TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,183Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 56 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 17 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 декабрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Маҗарстан Европа берлегенең киңәюгә кагылышлы еллык белдерүен томалады. Бу Украинага берлеккә керү турында рәсми сөйләшүләрне башларга һаман да мөмкинлек бирми дигән сүз. 🔹Доналд Трамп Венесуэлага таба юл алган яки аннан чыккан нефть танкерларын тулысынча томалау турында белдерде. «Мадуро режимы нефтьне үз эшчәнлеген, наркоторрорчылык, кеше сатуны, үтерүләрне һәм урлауларны финанслау өчен куллана», — дип язды АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә. 🔹Таиланд белән Камбоджа чигендәге бәрелешләрдә һәлак булган таиланд хәрбиләре саны 19га җиткән. Камбоджа үз армиясе югалтулары турында хәбәр итми, әмма Таиланд хакимияте Камбоджа армиясе 200дән артык кешесен югалтты дип белдерә. 🔹Роскомнадзор «Аспекты Башкортостан» сайтының домен исемен тартып алуны таләп итә. Бу хакта редакция RU-CENTER регистраторыннан хат алган. Документта карар Роскомнадзорның 2025 елның 12 декабрендә юлланган рәсми таләбе нигезендә кабул ителүе күрсәтелә. Элегрәк Роскомнадзор әлеге басманың сайтын Русия территориясендә инде блоклаган иде. Күптән түгел "Аспекты" Русиядә "ят агент" дип танылды.

427 views

Опубликован 16 дек.

Көн язмасы: "Гел көрәш". Тубыл хакимияте "Искер"дәге мәчетне сүттерергә тели Төмән өлкәсендә Себер татарларының "Искер" тарихи-мемориаль комплексы тирәсендә яңа шау-шу кабына. Ул Тубылдан 19 километр ераклыкта, XVI гасыр ахырына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган тарихи Искер урынында, бүген археология һәйкәле саналган "Күчем шәһәрчеге" җирлегендә урнашкан. Тубыл районы хакимияте Төмән өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсенә Күчем хан исемендәге мәчетне һәм тагын алты корылманы сүттерү таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Чынлыкта бу — бөтен комплексны юкка чыгару дигән сүз. "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасына каршы дәгъва мәхкәмәгә 24 сентябрьдә үк тапшырылган. Эш материалларыннан күренгәнчә, өлкә төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 29 августта күчмә тикшерү барышында мәчет-часовняны, хан баш киеме рәвешендәге истәлек билгесен, кунак йорты, трансформатор подстанциясен, контроль-үткәрү пунктын, торак булмаган бина, блоклардан төзелә башлаган корылманы һәм "Чәйхана" дигән язулы бинаны рөхсәт кәгазьләрсез һәм шәһәр төзелеше нормаларын бозып салынган дип тапкан. Өстәвенә, әлеге җир кишәрлеге аерым саклана торган урынга карый, анда бары тик мәчет һәм истәлек билгесе генә төзергә ярый. Аның да төзелеш рөхсәте 7 ноябрьдә тәмамланган. Мәхкәмә материалларына караганда, мәчет 55 процентка (төзе­леш мәйданы — 323,2 дүрткел метр), һәйкәл 10 процентка (155,5 дүрткел метр) әзер. 40,7 дүрткел мәйданлы беркатлы кунак йорты, 241,3 дүрткел метрлы ике катлы торак булмаган бина һәм 17,5 дүрткел метрлы трансформатор подстанциясе исә 2013 елда ук төзеп бетерелгән. Мәчет төзелеше башлануы турындагы иң беренче язма "Мирас" шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинованың социаль челтәрләрдәге битендә 2012 елга карый. Шуннан бирле объект иганәләр хисабына төзелә килгән, 2024 елда анда чаралар да уздырылган. Район хакимиятенең дәгъвасында рөхсәт һәм проект документлары булмау, җирдән файдалану, төзелеш һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алмыйча корылма салу кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра дип күрсәтелә. Шуңа күрә мәхкәмә аша корылмаларны үз белдеклелектә төзелгән дип танып, карар канун көченә кергәннән соң 6 ай эчендә аларны сүттерүне таләп итәләр. Әгәр мәхкәмә карары үтәлмәсә, оешманы карар үтәлгәнче көн саен 50 мең сум штраф белән яныйлар. Киләсе утырыш 24 декабрьгә билгеләнгән. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

460 views

Опубликован 16 дек.

