TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 9 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 26 мар.
Татарстан китап нәшрияты 19 хатын-кызның үсеш юлы турында мотивация бирүче беренче татар китабы чыгарды «Уй + Гамәл = Язмыш» исемле китапны танылган журналист, эшмәкәр Алсу Исмәгыйлова язган. Китап нәшрияты хәбәре итүенчә, ул «Үз юлым» сериясендә беренчесе булган. Кичә Казанда китапны тәкъдим итү кичәсе узды Яңа китапта уңышка ирешү өчен авырлыклар аша үтәргә туры килгән хатын-кызларның язмышлары урын алган. «Без еш кына татар телендә мотивация бирүче әдәбият бик аз булуы турында фикер алыша идек. Мин, һичшиксез, мотивация бирә торган классика турында әйтмим. Нәкъ менә психологик, заманча мотивацияләүче әдәбият юк», – дип сөйләгән Алсу Исмәгыйлова «Татар-информ»га. Аның сүзләренчә, "барлык уңай үзгәрешләр бер кечкенә фикер белән башлана". 19 татар хатын-кызының тарихы мисалында автор мондый кечкенә фикернең тормышта тамырдан үзгәрешләр китереп чыгаруын күрсәтә. Алар – Татарстанның төрле районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә (Башкортстан, Пермь крае һ.б.) яшәүче хатын-кызлар. «Үз юлым» сериясендәге алдагы китапларны башка авторлар һәм башка темаларга язылачак. Әлеге басманың тиражы 5 мең данә тәшкил итә.
Опубликован 26 мар.
Рамил Муллин 3 июньгә кадәр сак астында калачак 25 мартта Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Түбән Кама районының элекке башлыгы Рамил Муллинга карата сак астында тоту чарасын озайту турында үтенечне карады. Ул 3 июньгә кадәр тикшерү изоляторында калачак. Муллинның адвокатлары, үзе кебек үк, моңа каршы чыккан. Алар сак чарасын өй сагына алыштыруны сораган. Федераль хөкемдар Марс Самитов элекке Түбән Кама башлыгын 3 июньгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарган. "Мине кылмаган җинаятьтә гаеплиләр. Миңа тагыла торган гаепләрне танымыйм. Мин беркайчан да алдамадым, бернинди акча да үзләштермәдем. Һәрвакыт ачык эш иттем, шәһәр, район, республика мәнфәгатьләреннән чыгып эшләдем. Тоткарланганнан бирле качмадым, тикшерүдән тайпылмадым, барлык сорауларга җавап бирдем һәм моны алга таба да дәвам итәргә әзермен. Минем яшерер нәрсәм юк", — дигән Муллин мәхкәмәдә. Хәзер Муллинга карата ике җинаять эше ачылган - "Ялган юл белән акча үзләштерү" һәм "Вазифаи вәкаләтләрен арттыру". Билгеле булганча, Муллинны яңа контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерүдә шикләнәләр. Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян күләме 30 млн сум дип исәпләнә. Хәзер сорау алуга 275 хәрбине чакырмакчылар. Муллинга 10 елга кадәр төрмә яный. 👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/xVXLQ
Опубликован 26 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина президенты Владимир Зеленский АКШ Украинадан Донбасстан чигенүне таләп итә, моның өчен иминлек гарантияләре вәгъдә ителә дип белдергән Reuters агентлыгына биргән интервьюсында. Әмма ул моны дөрес түгел һәм куркыныч адым дип саный. 🔸Брянски өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, ә Мәскәүдә дрон калдыклары төшү сәбәпле бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итте җирле хакимият. Ленинград өлкәсендәге Кириши шәһәрендә “КИНЕФ” нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалган, дип яза Astra, җирле халыкка сылтанып. 🔸Иран Русия һәм башка дустанә илләр корабларына Һормуз бугазы аша үтәргә рөхсәт биргән. Бу бугаз шулай ук Һиндстан, Гыйрак, Кытай һәм Пакстан өчен дә ачык. 🔸Русия думасы депутатлары делегациясе АКШка конгрессчылар белән очрашуга килгән. Делегацияне халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Никонов җитәкли. 🔸Дәүләт комиссиясе Русиядә вейпларны тулысынча тыюны хуплаган, дип яза “Ведомости”. Хәзер тиешле канун өлгесе әзерләү башланачак. 1 марттан Пермь краенда электрон тәмәке һәм вейплар сату тыелды.
