейхмамбетов һәм шулай ук кырымтатар аксакаллары бар. Алар кеше хокуклары вәкиленнән мөслимәләрнең ни өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы, авыр шартларда тотылуы, хокуклары бозылуы турында сорашыр өчен юлга чыккан. Кырымтатарлар барган микроавтобусны юлда инде дүртенче тапкыр туктатканнар. Беренче тапкыр аларны Воронеж өлкәсендә туктатып, дүрт сәгать ярымнан соң гына җибәргәннәр, шуннан соң Липецки өлкәсендә алты сәгатьтән артык тотканнар. Өченче тапкыр Тула өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп тоткарлаган. Ул вакытта Эльвиза Алиеваның әнисенең хәле начарланган һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Дүртенче тапкыр Мәскәүгә барып җитәргә 120 чакрым калганда - Кашира шәһәр бүлгесендәге Колтово авылында сәгать төнге уникедә микроавтобусны туктатып, кырымтатарларга тәртип бозган очракта җаваплылыкка тартылу турында кисәтү кәгазе тапшырганнар. Дүртенче тапкырда куәт оешмалары вәкилләре битлекләрдән һәм коралланган булган. Тикшерү булачагын әйтеп кырымтатарларның паспортларын алганнар. Эт һәм кинолог килгән, машинадагы бөтен әйберләрне чыгарганнар. "Бер кешебезне сөйләшүгә алып киттеләр", дигән кырымтатарлар. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды. ▪️Хәзерге вакытта аларны Кырым республика психиатрия хастаханәсенә япканнар. @azatliqradiosi

393 views

Опубликован 31 окт.

Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Тула шәһәрендә трамвайның маршрут таксие белән бәрелешүе нәтиҗәсендә беренчел мәгълүматларга караганда, дүрт кеше һәлак булган, 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган. 🔸Русиянең Орел шәһәрендә дрон җылылык электр станциясенә (ТЭЦ) һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә шәһәрдә ут сүнгән. Җирле хакимият вәкилләре белдерүенчә, ТЭЦ җирлегенә бәреп төшерелгән дрон калдыклары төшкән. 🔸Русия армиясенең Украинаның Сумы шәһәренә һөҗүме нәтиҗәсендә 11 кеше яраланган, шуларның дүртесе - балалар. Дронның тугыз катлы торак йортка эләгүе нәтиҗәсендә, биш фатирда ут чыккан. 🔸Татарстанда кабат дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Әлеге тәртип инде бу атнада өченче тапкыр кертелә. Казан һава аланында берничә очкыч тоткарлана. 🔸Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия башлаган Украина сугышына барырга теләүчеләр өчен контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләмен ноябрь азагына кадәр шул килеш калдырды. Республика баскын сугышка баручыларга бер миллион сум түли. Сугышта иң күп һәлак булучылар да Башкортстаннан. 🔸Татарстанда 57 миллион сумнан күбрәк акчаны чит илгә чыгарган 51 яшьлек иргә карата ике җинаять эше ачылган. Татарстан таможня идарәсе ирнең канунсыз акча чыгару юлларын фаш иткән дип яза "Коммерсант". @azatliqradiosi

450 views

Опубликован 30 окт.

❗️Татарстаннан ике студент Самар өлкәсендә тимер юл тартмасына ут төрткән өчен тоткарланган Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы телеграм каналы хәбәр итә. 17 яшьлек махсус урта уку йортында белем алучы студентлар мессенджер аркылы акча эшләү турында игълан күргән. Аларга тимер юл шкафына ут төрткән очракта 20 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр. Егетләр ут төртүдән соң Самар өлкәсеннән киткән. Аларны Татарстанның Баулы шәһәрендә тоткарлаганнар. Үсмерләргә каршы җинаять эше ачылган. ▪️Әле күптән түгел генә Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынды. ▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән. ▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар. @azatliqradiosi

496 views

Опубликован 30 окт.

Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төшкән диелә.

475 views

Опубликован 30 окт.

❗️Уфада тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре, сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә, һәйкәл янына килгән кешеләрнең исемнәрен язып алган. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Эхо Москвы" хәбәр итә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне көн дәвамында күзәткән. Һәйкәлгә чәчәкләр салган кешеләр янына килеп аларның исемнәре белән һәм ни сәбәпле килүләре белән кызыксынган. ▪️Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 50 меңнән артык кешесе репрессияләргә эләгә. Әмма бәйсез тикшерүчеләр әйтүенчә, бу сан байтакка күбрәк, чөнки кулак мөһере сугылып сөргенгә озатылучылар да, хәрби әсир дип кулга алынып юкка чыгучылар да исәпкә җентекле кертелмәгән. ▪️Репрессиягә эләккәннәрне эшләтү өчен махсус авыллар төзелә. Белорет районында Нура, Күз-Елга, Капкалка, Ермолай, Югары Төлмә, Нуриман районында Матур Аклан, Сөян Лог, Караиделдә Каен Лог, Югары Рәзем һәм башка авыл һәм касабалар төзелә. Алар концлагерь рәвешендә була. ▪️Сәяси золым корбаннарына һәйкәл Уфадагы Октябрьнең 50 еллыгы паркында куелган. @azatliqradiosi

445 views

Опубликован 30 окт.