Мөхәммәтшин: мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели. “Мөмкинлекләрен табарбыз”. Татарстанда чит ил мигрантлары урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә тели. Бу хакта Татарстан рәисе каршындашы милләтара һәм…

427 views

Опубликован 16 дек.

"Марксист түгәрәге"нә йөрүче Уфа активистлары 16 елдан 22 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде Екатеринбурдагы үзәк хәрби мәхкәмә Уфадагы сул тарафлы активистларны 16 елдан 22 елга кадәр иректән мәхрүм итте. 🔻Павел Матисовны 22 елга кырыс тәртипле колониягә 🔻Алексей Дмитриев һәм Дмитрий Чувилинны 20шәр елга 🔻Юрий Ефимовны - 18 елга 🔻Ринат Буркеевны - 16 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Алар Уфаның марксчылар түгәрәгенә йөргән, берләшкән һәм террорчы эшчәнлек өчен төркем оештырган", әлеге түгәрәк көч кулланып хакимиятне басып алырга җыенган диелде. "Idel.Реалии" элек язуынча, фигурантлар мәхкәмә утырышында үзләренең гаепсез булуын әйткән һәм җинаять эшен туктатуны таләп иткән. 📷"Медиазона" @azatliqradiosi

415 views

Опубликован 16 дек.

❗️Данияр Абдрахманов Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән. Ул эчке сәясәт мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.дип яза Башфинформ. Күптән түгел Абдрахманов республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде. Аңа кадәр Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры булып эшләде. Абдрахманов берникадәр вакыт Татарстан белән дә бәйле булды. Моңа кадәр Татарстан белән һичнинди мөнәсәбәте булмаса да, 2019 елның мартында ул кинәт кенә Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде. БИАда зур нәтиҗәләргә ирешә алмады дияргә була. Аның чорында академиянең Кириенко рәислегендәге Багучылар шурасы утырышы узды. Әмма ректор матбугат белән дә, Татарстан мөселман җәмәгатьчелеге белән дә актив аралашмады. Шулай ук БИАда даими эшләгән гарәп укытучылары аның дөньяви тормыш алып баруыннан канәгать булмавы турында да сүзләр йөрде. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Тагын бер искә төшереп китик. @azatliqradiosi

421 views

Опубликован 16 дек.

Европа илләре лидерлары президент Владимир Зеленский белән сөйләшүләрдән соң, Украинага иминлек планы гарантияләрен тәкъдим итте. Документка алты пункт кергән: ✔️Украинага даими хәрби ярдәм күрсәтү һәм тыныч вакытта Украина Кораллы көчләренең санын 800 мең кеше итеп калдыру. ✔️Кирәк очракта Украина җирлегендә дә эш алып бару мөмкинлеге белән АКШ ярдәмендә «Теләк белдерүчеләр коалициясе» кысаларында Европа илләре җитәкчелегендә күпмилләтле көчләр булдыру. ✔️Һөҗүмнәрне алдан кисәтү, тәртип бозуларны теркәү һәм аларга җавап бирү өчен АКШ җитәкчелегендә һәм халыкара вәкилләр катнашлыгында атышны туктатуны контрольдә тоту механизмыy булдыру. ✔️Украинаны тергезүгә инвестицияләр, төзекләндерүне финанслау, шулай ук Русия ягыннан сәүдә килешүләре һәм зыянны каплау. Русия активлары Европа берлегендә туңдырылган булып калачак. ✔️Украинага һөҗүм ясалганда яки киеренкелек туган очракта хәрби, күзләү, икътисади һәм дипломатик чаралар белән җавап бирү бурычы. ✔️Украинаның Европа берлегенә керүен хуплау. Дүшәмбе көнне Берлинда Украина һәм АКШ вәкилләре арасында сугышны туктату планы турында сөйләшүләрнең икенче сөйләшүләре тәмамланды. Зеленский сүзләренчә, Америка вәкиллеге белән сөйләшүләр нәтиҗәле һәм җентекле булган, ләкин җирләр мәсьәләсе әле хәл ителмәгән. Sky News үз чыганагына таянып язуынча, АКШ президенты Доналд Трамп сөйләшүләрдән канәгать калган. Басма чыганагы әйтүенчә, кайбер мөһим мәсьәләләрдә килешүгә ирешелгән. The Guardian мәгълүматынча, АКШ вәкиллеге "якынча 90 процент" мәсьәләләр ике тараф арасында килешенде дип белдергән. @azatliqradiosi

