TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 67 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 23 нояб.
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 23 нояб.
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне. Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. Бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан…
Опубликован 23 нояб.
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне. Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. Бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан Орски өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырган, дистәләрчә мәктәп тоткан, татар студентларына матди ярдәм күрсәткән, мәчетләр төзегән. Орскида Закир Рәмиев сәүдәгәр Закир Борнаевның Мәһүбҗамал исемле кызына өйләнә. Алар Оренбурга күчкәч, ул "Вакыт" газетасын, "Шура" журналын нәшер итә. Рәмиев үзе дә күп иҗат итә, шигырьләр яза, ул Дәрдемәнд буларак таныла. Октябрь инкыйлабыннан соң аның типографиясен, алтын приискалары тартып алалар. Закир Рәмиев 1921 елгы ачлык вакытында авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була. Аның кабере юк. Татар зираты өстендә Орскида хәрби завод төзиләр. @azatliqradiosi
Опубликован 23 нояб.
Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Днепрда 15 кеше яраланган Украинаның Днепр шәһәрендә Русия дроны торак йорт янында шартлаган дип хәбәр итте өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Владислав Гайваненко. Нәтиҗәдә 15 кеше, шул исәптән 2014 елгы бер кыз төрле җәрәхәтләр алган. Шулай ук Никополь һәм Синельниковский районга һөҗүмдә биш кеше яраланган, аларның икесе 14 һәм 16 яшьлек үсмер. Ә Русиядә дроннарның Мәскәү янындагы Шатурский җылылык электр станциясенә һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, дүрт транмформатор янган. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә электр энергиясенең өзелүе турында хәбәрләр булмады. ▪️Русиянең Украинага каршы сугышы 1369 көн дәвам итә @azatliqradiosi
Опубликован 23 нояб.
Русия мәктәпләренә мигрант балаларының 19% гына кабул ителгән Яңа тәртипләр кертелгәннән соң, мигрант балаларының 19% гына мәктәпкә керү өчен кирәкле документларны туплый алган һәм урыс теленнән имтиханны тапшыруга ирешкән. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев "Новости" агентлыгына белдергән. Аның сүзләренчә, хәзер алар яңа тәртипнең мәктәп мохитенә ничек тәэсир итүен өйрәнә. ▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады. ▪️Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде. ▪️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде ул. ▪️Быел август аенда Татарстанда да мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмавы билгеле булды. @azatliqradiosi
Опубликован 22 нояб.
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара. Тулырак 👉безнең язмада укый аласыз.
Опубликован 22 нояб.
📚 Татарстан Милли китапханәсендә җитәкчелек алышынырга мөмкин Милли китапханә мөдире Мәдина Тимерҗанова якын киләчәктә вазифасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Онлайн яза. Ул әлеге вазифаны 2020 елның августыннан бирле башкара. 🗓 Тимерҗанова 2026 елның апрелендә юбилеен билгеләргә тиеш, һәм шуннан соң мөдир вазифасыннан китәчәк, дип әйтелә. Татарстан мәдәният министрлыгында аңа бу карар инде җиткерелгән, диләр. Үзе исә бу хакта басмага аңлатма бирмәгән. 📌 Тимерҗанова Милли китапханәгә ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча баш мөдир урынбасары вазифасыннан күчкән иде. Аның җитәкчелегендә китапханә элекке «Казан» милли-мәдәни үзәге урынында ачылды. 🆕 Чыганаклар әйтүенчә, мөдир вазифасына Татарстан мәдәният министрлыгының анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе, элек «Барс-Медиа»ны җитәкләгән Динә Гәрәева килергә мөмкин. Соңгы айларда Милли музей һәм «Татаркино»да да җитәкчеләр алмашынды — әлеге оешмаларга Айрат Фәйзрахманов һәм Ильяс Гафаров килде.
Опубликован 22 нояб.
Азатлык Радиосының Маҗар хезмәте ябылды "Азат Европа/Азатлык Радиосы"ның (РСЕ/РС) Маҗар хезмәте 21 ноябрьгә каршы төндә эшен туктатты — бу хезмәтнең яңадан эшли башлавына нәкъ биш ел тулган көнгә туры килде. Хезмәтнең максаты Маҗарстан халкына бәйсез һәм төгәл хәбәрләр җиткерү иде. "Без Маҗарстан тамашачысына бәйсез журналистика тәкъдим итү өчен бөтен көчебезне биреп эшләдек", — дип белдерде журналистлар. Хезмәт тарафыннан әзерләнгән барлык материаллар онлайн рәвештә ачык булып калачак. "Азат Европа/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясе президенты Стивен Капус Маҗар хезмәте журналистларының эшен югары бәяләде. "Аларның осталыгы, үз эшенә тугрылыгы һәм безнең миссиягә туктаусыз өлеш кертүе безнең уңышка да зур йогынты ясады. Ширкәткә керткән хезмәтләре өчен без аларга бик рәхмәтле", — диде ул. РСЕ/РСның Маҗар хезмәте 2020 елда АКШ Конгрессы карары белән яңадан эшли башлаган иде. Моңа кадәр ул 1950–1993 елларда эшләде. АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM), "Азат Европа/Азатлык Радиосы" эшчәнлеген тикшереп торучы оешма буларак, 5 ноябрьдә Конгресска маҗар телендә тапшыруларны туктату ниятен хәбәр иткән. Бу карар 2025 елның 21 ноябрендә көченә керде. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 21 нояб.