Көн язмасы. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары 30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу…

1,080 views

Опубликован 30 окт.

Көн язмасы. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары 30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу…

1,550 views

Опубликован 30 окт.

Көн язмасы. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары 30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу булды, "Исемнәрне кайтару" акциясе узды. Чара бүген дә дәвам итә. "Мемориал" берләшмәсе Русиядә сәяси репрессия корбаннары темасы белән шөгыльләнүче бердәндер оешма булды. Әмма 2022 елда ул ябылды, күп активистлар чит илгә китә алды. "Мемориал" "Сәяси тоткыннарга һәм сәяси эзәрлекләү корбаннарына ярдәм" программын булдырды. Алар фикерләре өчен төрмәгә утыртылган кешеләрнең хисапларын алып бара, аларга ярдәм итәр өчен адвокатлар ялларга тырыша. Аларның соңгы мәгълүматына күрә, сәяси сәбәпләр һәм нахакка гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән 4280 кеше бар. Шуларның 1118е рәсми рәвештә сәяси тоткын дип танылган. 460 кеше дини карашлары өчен эзерләкләнә, мәсәлән, Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә 382 кеше төрмәдә утыра. Бу исемлеккә күз салсаң, аларның күбесе диярлек татар, башкорт, кырымтатар мөселманнары. Дини карашлары өчен, мәсәлән, Яһвә шаһитләре эше нигезендә 614 кеше сәяси тоткын дип исәпләнә. Русия Украинага бәреп кергәннән соң сугышка каршы фикерләрен әйтүчеләр дә барлыкка килде. "Мемориал" андый кешеләрне санап чыгарган, сугышка каршы фикерләрен әйтүче сәяси тоткыннар саны - 306. Калган сәяси репрессия корбаннары саны 1992 кеше белән исәпләнә. "Мемориал" алып барган исемлектә татар белән башкортлар да бар. Бүген без аларның берничәсен искә алабыз: ▪️Азат Мифтахов ▪️Айрат Дилмөхәмәтов ▪️Парвинахан Әбүзарова ▪️Фаил Алсынов ▪️Фазыл Вәлиәхмәтов Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

831 views

Опубликован 30 окт.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Запорожьега һөҗүм итү нәтиҗәсендә 11 кеше яраланган. Дрон тулай торакка тигән. Төбәк җитәкчелеге сүзләренчә, бинаның берничә каты ишелгән. «Укрэнерго» хәбәр итүенчә, дрон һәм ракет һөҗүмнәре сәбәпле, күп кенә төбәкләрдә вакытлыча электр энергиясе өзелгән. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Саклану министрлыгына атом коралы сынауларын башларга кушты. "Башка илләрнең сынау програмнары сәбәпле, мин Саклану министрлыгына Атом коралы сынауларын башларга куштым", диде Трамп. 🔸Русиядә төнлә 11 һава аланы ябылып торды, шул исәптән Түбән Кама һәва аланында да очкычлар кабул ителмәде һәм җибәрелмәде. Күптән түгел ул яңадан эшли башлады. 🔸Русиядә доллар миллиардерлары саны арткан. Хәзер ил Британияне куып җиткән, дүртенче урынга чыккан. 2024 елда Русиядә аларның саны 8,5% артып, 128 миллиардерга җиткән. Әлеге миллиардерларның байлыгы 457 млрд доллар дип исәпләнә. Иң күп миллиардерлар АКШта, аннан соң Кытай һәм Германия килә. 🔸"Мелисса" давылы нәтиҗәсендә Куба, Һаити һәм Ямайкада ким дигәндә 30 кеше һәлак булган дип хәбәр итә AP News. Көчле җил һәм яңгырлар сәбәпле су ташу, җир шуышу башланган, йөзләрчә йорт җимерелгән. @azatliqradiosi

424 views

Опубликован 29 окт.

