TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,814Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 26 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 20 февр.

Русия юстиция министрлыгы 2022 елның июлендә YouTube-та дөнья күргән «Татар һәм башкорт халкына һәм барлык төрки халыкларга мөрәҗәгать. Берләшергә вакыт. Идел-Урал» дип аталган видеороликны «экстремистик материаллар» исемлегенә керткән. Бу хакта министрлык сәхифәсенә сылтама белән "Идел.Реалии" хәбәр итә. Министрлык мәгълүматына караганда, әлеге карар 2025 елның 12 декабрендәге Татарстан югары мәхкәмәсе карары нигезендә кабул ителгән. YouTube-ның Tatnews каналында урнаштырылган әлеге видеода Таһир Миңнебаев «төрки халыкларның бер вәкиле» исеменнән башкортлар һәм татарларга мөрәҗәгать итә. Сугышка кадәр үзенең Одессада яшәвен әйтә. «2022 елның 24 февралендә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Күп кенә мөселманнар Украинаны ташлап китте. Күпләр исә Украинада калды, кайберләре үз җирләрен, милкен һәм якыннарының гомерен саклау өчен кулларына корал алды», — ди видеода Миңнебаев. Ул татарлар һәм башкортларга мөрәҗәгать итеп, «безнең балаларны тыныч халыкны, хатын-кызларны һәм балаларны үтерергә җибәрәләр», дип белдерә. «Инде күп сандагы мәетләрне туган якка җирләргә кайтардылар», — ди ул. Миңнебаев «халкыбыз улларын Украинада үлемнән туктатырга» чакыра: «Чынлыкта безнең дошман кем икәнен мең кат уйлагыз. Тамырларыбызда ислам каны ага һәм кайный икәнен онытмагыз», — ди ул. Автор шулай ук төрки халыкларга мөрәҗәгать итеп, «Көфер дип аталган зур төрмәдә яшәвебез турында уйланырга» чакыра. Татарстан Югары мәхкәмәсе карарына күрә, видеороликны «экстремистик материал» дип тану турында шикаять белән республика прокуроры мөрәҗәгать иткән. Җавап бирүче буларак Камалов Илнар Рафис улы күрсәтелгән. Матбугат чараларында аны «Ватанчы» хәрәкәтенә нигез салучы дип атыйлар. Камаловка карата «нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек абруен кимсетү» маддәсе (Русия Җинаять кодексының 282 маддәсе, 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше кузгатылуы әйтелә. @azatliqradiosi

391 views

Опубликован 20 февр.

Стәрлетамакта сугышка контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга 400 мең сум түләячәкләр. Стәрлетамак хакимияте Русиянең Украинага каршы баскын сугышына контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга бер тапкыр түләнә торган акча күләмен билгеләгән. Элегрәк Стәрлетамак шәһәр шурасы 2 февральдән кала казнасыннан 400 мең сум түләү турында карар кабул иткән иде. Аны шәһәр хакимияте урынбасары җитәкчелегендәге комиссия билгелиячәк дип яза "Коммерсант". Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр - Башкортстан республикасыннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта кимендә 9103 кеше һәлак булган. Стәрлетамактан - 317 кеше үлгән. 🔸2023 елның октябрендә Башкортстанның Стәрлетамак хәрби комиссары Максим Немченко машинасына тәре ясаганнар һәм "груз 200" (йөк 200") дигән язу язганнар иде. 🔸Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Татарстаннан соң бу түләүләрне башка төбәкләрдә дә кертә башладылар. @azatliqradiosi

393 views

Опубликован 20 февр.

