TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 28 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 16 февр.
Хөкем ителгән Уфа активисты Ольга Комлевага диабет даруларын бирмиләр Сәламәтлеге өчен мөһим дарулар булмавы турында аның ире Вячеслав Комлев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, мәсьәлә хәл ителмәсә, Комлева ачлык игълан итәргә әзер. ▪️Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны «экстремистик берләшмәдә катнашу» (ФБК белән бәйле) һәм «сугыш турында ялган мәгълүмат тарату» маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде.
Опубликован 16 февр.
Чаллы ветераннар шурасы: Украина сугышында катнашкан 74 меңнән артык кешегә медицина һәм психологик ярдәм кирәк булачак Чаллы (Татарстан) шәһәр шурасы депутаты, "Шәһәр СВО ветераннары шурасы" берлеге рәисе Шамил Әюпов республика башлыгыннан сугыш ветераннары госпитале өчен өстәмә бина сорады. Бу хакта ул шәһәр шурасының хисап сессиясендә белдерде. "Көн саен СВО (Украинадагы сугышны рәсмиләр шулай атый - ред.) ветераннары мөрәҗәгатьләре күбәя. Хәзерге матди-техник база һоспиталь алдында торган бурычлар күләменә инде туры килми. Без барлык сугышчыларыбызның җиңү белән өйләренә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Шул вакытка без медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары саны 74 мең кешедән артачак дип фаразлыйбыз, — дип китерә Әюпов сүзләрен chelny-biz басмасы. Татарстаннан Русиянең Украинада башлаган сугышына күпме кеше китүе билгеле түгел. Сугыштагы югалтуларны санаучы журналистлар һәм тикшерүчеләр үлүчеләр белән Татарстан Русиядә икенче урында бара дип белдерә. Беренче урында - Башкортстан. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат караганда, 16 февральгә Татарстаннан сугышта барлыгы 7 717 кеше һәлак булган. Чынлыкта саннар зуррак, чөнки югалтуларны хакимиятләр яшерә. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 16 февр.
2025 елда ватандашларны кайтару програмы белән Русиягә 26,7 мең кеше күченгән — бу бер ел элек белән чагыштырганда 16%ка кимрәк Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтанып “Ведомости” яза. 2024 елда шундый 31,7 мең кеше теркәлгән булган. 2025 елда бу програмны күбрәк Казакъстан һәм Кыргызстан кешеләре кулланган. Статистика күрсәткәнчә, ватандашларны күчереп урнаштыру програмы белән Русиягә күченүчеләр саны 2022 елдан бирле кими бара. Мондый програм Татарстанда да эшли. 2024 елгы саннарга караганда, 2021 елда 1433 кеше, 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илләрдән республикага кайтып урнашкан. 2025 елда 300 кеше кабул ителәчәк диелгән иде, чынлыкта күпме булуы турында әлегә әйтелмәде.
Опубликован 16 февр.
Вафирә Гыйззәтуллинаның юбилее узды. Дәүләт аны искә алмады Татарстан, татар халкының хокуклары өчен көрәшкән сәнгатькәрнең тууына 80 ел тулды, әмма аны зурлап искә алу булмады. Җырчы гомер буена Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгән булса да, туган сәхнәсендә аны искә алмадылар. Татарстан мәдәният министрлыгының Телеграм каналында да ләммим, рәсми сәхифәсендә дә искә алу юк. Казанда бердән-бер чараны кызы Камилә оештырды. "Чулпан" мәдәният йортында бушлай кичә узды. Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алуда аның белән бергә эшләгән җырчылар да, яшьләр дә чыгыш ясаган. "Вафирә зур җырчы булды. Кызганыч, бүген Вафирә Гыйззәтуллина суверенитет өчен көрәшүче итеп кенә кабул ителә, шуннан куркалар бугай. Бүген ул уңайсыз шәхес", дип сөйләде аның чордашы Азатлыкка. "Гыйззәтулиинаны лаеклы искә алмавыбыз безгә оят булырга тиеш, — дип сөйләде аның белән милли хәрәкәттә йөрүче шәхес. — Бүген барыбыз да "Туган тел" белән татар чараларын тәмамлануына аптырамыйбыз да. Әмма аны гадәткә нәкъ Вафирә Гыйззәтуллина кертте. Бөтен татар иҗтимагый съездында ул аны җырлады. Бернинди дә сценарий юк иде. Үзе уйлады, чыкты, җырлады. Халык торып басты. Вафирә Чечняга сугышка Татарстан балаларын җибәрмибез дип плакат тотып чыккан кеше. Протест йөзеннән Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисткасы дигән исеменнән баш тартты. Татарстан Конституциясен яклап трамвай юлларына яткан шәхес. Татар мәктәпләре кирәк дип даими сөйләгән кеше". 🔻Вафирә Гыйззәтуллина ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты. 1990нчы еллар башында Татарстанның бәйсезлеген яулап йөрүчеләр рәтендә булды. 2001 елда юл казасында һәлак булды. Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/nVzZW
Опубликован 16 февр.