Опубликован 25 мар.
"Вёрстка" һәм "Не норма": Русиядә, шул исәптән Башкортстан һәм Татарстанда, мәктәп укучыларын армия өчен эшкә җәлеп итәләр Русия мәктәп укучыларын гаскәр ихтыяҗлары өчен эшләргә көннән-көн ешрак мәҗбүр итәләр. Украинадагы сугыш өчен кирәкле җиһазларны алар хезмәт яки технология дәресләрендә ясый. Бу хакта "Вёрстка" һәм "Не норма" басмалары тикшерүендә әйтелә. Язмада әйтелгәнчә, әлеге басмалар "ВКонтакте" социаль челтәрендәге мәктәп пабликларыннан 50 миллионнан артык язманы анализлаган. Җыелган мәгълүматлардан күренгәнчә, Русия хәрбиләре өчен җиһаз әзерләү турында 77 төбәктән меңнән артык мәктәп хисап тоткан. Мондый мәктәпләрнең иң күбе Башкортстанда, Краснодар краенда һәм Татарстанда, ә иң азы Мәскәүдә. Елдан-ел укучылар фронт ихтыяҗлары өчен нәрсә дә булса ясаган хезмәт дәресләре турында хисаплар саны арта бара. Язмада әйтелгәнчә, бу эш өчен түләү каралмаган, аннан баш тартып та булмый, чөнки ул уку програмының мәҗбүри өлеше булып тора. Шул ук вакытта тикшерүдә балаларның дәрестән тыш вакытта фронт өчен әйберләр ясавы, шулай ук хәрбиләргә рәсемнәр һәм хатлар әзерләве турында язмалар исәпкә алынмаган. "Вёрстка" сөйләшкән укытучылар әйтүенчә, кайбер укучылар мондый биремнәрне үтәргә теләмәгән. Алар моны, аерым алганда, гаиләләрендә сугышка карата тискәре мөнәсәбәт булу белән бәйләгән. “Гомуми басым астында алар чигенде” һәм эштә катнашты, дип сөйләгән укучылары турында укытучыларның берсе.
Опубликован 25 мар.
Казан хакимияте интернетны яклау митингын тыйды Казан хакимияте 28 мартка планлаштырылган интернетны яклау митингын килештерүдән баш тартты. Бу хакта Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге хәбәр итте. Белдерү шәһәрнең башкарма комитетына 16 мартта тапшырылган булган. Оештыручылар митингта йөз кеше катнашыр дип фаразлаган. "Яблоко" фиркасе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, активистлар чара уздыру өчен "берьюлы өч альтернатив мәйдан тәкъдим иткән — аларның барысы да Казан үзәгендә урнашкан һәм җәяүлеләргә дә, транспортка да уңайлы". Икенче көнне — 17 мартта — Казан башкарма комитетында белдерүдә күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергәннәр. Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлеге күрсәтелгән максатларны төгәлләштереп мөрәҗәгатьне яңадан юллаган. Әмма бу юлы Казан хакимияте чараның максаты "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми" дип белдергән. "Ни өчен Казан хакимияте митинг уздырудан баш тарта? Чөнки алар курка. "Тәртип бозулардан" түгел — халык тавышыннан курка. Бертавыштан әйтелгән хакыйкать дәүләт пропагандасыннан көчлерәк яңгырар дип курка. Халык дәшми торудан туктап, таләп итә башлар дип курка. Алар митингны тыя ала. Әмма кешеләргә уйларга һәм дөресен сөйләргә тыя алмыйлар", — диләр Татарстандагы "Яблоко" фиркасе бүлегендә. Үз чиратында, казан активисты Дмитрий Румянцев хәбәр иткәнчә, Казан, Чаллы һәм Иннополис хакимиятләре "томалауларга, мессенджерлар эшен акрынайтуга, интернет һәм элемтәне өзүгә каршы" митинг уздырудан да баш тарткан. Әлеге чаралар 29 мартка планлаштырылган булган. Түрәләр белдергәнчә, күрсәтелгән максат "митинглар турындагы канун таләпләренә туры килми". Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/zdjOA
Опубликован 25 мар.