20 февраль Русия һәм соңрак Төркия сәясәтчесе, Идел-Урал штатын оештыруны җитәкләгән Садри Максудиның вафат булган көне. Садри Максуди 1957 елның 20 февралендә 78 яшендә Истанбулда дөнья куя һәм Истанбулның Зынҗырлыкую зиратында җирләнә. Максуди 26 яшендә Русия Думасы депутаты булып сайлана. Ул татар мәгарифен яклап 38 тапкыр трибунага чыга. Максуди татар милләтенең хокукын яклаган өчен чит илгә куылгач та үз милләте хокукын Европа күләмендә йөри. Ататөрек - Мостафа Кәмәл аны Төркиягә чакыртып китерә. "Төркия өчен Максуди бик мөһим кеше, аны яңа буын кешеләре дә белергә тиеш. Төркия парламентында озак еллар буена актив депутат булган кеше бит ул", дигән иде Азатлык Радиосына галим Исмаил Төркоглы. Күптән түгел ул Максуди турында китап чыгарды. "Монда мин Русия империясенең тарихы турында да аңлаттым, андагы татарларның тормышы нинди булган. Моны белмичә, күзалламыйча Садри Максудиның узган юлын аңлап булмый. Бигрәк тә Төркия укучысына. Русия империясендә татарлар ничек яшәгән, ни теләгән, нәрсәгә омтылган, ни өчен туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган — барысы да аңлатылды. Казан ханлыгы басып алынган вакыттан алып яздым. Китап шуның белән ачыла. Садри Максудиның нәселе каян чыккан, фамилиясе ниләр аңлата. Аның гаиләсе, туганнары турында да белү мөһим. Максуди Казанда учительская школада укуын да белү, аңлату кирәк. Бу күпләргә тәтемәгән, ни өчен Максуди урысча укыганын да аңлаттым. Садриның Парижда укыган, эшләгән чаклары да җентекле язылды. Шәхси тормышын да ачыкладым", диде Исмәил Төркоглы. Бу хакта тагын бер искә төшереп китик - монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi

384 views

Опубликован 20 февр.

Башкортстанда әйләнә-тирә мохитне саклау активисты Таңсылу Аслаеваны WhatsApp-тагы комментарийлары өчен Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә штрафка тартканнар. Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Гүзәл Сәфәрова 68 яшьлек активист Таңсылу Аслаевага 15 мең сум күләмендә штраф салган. Бу хакта мәхкәмә сайтындагы сылтама белән ASTRA хәбәр итә. Мәхкәмә материалларында әйтелгәнчә, Аслаева WhatsApp-та "пропаганда характерындагы гамәлләрнең җәмәгатьчелек чалымнары" булган комментарий урнаштырган. Әмма төркемнең исеме дә, комментарийның эчтәлеге дә әйтелми. Аслаева гаебен таныган һәм комментарийны үзе язганын раслаган. Аның сүзләренчә, Русия армиясен "дискредитацияләү" нияте булмаган. 2023 елда Аслаева Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылы халкы белән бергә алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы чыгып, әлеге эшләрне туктатуга ирештеләр. Ул вакытта Ишморзада бер меңнән артык кеше җыелды. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

379 views

Опубликован 20 февр.

Хәерле җомга көннәре белән, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 20 февраль, кыскача яңалыклар мондый: 🔸Газзә сызыгы өчен «Тынычлык шурасы» бюджетының җиде миллиард доллардан артык өлешен Казакъстан, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Бәһрәйн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан һәм Кувәйт керткән. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп "Тынычлык шурасы"ның Вашингтон шәһәрендә узган беренче утырышында чыгыш ясаганда әйткән. 🔸Доналд Трамп Русиягә карата санкцияләрне тагын бер елга озайтты. Сүз 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләве сәбәпле кертелгән чикләү чаралары турында бара. Чикләүләр ул чактагы АКШ президенты Барак Обама тарафыннан кертелде. Һәм ул озайтылып килә. Бу хакта АКШ федераль реестры сәхифәсендә хәбәр иелә. 🔸Татарстанда биш сәгатькә якын дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Һава аланнары ябылмаса да, Казанда дистәдән артык очкыч тоткарланды. Бу атнада дроннар һөҗүме тәртибе пәнҗешәмбедән кала көн саен диярлек игълан ителде. Республикада дроннар бәреп төшерелүе турында хәбәрләр булмады. 🔸Казанда Г.Камал театрының яңа бинасы янында яктырткычлар белән музыкаль фонтан куярга ниятлиләр. Бу хакта журналистларга шәһәр мэры Илсур Метшин Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү проектын тәкъдим итү вакытында әйткән. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз. @azatliqradiosi

407 views

Опубликован 19 февр.

