TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 54 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 22 дек.
Мәскәүдә машина шартлауда генерал-лейтенант Фәнил Сәрвәров һәлак булган Ул Русия Кораллы көчләре Баш штабының оператив әзерлек идарәсе башлыгы булган. Шартлаткыч машина астына куелган. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга караганда, Сәрвәровка 56 яшь, ул Пермь краеның Гремячински шахтачылар шәһәрендә туган, Казан танк училищесын тәмамлаган. 2024 елның маенда аңа генерал-лейтенант исеме бирелгән. Төрле елларда Русиянең Чечня, Сүрия сугышларында катнашкан. Шартлаудан соң «җәмәгать өчен аеруча куркыныч ысул белән кылынган үтерү; шартлаткыч матдәләрнең канунсыз әйләнеше» маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган. Украина эзе дә карала диелә. Украина ягы бу уңайдан әле берни белдермәде. Хәрбинең машинасы бүген иртәнге сәгать җиделәрдә шартлады. Медиа язуынча, Сәрвәров кинәт тормозга баскан һәм шуннан соң шартлау булган. Нәтиҗәдә хәрби машина эчендә кысылып калган.
Опубликован 22 дек.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 декабрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Мәскәүнең Орехово-Борисово районында иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә KIA автомобиле шартлаган. Аны йөртүче ир авыр җәрәхәтләр алган. 🔹«Тамань» портындагы терминалларның берсендә дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә торбаүткәргечкә зыян килгән дип хәбәр итә рәсмиләр. Шлай ук ике причал һәм ике корабка зыян килгән, янгын чыккан, аның гомуми мәйданы 1,5 мең дүртел метрга кадәр җиткән. Зыян күрүче кешеләр юк диелә. 🔹Майамида Украина белән АКШ арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә Рустем Умеров һәм Стив Уиткофф бертөрле текстлар чыгарды, анда очрашуны «нәтиҗәле һәм конструктив» дип атадылар. Алар сүзләренчә, 20 пункттан торган тынычлык планы, иминлек гарантияләре турында ике яклы һәм күп яклы килешүләр, шулай ук икътисади үсеш планы тикшерелгән. 🔹Путинның махсус вәкиле Кирилл Дмитриевның Уиткофф һәм Трампның кияве Джаред Кушнер белән ике көнлек очрашуны тәмамлады. Уиткофф «Русия һаман да Украинада тынычлыкка омтыла» дип белдерде, ә Дмитриев социаль челтәрләрдә: «Киләсесендә— Мәскәү» дип язды. 🔹Нигериядә 21 ноябрьдә католик мәктәбендә урлап алып кителгәннән соң әсирлектә тотылган 130 укучы азат ителде, дип хәбәр итте ил президенты сүзчесе. Барлыгы 303 укучы һәм 12 хезмәткәр урланган булган: аларның 50се качып котылган, тагын 100 кеше элегрәк иреккә чыгарылган.
Опубликован 21 дек.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 21 дек.
Мәскәүдә Русия аз санлы асаба халыклар хокукларын яклаучы Дарья Егерева кулга алынган Аны "Абориген форум" эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр. Сүз Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы асаба аз санлы халыклар хокуклары белән шөгыльләнүче белгечләр берләшмәсе турында бара. Русия хакимияте "Абориген форум"ын башта экстремистик, ә соңыннан террорчы оешма дип таныды. Моңа сәбәп итеп әлеге берләшмәнең киңрәк "сепаратист структуралар"га керүе күрсәтелә. Егерева 17 декабрьдә Мәскәүдә тоткарланган, аның фатирында тентү уздырылган. 18 декабрьдә аны сак астына алу чарасы буенча мәхкәмә утырышы булган. Шул ук көнне тагын бер активист та тоткарланган диелә, аның исеме әлегә аталмый. Дарья Егерева – аз санлы селькуплар халкы вәкиле. Селькуплар – Көнбатыш Себернең төньягында яши торган асаба халык. 2021 елгы җанисәпкә күрә, Русиядә 3458 селькуп калган. Тулырак 👉безнең хәбәрдә укыгыз.
Опубликован 21 дек.
Азатлыкта "Ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә. Сез тавыш бирдегезме инде? Намзәтләр белән якынрак танышуны дәвам итик. Бүген ЭнгелФәттахов, Рәмис Лайтыйпов һәм ИшморатХәйбулланы тәкъдим итәбез. Тавышны безнең сайтта һәм Telegram-каналда биреп була. @azatliqradiosi
Опубликован 21 дек.
2025 елда русияләр кыйммәтле ризыкларны азрак сатып ала башлады🥩🍤🧈 Аеруча ак май, ит һәм балык азрак сатып алына башлады. Шул ук вакытта арзанрак, калорияле ризыкларга ихтыяҗ арткан. Русия статистика хезмәтенә күрә, 2025 елның тугыз аенда чагыштырма бәяләрдә ак май продуктларын сату 8,2%ка, балык сату 3,9%ка, ит сату 2,7%ка кимегән. Шул ук вакытта бәясе түбәнрәк, әмма туклыклы ризыкларга сорау арткан. Икмәк сату 6,8%ка, токмачлар 4,5%ка, ярмалар 2,8%ка күбрәк сатып алынган. 💬 Сез соңгы арада бәя артуны сизәсезме? Нәрсәне әзрәк, нәрсәне күбрәк сатып ала башладыгыз?
Опубликован 20 дек.
