TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,751Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 71 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 14 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Татарстан белән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, һава аланнары ябылып торды. Әлеге вакытта Уфа, Казан, Бегиш һава аланнары эшли. 🔹Киевка ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 25 кеше яраланган. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте белдергәнчә, коткаручылар 40тан артык кешене саклап калган, ким дигәндә сигез күпкатлы торак йортка зыян килгән. 🔹Украина дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Новороссиескта «Шесхарис» нефть комплексы, яр буендагы корылмалар, сивил кораб, шулай ук биш торак йорт зыян күргән, дип белдерә шәһәр мэры һәм төбәкнең оператив штабы. Яраланучылар да бар диелә. 🔹АКШ саклану министры Пит Хегсет «Көньяк сөңге» операциясе башлануын игълан итте. Аның сүзләренчә, максат — «наркотеррорчыларны безнең ярымшардан читкә куу һәм ватанны наркотиклардан саклау». Операциянең нечкәлекләрен ул ачмады. Соңгы атналарда АКШ Венесуэла ярларында зур хәрби көч туплады.

430 views

Опубликован 13 нояб.

Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең алдынгы университеты ректоры белән Казан мәктәпләрендә гарәп теле укыту турында килешкән Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Һуманитар фәннәр университеты ректоры, доктор Хәлифа Мөбәрәк әз-Зәһири белән очрашты. Очрашуда шулай ук Русия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты. Тарафлар ике ил арасындагы хезмәттәшлекне һәм 2026 елда Татарстан башкаласында узачак чаралар турында сөйләшкән. Аерым алганда, алар Казанның кайбер мәктәпләрендә гарәп теле укытуны оештыру турында килештеләр, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Киләсе елда Казан рәсми рәвештә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак. Шул ук вакытта Татарстан һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә Русия халыклары телләрен укыту елдан-ел кими. 2025 елның 1 сентябреннән беренче сыйныфта "Туган тел" һәм "Әдәби уку" дәресләре атнасына бер сәгатькә генә калды.

471 views

Опубликован 13 нояб.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе журналист Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен раслады 13 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваның 12 ел колония мөддәтен гамәлдә калдырды. Журналист мәхкәмә залына аны якларга килгән кешеләргә: "Минем бар да яхшы", – дип әйтергә өлгергән. Бу хакта RusNews хәбәр итте. Быел 29 июльдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Моңа өстәп, Комлевага бер елга иреген чикләү җәзасы билгеләнде, ул сайтлар эчтәлеге белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук аңа биш ел дәвамында җәмәгать чараларын оештыру һәм аларда катнашу тыелды. Журналист "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" һәм "хәрби фейклар таратуда" гаепле дип танылды. Быел сентябрьдә ул тикшерү изоляторында тавышы югалыу турында белдергән иде. Тулырак 👉монда укыгыз.

458 views

Опубликован 13 нояб.

«Роскачество» акыллы колонкалар янында шәхси темаларга сөйләшмәскә киңәш итте. Бу җайланмаларның эш принцибы тирә-як тавышны даими рәвештә анализлауга корылган, шуңа күрә шәхси сөйләшүләрнең конфиденциальлеге бозылырга мөмкин, дип сөйләгән ТАСС агентлыгына «Роскачество»ның Дигиталь экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко. «Һәр тавыш теркәлеп, кулланучының кызыксынулары, көндәлек гадәтләре, хәтта кая барулары турында мәгълүмат җыелырга мөмкин», – дигән ул. Кузьменко сүзләренчә, акыллы җайланмалар кешеләрнең сөйләшүләрен даими рәвештә яздырмый һәм тапшырып тормый, ләкин ул колонканы кулланмаган вакытта микрофонны сүндереп торырга, гаджетка бирелгән рөхсәтләрне тикшереп барырга киңәш иткән. Шулай ук ул ноутбук камерасын ябарга да тәкъдим иткән. 2024 елның августында ФСБ «Яндекс»тан «Алиса» системы белән акыллы йорт кушымтасына читтән торып тәүлек буена кереп тору мөмкинлеге бирүне таләп иткәнлеге билгеле булды. Ә 2023 елда ширкәт үзе дә аларның акыллы колонкасы сервисларның дөрес эшләвен тикшерү өчен кайвакыт очраклы рәвештә берничә секундка кеше сөйләшүен тыңлап алырга мөмкин дип белдерде.

434 views

Опубликован 13 нояб.

Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур IT ширкәтләре, шул исәптән йөзләрне танучы видеокамералар җитештерүче Hikvision урнашкан Ханчжоу шәһәренә килде Эш сәфәре кысаларында ул Чжэцзян төбәге вице-губернаторы Лу Шань белән очрашты дип хәбәр итә Татарстан рәисе матбугат хезмәте. Чжэцзян Кытайның иң алга киткән вилаятьләренең берсе. Анда Alibaba Group ширкәте, машиналар чыгаручы Geely Holding Group, көнкүреш техника җитештерүче Supor, видеокүзәтү камералары җитештерүче Hikvision ширкәтләре эшли. 2023 елда биредә Татарстанның Иннополис университеты офисы ачылган иде. «Без сезнең провинция белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләр идек, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә элемтәләр бар: 2003 елда Ханчжоу һәм Казан шәһәрләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзелгән, Кукмара һәм Саба районнары белән Чжэцзян провинциясенең берничә шәһәре арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланган», - дигән Миңнеханов. Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше иң югары дәрәҗәсенә җиткән һәм 3,3 миллиард доллардан арткан. Миңнехановның кайсы ширкәтләрне караячагы әйтелми. ▪️Татарстан моңарчы Hikvision ширкәте белән хезмәттәшлек итеп, республикада йөзләрне танучы видеокамералар урнаштырды. Бу иминлек саклау белән аңлатыла. ❗️Шул ук вакытта БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе йөз танучы технологияләрне көйләүче кануннар булмавына игътибар итте. ▪️Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул мөселмае уйгырлар яшәүче Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата.

431 views

Опубликован 13 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹АКШ хөкүмәте эшен яңадан дәвам итә. Иң озакка, 43 көнгә сузылган шатдаун тәмамланды. Дональд Трамп ике айлык вакытлы бюджетка кул куйды — бу федераль оешмаларга эшкә кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Ә шул арада Конгресс тулы күләмле бюджет канун өлгесен әзерләячәк. 🔹G7 илләре Русиягә икътисади басымны көчәйтә һәм Мәскәүгә хәрби гамәлләрне финанслау мөмкинлеге тудырган илләр һәм оешмаларга карата өстәмә чикләүләр кертү мөмкинлеген карыйю Бу хакта «Җиделек илләре» тышкы эшләре министрлары очрашуыннан соң әйтелде. 🔹АКШ Русиягә Маҗарстандагы атом электр станциясен төзеп бетерергә рөхсәт итте. 🔹Венесуэла АКШ хәрби көчләренең Кариб диңгезендә активлыгы артуга җавап итеп зур күләмле мобилизация игълан итте, дип яза CNN. Илнең җир, һава, диңгез һәм резерв гаскәрләре чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк күнегүләрдә катнашачак. 🔹Оренбурда күпфатирлы йортның түбәсе янып беткән, 200дән артык кеше эвакуацияләнгән.

444 views

Опубликован 12 нояб.

Сак астында тотылучыкырымтатар мөслимәләре Февзие Османова, Эльвиза Алиева һәм Насиба Саидова әниләре Акмәчетнең 1нче санлы Тикшерү изоляторы хакимияте вәкиле белән очрашкан. «Кырым теләктәшлеге» проекты сәхифәсе язуынча, аналар Тикшерү изоляторындагы шартларга зарланган. Мөслимә Насиба Саидова әнисе Динара Июпова сүзләренчә, алар хәзер дә Тикшерү изоляторының җитәкчесе белән очраша алмаган. Шуңа изоляторның тотылу шартлары өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе янына барган, әмма ул урынында булмау сәбәпле аналарны аның урынбасары Т.Ю.Средина кабул иткән. Ул аналарның шартлар турындагы сорауларга җавап итеп: «Гомумән, шартлар нормаль», дигән. «Без аңа дымлы, салкын, дибез. Ә ул: «Бөтен җирдә шулай», ди. <…> Күселәр, тараканнар бар дип ишеттек, дибез. «Бу кызларның камераларны ничек чиста тотуына бәйле», ди. Без урын-җир, юрган дибез – ул юрганда никадәр кеше утырган, үзебезнекен алып килергә ярамыймы? “Юк, бернәрсә дә ярамый” дип җавап бирде дип сөйләгән Июпова. Аналар шулай ук тикшерү өчен төзелеп басканда кызларга ят ирләр янында яулыкларын салырга мәҗбүр итү мәсьәләсен дә күтәргән. Средина бернинди мәҗбүри итү булмады, “кызлар теләгәнчә яулыктан йөри”, дигән. “Алар бит төрле камераларда утыра, һәм бер-берсе белән күрешә дә, аралаша да алмый. Шуңа күрә хезмәткәрләргә яла ягу өчен алдан килешкәннәр дип әйтү мөмкин түгел. Әмма аларның һәрберсе адвокат яки хат аша беренче көннәрдә тикшерүләр вакытында яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен җиткерде һәм ул вакытта анда ир-атлар да булган”, дип сөйләгән Динара Июпова. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды. @azatliqradiosi

477 views

Опубликован 12 нояб.

