TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,574Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 27 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 18 февр.

💵Февраль башына Татарстанның дәүләт бурычы 97,9 млрд сум тәшкилиткән Бу хакта Татарстан финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бурычның төп өлеше — 90,1 млрд сум Мәскәүдән алган федераль кредитлар тәшкил итә. Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады. 2026 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Башкортстанда дефицит — 22,5 млрд сум тәшкил итәчәк. @azatliqradiosi

426 views

Опубликован 18 февр.

Ханты-Манси автоном бүлгесенең (ХМАО) Түбән Варта районы мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашын 30 мең сум штрафка тарткан һәм Русиядән чыгарып җибәрү турында карар кабул иткән. Мөселман канунсыз миссионерлык эшчәнлегендә гаепле дип танылган. Бу хакта ХМАОның берләштерелгән мәхкәмәләренең матбугат хезмәтенә сылтама белән Islamnews хәбәр итә. «Ислам динен тотучы Үзбәкстан ватандашы көн саен биш вакыт миссионерлык эшчәнлеге алып барган, ягъни “Намаз” дини йоласын үтәгән. Бу гамәл җәмәгатьчелеккә ачык килеш үткәрелгән, чөнки бүлмә ишеге ачык булган, тулай торакта яшәүчеләр һәм өченче затлар ирекле кереп йөри алган. Шул ук вакытта ул бернинди дини оешмада тормаган, теркәлү документлары булмаган. Шулай ук тулай торак бүлмәсендә ул өченче затларга, анда яшәүчеләргә, үзенең дини тәгълиматы һәм карашлары турында сөйләгән, дини китабын шунда саклаган, әлеге әдәбиятны теләсә кем карый алган», диелә хәбәрдә. Үзбәкстан ватандашы төбәктә вахта ысулы белән эшләгән һәм тулай торакта яшәгән. Аңа каршы күршесе шикаять иткән. Шуннан полиция тикшерү башлаган һәм мәхкәмә аңа штраф салган һәм илдән чыгарып җибәрергә карар кылган. @azatliqradiosi

434 views

Опубликован 18 февр.

🕌Көн язмасы: Мигрантлар белән тулган Русия мәчетләрендә татарлар хуҗамы яки кунакмы? Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте. Кайбер илләрдә мөселманнар беренче тәравих намазын инде кичә укыды һәм бүген уразага керде. Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары исә беренче тәравихка бүген җыелачак, ә уразаны иртәгә башлаячак. Рамазан — күпләр көтеп алган, күңелләрне дулкынландырган ай. Бу чорда ифтар мәҗлесләре үткәрү, бер-береңә авыз ачарга йөрү, мәчетләрдә бергәләп тәравих намазлары уку, сәдакалар бирү күркәм бер гадәткә әйләнә. Русия төбәкләрендә дә мәчетләрдә бу айга алдан ук әзерләнәләр, ифтарлар оештыру мәсьәләләре хәл ителә, ярдәм җыю башлана. Элек-электән мәчет татарлар өчен намаз уку урыны гына түгел, ә җәмәгать җыела торган үзәк тә булган. Анда балаларга исем кушканнар, ашлар уздырганнар, никахлар укытканнар. Бу эшләрнең барысын да гадәттә татарча алып барган имамнар башкарган. Мәчет милли тормышның аерылгысыз өлеше саналган. Русиядән күчеп киткән татарлар да яңа җирдә беренче булып мәчет, мәктәп салган. Соңгы елларда исә Русия төбәкләрендә мәчетләрдәге тел һәм мәдәни мохит күзгә күренеп үзгәрә. Кайбер урыннарда татар имамнарын башка милләт вәкилләре алыштыра башлады, җитәкчелеккә дә алар килә. Сәясәт белгече, "Нерусский" телеграм-каналы авторы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Русиядә татарча сөйләшүчеләр саны кими, шуңа күрә алар мәчетләрдә дә азая. Аның сүзләренчә, элек Мәскәү мәчетләрендә татар бабайлары өчен булса да вәгазьләр татарча укылган. Хәзер исә татарлар мәчеттәге мөселманнарның 5–10 процентын гына тәшкил итә, ә татарча сөйләшүчеләр тагын да азрак. Мөхәммәтов татарларның мәчетләргә сирәгрәк йөрүен дә исәпкә алырга чакыра. 1990нчы еллардан башлап мәчетләргә Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия мөселманнары активрак йөри башлый, шул сәбәпле тел мохите чуарлана. Шул ук вакытта тарихчы Альфред Бустанов бу хәлне табигый процесс дип бәяләгән иде. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

436 views

Опубликован 18 февр.

