TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,634Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 31 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 10 февр.

❗️Азатлык хисабы: Сугышта Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

373 views

Опубликован 10 февр.

Гыйнвар аенда Русиядә нефть чыгару инде икенче ай рәттән кимеде. Бу АКШ санкцияләре нәтиҗәсендә нефтьне халыкара базарларда сату кыенлыклары белән бәйле, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы. Русия хакимияте нефть һәм нефть продуктларын җитештерү һәм экспортлау турындагы мәгълүматны яшерә, әмма Bloomberg әлеге хәл белән таныш булган кешеләргә сылтанып хәбәр итүенчә, гыйнварда Русия көненә уртача 9,28 миллион мичкә нефть чыгарган. Бу күрсәткеч декабрь белән чагыштырганда 40 меңгә кимрәк һәм ОПЕКка керүче илләр белән төзелгән килешү нигезендә билгеләнгән нефть чыгару лимитыннан 300 мең мичкәгә азрак. Бу мәгълүматларны Һиндстан чыганакларыннан алынган хәбәрләр дә әзме-күпме раслый. Hindustan Times газетасы язуынча, гыйнвар аенда Һиндстан Русиядән көненә уртача 1,215 миллион мичкә нефть китерткән. Бу декабрь белән чагыштырганда 12 процентка, ә ноябрь белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк. 2 февральдә АКШ президенты Доналд Трамп Һиндстанның Русия нефтен сатып алудан баш тартачагын белдерде. Аның сүзләренчә, бу Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән АКШның һинд экспортына кертелгән импорт пошлиналарын киметү турында ирешелгән килешү кысаларында эшләнә. Шулай ук президент Трамп элегрәк Дәһлинең Русия энергетик ресурсларын сатып алудан баш тартмаганы өчен кертелгән өстәмә 25 процентлы пошлиналарны да гамәлдән чыгарды. Әмма Һиндстанның Русия нефте импортын тулысынча туктатканмы-юкмы икәнлеге билгеле түгел. Хәзерге вакытта Русия инде төялгән нефтькә сатып алучылар табуда кыенлыклар кичерә. Bloomberg исәпләүләренә караганда, Һинд һәм Тын океаннарында бүгенге көндә дистәдән артык танкер йөри, аларның бортларында әлегә кадәр сатып алучысын тапмаган якынча 12 миллион мичкә нефть бар. @azatliqradiosi

362 views

Опубликован 10 февр.

Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган укучылар һөнәри белем ала алачак белем бирү оешмалары исемлеге билгеләнде. Исемлеккә 23 көллият һәм техникум кергән дип яза республиканың мәгариф һәм фән министрлыгына сылтанып «БИЗНЕС Online». Әлеге уку йортлары Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада, Арчада, Баулыда, Кукмарада, Мамадышта, Нурлатта, Саба районында, Спас районында, Тәтештә һәм Чистайда урнашкан. Һөнәри укыту өчен 40 һөнәр һәм белгечлекне үз эченә алган исемлек расланган. Алар арасында пешекче, кондитер, эретеп ябыштыручы, токарь, слесарь, тракторчы, электромонтер, автомобильләр һәм җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү остасы, лаборант, станоклар һәм технологик корылмалар операторы, насослар һәм компрессорлар машинисты, фермер, агроном, график дизайнер һәм башка һөнәрләр бар. Быел үз көченә кергән канун нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган һәм аттестат бирелмәгән 9нчы сыйныф укучылары бушлай һөнәр үзләштерә алачак. — Элек укучылар икенче елга кала, унычы сыйныфка яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә алмый иде, ә хәзер без аларны һөнәргә өйрәтәчәкбез, — дип билгеләп үтте элек "Татар-Информ"да туры эфир вакытында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов. Татарстан быел дүрт фән урынына ике Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыруга нигезләнгән сынауга кушыла. Тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен ике яисә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма ике имтихан нәтиҗәләре нигезендә аттестат алганнар өчен белем алуның бер генә мөмкинлеге каралган. Ике Төп дәүләт имтиханын буенча алынган аттестат белән унычы сыйныфка кереп мәктәптә укуны дәвам итү мөмкин булмаячак. Ике ОГЭ белән алынган аттестат урта һөнәри белем бирү оешмаларына барлык белгечлекләргә дә укырга керү мөмкинлеге бирми. Әгәр дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, ул элеккечә үк унынчы сыйныфта да, көллиятләр һәм техникумнардагы теләсә кайсы белгечлек буенча да укуын дәвам итә алачак. ▪️Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә. @azatliqradiosi