АКШ алдагы ял көннәрендә Иранга һөҗүм ясау өчен җитәрлек көч туплаган. Бу хакта 18 февральдә Ак йорт һәм Пентагондагы рәсми затларга таянып АКШ медиалары хәбәр итте. CNN мәгълүматларынча, Пентагон Ак йортка, президенттан күрсәтмә килгән очракта, АКШ хәрбиләре ял көннәрендә хәрби чара үткәрергә әзер булачак дип җиткергән. Әмма The New York Times язуынча, президент Доналд Трамп әлегә алга таба нинди гамәлләр кылу турында карар кабул иткәнен белдермәде. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

411 views

Опубликован 19 февр.

⚡️Башкортстанда мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тоткарланган. Однажды в Башкирии Телеграм-каналы язуынча, аны бүген иртән өендә тоткарлаганнар. Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли. ▪️30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика…

408 views

Опубликован 19 февр.

Татарстанда тагын бер авыл юккачыкты Татарстан Дәүләт шурасының утырышында депутатлар Нурлат районының Покровский авылын бетерү өчен тавыш биргән. “Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлегенә керүче Покровский поселогы торак пункт билгеләрен югалтты һәм алга таба аның үсеш мөмкинлекләре күренми”, – дип китерә “Ватаным Татарстан” газетасы сайты район башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләрен. Татарстанда юкка чыга баручы авыллар саны арта. Андый авылларны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин 2018 елда Азатлык Радиосына соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә генә дә республикада 30дан артык авыл юкка чыкканын әйткән иде. Галим 2018 елда "Юкка чыккан авыллар" дигән китап әзерләп бастырды. Анда кайсы районнарда нинди авыллар юкка чыкканы язылган. "Шушы китап язылганнан соң ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда тагын 30дан артык авыл юкка чыкты. Сәбәпләре төрле. Кайбер авыллар дәүләт реестрында торса да, анда кеше яшәми", дигән иде Рафаил Шәйдуллин. "Моңа кадәр урыс авыллары юкка чыга иде. Хәзер татар авыллары да бетә. Эш юк. Татарстанда 1930-2016 еллар аралыгында 1200 авыл юкка чыккан. 70 проценты урысныкы булса, 20 проценты татар авылы иде. Татар авылларының юкка чыгу темпы арта бара", диде галим. Бу хакта мәкаләне тагын бер искә төшереп китәбез – монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi

404 views

Опубликован 19 февр.

Татарстанның Буа районында реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнелгән ике үсмер тоткарлаган Татарстан эчке эшләр министрлыгына сылтанып Kazanfirst хәбәр итүенчә, әлеге хәл 14 февральдә була. Тимер юлның техник хезмәткәрләре тулысынча янып беткән реле җайланмасы шкафын ачыклый. Әлеге урынны карау барышында җиһазның алдан ачылуы, аннары ут төртеп юк ителүе билгеләнгән диелә хәбәрдә. Нәтиҗәдә 19-22 яшьлек ике Буа шәһәре кешесе тоткарлана. Kazanfirst язуынча, аның берсе шәхси сак оешмасында эшли, икенчесе студент. Аларның өйләрендә тентү узган, "алдан сөйләшеп төркем белән террор гамәле кылу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Егетләр гаепләрен таныган диелә. ▪️26 гыйнварда Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланганы хәбәр ителгән иде. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белдерүенчә, аларны тимер юл светофорын көйләүче реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнәнләр. ▪️Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде. ▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән. @azatliqradiosi

392 views

Опубликован 19 февр.

