TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,167Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 69 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 19 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 ноябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Төнге һөҗүм вакытында Русиянең Харковка җибәргән дроннарыннан 32 кеше зыян күргән, алар арасында ике бала бар. Шәһәр мэры Игорь Терехов белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортлар, кибетләр, инфраструктура корылмалары һәм җәмәгать транспортына зыян килгән. 🔹Дональд Трамп администрациясе Русия белән бергә Украинадагы сугышны җайга салуның яңа планын әзерли. Axios хәбәр иткәнчә, бу план 28 пункттан тора, аның белән президентның махсус вәкиле Стив Уиткофф җитәкчелегендә төркем шөгыльләнә. 🔹АКШ һәм Согуд Гарәбстаны стратегик партнёрлыкка кул куйды. Ике ил саклану, атом энергетикасы, ясалма интеллект һәм мөһим файдалы казылмалар өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады. Моннан тыш, Согуд Гарәбстаны АКШка якынча 1 триллион доллар күләмендә инвестиция кертәчәк. 🔹Япониянең Оита шәһәрендә 170 бинаны янгын камап алган, шуларның 115е — торак йортлар. Зур янгынны тәүлек дәвамында сүндерә алмыйлар. Бер кешенең хәбәрсез югалуы турында әйтелә. 🔹Русия саклану министрлыгы Украина гаскәрләренең Воронежга ATACMS ракеталары белән һөҗүм итүен раслады. Министрлык белдерүенчә, һөҗүм имеш сивил объектларга юнәлтелгән булган, әмма барлык ракетлар да бәреп төшерелгән. Украина Баш штабы кичә ATACMS куллануын расласа да, нинди объектлар һәм Русиянең кайсы төбәкләренә җибәрелүен хәбәр итмәде.

439 views

Опубликован 18 нояб.

2026 елда Татарстанда коммуналь хезмәт бәясе ике тапкыр: гыйнвар һәм октябрьдә артачак Моның төп сәбәбе булып өстәмә бәягә салымның (НДС) күтәрелүе атала. Татарстанда 2026 елда коммуналь хезмәтләр тарифлары ике тапкыр артачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте. Беренче тапкыр бәя күтәрү гыйнвар аенда көтелә һәм ул өстәмә бәягә салымның (НДС) артуына бәйле, ди ул. — 2026 елда тарифлар бәясенә йогынты ясаучы факторлар бар. 1 гыйнвардан НДС күтәрелүенә бәйле 1,7 процентка "чик индексы" үсеше каралган. Гыйнвардан тарифлар төгәл менә шул НДС суммасына артачак, — дип аңлатты Хәбибуллина журналистларга. Икенче бәя артуы октябрь аенда көтеләчәк. Еллык индексацияне июльдән октябрьгә күчергәннәр. Хәбибуллина сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр турында федераль орган тарафыннан рәсми карар бу атнада көтелә. Быел 1 июльдә Татарстанда коммуналь хезмәтләр бәясе 17,5–22,3%ка күтәрелде. Бу – Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак. Нәтиҗәдә, халыкның коммуналь хезмәтләр өчен хисаплары, аеруча кышкы җылыту чорында, уртача 1 мең сумга кадәр артты. Тулырак 👉монда укыгыз.

457 views

Опубликован 18 нояб.

Прокурор Башкортстанның элекке премьер-министры урынбасары Алан Марзаевка 14 ел төрмә һәм 560 млн сум штраф сорады. Тикшерү мәгълүматынча, Алан Марзаев арадашчы аша бер бизнесменнан ришвәт буларак 37 млн сум алган. Моның өчен бизнесмынга юллар төзекләндерү контракты бирелгән. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә. Төрмә мөддәтеннән тыш, аңа 560 миллион сум штраф, ришвәт күләмен, ягъни 37 млн сумны конфискацияләү, Кырмыскалы районы Каракүл авылында йортын тартып алу, 13 елга дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю, дәүләт бүләкләрен, шул исәптән Салават Юлаев орденын тартып алу соралды. Марзаевны 2024 елның көзендә тоткарладылар. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, Марзаев – Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның якын дусты. Хәбиров телеграм каналында ММА көрәшчесе Джефф Монсон һәм Марзаев белән пылау пешерүләре турында видео да чыгарган иде. Алан Марзаев Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры вазифасында 2022 елның августыннан эшләде. Тулырак 👉монда укыгыз.

