TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 17 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 9 мар.
Көн язмасы: Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә? АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы ун көн дәвам итә. Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр…
Опубликован 9 мар.
7 мартта Донецки һава аланы җирлегендә “Шахед” дроннары сакланган келәткә һөҗүм ясалу нәтиҗәсендә Татарстанның “Алабуга” махсус икътисади зонасының дрон җитештерү заводы хезмәткәрләре, шул исәптән баш инженер яраланган. Алар Татарстаннан “ДНР”га командировкага җибәрелгән булган. Бу хакта үз чыганакларына таянып ASTRA телеграм-каналы хәбәр итә. Келәт Прокопьев исемедендәге җимерелгән һава аланының яңа терминалында урнашкан булган. ASTRA язуынча, яраланганнарның берсе баш инженер, Чаллыдан 35 яшьлек Денис Закиров. ▪️“Алабуга” махсус икътисад зонасында дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Әлеге дроннарны җитештерү өчен Алабугада студентларны җыюга җәлеп итәләр. @azatliqradiosi
Опубликован 9 мар.
Лүбнәндә Израил һөҗүме нәтиҗәсендә урыс мәдәнияте йорты җимерелгән Һөҗүм Набатия шәһәренең Әл-Бәяд районына ясалган. Нәтиҗәдә Русия мәдәният үзәге тулысынча диярлек җимерелгән. Бу хакта үзәкнең мөдире Әсаад Дия ТАСС агентлыгына сөйләгән. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. Набатиядә Урыс мәдәният йорты 2004 елда төзелгән һәм биш катлы бинаның беренче катын алып торган. Үзәктә урыс телен укытканнар, балалар өчен музыка, рәсем һәм бию дәресләре узган. Шунда ук Русия-Лүбнән дуслыгы кичәләре дә оештырылган. @azatliqradiosi
Опубликован 9 мар.
❗️Төркия тагын бер Иран ракетын бәреп төшергән Төркия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Ираннан җибәрелгән һәм Төркия һава киңлегенә очып кергән баллистик ракетны НАТОның һава һөҗүменнән саклану системнары тотып калган. Ракет калдыклары Сүрия чигеннән 60 чакрым урнашкан Газиантеп шәһәре янына төшкән. Зыян күрүчеләр юк диелә. Бу төбәктә низаг башланганнан соң Иранның Төркиягә ракет җибәрүнең икенче очрагы. Беренче мондый очрак 4 мартта булды. Ул вакытта дрон калдыклары Дөртйол шәһәре районында төште. @azatliqradiosi
Опубликован 9 мар.
Иран дин эшлеклеләре шурасы илнең югары рухание итеп АКШ һәм Израилнең хәрби чарасы нәтиҗәсендә үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба Хаменеины сайлаган. 56 яшьлек Моҗтаба Хаменеи — Али Хаменеинең алты баласының икенчесе. Урта белемне ул Тәһран шәһәрендә Алави исемле дини мәктәптә алган. Иран медиасы мәгълүматларынча, яшь чакта ул Иран-Гыйрак сугышы вакытында кыска вакыт армиядә хезмәт иткән. 1999 елда ул дини тикшеренүләрен дәвам итү өчен шыгый теологиясенең мөһим үзәкләренең берсе саналган Ком изге шәһәренә китә. Ул беркайчан да дәүләт оешмаларында рәсми вазифалар биләмәгән, җәмәгать алдында чыгышлар ясамаган һәм әңгәмәләр бирмәгән. Шулай да ул ике дистә ел дәвамында әтисенең идарәсендә эшләп, руханилар белән Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы арасындагы мөнәсәбәтләрне координацияләгән. Моҗтаба Хаменеиның хатыны Зәһрә Хаддад Гадел Али Хаменеи кебек үк АКШ белән Израилнең хәрби чарасы вакытында үтерелгән. Аларның өч баласы бар. 18 яшьлек олы уллары шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган дип хәбәр ителде, әмма бу расланмаган. Тулырак👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 9 мар.