⚡️Башкортстанда мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тоткарланган. Однажды в Башкирии Телеграм-каналы язуынча, аны бүген иртән өендә тоткарлаганнар. Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли. ▪️30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика дәүләт академия симфоник оркестрының баш мөдире Артур Назиуллин һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе мөдире Алмаз Сәетовны тоткарлаган иде. ▪️Былтыр «Мәдәни програмнар дирекциясе» оешмасы җитәкчесе Гөлнара Юрина һәм «Башкортстан» дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин кулга алынды. Алар йорт сагында утыра. 📷Однажды в Башкирии @azatliqradiosi

445 views

Опубликован 18 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанга күрше Чуашстан республикасында ике дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев белдерде. Беренче очракта дроннар Чабаксар шәһәренең Новоюжный районында һәм Чебоксары бүлгесендә (Яуши бистәсендә) бәреп төшерелгән. Берничә машинага зыян килгән. Иртәнге сәгать 7дән соң Николаев дроннарның кабат һөҗүме турында хәбәр итте. Әмма нәтиҗәләр турында ачыклык кертмәде. 🔸Татарстанда да 3.49 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Росавиация Казан һава аланын ябып торды. Барлыгы 11 очкыч тоткарланган, икесен бөтенләй җибәрмәгәннәр дип хәбәр итә Бизнес Онлайн басмасы. 🔸Женевада Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшүләр Русия вәкиллеге җитәкчесе Владимир Мединский позициясе аркасында көрчеккә терәлде, дип яза ике чыганакка таянып Axios басмасы. «Интерфакс»ның Русия тарафыннан булган чыганагы кичәге очрашуны «бик киеренке» дип атаган. Якынча алты сәгать дәвам иткән сөйләшүләр бүген дә дәвам итәчәк. 🔸Күптән түгел "ят агент дип танылган «Открытое пространство» проекты ябыла. Бу хакта аңа нигез салучы Александра Крыленкова игълан итте. Ул проект эшчәнлегенә катнашы булмаган кешеләрнең дә исемлеккә кертелүен әйтте. «Открытое пространство» 2012 елдан бирле эшләп килде һәм активистларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнде. 🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары беренче тәрәвихны укыячак, иртәгә ураза керәчәк. Кайбер илләрдә мөселманнар уразага бүген керде, чөнки Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте. @azatliqradiosi

453 views

Опубликован 17 февр.

1938 елның 15 февралендә галим, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүче Һади Атласи һәм тагын сигез кеше Казан төрмәсендә атып үтерелә. Аның кабере билгесез. Сәяси режим корбанының оныкларына да "халык дошманы" тамгасы белән яшәргә туры килә. Иң мөһим һәм аяныч…

457 views

Опубликован 17 февр.

Русия Дәүләт думасы операторларны ФСБ таләбе белән элемтәне өзәргә мәҗбүр итте Русия Дәүләт думасы "Элемтә турында"гы канунга кертелгән төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Әлеге төзәтмәләр Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) теләсә кайсы төбәктә һәм теләсә кайсы вакытта элемтәнең теләсә нинди төрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк. Документ нигезендә, операторлар ФСБ таләп иткән очракта хезмәт күрсәтүне туктатып торырга мәҗбүр булачак. Бу Русия президентының норматив хокукый актларында каралган очракларга нигезләнәчәк. Башта канун өлгесенә ФСБның "ватандашлар һәм дәүләтне куркыныч янаулардан саклау максатыннан" элемтәне чикләү турында "үтенечләр" җибәрә алу мөмкинлеге кертелгән иде. Әмма икенче укылышка "үтенеч" сүзе "таләп"кә алыштырылды, ә халыкны "янаулар куркынычыннан" саклау турындагы өлеш тулысынча алып ташланды. "Первый отдел" оешмасы юристы Евгений Смирнов сүзләренчә, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, элемтәне томалау сәбәпләре чикләнмәячәк. "Бу, киресенчә, президентның кулларын бәйсезрәк итә, чөнки мондый очракларны ул үзе билгеләячәк", дип белдерде Смирнов "Агентство"га биргән аңлатмада. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

390 views

Опубликован 17 февр.