Кыш Бабай и Урман иясе: татар кышы мифлары Татар мифологиясендә нинди персонажлар бар? Ни өчен татарлар буран вакытында дога кыла? Татарларның кышкы бәйрәме ничек атала? Бу хакта "Әйдә.Online" проекты "Татар мифологиясе" рубрикасы өчен яңа материал әзерләгән. Әлеге язма татар телен өйрәнүчеләр өчен дә, гомумән, татар мифологиясе белән кызыксынучылар өчен дә кызыклы була ала. 👉VPN-сыз укырга: https://smarturl.click/B4XeM 👉VPN кирәк: https://www.azatliq.org/a/33626651.html
Опубликован 20 дек.
❗️Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы…
Опубликован 20 дек.
Мәскәүдәге татар мәктәбен ликвидацияләү тизәйтелгән Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше белем комплексы белән кушу мәсьәләсе тизәйтелгән тәртиптә бара. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, мәктәпкә күрше 2010нчы мәктәп…
Опубликован 19 дек.
БМО Баш җыены Кырымда һәм Украинаның оккупациядәге җирләрендә кеше хокуклары турында резолюция кабул итте Документны 79 дәүләт хуплаган, 16 ил каршы чыккан, 73 ил тавыш бирүдән тыелып калган. Каршы тавыш бирүчеләр арасында Русия, Беларусь, Төньяк Корея, Кытай, Иран, Буркина-Фасо, Эритрея, Судан, Мали, Зимбабве, Бурунди, Үзәк Африка Республикасы, Конго, Экваториаль Гвинея, Куба һәм Никарагуа бар. Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига сүзләренчә, Украина әлеге резолюцияне 2016 елдан бирле ел саен күтәреп килә. Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Кырымтатар ресурс үзәге (КРЦ) хокук яклаучылары ел башыннан бирле Русия аннексияләгән Кырымда кеше хокуклары бозылуның 700дән артык очрагын теркәгән. Алар арасында тоткарлаулар, кулга алулар, тентүләр, сорау алулар, гадел мәхкәмәгә хокукны бозу фактлары бар. 2022 елның сентябрендә һәм октябрь башында Русия өлешчә оккупацияләнгән Запорожье, Херсон, Донецки һәм Луһански өлкәләрен аннексияләргә омтылды. Украина һәм Көнбатыш илләре бу гамәлләрне канунсыз дип белдерде. 12 октябрьдә БМО Баш җыены Русиянең Украина территорияләрен аннексияләү омтылышын хөкем итүче резолюцияне кабул итте. 2014 елда, халыкара җәмәгатьчелекнең күпчелеге һәм Украина канунсыз дип таныган "референдум"нан соң, Русия Кырымны аннексияләде. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 19 дек.
Путинның турыдан-туры эфиры: нәрсә диде һәм башка фактлар нәрсә ди? 🔍 Күптән түгел Русия президенты Владимир Путинның чираттагы «Турыдан-туры элемтәсе» тәмамланды. Ул 4,5 сәгать барды, Президент Украинадагы сугыш, ил икътисады турындагы сорауларга җавап бирде. Дәүләт медиасы бу хакта күп язды. Без аның кайбер әйткәннәренә башкарак фактлар китерергә тырышабыз. 🔹Сугышны кем башлады? 🔻Путин: «Украина режимы сугышны үзе башлады, без түгел». 📌Башка факт: 2022 елның 24 февраль таңында нәкъ иртәнге сәгатьләрдә Путин үзе Украинага ракеталар белән һөҗүм итәргә боерык бирде һәм «махсус хәрби операция» башлануын игълан итте. 🔹Северскидагы «атулар» 🔻Путин: Украина хәрбиләре чигенгәндә тыныч халыкны, хәтта әбиләрне дроннардан атты. Халык Русия гаскәрен шатланып каршы алды. 📌Башка фактлар: Русия авиабомбалары Северскины җир белән тигезләде. Шәһәрдә калган берничә йөз кеше Русия снарядларыннан подвалларда качып ятты. Халыкның зур өлешен Украина махсус хезмәтләре эвакуацияләгән иде. 🔹Купянски һәм Зеленскийның килүе 🔻Путин: Владимир Зеленскийның Купянски стеласы янында төшкән видеосы — «фейк», ул «талантлы артист» кына. Шәһәр Русия контролендә. 📌Башка факт: Украина президенты Купянскига чынлап та килде. DeepState һәм башка күзәтү проектлары, хәтта Русия хәрби блогерлары да Украина армиясенең Купянскида контрһөҗүмгә күчүен һәм кварталларны кайтаруын раслый. 🔹Ихтыяри хәрбиләр һәм студентлар 🔻Путин: Русия ирләре чират торып сугышка языла, студентлар фронтка китү өчен академик ял ала. Саклану министрлыгында хәтта «конкурс» бара. 📌Башка фактлар: Төбәкләрдән контракт төзү өчен түләүләр рекордлы дәрәҗәгә җитте. Мигрантларны депортация белән куркытып, ә җинаять эше ачылган кешеләрне төрмә белән куркытып фронтка җибәрәләр. Түрәләргә «дустыңны алып кил» кебек акцияләр аша ихтыяриларны җыю буенча зур планнар (KPI) куелган. 🔹2014 елгы хәлләр 🔻Путин белән янәшә торган хәрби 2014 елда ук Донбасста сугышуын әйтте. 📌Чынлыкта: 2014 елда Русия үз хәрбиләренең Украинада булуын рәсми рәвештә катгый кире кага иде. Бүген исә бу фактлар ачыктан-ачык таныла.
Опубликован 19 дек.
Фәүзия Бәйрәмова Казанда үзенең иҗат кичәсенә килгән иде. Юбилярны кичәгә килү юлында тоткарлаганнар. Кичә укымаган булсагыз, монда тулырак укый аласыз.