TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 29 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 14 февр.
Татарстанда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек чаралары бара. Бизнес-Онлайн язуынча, дүшәмбе көнне Чаллыга Русия премьер-министрның беренче урынбасары Денис Мантуровның килүен көтәләр. Ул беренче "КАМАЗ" автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашачак. Аның катнашлыгында бәйрәмне оештыру комитетының икенче утырышы да узачак. Элегрәк тарихчыларда Чаллының 400 еллыгы бәхәсләр уятты. Алар шәһәргә татар дәүләтчелеге чорында ук нигез салынган дип саный. — Монда тарихчы Владимир Ермаков тәкъдим иткән архивка нигезләнгәннәр. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора, — дип белдергән иде тарих фәннәре докторы Радик Исхаков. Тарихчы Ленар Мифтахов фикеренчә, Чаллының 400 еллыгын хакимият уйлап чыгарган. "Мин тарих институты хезмәткәре түгел, шуңа турыдан-туры әйтә алам. Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме. 1626 ел — ул Чаллыга нигез салынган ел түгел. Бу Чаллының Алабуга сарай волостенә кушылуы. Әлеге чорны романтикалаштырырга омтылалар: крестьяннар үзлегеннән күчеп утырганнар, янәсе. Бу чып-чын ялган. Сарай крестьяннары ирекле булмаган. Аларга дәүләт сәясәте нигезендә җир бүленгән һәм алар күчеп утырган. Ермаков белән мин шәхсән таныш идем. Әлбәттә, ул хөрмәткә лаек галим. Шулай да аның аерым идеологиягә йөз тотуы бар иде, күп нәрсәгә күз йомды. Ул хезмәтендә нигезләнгән чыганакларда бернинди сылтама да калдырмады. Хәтта тикшереп тә булмый. Анда бик күп сорау бар. Әгәр дә шәһәр хакимияте җитди караган булса, һичьюгы бер конференция үткәрерләр һәм төрле фикерле кешеләрне чакырырлар иде. Бүгенгә фән бу сорауга җавап бирмәде. Әлегә бары Ермаков фикерен генә алалар", диде Мифтахов 2024 елны. Бәйрәмгә әзерлек 2024 елдан бирле бара. Ул вакытта фәрманны Русия президенты имзалаган иде. Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә. Ачык чыганакларда әйтелгәнчә, нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе), Чална һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә. Алабуга крестьяннары нигез салган авыл Чалнинский Починок дигән исем йөртә һәм якын-тирәдә нигез салынган башка авылларга баш булып тора. Соңрак аны Бережные Челны, Береговые Челны, Набережные Челны дип атыйлар. Җирлек шәһәр статусын 1930 елда ала. 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр шәһәрне Брежнев дип үзгәртәләр, соңрак исеме кире кайтарыла. Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "урыс кешеләре тора башлагач кына" шәһәргә нигез салынган дигән фикер белән килешмәде. Ул җирлектә Алтын Урда истәлекләре табылуын, шәһәр атамасының татардан чыгуын әйткән иде. Тулырак 👉монда язган идек. @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Әйдә!Online татар теленә өйрәтү проекты телне танылган татар җырлары аша да өйрәтә. "Ком бураны" җыры турында инде күп ишеткәнсездер. 1990нчы елларда Татарстан бәйсезлек таләп иткән чорларда әлеге җыр белән Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) мәйдан тотты. Исән булса, бүген Вафирә Гыйззәтуллинага 80 яшь тулган булыр иде. Җырның тарихы, урыс теленә тәрҗемәсе 👉биредә VPN-сыз сылтама @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Пенза өлкәсенең Сердобски шәһәре мэры Марина Ермакова «мигрант тарихы булган гаиләләргә» торак сертификатлары бирүдән соң чыккан җәнҗал аркасында вазифасыннан киткән. «Говорит не Москва» телеграм-каналы мәгълүматынча, Ермакова ике торак сертификаты тапшырган һәм 10нчы февральдә аларны алган ике хатын-кыз белән төшкән фотосын бастырган. Ул сертификатларның «Русия ватандашларын арзанлы һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт програмы кысаларында бирелүен билгеләгән. Шуннан соң аның язмасы астында ксенофоб фикерләр пәйда булган, кайберәүләр аны "русофоб" дип атаган. 