Көн язмасы: Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә? АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы ун көн дәвам итә. Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр ясады. Бу якларда яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла. Азатлык Радиосы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Оманда яшәүче татарлар белән сөйләште. "Башта курку көчле иде, дроннарны бәреп төшергән вакытта безнең йортта да тәрәзәләр, диварлар көчле селкенде. Балалар нык курыкты, мин алар өчен курыктым. Татарстандагы әни-әтигә әйтмәдек, туганнарга да аларга берни ычкындырмаска сорадым. Өч көннән соң хәбәрләр аларга да килеп җитте. Балаларны ияртеп кайтып китәр идем дип уйладым, әмма беренче көннәрне очкычлар очмады, әле дә билет алу авыр. Әмма бу хәлләргә ничектер күнегелә бара кебек. Тик борчылу бар барыбер. Дубай иң тыныч, иң имин, русиялеләр өчен гел ял итү, күңел ачу җире кебек кабул ителә иде. Бер дә аэропортлар ябылыр, шәһәр өстеннән дроннар очып йөрер дип күз алдына килми иде. Бер танышымның йорты нәкъ АКШның хәрби ныгытмасыга карап тора. Алар ике-өч көн йокламады. Без дә бер-ике тапкыр йортның идән астына төштек. "Кисәтү чемоданын" җыйдым, әнә, ишек төбендә утыра. Дәүләтнең медиасы тынычлык саклагыз, барысы да әйбәт дип тынычландыра ул, дроннар да бәреп төшерелә дияләр. Әмма барыбер бер кеше һәлак булды. Социаль челтәрләргә, аралашу төркемнәргә күз салсаң, кешеләрдә курку бар. Мәсәлән, танышларым арасында Русиягә кайтып китәргә теләүчеләр шактый. Фатирларны сатарга кирәк дип әйтүчеләр бар. Кемдер фатирлар арзанаячак дип яза. Әмма кешеләрнең иң курыкканы — кибетләрдә ризык бетү мөмкинлеге. Иран бугазны ябып куйса, ризык китерү кыенлашачак. Шуңа ризык алып куярга кирәк. Кем белгән дөнья хәлен. Мәктәпләр онлайн укый, аларның каникуллары булырга тиеш иде, кичектерелә. Мин бу хәлләр әле дәвам итәр дип уйлыйм. Апрель аенда да төгәлләнмәс бу эшләр. Иран чигенмәячәк. Ә болай тормыш дәвам итә. Кешеләр эшкә йөри, спортзаллар эшли, кибетләр, сәүдә үзәкләре ачык. Ураза тоталар, авыз ачарга йөриләр, ирләр тәравихка да бара, — дип сөйләде Дубайда яшәүче татар хатыны. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 9 мар.
❗️АКШ Дәүләт департаменты американ дипломатларын Согуд Гарәбстаныннын китәргә чакырды Бу хакта Әр-Риядтагы АКШ илчелеге сәхифәсендә хәбәр ителә. Анда әйтелгәнчә, 8 мартта АКШ Дәүләт департаменты гадәттән тыш хәлләрдә катнашмаган Америка дипломатик миссиясе хезмәткәрләренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына иминлекләренә янаган куркыныч сәбәпле Согуд Гарәбстаныннан китәргә кушкан. Элегрәк АКШ хакимияте дипломатларга Согуд Гарәбстаныннан теләкләре булса китәргә рөхсәт иткән иде. 3 мартта Әр‑Рияд шәһәрендә АКШ илчелеге бинасына ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте. The Washington Post мәгълүматынча, илчелек бинасының түбәсенең бер өлеше ишелгән, һәм бинага зыян салынган. Шул ук вакытта Согуд Гарәбстаны саклану министрлыгы белдерүенчә, дипломатик вәкиллектә бары тик “чикләнгән янгын” гына булган. @azatliqradiosi
Опубликован 9 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Иранда үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба илнең югары рухание итеп сайланган дип хәбәр итә Fars агентлыгы. Ант китерү тантанасы бүген Тәһранда узарга тиеш. 🔸Brent маркалы нефтенең бәясе мичкәсенә 111 доллардан артып китте. Мондый бәя 2022 елның июленнән бирле күзәтелгәне юк иде. 🔸Иран һөҗүменнән соң Бәһрәйннең нефть эшкәртү корылмасында янгын чыккан дип хәбәр итә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары. 🔸Иран Нахичеван һава аланына һөҗүм итүен кире кагуын дәвам итә. Бу хакта ил президенты Мәсүд Пезешкиан Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән телефоннан сөйләшкәндә әйткән һәм бу хәлне тикшерергә вәгъдә иткән. 🔸2026 елның гыйнвар нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда 52,4 мең эшче җитми. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Аеруча заводларга эшчеләр җитми. Бу хакта Росстат хәбәр итә. @azatliqradiosi
Опубликован 8 мар.