418 views

Опубликован 18 нояб.

Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде. Төрле милли активистлар һәм тикшеренүчеләрнең бу хактагы фикерләре белән тулы язманы 👉Азатлык сайтында укый аласыз. @azatliqradiosi

414 views

Опубликован 18 нояб.

🇺🇳БМОның Иминлек шурасы АКШның Газзәдә солых урнаштыру планын раслады Дүшәмбе көнне БМОның Иминлек шурасы АКШ президенты Доналд Трамп тәкъдим иткән Газзәдә тынычлык урнаштыруга нигезләнгән резолюцияне хуплады. АКШ тәкъдим иткән резолюция Халыкара тотрыклык булдыру көчләрен оештыруны күздә тота. Әлеге көчләргә берничә гарәп иленең хәрбиләре керәчәк, шулай ук Доналд Трамп җитәкчелегендә эшләячәк "Солых шурасы"н булдыру да каралган. Моннан тыш резолюциядә, берничә алдан билгеләнгән шарт үтәлгән очракта, Фәләстин дәүләтен төзү мөмкинлеге турында да әйтелә. Резолюцияне Иминлек шурасының 13 әгъзасы яклаган, Русия һәм Кытай тотылып калган. Бу күзәтүчеләр тарафыннан Доналд Трамп хакимиятенең дипломатик җиңүе буларак кабул ителә. Русия позициясе аркасында резолюциянең кабул ителүе сорау астында иде. Элек Русия Фәләстин дәүләтен төзүгә өстенлек биргән үз вариантын тәкъдим итте. Әмма АКШ тәкъдим иткән резолюцияне гарәп һәм мөселман илләренең хуплавы уңышка китерде. Резолюциягә күрә, халыкара көчләр Газзә сызыгының демилитаризациясе, кораллы төркемнәрдән коралны алу, Газзәдә иминлек тәэмин итү һәм чикләрне саклау өчен җаваплы булачак. Дүшәмбе көнне Фәләстиннең ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы дип танылган) төркеме резолюцияне тәнкыйтькә тотты. Алар әйтүенчә, әгәр халыкара көчләрне аларны коралсызландыру өчен куллансалар, ул бәйсез көчләр булмый, ә басып алучылар ягында икәнне аңлатачак. Газзә халыкара көчләр контроленә күчкәннән соң, Израил хәрбиләре ул җирләрдән китәчәк. @azatliqradiosi

392 views

Опубликован 18 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 17 яшьлек кыз һәлак булган, тугыз кеше яраланган дип хәбәр итте өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов. 🔸Сишәмбегә каршы төндә Донецки өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә Зуевский һәм Старобешевский җылылык электр станцияләренә зыян салынган. "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин хәбәр итүенчә, кайбер җирлекләрдә электр энергиясе өзелгән. 🔸Украина Франциядән якынча 100 хәрби очкыч һәм заманча һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) сатып алачак. 🔸Русия президенты Владимир Путин медицина уку йортларын тәмамлаучы студентларны өч ел дәүләт оешмаларында эшләргә мәҗбүр итә торган канунны имзалады. Табиблар һәм студентлар бу башлангычны тәнкыйть итә. 🔸Русиядә нефть бәясе соңгы 2,5 елда иң түбән дәрәҗәгә төште. Бу хәл АКШның "Роснефть" һәм "Лукойл"га санкцияләре кертүеннән соң күзәтелә. Чикләүләр 21 ноябрьдә гамәлгә керә. 🔸Татарстанда 03:41 сәгатьтә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, һава аланнары ябылмады. @azatliqradiosi

420 views

Опубликован 17 нояб.

"Ростех" дәүләт корпорациясе Казанның чүп яныдру корылмасы файдалануга тапшыру вакытын кичектерүне сорады. Сәбәбе - акча булмау. "Санкцияләр, югары төп ставка һәм төзелеш материалларының бәяләре сизелерлек артуы сәбәпле, проект объектив төзелеш авырлыклары белән очрашты һәм дәүләт ярдәменнән башка аларны җиңеп чыгу мөмкин түгел. Җәза санкцияләре проектны бөтенләй юкка чыгарыр иде", дип белдергәннәр ширкәттә. ▪️Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Коронавирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде. ▪️2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды. ▪️2023 елның августында Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте – 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде. ▪️Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип сөйләгән иде. Экологлар чүп яндыру заводы төзелешенә каршы пикетка да чыкты. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

478 views

Опубликован 17 нояб.

