TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,519Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 57 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 15 дек.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 декабрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дондагы Ростовта һәм өлкәдә украин дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортлар җимерелгән. Өлкә губернаторы белдерүенчә, Каменски районында электр линиясе өзелгән. Шул сәбәпле су суырту системы һәм насос станциясе эшен туктаткан. Кайбер районнар сусыз калган. Һөҗүм Новошахта нефть эшкәртү ширкәте филиалына зыян салу өчен ясалган булуы ихтимал. 🔸Шулай ук төнлә украина дроннары Белгородта "Луч" электр станциясенә һөҗүм иткән. Бу хакта «Пепел. Белгород" телеграм каналы яза. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков үз телеграм каналында язуынча, шәһәрнең инженер инфраструктурасына җитди зыян салынган. 🔸Украина белән АКШ солых планын тикшерүдә «шактый алга китүгә ирешкән" һәм бүген сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Бу хакта кичә Берлинда узган очрашудан соң АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф белдерде. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр биш сәгатьтән артык дәвам иткән. 🔸Сиднейда Бонди-Бич пляжында Ханука бәйрәмен уздырган вакытта ясалган һөҗүмдә һәлак булучылар саны 16 кешегә җитте. Аларның берсе ут ачучы 50 яшьлек ир кеше. Икенче ут ачучы, аның 24 яшьлек улы, авыр хәлдә хастаханәгә салынган. 🔸Русия халкының һәм бизнесның салымнар бурычлары рекордлы 3,26 триллион сумга җиткән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтанып «Известия» яза. Бурычлар салым идарәсе таләпләренең кырыслануы, бизнес табышының кимүе, төп ставка югары булуы һәм инфляция аркасында арта. @azatliqradiosi

430 views

Опубликован 14 дек.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

454 views

Опубликован 14 дек.

❗️Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотылучы кырымтатар мөслимәләре — Эсме Ниметулаева, Насибе Саидова, Эльвиза Алиева һәм Февзие Османованы сак астында тотуны өч айга озайтты. "Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган. Мөслимәләрнең туганнары утырыш вакытында мәхкәмә бинасы янында яңгыр астында басып торган. Карар игълан ителгәндә генә тоткарланган мөслимәләрнең гаиләләреннән берәр кешегә керергә рөхсәт иткәннәр. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

450 views

Опубликован 14 дек.

⚡️Австралиянең Сидней шәһәрендә ике билгесез кеше Бонди-бич пляжында кешеләргә ут ачкан. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул вакытта пляжда җирле яһүд җәмгыяте вәкилләре катнашында Ханука яһүд бәйрәме узган. Медиалар, аерым алганда Би-би-си Яңа Көньяк Уэльс полициясенә сылтанып язуынча, ут ачучы белән бергә ун кеше һәлак булган, 12 кеше яраланган. Икенче ут ачучы тоткарланган. Ут ачучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел. Шаһитлар сүзләренчә, кара кием кигән ике кеше, бераз читтәрәк торып, пляж янындагы парковкада кешеләргә махсус ут ачкан. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

449 views

Опубликован 14 дек.

🏆 Татар-башкорт дөньясының 2025 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез! Ел саен Азатлык Радиосы узып баручы елга йомгак ясауны ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлый. Бу матур гадәтне быел да дәвам итәргә булдык. Һәм бу мөһим эшне сезгә тапшырабыз, кадерле…

437 views

Опубликован 14 дек.

Башкортстанда башкорт теле көне билгеләнә 14 декабрь көне Башкортстан республикасында башкорт теле көне буларак билгеләнә. Бу Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда имзалаган карар нигезендә үткәрелә торган бәйрәм. Бу уңайдан республикада чаралар уза. Аерым алганда, "Башкорт телен саклау һәм үстерү" сәүдәгә корылмаган оешмасы Уфаның МЕГА сәүдә үзәгендә зур халык бәйрәмен оештыра. Аның кысаларында уеннар, остаханәләр планлаштырыла, балалар өчен аерым чаралар каралган. Башкорт дәүләт курчак театры артистлары "Ямаҡай бәпкә" (Шыксыз үрдәк бәбкәсе) әсәре нигезендә спектакль күрсәтә, "Hazina" музыкаль этно-төркеме чыгыш ясый. Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән. Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде. ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән. ▪️14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә иде. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды. #Башкортстан @azatliqradiosi

492 views

Опубликован 13 дек.