12 февральдә Ермакова шәһәр башлыгы вазифасыннан китәргә карар кылуын хәбәр итте. «...Сине мыскыл иткәндә һәм юкка чыгарырга тырышканда дәшми калу ризалашу дигән сүз. Шуңа күрә мин яла ягуга каршы үземне прокуратура, тикшерү оешмалары һәм мәхкәмә аша яклаячакмын», дип язган ул «ВКонтакте» сәхифәсендә. Соңрак әлеге бит ябылган. @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” исемлеген яңартты: 🔹Agentura.Ru 🔹«Открытое пространство» проекты 🔹Журналист, ЛГБТ каналы алып баручы Мария Лацинская 🔹Чувашиядән активист Мишши Орешников 🔹«Швейцария для всех»ны булдыручы, журналист Марина Охримовская 🔹Журналист Галина Сидорова @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Русия контролендәге Кырым мәхкәмәсе кырымтатар Нариман Сейталиевны кулга алган 12 февральдә Русия куәт оешмалары иртә таңнан Бакчасарай районы Дерекөй (Глубокий Яр) авылында 42 яшьлек Нариман Сейталиев өендә тентү уздырган. Аннан соң ирне алып киткәннәр, дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте. Ирнең хатыны Зарема активистларга белдерүенчә, тентү белән иртәнге сәгать дүрттә килгәннәр. Нариман Сейталиевны идәнгә егып салып, кулларын артка каерып богаулаганнар. "Алар балаларны бик каты куркытты, чөнки балалар әле ахыргача нәрсә булганын аңлап бетерми, әмма зур стресс кичерде. Ахырда безгә әйберләрне җыярга һәм хушлашырга нибары 15 минут кына бирделәр", дип сөйләгән Нариман Сейталиев хатыны. ▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә эшли Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Әпипә" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Госманлы империясенең тарихи банк бинасында Salt Galata-да урнашкан. Күргәзмә 1950 еллар башында Төркиягә Кытайдан килеп урнашучы татар мөһаҗирләре турында сөйли. Кем алар, ни өчен Кытайдан килгәннәр, нинди юллар кичкән алар, нинди югалтулар кичергәннәр, монда, Төркиягә килеп, бәхет тапканнармы? Күргәзмәнең авторы — Әнкарада туып-үскән татар рәссамы Гүнәш Төркол. Ул Истанбулда яши. Аның гаиләсе атаклы Терегуловлар нәселәннән, Пенза якларыннан. Гүнәшкә — 44 яшь. Ул Истанбулның Мимар Синан исемендәге гүзәл сәнгать универститында белем алган, аннары Йолдыз техник университетында магистратураны тәмамлаган. Гүнәш рәсем, тукыма, буяулар, видео, аудио белән эшләүче рәссам. Рәссам "Әпипә" күргәзмәсе ничек туганын, ничек әзерләгәнен Азатлыкка сөйләде. "Бу проектны әнием белән бергә тормышка ашырдык. Ул татарларның Русия империясеннән Кытайга, аннары 1953 елда аларның Төркиягә килү тарихын, озын озак елларга сузылган эммиграця юлын тасвирлый. Мин аны 2002 елдан ук әзерли башладым. Ул вакытта туганнарыбыз белән мөһаҗирлек тарихы турында әңгәмәләр яздыра башладым. Узган ел грант оттым, аның ярдәмендә эш күпкә активрак дәвам итте. Studio10forward такымы белән бергә эшләдек, Salt Galata күргәзмә такымы кешеләргә булган материалны ничек тәкъдим итү уңайлы булуы турында фикерләштек, нәтиҗәдә "Әпипә" күргәзмәсе барлыкка килде", ди ул Тулырак👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Радиобыз архивында Вафирә Гыйззәтуллинаның 1994 елда 30 август – Татарстанның бәйсезлек көне уңаеннан әңгәмәсе саклана. Җырчы 1990 елда Татарстанның суверенлык декларациясе кабул ителгән мизгелләрне искә ала. "Бәйсез дәүләт көннәре дә килер", дип белдерә. @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләгән милләтпәрвәр җырчы Вафирә Гыйззәтуллина тууына 80 ел тула. Мөстәкыйльлек даулаган елларда мәйданнарда чыгышлары белән истә калган милләтпәрвәр җырчының арабыздан киткәненә дә тиздән 25 ел. "Аның бөтен нәрсәсе дә бар иде бит, әнә ул Кубага да барды, башка илләрдә дә чыгыш ясады, хөрмәттә һәм абруйда булган башка җырчылар кебек сәхнәдә генә дә җырлый ала иде, әмма ул ирек сөйде – Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләде", дип сөйләгән иде Вафирә Гыйззәтуллина турында 2016 елны Азатлык Радиосына язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. @azatliqradiosi
Опубликован 13 февр.