373 views

Опубликован 10 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Әрмәнстанга сәфәр кылды һәм ике ил арасында гражданлык атом энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. АКШ Әрмәнстанга Русиядән энергетик бәйлелекне киметергә ярдәм итәргә ниятли. 🔸Мәхкәмә Татарстан хөкүмәт йортының ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнелгән түрәсе Фаил Салиховны 5 апрелгә кадәр өй сагына җибәргән. Икенче арадашчы - Валерий Салтыков тикшерү изоляторына ябылган. 🔸Мексика Кубага ярдәм итүен дәвам итәчәк. Бу хакта ил президенты белдерде дип яза җирле La Jornada басмасы. Клаудия Шейнбаум АКШның Кубага каршы санкцияләрне кырыслатуын хөкем итте һәм Кубага нефть җибәрүче илләргә пошлиналар кертүне гаделсез дип атады. Аның әйтүенчә, мондый сәясәт турыдан-туры Куба халкына зыян китерә, чөнки ул хастаханәләр һәм мәктәпләр эшенә комачаулый. 🔸Халыкара Олимпия комитеты украин скелетонисты Владислав Гераскевичка уеннарда Русия агрессиясе нәтиҗәсендә һәлак булган украин спортчыларының рәсемнәре төшерелгән башлык куллануны тыйды. Комитет моны сәяси белдерү дип бәяләде. 🔸Әгерҗедә 500 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзү өчен 701 млн сум акча бүлеп бирелгән. 1936 елда төзелгән 1нче гимназия тулысынча диярлек тузган. Яңа мәктәп быел әзер булырга тиеш. Элегрәк Татарстанда биш яңа мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзү планлаштырылуы хәбәр ителгән иде. Алар Казанда, Чаллыда, Әгерҗедә, Минзәләдә һәм Буада барлыкка киләчәк дип яза Бизнес Онлайн. @azatliqradiosi

385 views

Опубликован 9 февр.

Европа берлеге Русиягә каршы 20нче санкцияләр җыелмасын әзерли. Документ өлгесенә (ул «Система» тикшеренү проектында бар) 30 кеше һәм 64 оешма кертелгән. Брюссель аларны Украинаның суверенитетын какшату, сугышны хуплау һәм гамәлдәге чикләүләрне урап узу белән бәйле дип саный. Документ өлгесендә Татарстан һәм Башкортстан белән бәйле кешеләр һәм ширкәтләр дә бар. Шуның берсе - "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Әлеге дроннарны җитештерү өчен Алабугада студентларны җыюга җәлеп итәләр. Элегрәк Австралия Шаһивәлиевны чикләүләр исемлегенә керткән иде. Шулай ук Европа берлегенең исемлегендә Башкортстанның “Башнефть” ширкәте дә бар. Узган ел 13 сенятябрьдә Уфадагы "Башнефть-Новойл" заводына дроннар һөҗүм иткән иде. Европа берлеге илләре тышкы эшләр министлары әлеге чикләүләр җыелмасын 24 февральгә – Русиянең Украинага басып керүенең дүрт еллыгына кабул итәр дип фаразлана. @azatliqradiosi

393 views

Опубликован 9 февр.

Татарстан Русиянең Украинадагы баскын сугышы ихтыяҗлары өчен атлар җибәргән Барлыгы татар токымлы сигез ат фетнәчел Донецки «халык республикасына» киткән. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим иткән. Татар-информ язуынча, атларга ихтыяҗ азат ителгән (басып алынган – ред.) территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен барлыкка килгән. Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Ике ат «Башкортостан» полкына тапшырылды. «Атлар сугышка кермәячәк. Алар китерү авыр булган урыннарга азык-төзек илтәчәк», дип язды «Кызыл Таң» газетасы. "Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин элек Азатлык Радиосына әйтүенчә, фронтта атлы гаскәр дә пәйда булган. Әлегә бу күренеш сирәк очраса да, ул бар, ә бронетехниканың әкренләп кими баруы күренә, диде ул. ▪️Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләр. Сугышта иң күп кеше югалткан төбәкләр булсалар да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. ▪️Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8959 кеше, Татарстаннан - 7658 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi

385 views

Опубликован 9 февр.

Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә…

379 views

Опубликован 9 февр.