408 views

Опубликован 16 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Запорожьега дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган. Дрон торак йортка бәрелгән. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров хәбәр итүенчә, ике катта барлык фатирлар янып беткән. 🔸Европа берлеге лидерлары Украинага иминлек гарантияләре планын килештерүе турында игълан итте. Бу белдерү Европа шурасы сәхифәсендә басылды. Украина, АКШ һәм Европа илләре вәкилләре арасында сөйләшүләр ике көн дәвам итте. Документта алты пункт бар. 🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Русия һәм Украина арасында Раштуа вакытында солых урнаштыру игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Украина президенты бу идеяны яклады. Мәскәү әлегә бу тәкъдимне шәрехләмәде. 🔸Башкортстанда Һонконг кизүе таралуы аркасында 8 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы ябылган. Моннан тыш, 46 мәктәптәге 133 сыйныф һәм 12 балалар бакчасындагы 15 төркем өлешчә карантинга күчерелгән. Бу хакта Новости Башкирии һәм Уфы телеграм каналы яза. Казанда исә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле, РКБка керү өлешчә чикләнгән. Шулай ук битлек кию тәртибе кертелгән. 🔸16 декабрь Казакъстан бәйсезлеге көне. 2022 елдан башлап 16 декабрьдә рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә. @azatliqradiosi

423 views

Опубликован 15 дек.

АКШ кинопродюсеры, Studio Mao ширкәтенең җитәкчесе Стивен Мао танылган татар балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриев турында кино төшерергә җыена. Аның сүзләренчә, әлеге фильм Нуриевнең "Биюче" дип аталган биографиясенә нигезләнәчәк, һәм ул аның туган якларын сагынуы, ата-анасын күрергә теләве турында бер хикәя булачак. Әлегә фильм сценариенең ике варианты бар, шуларның берсен сайлау бара, дип белдерә продюсер. Төп рольне башкаручы актер да әлегә билгеләнмәгән. Мао белдергәнчә, киноны төшерү идеясе берничә ел элек туган. Әмма ул чакта Рэйф Файнсның "Ак карга" дип аталган фильмы чыккан чыга (2018 ел), шуңа бу эшне кичектерергә булалар. "Хәзер бу проектка кайтасы иттек", ди продюсер. Studio Mao – 2006 елда Нью-Йорк штатында нигезләнгән бәйсез АКШ киноширкәте. Студия төшергән "Тире" (Skin) дигән кыскаметражлы фильмы "Оскар" премиясенә лаек булган. Ширкәтнең Мәскәүдә офисы бар, ул 2018 елда ачылган. Кайбер фильмнарны ул Русия белән берлектә төшерә. Мәсәлән, 2022 елда "Соло" дип аталган фильм өлешчә Русиядә төшерелгән, аның режиссеры – Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган Ольга Панкратова. @azatliqradiosi

439 views

Опубликован 15 дек.