Себердә башланган мал чире Татарстан белән Башкортстанга килеп җитәрме Себердә малларында башлнаган пастереллёз чире март ахырына таба кимендә 15 төбәккә таралды, шул исәптән Идел буе һәм Урал якларын да. Бәйсез белгечләр әлегә бу киңкүләм эпизоотиянең сәбәпләре турында уртак фикергә килә алмый; кайберләре исә, чынлыкта бу тилчә, яки "ящур" дип саный. Белгечләр фикеренчә, хакимият моны рәсми рәвештә танырга теләми, чөнки бу ил өчен халыкара карантин кертелүенә һәм Русиядән авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруны тулысынча тыюга китерергә мөмкин. Татарстан белән Башкортстанда әлегә хәлләр тыныч. Ләкин Чуашстаннан борчулы хәбәрләр килә. Бигрәк тә татарлар күпләп яшәүче Батыр районыннан. "Батыревский" ширкәтендә малларында пастереллёз авыруы ачыкланган. Әлеге район Татарстанга күпләп ит сата. Татарстан Чуашстаннан ит һәм мал кертүне тыйды. Гомумән, Чуашстандагы хәлләр турында беренчеләрдән булып рәис Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Алда Корбан бәйрәме, моңарчы Татарстан да, Башкортстан да читтән мал сатып ала иде. Хәзер ничек булыр? Бу хакта тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/13Vv6
Опубликован 25 мар.
Казанда 29-31 март көннәрендә Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак Анда беренче тапкыр Русия Украинадан басып алган җирләрдән, ягъни Донецки, Луһанскидан да эшмәкәрләр киләчәк. Бу хакта матбугат очрашуында журналистларга Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әйткән. «Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены көтеп алынган чарага әйләнде. 2012 елда беренче тапкыр Татарстан рәисе инициативасы белән башланып киткән иде. Без төбәкләрдә эшләүче татар милли-мәдәни җәмгыятьләренә алдан квоталар җибәрәбез. Шул квоталар нигезендә, милли тормышта актив катнашучыларны, мәчетләргә, мәдрәсәләргә ярдәм итүчеләрне шушы җыенга юллыйлар. Донецки һәм Лугански Халык Республикаларында татар авыллары булмаса да, авыл эшчәнлеге, продукция җитештерү белән шөгыльләнүче татар эшмәкәрләре бар. Аларны җыенга чакырдык», дип китерә Тукаев сүзләрен "Татар информ". 2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде. Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чараларга хисап тотканда Дөнья Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецки һәм Луһански "халык Республикаларына" барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, һуманитар ярдәм илтеп кайтуы турында сөйләгән иде. Сугыш башланганнан бирле Украина ягында татарлар, мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Исмәгыйлев Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип сөйләде. @azatliqradiosi
Опубликован 25 мар.