Израил Тәһрандагы нефть саклагычларына һөҗүм ясаган. Израил чыганагы Reuters агентлыгына белдерүенчә, әлеге ягулык корал җитештерү һәм аны эшләү өчен, шулай ук хәрби базалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен кулланылган. National Iranian Oil Company хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр нәтиҗәсендә оешманың дүрт хезмәткәре һәлак булган. Ширкәттә шулай ук "гадел һәм тотрыклы тәэмин итүне тәэмин итү өчен" кайбер районнарда ягулыкка вакытлыча чикләүләр кертеләчәген белдергәннәр. Кызыл ярымай Иран җәмгыяте хәбәр итүенчә, нефть саклагычларындагы шартлаулар күп күләмдә агулы углеводород кушылмалары, күкерт һәм азот оксидлары таралуга китергән. Белгечләр моның кислоталы яңгырлар китереп чыгаруы ихтимал булуын да искәртә. Баш фатиры АКШта урнашкан HRANA бәйсез хокук яклау оешмасы хәбәр итүенчә, Иранда АКШ-Израиль чарасы башланганнан бирле тыныч халык арасыннан 1205 кеше һәлак булган. Аларның ким дигәндә 194е - балалар. Ynet басмасы чыганакларга сылтама белән язуынча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Иран җирлегенә беренче һөҗүм ясаган. Максат итеп суны төчеләндерү заводы алынган дип әйтелә. Шул ук вакытта The Jerusalem Postка биргән аңлатмасында Берләшкән Гарәп Әмирлегенең югары дәрәҗәдәге вәкиле бу мәгълүматны кире какты. Басма мәгълүматына караганда, әгәр Гарәп Әмирлекләре сугышка кушылырга ниятләгән булса, алар һәдәф итеп хәрби корылманы сайлар иде. Израил шулай ук Лүбнәннең (Ливан) көньягына һәм Бәйрутка да һөҗүмнәр ясаган. Reuters язуынча, башкаладагы "Рамада" кунакханәсенә һөҗүм ителгән. Израил саклану армиясе белдерүенчә, һөҗүмнәрнең максаты — Лүбнәндагы "Кудс" көчләре корпусының баш командирлары булган. Бу бүлекчә Ислам инкыйлабы сакчылары корпусына керә. Якшәмбе көнне Лүбнән сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, соңгы атнада Израилнең һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 394 кешегә җиткән. Иран якшәмбе көнне Кувәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйн җирлегенә һөҗүмнәр ясаган. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 8 мар.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 8 мар.
8 март Русиядә һәм кайбер башка илләрдә Халыкара хатын-кызлар көне булып билгеләнә. Азатлык Радиосы бүгенге бәйрәмне төрмәдә каршы алган Башкортстан хатын-кызларын искә төшерә. Аларны эзәрлекләү тарихларын безнең сайтта укый аласыз. @azatliqradiosi
Опубликован 8 мар.
8 март – балкар халкының матәм көне. Балкарлар Төньяк Кавказның төрки телле халыкларыннан берсе булган һәм Кабардино-Балкар АССРнда яшәгән. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Казакъстан белән Кыргызстанга сөрә. Сөргенлеккә җибәрелүчеләрне ике сәгать эчендә алдан әзерләнеп куелган Студебеккер машиналарына төйиләр һәм "Нальчик" тимер юл станциясенә китерәләр. Сөргенлек җирләренә 14 эшелон белән 37 713 балкар җибәрелә. Аларның 52 проценты - балалар, 30 проценты - хатын-кызлар, 18 проценты- ирләр була. Моннан тыш "советка каршы элемент" дип 478 кеше кулга алына. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә. Төрки телле балкар халкы татар телен яхшы аңлый. Ризыклары да татарныкына охшаш. ▪️Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май. ▪️Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде. @azatliqradiosi