Башкортстан район газетларына сугышта һәлак булучыларның үлем датасын күрсәтү тыелган Башкортстандагы район газеталары редакцияләренә Русиянең Украинадагы баскын сугышына китеп, анда һәлак булган сугышчыларның үлем даталарын күрсәтмәскә кушылган. "Республика Йорто" телеграм-каналы мәгълүматларына күрә, мондый күрсәтмәне республика Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы тараткан. Шундый ук таләп үлгәннәрнең туганнары язган некрологларга да кагыла диелә. Бу аеруча контрактт имзаланганнан соң бер ел да узмыйча һәлак булганнарга кагыла. — Кайбер ихтиярилар сугыш барган урыннарга килү белән бик тиз һәлак була. Моны күрсәтүне тыючы күрсәтмәләр барлыкка килүе гаҗәп түгел, — дип шәрехләде бу хәбәрне "НеМоскве" Телеграм-каналына "Аспекты" мөхәррире Руслан Вәлиев. Сүз һәлак булганнар турындагы җәмәгатьчелеккә җиткерелә торган мәгълүматның ачыклыгын киметү турында бара: редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, район басмаларында материаллар инде конкрет даталарсыз чыга башлаган. Алар моны контракт төзелгән көн белән үлем арасындагы кыска вакыт аралыгын күрсәтмәскә теләү белән аңлата. Башка чыганаклар да мондый күрсәтмәләр булуын раслый, әмма аларның язмача түгел, ә телдән генә җиткерелүен әйтә. Басма әңгәмәдәшләре шулай ук тагын бер тәкъдим турында сөйли – район газетларында сугышта катнашкан хәрбиләрнең җеназаларын гомумән тасвирламаска. Вәлиев фикеренчә, рәсми хәбәрләрнең форматы һәм тулылыгы вакыт узу белән сизелерлек үзгәргән. "Башта алар барын да ничек бар – шулай яздылар. Хәзер исә материаллар бирелеше төрлечә: кайдадыр тулырак, кайдадыр кыскарак". Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган сугышчылар исемлеген алып бара. Бу көннәрдә генә без Башкортстаннан сугышта кимендә 9 мең кешенең һәлак булуын язган идек. @azatliqradiosi

420 views

Опубликован 19 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Пермь төбәгендә җиденче сыйныф укучысы үзенең яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Дмитрий Махонин хәбәр итүенчә, әлеге хәл Александровскиның 1нче санлы урта мәктәбендә булган. Җәрәхәтләнгән баланың хәле авыр. 🔸Украина Кораллы көчләре Псков өлкәсе Великие Луки шәһәрендәге нефть ширкәтенә һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы хәбәр итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә нефть эшләнмәләре сакланган мичкәгә ут капкан. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. 🔸«Дружба» торбасы аша Маҗарстанга нефть кудыру яңадан торгызылганчыга кадәр хакимиятләре Украинага дизель ягулыгын җибәрүне туктата. Бу хакта Маҗарстан тышкы эшләр министры Петер Сийярто хәбәр итә. "Энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлек үзара булырга тиеш", дигән ул. "Дружба" нефть үткәргече аша Маҗарстанга һәм башка илләргә нефть сатудан Русия миллиардларча доллар керем ала. 🔸Европа Берлеге спорт мәсьәләләре комиссары Гленн Микаллеф 2026 елгы Паралимпия уеннары ачылу тантанасына килмәячәген белдерде. Сәбәбе Русия спортчыларына үз байрагы астында катнашуга рөхсәт ителү. Украина вәкилләре дә шул ук сәбәп белән уеннарны бойкот итәчәк. Бу хакта Украина спорт министры белдерде. 🔸Уфада 1 марттан трамвай һәм троллейбуста йөрү бәясе артачак дип хәбәр итә «Город Уфа: транспорт и связь» телеграм-каналы. @azatliqradiosi

412 views

Опубликован 18 февр.

⚡️Башкортстанда мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тоткарланган. Однажды в Башкирии Телеграм-каналы язуынча, аны бүген иртән өендә тоткарлаганнар. Шәфыйкова министрлыкны 2012 елдан бирле җитәкли. ▪️30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика…

413 views
12•••5•••10•••15•••20•••2425262728•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384