Быелгы Jadidfest татар хатын-кызына багышлана 22–23 ноябрьдә Казанның Милли китапханәсендә яңа татар мәдәнияте фестивале — Jadidfest 2025 узачак. Быелгы програм төрле чорлардагы татар хатын-кызының тормышына, образларына һәм җәмгыятьтәге роленә багышлана. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестиваль комикслар лабораториясе күргәзмәсеннән башлана: быел ул хатын-кызларның тормышын һәм шәхесен чагылдырган хисле сәнгать әсәрләрен тудырудар гыйбәрәт булган. Шул ук көнне Татар кызына багышланган сәнгать күргәзмәсе дә узачак. Чара кысаларында хәзерге заман татар кызы образына багышланган дискуссия, Иске Татар бистәсендә яшәгән хатын-кызлар турында лекция, шулай ук бары тик хатын-кыз артистлар катнашындагы стендап-кичә узачак. Jadidfestның беренче көнендә хатын-кыз композиторлар иҗатын тәкъдим иткән зур концерт каралган. Анда Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Роза Мөхетдинова кебек композиторларның музыкасы яңгыраячак. Икенче көнне кунаклар татар киносында хатын-кыз образлары турында видеоязма карый алачак. XX гасыр башы татар кызы язмышына кагылышлы хореографик перформанс, 1960нчы еллар мәдәни тормышында актив роль уйнаган хатын-кызлар турында "Һиммәтбанулар" спектакле һәм XX гасыр шагыйрәләренең иҗатына багышланган "Акрын уку" кичәсе күрсәтеләчәк. Фестиваль барышында төрле илләрдә яшәүче татар телен үстерүче кызлар катнашындагы видеогид тәкъдим ителә. Ике көн дәвамында Милли китапханә фойесында милли брендлар һәм нәшриятлар ярминкәсе эшли. 🔹Jadidfest — яңа татар мәдәнияте фестивале. Ул 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм һәр чыгарылыш аерым темага багышлана: шәһәр мохите, гаилә, әдәбият, заманча сәнгать һәм башкалар. 🔹Моңа кадәр Татарстанда татарның мәшһүр хатын-кызларына багышланган "Татарча комикслар" чыккан иде. Тулырак 👉монда укыгыз.
Опубликован 21 нояб.
"Йә катлаулы 28 пункт, йә гаять авыр кыш": Зеленский украиннарга мөрәҗәгать итте Украина президенты Владимир Зеленский үзенең телеграм-каналында видеомөрәҗәгать чыгарды һәм илнең Трамп тәкъдим иткән тынычлык планы аркасында “тарихтагы иң авыр мизгелләрнең берсенә” таруын әйтте. “Сүз — дәрәҗәне югалту яки иң мөһим партнёрны югалту куркынычы турында. Яки катлаулы 28 пункт, яки гаять авыр кыш, иң авыры, һәм алдагы хәвефләр", диде ул. Зеленский әйтүенчә, Украина җитәкчелеге дәүләт мәнфәгатьләренә хыянәт итәргә җыенмый һәм беректәше белән "конструктив чишелешләр эзләячәк”. “Без АКШ тәкъдим иткән тынычлык планында украиннарның намусы һәм дәрәҗәсе саклансын өчен көрәшәчәкбез,” — дип белдерде ул.
Опубликован 21 нояб.
"Аспекты Башкортостан" Русиядә "ят агент" дип танылды Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты: ▪️рухани Павел Заякин, ▪️рәссам Антон Литвин, ▪️журналист Елена Налимова, ▪️«Аспекты Башкортостана» интернет басмасы, ▪️"Мемориал" дискриминациягә каршы үзәге («Anti-discrimination center Memorial Brussels» (ADC Memorial) 2024 елда Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде. "Аспекты" басмасы 2022 елда Уфадагы "Эхо Москвы" радиосы журналистлары тарафыннан булдырылды. Алар 2024 елда Баймакта һәм Уфада булган протестларны актив яктыртып барды. Шулай ук ул активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да сөйли. Былтыр мартта Роскомнадзор басма сайтын томалады.
Опубликован 21 нояб.
Стәрлетамак көллияте студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки өлкәсендәге Русия армиясенең 137нче бригадасында булуы ачыклана. Егетнең анасы фикеренчә, аның улын ялган юл белән контракт имзалатып сугышка җибәргәннәр. Тулырак 👉монда укыгыз.