1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узды. Бу корылтайга барлыгы 620 делегат сайлана. Корылтай ачылышына сайланганнарның 586-сы килеп җитә. Русия төбәкләреннән һәм ул вакыттагы Советлар Берлеге республикалары булган Литва, Латвия, Беларус, Азәрбайҗан, Казакъстан, Таҗикъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан татарларыннан да вәкилләр катнаша. Шулай ук бу чарага кырым татарлары төркеме килә. Ул вакытларда Казанның иң яхшы һәм халык иң күп сыя торган бинасын – Камал театрын алу да җиңел булмаган. Бина өчен оештыручылар обком кешеләре белән караңгы төнгә кадәр бәхәсләшкән. Алайса, Мәрҗәни мәчетендә үткәрәбез, дигәч кенә рәсмиләр ризалык биргән. Милли мәдәни җанлану нәкъ шул вакытта башланып китте. "Шул корылтайдан соң татар мәктәпләре ачылды", дип искә алган иде галим Фәрит Солтанов. Бүгенге көндә Татар милли хәрәкәте тарихта гына калды, ул елларда яуланган җиңүләр дә бетте, дип белдерүчеләр юк түгел. 📷Корылтайны оештыручылар @azatliqradiosi

866 views

Опубликован 17 февр.

Украинадагы сугышта Идел буе төбәкләреннән кимендә 50 мең сугышчы үлгән Бу хакта "Idel.Реалии" басмасы алып барган хисапта әйтелә. Исемлеккә Идел буе федераль бүлгесе һәм Әстерхан өлкәсе керә. Иң күп һәлак булучылар - Башкортстаннан. Төбәкләрдә һәлак булганнар саны: Башкортстан – 9 042 кеше; Татарстан – 7 763 кеше; Пермь крае – 5 277 кеше; Сарытау өлкәсе – 5 068 кеше; Самар өлкәсе – 3 364 кеше; Оренбур өлкәсе – 3 057 кеше; Киров өлкәсе – 2 762 кеше; Удмуртия – 2 731 кеше; Түбән Новгород өлкәсе – 2 628 кеше; Ульян өлкәсе – 1 810 кеше; Әстерхан өлкәсе – 1 685 кеше; Чуашстан – 1 634 кеше; Мари Иле – 1 263 кеше; Пенза өлкәсе – 1 253 кеше; Мордовия – 665 кеше. Русия хакимияте сугышта һәлак булучылар санын ачыктан-ачык игълан итми. Журналистлар бу мәгълүматны ачык чыганаклардан җыя, чын саннар күбрәк. 👉 Тулырак монда укыгыз.

403 views

Опубликован 17 февр.

❗️Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Шулай ук ул 6 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә. Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум…

408 views

Опубликован 17 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дрон һөҗүмне куркынычы тәртибе гамәлдә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дүрт дронның Минзәлә юнәлешендә очуы турында хәбәр иттеләр. Дроннарны Татарстанның Зәй районы Кәдек авылы өстендә күргәннәр. 🔸Казан, Уфа, Түбән Кама һава аланнары эшләми торды. Уфадан әле дә бу чикләү алынмаган. Казанда 18 рейс тоткарлана. 🔸Бүген Женевада Русия, Украина һәм АКШның өч яклы очрашуы башлана. ТАСС язуынча, Русия делегациясе Женевага 9 сәгать очкан, чөнки дустанә булмаган илләрне урап узган. Швейцариягә Италия күгеннән кергәннәр. 🔸Путин зур сәяси эшләрдә катнашкан берничә хөкемдарның вазифасын күтәрү турында фәрман имзалады. Алар арасында «Баймак эше» хөкемдары да бар.

424 views

Опубликован 16 февр.

Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды. Ул 8 мартка кадәр эшли. "Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана.

432 views
12•••5•••10•••15•••20•••252627282930•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384