Хәерле иртә, хөрмәте укучыларыбыз! Бүген 16 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина Брянскида энергетика объектларына һөҗүм ясаган, төбәк башлыгы Александр Богомаз хәбәр итүенчә, өлкәнең бер өлеше җылысыз һәм утсыз калган. 🔸17–18 февральдә Женевада узачак Русия, Украина һәм АКШ сөйләшүләрендә энергетик тынлык мәсьәләсе каралачак, дип яза ТАСС үз чыганагына сылтанып. 🔸Маҗарстан һәм Словакия Хорватиядән Adria үткәргече аша Русиядән нефть транзитына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән. 🔸ТрампНетаньяһу белән очрашу вакытында Израилнең Ирандагы объектларга һөҗүмнәрен хуплаячагын әйткән, дип хәбәр итә CBS News чыганакларына таянып. 🔸АКШ Баш прокуратурасы финансист Джеффри Эпштейн эше материалларында телгә алынган 300 танылган кеше һәм сәясәтче исемлеген бастырды.
Опубликован 15 февр.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 15 февр.
Истанбулда татар мөһаҗирләренә багышланган күргәзмә эшли "Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр. Калган 12 фото һәм алар турында мәгълүматны Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядә таба аласыз. Кереп карап чыгыгыз. Русиядән VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/y6X2d
Опубликован 15 февр.
1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә. Аның кабере билгесез. Сәяси режим корбанының оныкларына да "халык дошманы" тамгасы белән яшәргә туры килә. Иң мөһим һәм аяныч фактларны рәсемнәргә җыйдык ☝️ Шулай ук аның оныгы Әлфия Атласи совет чорында бабасына карата өйдә һәм мәктәптә мөнәсәбәтнең нинди булуы, Һади Атласи нәселенең язмышы турында сөйләгән иде. 👉Аны монда укый аласыз https://smarturl.click/e0glX
Опубликован 14 февр.
Уфада Гашыйклар көнендә бүләкләр тарату вакытында этеш-төртеш барлыкка килү аркасында ике кеше зыян күргән Уфаның "Планета" сәүдә-күңел ачу үзәгендә «7000 шар» чарасын оештырганнар. Шарларның 20сенә бүләк сертификатлары салынган булган. Барлык шарларны да зур йөрәк рәвешендәге челтәргә бәйләп, халык өстенә җибәргәннәр. Шул бүләкләр өчен этеш-төртеш нәтиҗәсендә 12 яшьлек бала һәм 27 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Икесен дә хастаханәгә озатканнар. Кызның хәле — уртача авырлыкта, балага гипс салганнар һәм өенә кайтарып җибәргәннәр, дип яза RusNews телеграм-каналы. Видео: Astra @azatliqradiosi
Опубликован 14 февр.
Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Әпипә" дип исемләнгән күргәзмә баруы турында язган идек Күргәзмәдә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр. — Безнең гаиләдә татар мәдәниятенә караган бик күп әйбер сакланып калган. Үзем дә шаккаттым, бу — зур байлык. Үзем дә татар әкиятләрен, җырларын ишетеп үстем. Һәрвакыт безгә кунаклар килсә дә яки без кунакка барсак, туганнар истәлекләрен сөйләде, мин шуларны тыңлап, сеңдереп үстем. Тел дә югалмады, әби-бабайларым Кытайда, аннары Төркиядә яшәсә дә үз татар ризыкларын пешерде. "Әпипә" күргәзмәсе — шул истәлекләрнең кино кадрлары кебек, тулы бер милләт һәм аерым кешеләрнең хәтер коридорлары буйлап сәяхәт, — дип дәвам итә сәнгатькәр. — Күргәзмәдә безнең туганыбыз Сания апаның истәлеген тыңлап була. Ул мине тетрәтте. Дөрес, аларның һәрберсе авыр, куркыныч юл узган. Сания апа Маньчжуриядәге сугыш елларында булган хәтирәсен сөйли, ул вакыттагы яшәү шартлары авыр булганын искә ала. Аларның могҗиза белән исән кала. Ул әнисенең сөйләгәннәренен үзе кичергән хәлләр итеп сөйли. "Без гаилә белән кырдан кайта идек, янәшәбездә атларыбыз бар һәм гитара. Ул вакытта Кытайда инде урыс гаскәрләре. Юлда кинәт безне урыс гаскәриләре туктатты. Безне аталар дип уйладым. "Арбадан төшегез!"дип боерык бирде. Шул мизгелдә кечкенә улым гитараны күтәреп, урыс солдатына урысча эндәшеп: "Моны нишләтим?" — дип сорады. Күрәсең, солдат үзенең яшьлек елларын искә төшергәндер — Аллаһ безне саклады, аның күңелен йомшартты. "Ярар, үз юлыгыз белән китегез", — диде ул. Мин балаларны соңгы тапкыр күрәм дип уйладым, әмма без котылдык. Кем белә, бәлки, бөтен бер дөнья сугышы вакытында шушы гитара безне генә саклап калган бердәнбер очрак булгандыр. Гомер бетмәгән булып чыкты, без Төркиягә китеп сакланып калганбыз". Менә шушындый тарихларны тыңлап үскән кеше мин", ди күргәзмәне оештыручы Гүнәш Төркол. Гүнәш эмигрант тарихларында чорга бәйле уртак яклар да, аермалар да бар, ди. — Безнең гаилә 1950 нче елларда Төркиягә килгәндә җитди икътисади кыенлыклар кичергән, әмма зур тырышлык һәм хезмәт ярдәмендә тиз арада аякка баскан, гаиләләренә киләчәк кора алганнар. Туганнарның бер өлеше соңрак Америкага яки Европа илләренә күченгән. Калганнары исә бүгенге көнгә кадәр үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек рухында яши. Үҗәтлек, тырышлык, гыйлемгә омтылу. Төркиядәге татар мөһаҗирләрен, бәлки, шушы сыйфатлар билгелидер, башкалардан аерып тотадыр, — диде ул @azatliqradiosi
Опубликован 14 февр.
