TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 8 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 28 мар.
Бүген кич Фатих Әмирханның "Шәфыйгулла агай" әсәрен тыңларга тәкъдим итәбез. Хикәя 1924-1925 елларда язылган, вакыйгалар Казанда бара. Большевиклар бу вакытта хакимиятне үз кулына алып, атеизм һәм "яңа тормыш" пропагандалый. Бу сатирик әсәр кешенең пропагандага никадәр бирелүе, яңа хакимияткә ярарга тырышып, үз тамырларын да онытырга әзер булуы турында. ➡️Текст һәм аудио (VPN-лы сылтама)
Опубликован 28 мар.
Әнкарадагы урамга Шәфика Гаспралы исемен биргәннәр Тантаналы чара 27 мартта узган дип хәбәр итә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Шәфика Гаспралы (1886-1975) мәшһүр мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы белән беренче татар хатын-кыз журналисты Бибизөһрә Акчуринаның кызы. Ул 1906-1911 елларда мөслимәләр өчен «Галәме нисван» (Хатыннар галәме) журналын чыгарган, Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында торган. Совет хакимияте урнашкач, балалары белән Төркиягә күченеп китә алган. Анда балалар йортларында хезмәт куйган, «Кызылай» җәмгыятендә эшләгән, тәрҗемә белән шөгыльләнгән. Шәфика Гаспралы урамы Әнкараның Пурсаклар районындагы Әмәк бистәсендә урнашкан.
Опубликован 28 мар.
Зилә Вәлиева Дөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнгән Татарстан Иҗтимагый пулатының элекке рәисе 73 яшьлек Зилә Вәлиева Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның киңәшчесе вазифасына билгеләнгән. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә. Басма чыганаклары хәбәр иткәнчә, Вәлиева көн саен Карл Маркс урамы, 38 адресындагы бинаның өченче катындагы кабинетында эшли. Үзе исә журналистлар белән сөйләшкәндә бу вазифаның аның өчен яңа булуын һәм әлегә эшкә кереп кенә баруын әйткән. “Киңәшче — ул бер генә юнәлеш түгел, ә рәис эшләгән өлкәләрнең күбесен колачлый. Шуңа күрә сүз, мөгаен, минем тәҗрибәдән кайсысы күбрәк кирәк, кайсысы файдалырак — шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк”, — дигән ул. Вәлиева төрле вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан премьер-министры урынбасары, Татарстанның матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр министры, шулай ук мәдәният министры булып эшләде. 2020 елдан Вәлиева Татарстан Иҗтимагый пулаты рәисе вазифасын башкарды, әмма гыйнварда бу урынны Татарстаннан элекке сенатор Александр Терентьевка тапшырды.
Опубликован 27 мар.
Русия Юстиция министрлыгы «Мемориал»ны «экстремистик» оешма дип тану турында дәгъва гаризасы тапшырган Русия Юстиция министрлыгы Югары мәхкәмәгә «Мемориал» халыкара иҗтимагый хәрәкәтен «экстремистик» оешма дип тану һәм аның Русиядәге эшчәнлеген тыю турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РБК яза. Басма мәгълүматына караганда, эш ябык тәртиптә каралачак. Утырышның төгәл датасы әлегә билгеләнмәгән. 2021 ел ахырында Русиядә «Мемориал» халыкара оешмасы һәм «Мемориал» хокук яклау үзәге бетерелде. Оешма әгъзаларына карата берничә тапкыр эзәрлекләүләр алып барылды, ә «Мемориал» үзе җинаять эшләренең хокукый нигезе юк һәм алар сәяси характерда, дип белдерде.
Опубликован 27 мар.
Татарстанда ел спектакле дип Камал театрының «Сафлык музее» спектакле танылды Бүген, 27 март – Халыкара театр көнендә Әтнә театрында “Тантана” театр бүләкләре бирү чарасы узды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектакле «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды. Режиссеры - Никита Кобелев. Айдар Җәббаровның «Судьба человек» (Особняк Демидова) драмасы кече формадагы спектакль номинациясендә җиңде. Шулай ук «Кечкенә Мирза» (Тинчурин театры), «Башмагым» (Камал театры), «Balballar» («Әлиф» иҗат берләшмәсе), «Лебединое озеро» (Җәлил исемендәге опера һәм балет театры) төрле номинацияләрдә лауреатлар булды. Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкне Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин һәм Казан яшь тамашачылар театры артисты Роман Ерыгин алды, иң яхшы хатын-кыз роле өчен премия лауреаты – Түбән Кама драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова. Казан шәһәре мэриясе бүләген Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакле алды. “Тантана” театр бүләге 2010 елдан бирле тапшырыла.