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Мәскәүдә полиция өч нацболны тоткарлаган. Бу хакта «Национальная правозащита» телеграм-каналы хәбәр итә. Хокук яклаучылар әйтүенчә, тоткарлаулар Роскомнадзор сәясәтенә каршы чара белән бәйле булырга мөмкин. 12 февраль көндез билгесез кешеләр Роскомнадзорның бер офис ишеген велосипед йозагы белән бикләп куйды һәм "Интернет без надзора — Россия без Роскомпозора" ("Интернет күзәтүсез — Русия Роскомхурлыксыз") дигән язу элеп калдырды. 🔸Русиянең Украинага каршы баскын сугышында Төньяк Кореянең алты мең хәрбие һәлак булган яки яраланган, дип белдерә Көньяк Корея күзләве. Хәзерге вакытта Русия җирлегендә 11 меңләп Төньяк Кореяле хәрби кала дип фаразлана. Алар Русиянең фронтка якын төбәкләрдә урнаштырылган, дип яза Yonhap агентлыгы. 🔸Русия юстиция министрлыгы Германиядә белем алуны, фәнни тикшеренүләрне һәм илләр арасындагы академик хезмәттәшлекне хуплап килүче Германия академик алмашулар хезмәтен «теләнмәгән оешма» дип таныды. Әлеге хезмәт еллар дәвамында яшьләргә Германия университетларында белем алу мөмкинлеге тудырды, галимнәр өчен уртак проектларны гамәлгә ашырды һәм илләр арасында фәнни-мәгариф күперләрен ныгытуга өлеш кертте. 🔸Активистлар ел башыннан бирле инде 12 нче тапкыр Мәскәүдә 2006 елда үтерелгән «Новая газета» журналисты Анна Политковская яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырды.Моңа кадәр куелганнары бер тәүлек тә үтмичә алынды. 🔸Төнлә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе биш сәгать тирәсе гамәлдә булды. Чикләүләр алынгач кайбер җирләрдә элемтә югалган. Inkazan телеграм-каналы язуынча, проблемнар Адоратский урамында автобазар янында яшәүчеләрдә барлыкка килгән. @azatliqradiosi
👧👦📚Башкортстанда башкорт телен өйрәнү өчен бердәм күрсәтмә әсбаплар әзерләп чыгарачаклар Моның өчен Дөнья башкорт корылтае «Җанлы сүз» проектын оештырды. "Башинформ" агентлыгы язуынча, Уфада уку әсбапларының структурасын һәм эчтәлеген яшь үзенчәлекләрен һәм ФГОС таләпләрен исәпкә алып әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылган. Төп максат — башкорт телен өйрәнүче 5–7 яшьлек мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү. Шушы юнәлештә төркемнәрдә башкорт телен нәтиҗәле үзләштерү өчен уку комплектлары системасы булдырыла. «Дөнья башкорт корылтае командасы республиканың барлык муниципалитетларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телне өйрәнү өчен тудырылган шартларны тикшерде. Милли төркемнәрнең саны, аларның җиһазландырылышы анализланды. Дөнья башкорт корылтаеның мәгариф буенча комиссиясе 130 балалар бакчасында, җиде меңнән артык бала шөгыльләнгән 270 төркемдә булды, шулай ук ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән очрашулар үткәрде», дип яза "Башинформ" проектны оештыручыларга сылтанып. Проект кысаларында һәр муниципалитетта укыту семинарларында әсбапларны тәкъдим итү оештырылачак. Анда аларны балалар бакчаларында эш барышында куллану өчен аңлатмалар биреләчәк. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшкә өлкән буынны — әби-бабайларны җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк гаилә клублары концепциясен эшләү дә планлаштырыла. Алар рәсми булмаган мохиттә балаларны фольклор, һөнәрчелек, көнкүреш белән таныштырып, кирәкле тел мохите тудыра алачак. 🔹Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән. 🔹Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде. 🔹ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән. #Башкортстан @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 12 февр.
10 февраль көнне Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты. Бүгенге көнгә без 9004 кеше үлеме турында хәбәр таба алдык. Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде. Ягъни соңгы елда гына исемлек ике тапкырга диярлек артты. Бу, әлбәттә, үлүчеләрнең соңгы елда һәлак булуын аңлатмый. Сүз шул елда табылган һәм расланган үлемнәр турында бара, алар арасында узган елларда үлгән сугышчылар да шактый. Күп хәрби башта "хәбәрсез югалган" дип әйтелә, шактый соңрак кына аларның җәсәде алып кайтыла яки хәрби үлгән дип таныла. Тулырак безнең язмада укыгыз. @azatliqradiosi
❗️Казан янында реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнелгән үсмерләр тоткарлаган Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланган. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белдерүенчә, аларны тимер юл светофорын көйләүче реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнәнләр. Үсмерләр мессенджерда вакытлыча эш тәкъдим итүче игъланга юлыккан һәм акча эшләп алырга булган, дип белдерә ФСБ. 116.ru язуынча, аларга моның өчен 35 мең сум, “Республика Татарстан” мәгълүматынча, 40 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр. Реле шкафын яндыру омтылышы 25 гыйнварда билгеле була, ә үсмерләрне 26 гыйнварда тоткарлыйлар. “Бизнес Онлайн” тикшерү идарәсенә сылтанып язуынча, үсмерләргә моның өчен интернет-үгетләүчеләр 30 мең сум түләгәннәр. Нәтиҗәдә егетләргә террор гамәле кылу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Үсмерләр сак астына алынган. Аларның өйләрендә тентү узган. Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде. Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән. ▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән. ▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар. #Татарстан @azatliqradiosi
Hashtags