❗️Европаның биш иле Алексей Навальныйның колониядә эквадор бакасы агуы белән үтерелүен раслады Русия оппозиция лидеры Алексей Навальныйның Көньяк Американың агач бакасының тиресеннән алынган агу белән үтерелүе турында беренче булып үз чыганакларына сылтама белән The Insider хәбәр итте. Әлеге нәтиҗәгә Навальныйның үтерелгәннән соң гаиләсе тарафыннан читкә чыгарылган биоматериал үрнәкләрен анализлаган Британия, Швеция, Франция, Германия һәм Нидерланд лабораторияләре килгән. Бу хакта The Insider хәбәреннән соң биш илнең уртак белдерүендә дә әйтелде. Документта Навальныйның үлемгә китерүче токсин белән агулануы турында «ышаныч»лы төстә белдерелә, чөнки аның үрнәкләрендә «эпибатидин булуы ышандырырлык рәвештә расланды» диелә. «Эпибатидин — Көньяк Американың агач бакаларында булган токсин, диелә биш илнең белдерүендә. — Ул Русиядә табигый шартларда очрамый. Русия хакимияте Навальный табигый үлем белән үлде дип белдергән иде. Әмма эпибатидинның агулыгын һәм симптомнарны исәпкә алганда, ул агулаудан үлгән. Навальный тоткынлыкта вафат булды, бу исә Русиянең аңа әлеге агу белән агулау өчен чаралары да, мотивы да, мөмкинлеге дә булганын аңлата», диелә. Белдерү авторлары 2018 елда Сейлсбери шәһәрендә Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиягә каршы ясалган һөҗүмне, шулай ук 2020 елның җәендә Алексей Навальныйны агулау омтылышын искә ала. Навальныйның биоматериал үрнәкләрен Русиядән ничек итеп чыгара алулары әлегә билгесез булып кала. Коррупциягә каршы көрәш фондының элекке мөдире Иван Жданов Telegram-да «Анализ өчен Навальныйның биоматериалларын чыгарырга ярдәм иткән кешеләр — чын каһарманнар» дип белдерде. Ике ел элек Юлия Навальная иренең үлеме турында Мүнһендә иминлек конференциясендә хәбәр иткән иде. Бүген Навальная The Insider хәбәрен раслады һәм иренең үлеме өчен җаваплылыкны Русия президенты Владимир Путинга йөкләде. «Мин иремне агулауларына беренче көннән үк инанган идем, әмма хәзер моңа дәлилләр бар: Путин Алексейны химик корал белән үтерде. Ике ел дәвамында җентекле эш алып барганнары һәм хакыйкатьне ачканнары өчен Европа илләренә рәхмәтлемен», дип язды Юлия. ▪️Алексей Навальный 2024 елның 16 февралендә Харп бистәсендәге «Полярный волк» колониясендә үлде. Бу хакта Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Русия ФСИН идарәсе хәбәр итте. Оешма белдерүенчә, сәясәтче «йөреп кергәннән соң үзен начар хис иткән һәм шунда ук диярлек аңын югалткан», ә реанимация чаралары нәтиҗә бирмәгән. ▪️Навальныйның гәүдәсен тикшерүчеләр аның әнисенә бары тик 24 февральдә генә бирде. Сәясәтчене 1 мартта Мәскәүдәге Борисов зиратында җирләделәр. @azatliqradiosi
Опубликован 14 февр.
Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак Бу хакта алар үзләренең Телеграм-каналында язды. Шул ук вакытта төркемнең лидеры Ринат Рамазанов Русиянең Украинага каршы баскын сугышындагы хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашкан иде. Аның абыйсы ихтыяри буларак сугышка китте. AY YOLA төркеменең беренче чыгышы Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстан, Маҗарстан һәм Германиягә барачак. ▪️2025 елны Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды. @azatliqradiosi