Опубликован 27 мар.
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды: 🔸«Господин Никто против Путина» фильмы авторы Павел Таланкин 🔸«Восточный» галәм аланының элеке төзелеш оешмасы җитәкчесе, физик Виталий Гинзбург; 🔸 журналист Марина Скорикова; 🔸«Христиане против войны» проекты.
Опубликован 27 мар.
Уфа кешесе Вконтактедагы постлары өчен гаскәрне "дискриминацияләүдә" гаепле дип табылган Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе 28 яшьлек ирне (аның исеме аталмый) Русия армиясен "дискредитацияләүдә" гаепле дип таныган һәм 30 мең сум штраф салган. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итте. Уфа кешесе ВКонтактеда постлары өчен хөкем ителгән. Аның нәрсә язуы матбугат хәбәрендә күрсәтелмәгән. "Idel.Реалии" ачыклаганча, уфалының исеме Роман Семенов. Мәхкәмә штраф турында карарны 25 мартта чыгарган. Моннан тыш, "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, Семеновка армияне "дискредитацияләү" маддәсе буенча инде өченче штраф салынган Беренче тапкыр аны 2022 елның маенда штрафка тартканнар. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасына караганда, аңа шулай ук ВКонтактедагы язмалары гаеп итеп куелган. Кайсылары икәне әйтелмәгән. Семенов гаебен танымаган, мәхкәмә аңа 35 мең сум штраф билгеләгән. 2023 елның 20 июлендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе Семеновны армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә янәдән штрафка тарткан. Басылып чыккан карарда штраф күләме күрсәтелмәгән. Иргә кабат ВКонтактедагы язмалары гаеп итеп куелган, аларның эчтәлеге ачылмаган. Билгеле булганча, Семенов гаебен танымаган һәм "җаваплылыкка тарту вакыты чыгу сәбәпле" эшне туктатуны сораган. Аның яклаучысы мәхкәмәдә "басылган язмалар — Семеновның Русия Конституциясе гарантияләгән фикерен белдерүе" дип белдергән. 2021 елның ноябрендә Роман Семеновны Русия Административ хокук бозулар кодексының башка маддәсе — "наци атрибутикасын яки тамгасын пропагандалау йә ачык күрсәтү" (20.3 маддә) нигезендә гаепле дип тапканнар. Аны "ВКонтакте" битендә свастика сурәтләре бастыруда гаепләгәннәр. Семенов мәхкәмәдә гаебен таныган, аңа бер мең сум штраф салганнар. Украинада сугыш башлаганнан соң, Русия хакимияте кануннарны катгыйландырды. Илдә сугышка каршы язучыларга административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән, ул медиага сугышны дәүләт позициясеннән читкә тайпылып яктыртуны тыя. Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/E107g
Опубликован 27 мар.
"Сова" хисап чыгарды: Русиядә узган елны дини нигездә вандаллык арткан һәм мөселманнарга басым көчәйгән "Сова" тикшеренү үзәге 2025 елда Русиядә намус иреген гамәлгә ашыру турында хисап чыгарды. Авторлар фикеренчә, дәүләтнең дини азчылыкларны дискриминацияләүгә юнәлтелгән сәясәте, гомумән алганда, алдагы еллардагы тенденцияләрне дәвам иткән. Хәлләр бигрәк тә Мәскүдә мөшкел, биредә мәчетләр җитми, мөселманнар төрле урыннарны гыйбадәтханәгә әйләндерә һәм бу хакимиятләр тарафыннан тар-мар ителүгә дучар була. Мөселманнар күпләп яшәгән Башкортстан да хисапка эләккән. Мәсәлән, февральдә Уфа шәһәренең Октябрь районы мәхкәмәсе "Мәхәллә № 2025" мөселман дини оешмасы өчен Нагаево авылында 2007 елда төзелгән, әмма рәсмиләштерелмәгән һәм файдалануга тапшырылмаган мәдрәсә бинасына милек хокукын таныды. 👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/zdjwZ
Опубликован 27 мар.