Язучы Гүзәл Яхина Русиягә кайткан, ләкин бөтенләйгә түгел Бу атнада Казанда артык шау-шусыз гына Гүзәл Яхина укучылары белән очрашты. «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы март аенда дөнья күргән режиссёр Сергей Эйзенштейнга багышланган «Эйзен» исемле романын тәкъдим итте. Туган шәһәренә килгәнче Яхина шундый ук очрашуларны Мәскәүдә, Петербурда һәм Уфада уздырган. 2022 елның февралендә Швейцариядә чыга торган «Наша газета» интернет-басмасында аның «Бу — минем сугышым түгел» дигән ачык хаты басылып чыккан иде. Шуннан соң язучыга каршы кайбер җәмәгать эшлеклеләре һәм «патриотик» медиа чыкты. Үзе исә Казакъстанга китте. Моннан соң Уфада Гафури исемендәге Башкорт драма театрыннан «Зөләйха күзләрен ача» романы нигезендә куелган, театрның иң керемле спектакле репертуардан алынды. Очрашуда аннан Русиягә бөтенләйгә кайту-кайтмавы турында сораганнар. Бизнес Онлайн язуынча, Яхина хәзер Алматыда яшәвен, ә яңа романын «иң кунакчыл ил буларак Казакъстанга багышлавын» әйткән һәм гомумән, аның тормышында яңа чор башлануын белдергән. «Мин Казакъстанда теләп яшим, чөнки мин бу илне яратам. Анда мин туган Казанымны хәтерләткән бик күп нәрсәләр күрәм. Бу — бик якын мәдәниятләр, телләр. Миңа, әйтик, казакъ мәдәниятендә һәм казакъ телендә татар мәдәниятенең, татар теленең чагылышын күрү ошый», — дигән Гүзәл Яхина.

483 views

Опубликован 13 дек.

Беларус хакимияте Мария Колесникованы иреккә чыгарды. Барлыгы 123 кеше азат ителергә тиеш 2020 елгы протестлар лидеры Мария Колесникова белән аның сеңлесе телефон аша сөйләшкән, дип хәбәр итә «Зеркало». Колесникова Беларустан киткән. Нобельнең тынычлык бүләге лауреаты Алесь Беляцкий да иреккә чыккан. «Весна» хокук яклау үзәге мәгълүматларына караганда, ул төрмәдә 1613 көн уздырган. Азат ителүчеләр исемлегендә 2020 елда Беларус президенты сайлавындагы намзәт Виктор Бабарико да бар. Ул 14 ел кырыс колониягә хөкем ителгән иде. Шулай ук TUT.BYбасмасының баш мөхәррире Марина Золотованың да иреккә чыгуын хәбәр итәләр. Александр Лукашенконың «Пул первого» исемле мәгълүмати каналы белдерүенчә, Беларус төрмәләреннән төрле илләрдән булган 123 сәяси тоткын азат ителәчәк. Алар арасында Украинаның биш да ватандашы бар, дип хәбәр итте Владимир Зеленский. 📌Мария Колесникова — музыкант һәм Беларуста Бабариконыӊ сайлау штабының элекке җитәкчесе. Бабарико кулга алынганнан соң, ул Светлана Тихановская такымына кушылды. 2020 елда куәт оешмалары вәкилләре Колесникованы урлап, аны көчләп чит илгә чыгарып җибәрергә тырышты. Беларуста калу өчен ул чик буенда үз паспортын ертты, шуннан соң аны кулга алдылар. 2021 елда Колесниковага «хакимиятне конституциягә каршы юл белән басып алу максатыннан сүз куешу», «экстремистик берләшмә төзү» һәм «дәүләт иминлегенә зыян салуга өндәү» маддәләре нигезендә 11 ел иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде. 📌Алесь Беляцкий — «Весна» хокук яклау үзәге рәисе. 2022 елда ул Нобель тынычлык бүләген Русиянең «Мемориал» оешмасы һәм Украинаның «Сивил ирекләр үзәге» белән бергә алды. Беларус төрмәләреннән азат ителүче сәяси тоткыннар исемлеге тулылана.

468 views

Опубликован 13 дек.