“Э” үзәге хезмәткәрен полиция вәкилләре кыйнаган Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы идарәсенең экстремистик оешмаларга каршы торуның Ярославльдәге бүлегенең элекке җитәкчесе Иван Репин узган елның октябрендә тоткарланды. Аны зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр. “Җәмәгать вердикты” язуынча, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләре Антон Коваленко һәм Артем Федюкин аны аңын югалтканчы каты итеп кыйнаган һәм чүпрәк белән буган. Шул ук вакытта Репин үзе дә элегрәк кешеләргә көч куллану турында шикаятьләрдә телгә алынды. Аерым алганда ул сугышка каршы чыккан экоактивисты Андрей Акимовны тоткарлауда катнашты. Акимов полиция вәкилләренең үзен кыйнавын, диварга сугуларын һәм кул богауларына элеп куюларын әйтте. Газаплаучылар арасында ул Репинның исемен дә атады. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

462 views

Опубликован 12 нояб.

❗️2019 ел башыннан бирле Русия төрмәсендә утыручы сәяси тоткын Азат Мифтаховка дәвалану, посылкалар җибәрү өчен кирәкле 100 мең сум ике көн эчендә җыелып беткән. ”Хәтта артыгы белән тупланды” дип яза Мифтаховка теләктәшлек белдерү өчен ачылган FreeAzat! телеграм-каналы. Шунда ук галимнең әнисе Гөлнур Хөсәенова болай дигән: ”Инде җиде ел диярлек безгә терәк булып торасыз. Сезнең ярдәм Азатны бик нык канатландыра” Азатка ярдәм сорап телеграм-каналга аның хатыны Елена Горбань язган иде. Ул җиде ел дәвамында Азатка тешләрен дәвалату мөмкинлеге барлыкка килде, әмма моның өчен акча кирәк дип хәбәр итте. Төрмәгә теш табибының килүен дә тоткыннар үзара акча җыеп түли. Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Аның турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз. @azatliqradiosi

435 views

Опубликован 12 нояб.

Татар телендә 100 елдан артык чыгып килүче "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде. Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты. Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе – газетаны чыгаруга акча булмау. Тулырак 👉безнең мәкаләне укыгыз. @azatliqradiosi

690 views

Опубликован 12 нояб.

❗️Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланган Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаевны тоткарлаган. Бизнес Онлайн язуынча, иртә белән сорау алу өчен аны Тикшерү комитетына алып килгәннәр. Габделхаевны вәкаләтләрен арттыру һәм ришвәт алуда шикләнәләр. Басма үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, Габделхаев бер авыл җирлеге башлыгына басым ясауда катнашуда шикләнелә. Узган ел ул җитәкчедән җир кишәрлеген арендага алу хокукын түрәгә якын булган фермер җитәкчесенә бирүне таләп иткән дип фаразлана. Әлеге ярдәм өчен Габделхаев 1,4 миллион сум ришвәт алган булуы ихтимал, дип белдерә икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе. ▪️Габделхаевка 41 яшь. Әлеге вазифада ул 2022 елдан бирле эшли. Аңа кадәр өч ел буе район башкарма комитетын җитәкләде. Ул вакытта Актаныш башлыгы Энгел Фәттахов иде. #Татарстан @azatliqradiosi

539 views

Опубликован 12 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урамда җирдән акча төргәген алганда шартлау булып ун яшьлек баланың бармаклары өзелгән. Малайны хастаханәгә салганнар. Шаһитлар сүзләренчә, акча балалар мәйданчыгы янында яткан. Baza язуынча, төргәк эчендә кадаклар белән тутырылган шартлаткыч җайланма булган. 🔸Кичә Азәрбайҗан белән Грузия чиге буенда казага очраган Төркия саклану министрлыгының очкычында булган барлык 20 хәрби һәлак булган. CNN Türk язуынча, C-130 очкыч һавада ук шартлаган һәм аның калдыклары төрле урыннарга таралган. Фаҗига сәбәпле хәбәр ителми. 🔸Быелның гыйнварыннан алып октябрь азагына кадәр Русиядә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык арасында 392 кеше һәлак булган, аларның 22се - балигъ булмаган балалар. Бу хакта "Известия" басмасына Русия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Родион Мирошкин белдергән. Дипломат сүзләренчә, 3205 кеше төрле җәрәхәтләр алган. 🔸АКШ Газзә сызыгы янында зур хәрби ныгытма төзергә мөмкин. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә. Ул 10 меңләп кешегә исәпләнгән. Ныгытмада иминлекне тәәмин итәчәк халыкара хәрбиләр урнашачак диелә. 🔸Башкортстанда шикәр чире белән авыручыларга глюкозаны даими күзәтү өчен кирәкле җайланманы (датчик) бирүдән баш тарту очраклары арткан. Мондый хәл Русиянең җиде төбәгендә күзәтелә дип яза "Известия" басмасы. @azatliqradiosi

480 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••6970717273•••75•••80•••8384