Опубликован 27 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Ябык очрашуда Владимир Путин эшмәкәрләргә сугышны дәвам итү өчен бюджетка ирекле кертменәр ясау тәкъдим иткән. The Bell мәгълүматларына караганда, бу идея белән “Роснефть” башлыгы Игорь Сечин чыккан. Сөләйман Керимов 100 млрд сум кертәргә вәгъдә иткән. 🔸Доналд Трамп Ирандагы энергетика объектларына һөҗүмнәрне тагын 10 көнгә кичектергән. Моны Иран хакимияте сорады дигән. Шул ук вакытта The Wall Street Journal язуынча, Иран мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итмәгән. 🔸НАТОга кергән барлык илләр дә хәрби чыгымнарын тулаем эчке продуктның 2 процентына кадәр яки аннан да югарырак дәрәҗәгә җиткергән — бу максат 2014 елда Кырымны аннексияләгәннән соң куелган иде. 2025 елда НАТО илләренең саклану чыгымнары 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка арткан, дип белдерде альянсның баш секретаре Марк Рютте еллык хисабында. 🔸Җәй көне 100 долларлык банкнотларда Доналд Трамп имзасы пәйда булачак. АКШ тарихында беренче тапкыр кәгазь акчаларга гамәлдәге президент кул куячак. Яңа дизайн АКШ бәйсезлегенең 250 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә Reuters. 🔸Казан һава аланында 20дән артык рейс тоткарлана. Башлыча Мәскәү һәм Петербур юнәлешләрендәге очкычлар. Анда төнлә һава аланнарын вакытлыча япканнар иде.
Опубликован 26 мар.
2026 елның мартында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Vatançı" («Ватанчы») оешмасын экстремистик дип таныган Бу хакта куәт оешмаларына якын булган «Якудза» һәм «Замполит Татарии» Телеграм каналлары яза. "Ватанчы" хәрәкәте әгъзалары Татарстан халкы арасында милләтчелек һәм сепаратистик кәефләр тудыруга омтылган, җәмгыятьтәге сәяси тотрыклылыкны какшату һәм республика бәйсезлеге максатын күздә тоткан. Моның өчен хәрәкәт пантюркизмны, татар халкының бәйсезлеген пропагандалаучы һәм Русия сәясәтен дискредитацияләүче материаллар тараткан диелә. Телеграм каналлар язуынча, «Ватанчы» хәрәкәтенең җитәкчесе Чаллыдан, хәзерге вакытта Истанбулда яшәүче 40 яшьлек Илнар Камалов. «Замполит Татарии» язуынча, аңа каршы элек бер җинаять эше ачылган булган. Элегрәк Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә, «Ватанчы» вәкилләре «хәрәкәтнең беренче максаты — урыслаштыруга каршы тору» дигән иде. @azatliqradiosi
Опубликован 26 мар.
Мәхкәмә «Господин Никто против Путина» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") фильмын Русиядә тыйды Чиләбенең үзәк район мәхкәмәсе "Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы" документаль фильмын Русия җирлегендә таратуны тыйды. Бу хакта «Медиазона» хәбәр итә. Прокуратура фикеренчә, фильмның эчтәлеге гомуми милитаризм аша төзелгән», анда «махсус хәрби чарага һәм хәзерге хакимияткә тискәре мөнәсәбәт» күрсәтелә. Моннан тыш, фильм авторы Павел Таланкин кадрда Русиядә «Свобода России» легионы символы буларак саналган ак-зәңгәр-ак байракны күрсәтә. Шушы фактлар нигезендә гаепләү ягы моны «экстремизм һәм террорчылыкны пропагандалау» дип бәяли. Өстәвенә, прокурор аерым билгеләп үткәнчә, фильмда ата-аналар рөхсәтеннән башка балигъ булмаган балаларның йөзләре күрсәтелә. ▪️«Господин никто против Путина» документаль фильмы Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң мәктәп системының ничек үзгәрүен күрсәтә. Барлык видеоматериалларны Чиләбе өлкәсендәге Карабаш шәһәреннән педагог-оештыручы Павел Таланкин төшергән. ▪️Фильм продюсеры Алжбета Караскова Радио Свобода-га сөйләгәнчә, Таланкин төрле юллар белән материалларны режиссёр Дэвид Боренштейнга җибәреп торган. ▪️Гомумән алганда, төшерү эшләре ике ярым ел дәвам иткән. 2024 елда Таланкин төшерелгән материаллар белән Русиядән киткән. ▪️16 мартта картина иң яхшы документаль фильм буларак «Оскар» бүләген алды. @azatliqradiosi