🕌19 декабрьдә, җомга көнне, төзекләндерүдән соң Мәскәүнең тарихи мәчете ачылачак. Бу хакта бүген XXI Халыкара мөселман форумының пленар утырышында Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин әйтте. Мәскәүдәге Тарихи мәчет төзекләндерү эшләре өчен бер ел элек ябылган иде. Ул Мәскәүдә сакланган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Тарихи мәчет 1823 елда 1812 елгы Наполеон сугышындагы мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан. Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4-5 ел дәвамында сөйләштеләр. Бу мәсьәләне Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин 2020 елда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда күтәргән иде. 2022 ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи мәчетне төзекләндерү мөһимлеген әйткән иде. ▪️Узган ел 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде. Бу хәлне Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды. ▪️Соңрак —шул ук елның октябрь башында Мәскәүдәге мәчетләргә, шул исәптән Тарихи мәчеткә вандаллар һөҗүм итте. Мәчет коймалары диварына алар "Русия православлар өчен" ("Россия для православных") дип язып калдырган һәм ахырдан "1488" санын күрсәткән иде. 14/88 — неонацилар һәм ак милләтчеләр шигаре. @azatliqradiosi

468 views

Опубликован 15 дек.

Татарстан белән Башкортстанга табутлар күпләп кайтуын дәвам итә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

443 views

Опубликован 15 дек.

Казан дәүләт университетының (КДУ) Химия институтында бинага MAX аша кертмәкчеләр «Гроза» телеграм-каналы язуынча, институт старосталарына узган җыелышта 2026 елның гыйнварыннан электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм институтка керү өчен Max мессенджерындагы QR-код кулланылачагын әйткәннәр. «Бу керү-чыгу режимын әлегә сынау рәвешендә бары тик безнең институтта гына кертәчәкләрен, аннары аның ничек эшләвен караячакларын әйттеләр», — дип яза «Гроза» үз укучыларына сылтанып. Әлегә старосталар MAX мессенджерында төркем чатларына керергә тиеш. КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта «Гроза» язды. Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады. ▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде. ▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный. @azatliqradiosi

437 views

Опубликован 15 дек.

Русия баш прокуратурасы Башкортстанның элекке премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Алан Марзаевтан һәм аның белән бәйле тагын алты кешедән милекләрен дәүләт файдасына тартып алу турында шикаять иткән. "Ведомости" үз чыганакларына таянып язуынча, сүз якынча 20 күчемсез милек корылмасы һәм кыйммәтле машиналар өчен автопаркинг турында сүз бара. Аерым алганда, Марзаевтан Төньяк Осетиядәге 13 бинаны, шул исәптән Марзаевның туган ягы булган Ардон районында урнашкан корылмаларны тартып алырга ниятлиләр. Шикаять гаризасында шулай ук Югары Фиагдондагы биналар комплексы һәм Владикавказдагы фатиры, Ставрополь төбәгендәге Кисловодски шәһәрендә 900 квадрат метр мәйданлы йорт та телгә алына. Моннан тыш, элекке түрәдән Башкортстанның Кырмыскалы районындагы дачаны һәм Мәскәүдәге фатирны да дәүләт файдасына алу сорала. Алан белән беррәттән, шикаятьтә аның әти-әнисе, ике улы белән әниләре, шулай ук шоферы да телгә алына. Әйтик, өлкән улы Кисловодски һәм Фиагдонда күчемсез милек хуҗасы булып тора. Башкалар исеменә автомобильләр рәсмиләштерелгән, шул исәптән Mercedes-Benz S, Maserati Ghibli һәм Toyota Land Cruiser. Чыганак сүзләренчә, аларның гомуми бәясе 20 миллион сумнан артып китә. Баш прокуратура ачыклавынча, гаилә милкенең гомуми бәясе Марзаевның 24 еллык хезмәт дәверендәге кануни керемнәреннән шактый арта. ▪️21 ноябрьдә Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынды. @azatliqradiosi

415 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••5455565758•••60•••65•••70•••75•••80•••8384