Якутия парламенты якындагы утырышында саха халкы хокуклары бозылуы турында сөйләгән депутат Александр Ивановны мандатыннан мәхрүм итү мәсьәләсен караячак. Карар 25–26 мартта кабул ителер дип планлаштырыла, дип хәбәр иткән ТАССка парламентның матбугат хезмәте.…
Опубликован 25 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ Иранга хәрби чараларны тәмамлау турында 15 пункттан торган план юллаган, дип яза The New York Times. Басма мәгълүматларына караганда, әлеге пунктларның бер өлеше Иранның баллистик ракетлары һәм атом програмнарына, шулай ук диңгез маршрутларына кагыла. Израил бу планны хуплыймы-юкмы әлегә хәбәр ителми. 🔸Ленинград өлкәсенә ясалган көчле һөҗүм нәтиҗәсендә Усть-Луга портында Русиядәге иң эре нефть кудыру терминалларының берсендә ут чыккан. 🔸OpenAI ширкәте ясалма фәһем ярдәмендә видео ясау өчен кулланылган Sora нейрочелтәрен ябу турында игълан итте. Кушымтаны кайчан тулысынча сүндерәчәкләре соңрак билгеле булачак. Бу карарның сәбәпләре әлегә әйтелми. 🔸Петербурның шәһәр мәхкәмәсе «Тинко» интернет-провайдерны YouTube сервисына ачык керү мөмкинлеге булдырган өчен 250 мең сум штрафка тарткан. Шәһәрнең матбугат хезмәте җитәкчесе Дарья Лебедевахәбәр итүенчә, хөкемдар провайдерны трафикны блоклау системнары аша үткәрү таләпләрен бозуда гаепләп штраф салган. 🔸Казанда бер елда бүлмәләр бәясе 24 процертка арткан. Хәзер бер бүлмә сатып алу уртача 2,8 миллион сумга төшә дип яза "Реальное время" басмасы. @azatliqradiosi
Бүген танылган язучы Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озаттылар. Ул 23 мартта 90 яшендә вафат булды. Язучы туган ягы - Балык Бистәсе районы Солтан авылында җирләнде. Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Озак еллар ул «Казан утлары» журналы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында, аннары ТР Милли музеенда эшли. Вакыйф Нуруллиның тәүге күләмле әсәре «Шинельсез солдатлар» повесте була, шуннан соң аның бер-бер артлы «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Яшьнәп үткән яшьлек», «Һәлакәт» һ.б. повестьлары дөнья күрә. 2016 елда аны Туай бүләгенә намзәт буларак чыгарганнар иде. Шул вакытта милли университет турындагы Азатлык соравына җавап бирде. Безнең архивтан шул видеоны тәкъдим итәбез. #югалту
Hashtags
Опубликован 24 мар.
Соңгы елларда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны рекордлы санда арткан Соңгы 5 елда Татарстанда яман шеш 31,1 процентка арткан һәм 100 мең кешегә 500 очрак тәшкил иткән «бусага»ны узып киткән. Бу рекордлы дәрәҗә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте. Аның сүзләренчә, халыкның уртача гомер озынлыгы арта, профилактика програмнары яман шеш авырулары күрсәткеченә йогынты ясый. 2025 елда республикада яман шешнең 20 731 очрагы теркәлгән, бу, 2020 елгы күрсәткечтән 5843 очракка күбрәк. 2024 ел белән чагыштырганда 899 очракка күбрәк булган. Алар арасында 246 очракта туры эчәк рагы булган, 226сы - тиредә яман шешнең 254е - сөт бизләрендә, 198е - простата бизләрендә.
Опубликован 24 мар.
2026 елда Тукай бүләгенә 13 намзәт дәгъва итә 2026 елда Габдулла Тукай исемендәге әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге бүләккә дәгъва итүчеләр исемлеге Татарстан мәдәният министрлыгы сайтында чыкты. Быел кемнәр чыгарылган: "Казанга Тукай кайткан" иҗат төркеме: Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов – "Казанга Тукай кайткан" спектакле өчен. Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр) – "Үткелләрне үтү – дөнья көтү" шигырьләр җыентыгы өчен. Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) – "Әхмәров", "Ватан", "Алиш" китаплары, "Танкистлар" повесте өчен. Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина) – "Дәвамы бар" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен. Низамов Эльмир Җәүдәт улы – "Кара Пулат" операсы өчен. Маганов Наил Өлфәт улы – "Татнефть" хәйрия фонды рәисе, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен. Калганнарын монда укый аласыз:👉https://smarturl.click/j7vZ8 Сылтама VPN-сыз ачыла.