Amazon Якутиядән дүрт фильм сатып алган Аның берсе 2023 елны Русиядә тыелды. Якут режиссеры Степана Бурнашевның «Черный снег», «Наша зима», «Проклятие. Мертвая земля» һәм «Айта» фильмнарын Amazon Prime Video платформасында карап була. Фильмга хокукларны Amazon-га сатуга Rising Sun Media американ ширкәте ярдәм иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Ширкәт бәйсез фильмнарны җәмәгатьчелеккә җиткерү эше белән шөгыльләнә. ▪️2023 елны Русиянең Мәдәният министрлыгы "Айта" фильмының прокат таныклыгын алды. Аңа кадәр Роскомнадзор "Айта" фильмын томалау карары чыгарган иде. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза. Янәсе, анда урысларга карата "милләтчелек пропагандасы" бар. Бурнашев үзе фильмның кайсы җирендә "андый мәгълүмат" табуларын аңламавын белдерде. Фильмның максаты нәкъ киресенчә — кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү, диде ул. Якутия башлыгы Айсен Николаев режиссер Степан Бурнашевны яклап чыкты. Әмма бу ярдәм итмәде. Фильм Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан алынды. ▪️Фильмда сүз өлкән сыйныфта укучы Айта исемле кыз турында бара. Ул үзенә кул салмакчы булган һәм хәзер хастаханәдә үлеп ята. Аның киеме кесәсендә "Афоня, мин сине күралмыйм!" дигән язу табыла. Шуннан соң бистәдә яшәүчеләр Афонядан үч алырга карар бирә. Афоня – полиция хезмәткәре, ул урыс. Бер көн алдан гына кызны өенә кайтарып куйган була. Әмма соңрак бу язуның полиция хезмәткәренә атап язылмавы ачыклана. ▪️"Айта" – иң күп акча эшләгән якут фильмы. Ул Русиядә прокатка 2023 елның мартында чыкты, 26,4 миллион сум эшләде. Май аеннан "Кинопоиск", Okko, Wink, Premier сервислары аша карап булды. Бу видеосервисларда хәзер фильм күрсәтми. @azatliqradiosi

428 views

Опубликован 29 окт.

25 октябрьдә елның соңгы сабантуйларының берсе Кыпрыста, Лимассол шәһәрендә узды. Җәйләрен эссе климатлы илләрдә татар-башкортның милли бәйрәме гадәттә язын уза, Кыпрыста да моңарчы апрельдә үткәрәләр иде. Быел, төрле сәбәпләр аркасында, Сабантуй көзгә калган. Бәйрәмгә Казанга җырчы һәм гармунчы Рәзил Камалов һәм җырчы Рәфинә Ганиуллина килгән. Рәзил Камалов Кыпрыс Сабан туеның иң еш кунагы дияргә була. Инде берничә ел рәттән бәйрәмнең төп оештыручы — җырчы Мәрьям (Алсу Җиһангирова). Сабантуйда шулай ук җирле музыкантлар да, үзешчән җырчы-биючеләр дә чыгыш ясаган, милли уеннарда балалар да, зурлар да актив катнашкан. Күбрәк фотоларны 👉монда карагыз. @azatliqradiosi

418 views

Опубликован 29 окт.

👮🏻‍♂️Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Русия банкларына мөштәриләр белән язышкан хәбәрләрне һәм банк кушымталарындагы мәгълүматны куәт оешмалары өчен саклауны таләп итте. РБК язуынча, 2027 елга кадәр барлык кредит оешмалары махсус җиһазлар - програм-аппарат комплекслары урнаштырырга тиеш. Бу тәртип саклау органнарына мөштәриләр турында читтән торып мәгълүмат алу мөмкинлеген бирәчәк. Әлеге комплексларны канун нигезендә мәгълүматны таратуны оештыручылар урнаштырырга тиеш. ФСБ банкларның мондый статусы бар дип саный, чөнки аларның сайтлары һәм мобил кушымталарында кулланучылар хәбәрләр алыша. Мәгълүмат таратуны оештыручы (организатор распространения информации - ОРИ) Русия кануннарында 2014 елны кертелде. ММЧ хокукларын яклау үзәге юристлары аңлатуынча, ОРИ кулланучылар белән аралашу булган теләсә кайсы интернет ресурсны (шулай ук физик һәм юридик затны) танырга мөмкин. "Роскомсвобода" проекты ОРИны турыдан-туры шымчылык коралы дип атый, чөнки реестрга кертелгән ресурс кулланучылар арасында хәбәрләр тапшыру фактларын бер ел дәвамында, әлеге хәбәрләрнең эчтәлеген (текстларны, фотоларны, аудиоязмаларны) ярты ел дәвамында сакларга, ФСБ таләп иткән очракта мәгълүматны бирергә, шифрланган электрон хәбәрләрне ачарга тиеш. 2019 елдан мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына "Сбербанк Онлайн", Т-Банк, Яндекс Банк һәм Промсвязьбанк сервисы керә. @azatliqradiosi

413 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••757677787980•••8384