❗️Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Шулай ук ул 6 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә. Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Соңрак Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән диелде. Ул башта сак астында тотылды. 2024 елның ноябрендә Тикшерү изоляторыннан азат ителде һәм өй сагына җибәрелде. Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелде. Аның Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы күрсәтмәләр биргәнлеге әйтелде. ▪️Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар. ▪️2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар. ▪️2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Фәттаховка Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим ителгәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды. ▪️Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр. ▪️Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар. @azatliqradiosi

466 views

Опубликован 17 нояб.

Татарстан белән Башкортстанга табутлар кайтарыла. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

451 views

Опубликован 17 нояб.

Көн язмасы: Резервтагы ирләрне ни өчен җыялар: "Украинадагы сугышка җибәрмәсләр дигән гарантия юк" Русиядә резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун имзалангач, резервтагы ирләрне хәлиткеч әһәмияткә ия корылмаларны саклау өчен җыя башладылар. Әһәмияткә ия корылмалар дигәндә сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара. "Коммерсант" язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мондый корылмаларны саклау өчен резервтагы ирләрне җыю инде бара. Алар арасында Татарстан белән Башкортстан да бар. "Гражданин һәм армия" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко сүзләренчә, резервистны контракт имзалаган төбәк җирлегендәге корылмаларны саклау гына түгел, сугышта катнашу өчен дә җибәрергә мөмкиннәр. "Формулировкалар да йә хәлиткеч корылмаларны саклау, йә хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен (резервистларны үгетлиләр) диелгән. Аларны Украинадагы сугышка җибәрүне тыя торган бер генә кагыйдә дә юк", ди ул. Кривенко фикеренчә, Русиядә сугышка җибәрү өчен кешеләр җитми. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

417 views

Опубликован 17 нояб.

Татарстандагы 8нче санлы төзәтү колониясе биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновка җибәрелгән хатларны кабат тапшырмый башлаган. Бу хакта "Протестная Казань" телеграм каналы яза. Бояршинов соңгы тапкыр хатларны 7 июльдә алган. Хатлар килмәү турында Бояршинов адвокатына җиткергән. Шулай ук ул адвокатка колониядә теш табибы булмавын һәм шуңа күрә тешләрен дәвалата алмавын да әйткән. ▪️Элегрәк Бояршиновка шулай ук хатлары тапшырылмаган иде. Тавыш купканнан соң Әлмәт колониясендә утыручы Андрей Бояршиновка бөтен хатларын таршырдылар. ▪️Ул вакытта да хатларны бирмәүләре турында Бояршинов адвокатына хәбәр иткән иде. ▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты. ▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган." ▪️Узган елны мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте ▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды. @azatliqradiosi

392 views

Опубликован 17 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, ун кеше яраланган. Бу хакта Харьков өлкәсе Балаклея шәһәренең хәрби хакимият башлыгы Виталий Карабанов хәбәр итте. Шулай ук яраланучылар Днепропетровски, Черниговски һәм Херсон өлкәләрендә дә бар, дип белдерә җирле хакимият. 🔸Украина дроннары Ульян өлкәсендә подстанциягә һөҗүм иткән. Төбәк башлыгы Алексей Русских белдерүенчә, дроннар бәреп төшерелгән. Электр белән тәэмин итүдә үзгәрешләр юк, диде ул. 🔸 Польшада билгесез кешеләр тимер юлларга зыян салган. Аларның кайберләре Украинага корал ташу өчен дә кулланыла. Польша премьер-министры Доналд Туск бу диверсия булырга мөмкин, дип белдерде. 🔸АКШ Конгрессы Русия белән бизнес алып баручы илләргә карата "бик кырыс санкцияләр" кертү турында канун өлгесен карый. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп белдерде дип хәбәр итә Reuters. 🔸Русиядә хәзер студентлар алты ел укыячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Бу системга күчү 2026-2027 уку елында башланачак. Яңа тәртип нигезендә туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белем бирү програмнары өчен дүрт еллык, инженерлар, табиблар һәм укытучылар өчен - биш еллык, ә тагын да катлаулырак һәм фәнни тиешернүгә нигезләнгән юнәлешләр өчен алты еллык уку каралган. @azatliqradiosi

423 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••6768697071•••75•••80•••8384