⚡️Татарстанда хөкүмәт йортының торак-коммуналь һәм транспорт өчен җавап бирүче бүлеге җитәкчесе 61 яшьлек Фаил Салихов тоткарланган Бизнес Онлайн язуынча, аны ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнәләр. Шулай ук бу эш нигезендә шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган. Салихов төнне сак астында уздырган, ул кичә тоткарланган. Казандагы һәм Чаллыдагы йортында тентү узган. Бүген мәхкәмәдә чикләү чарасы каралачак. Аның тоткарлануына 2023 елда ике эшмәкәр арасындагы низаг сәбәп булган. Чыганаклар аларның исемнәрен ачыкламый, тик билгеле булганча алар миллионнарча сум аркасында арбитраж мәхкәмәсендә тартышкан. Бәхәс озакка сузылган, һәм эшмәкәрләрнең берсе мәхкәмә даирәсендәге танышларының элемтәләреннән файдаланырга булган. Аны "мәсьәләләрне хәл итүче" дип аталган арадашчыларның берсе белән таныштырганнар, әлеге кеше мәсьәләне 2,5 миллион сумга хәл итәчәгенә ышандырган. Арадашчы акчаны алган, ләкин уңай нәтиҗәгә ирешә алмаган. Мәхкәмә карары икенче тараф файдасына чыгарылган. Ә эшмәкәр арадашчыга акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, тегесе баш тарткан. Шуннан эшмәкәр шикаять язган. Арадашчыны шимбә көнне тоткарлаганнар һәм сорау алу вакытында ул акчаны Фаил Салиховка тапшыруын әйткән. Бу маддә нигезендә Фаил Салиховка 7 елдан 12 елга кадәр төрмә яный. @azatliqradiosi

393 views

Опубликован 9 февр.

Көн язмасы: Уфага техник белем алырга 240 Кытай студенты килә. Бу нәрсәгә китерә ала? Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны. Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала? Сәясәт белгече, Берлиндагы Русия һәм Евразияне өйрәнүче Карнеги үзәгенең фәнни хезмәткәре, Кытайның тышкы сясәтен өйрәнү белән шөгыльләнүче Темур Умаров әлеге хезмәттәшлекнең уңай якларын да, Башкортстанга китерә алырдай куркынычларын да күрә. Аның сүзләренчә, бу Уфа университеты өчен отышлы, чөнки алар валюта кереме ала, халыкара эшчәнлек күрсәткечләрен арттыра. Бүгенге Русия күзлегеннән караганда, Кытай университетлары белән хезмәттәшлек итүдә әлегә нинди дә булса проблемнар көтелми, ди белгеч. Умаров фикеренчә, Чанчжоу белән хезмәттәшлек Башкортстанга заманча технологияләргә, машиналарга һәм җиһазларга чыгу мөмкинлеге бирә ала. Аеруча 2024 елдан соң, әмма чынлыкта инде 2014 елдан башлап, Русиядә Көнбатыш технологияләрен алмаштыру процессы бара. 2016 елдан Кытай Русиянең төп экспортерына әверелде, бу рольдә Германияне алыштырды, һәм бүген Русиядә кулланылган технологияләрнең күпчелеге — кытайныкы. Әмма куркынычлары да бар. ✔️Беренчесе - Башкортстанның Кытай өчен инфраструктурага әйләнеп калуы. ✔️Икенчесе —галимнәрне ФСБ һәм контркүзләү оешмаларының күзәтеп торуы ✔️Өченче куркыныч — интеллектуаль милекне саклау. Бу һәм башка куркынычлар турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. Ачылмаса - монда басыгыз. @azatliqradiosi

378 views

Опубликован 9 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Украина гадәттән тыш хәлләр эшләре хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кыз һәм 10 яшьлек баланың мәетләрен Богодухов шәһәрендә йорт җимерекләре арасыннан чыгарганнар. Тагын өч кеше җәрәхәтләнгән. 🔸Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә, ким дигәндә бер кеше һәлак булган. Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итүенчә, күп катлы йортка, газүткәргечкә һәм машиналарга зыян салынган. 🔸Израил АКШны Иранның ракет програмына кагылышлы корылмаларга мөстәкыйль рәвештә һөҗүм ясарга әзер булуын кисәткән. Әгәр Тәһран баллистик ракетлар мәсьәләсендә «кызыл сызык»ны узса, Израиль моны эшләргә мөмкин дип белдергән. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларга сылтама белән The Jerusalem Post басмасы яза. 🔸Белгородта өйләргә җылы бирү өлешчә торгызылган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладковсүзләренчә, 61 йортта әле дә җылы юк. Кичә украин дроны һөҗүменнән соң ул 80 меңгә якын кешенең җылысыз калуын әйткән иде. 🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашкан. Кәрим Хәкимов Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Истәлек тактасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Русия вәкиллеге бинасына куелган дип яза "Реальное время". @azatliqradiosi

390 views

Опубликован 8 февр.

Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар…

430 views

Опубликован 8 февр.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

393 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••2930313233•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384