Кырымда Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре адвокатларның офисларын тентеде. Бу хакта ниләр билгеле. ⚠️ Аннексияләнгән Кырымда Русия эчке эшләр министрлыгының кырым идарәсендәге «Э үзәге» вәкилләре, коралланган махсус билгеләнешле бүлеге белән бергә, адвокатлар Эдем Семедляев, Эмиль Курбединов, шулай ук юристлар Назим Шейхмамбетов, Эльвина Семедляева, Рустем Кямилев һәм Лили Гемеджиныӊ офисында тентү үткәргән. Алар Русиянең Кырымда сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләгән кешеләрне яклаулары белән билгеле. Әлеге хәл 11 декабрьдә булды. 📄 Куәт оешмалары вәкилләре «оператив-эзләү чарасы» уздыру турында документлар күрсәткән. Әмма адвокатлар әйтүенчә, чынлыкта бу тентү булган. Оператив хезмәткәрләр тыелган документлар һәм әйберләр эзләгән, барлык шкафларны, папкаларны актарган, адвокат ордерларын һәм юридик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы документларны алган. Бу тентү турында рәсми хәбәрләр юк. ℹ️ Дүрт сәгать дәвамында адвокатларны офисыннан чыгармаганнар. Ә хезмәттәшләреннән соңрак килгән Эмиль Курбединовны "силовиклар" бөтенләй кертмәгән. Соңрак аларга мәхкәмә карары күрсәткәннәр, анда адвокатлар «канунга каршы гамәлләр кылырга мөмкин» дип язылган, шул исәптән террорчылык оешма эшчәнлеген оештыру, террорчылыкка ярдәм итү һәм салым түләүдән качу кебек авыр маддәләр нигезендә. 📌Адвокатлар әлеге гаепләүләргә катнашы булуын кире кага. Алар бу көч кулланып башкарылган гамәлне үзләренең һөнәри эшчәнлеге өчен басым ясау дип саный. Моңа кадәр дә мондый хәлләрнең булганы бар иде. Украинадан ун хокук яклау оешмасы берләшеп, Кырымдагы адвокатлар һәм юристларга карата алып барылган репрессияләрне хөкем итәргә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда кеше хокукларын тупас бозуда гаепле затларга карата шәхси санкцияләр кертергә чакырды.

473 views

Опубликован 13 дек.

Рәсмиләр Сарытауга дрон һөҗүмендә ике кеше һәлак булын белдерде. Матбугат шартлаулар һәм янгын турында яза Сарытауда пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте. «Коммерсант» мәгълүматларына караганда, күпкатлы торак йорттагы берничә фатир зыян күргән. Төбәк башлыгы әйтүенчә, һөҗүм вакытында балалар бакчасында һәм поликлиникада да берничә тәрәз ватылган. Элегрәк ASTRA Сарытау халкының шәһәрдә шартлаулар ишетелүе һәм аннан соң янгын чыгуы турында хәбәр итүен язган иде. Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, узган төндә Сарытау өлкәсе күгендә 28 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Төнлә Росавиация Сарытау һәм Пенза һава аланнарына вакытлыча чикләүләр кертелүен хәбәр итте. Соңгы тапкыр шәһәргә һөҗү бер атна элек булган иде. 8 ноябрьдәге һөҗүмдә Украина кораллы көчләре Сарытаудагы нефть эшкәртү заводы зыян килде дип белдерде.

444 views

Опубликован 12 дек.

Алтынай Вәлитов Баймактагы зур протестлар аркасында эзәрлекләүдән куркып, бер ел ярым элек АКШка күченде. "Окно" проектына биргән әңгәмәсендә ул соңгы елда тормышы ничек үзгәрүе, нинди өметләр баглавы, Русиядә һәм Башкортстанда барган вакыйгалар турында ни уйлавы хакында сөйләде. Әңгәмәне тулысынча 👉безнең сайтта укыгыз. Рәсемнәрдә исә кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

459 views

Опубликован 12 дек.

Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Бу юлы түбәндәге кешеләр кертелде: 🔸журналист Михаил Гуревич; 🔸бурят активисты Доржо Дугаров; 🔸блогер Виталий Егоров; 🔸Краснодар краенда элекке муниципаль депутат Александр Коровайный.

480 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••555657585960•••65•••70•••75•••80•••8384