TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,604Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 68 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 21 нояб.

Сугыш: Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз. Иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Ләкин районнар белән аерма зур түгел: Уфа – кимендә 692 кеше. Белорет районы – кимендә 369 кеше. Учалы районы – кимендә 294 кеше. Стәрлетамак – кимендә 285 кеше. Мәләвез районы – кимендә 248 кеше. Туймазы районы – кимендә 243 кеше. Баймак районы – кимендә 238 кеше. Әбҗәлил районы – кимендә 207 кеше. Бу ачык чыганаклардан алынган мәгълүмат кына, чын саннарны хакимият яшерә. Тулырак👉монда укыгыз.

464 views

Опубликован 21 нояб.

🇹🇷 Төркия Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты Төркия Югары мәхкәмәсе Истанбул мәхкәмәсенең блогер, ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы, Русиядә алдашып, акча үзләштерүдә гаепләнгән Элвира Мадиярованы Русиягә тапшыру мөмкин дигән карарын кире какты. Бу хакта Төркиянең ODA TV сайты хәбәр итте. Югары мәхкәмә Мадиярованың ире һәм ике баласы белән 2021 елдан бирле Төркиядә яшәве, аны Русиягә тапшырганда гаиләсенә зыян килү ихтималы исәпкә алынмаган дип белдергән, мәхкәмә карарында берничә фактик һәм хокукый хата барлыгына игътибар иткән. Эшне Истанбул мәхкәмәсе яңадан карарга тиеш булачак. Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, ул тикшерү изоляторында калачак. Русиядә ул зур күләмдә акча урлауда гаепләп, читтән торып кулга алынган. Тикшерү фаразынча, Мадиярова 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган. Төркия медиасы язуынча, 2025 елның 4 февралендә ул Төньяк Кыпрыстан Истанбулга кергәндә ялган кимлек (яшәү рөхсәте) белән кулга алынган. Быел май Истанбул җинаятьләр мәхкәмәсе аны Русиягә тапшыру карары чыгарды. Әлеге вакытта ул Бакыркөй хатын-кызлар төрмәсендә тотыла. Эш Истанбул Югары җинаятьләр мәхкәмәсе тарафыннан кабат каралачак. Аның әтисе Тәбриз Әхтәмов быел җәй Казанга кайтты һәм кулга алынды. Тулырак 👉монда укыгыз.

470 views

Опубликован 21 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган, диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынган. 🔹АКШ Владимир Зеленскийның Вашингтон тәкъдим иткән тынычлык планын 27 ноябрьгә кадәр имзалавын көтә, дип яза Financial Times. Басма мәгълүматларына караганда, Дональд Трамп Киевны килешүне тизрәк төгәлләргә өнди. Украина имза куйганнан соң документ Мәскәүгә тәкъдим ителәчәк, ә сөйләшүләр декабрь башына кадәр тәмамланырга тиеш. 🔹Украина президенты Америка белән яңа тынычлык планы белән шөгыльләнергә әзер булуын раслады. Телеграм-каналында Владимир Зеленский, әлегә бу план турында зур белдерүләр ясамаячакларын, ә «анык һәм намуслы эшкә» җыенуларын язды. Аның сүзләренчә, ул шушы көннәрдә Дональд Трамп белән сөйләшү үткәрергә ниятли. 🔹Запорожьеда кичә кич Русия һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, дип хәбәр итте җирле хакимият. Соңгы мәгълүматларча, сигез кеше яраланган. Торак йортлар, кибет һәм базарга зыян килгән. Моннан тыш, Одессага һөҗүм вакытында тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән, дип белдерде шәһәрнең хәрби администрациясе.

498 views

Опубликован 20 нояб.

💊Татарстанда һәм Башкортстанда бөер авыруыннан интегүчеләр дару таба алмый Даруханәләрдән бөер авырулары вакытында эчә торган дарулар юкка чыккан. Бу хәлгә Русиянең баш прокуратурасы да игътибар иткән. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Татарстанда һәм Башкортстанда гына түгел, бөер даруларына кытлык күзәтелгән тагын сигез төбәктә шундый тикшерүләр башланган. Лениногорски районында яшәүче Равил Мортазин декабрь якынлашкан саен шул хәл дип зарланган “Ватаным Татарстан” газетасына. Җитди бөер авыруларыннан интегүчеләрне берләштергән «Нефро-Лига» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Сабаев басмага әйтүенчә, бүген республикада, дөрестән дә, бөер даруларына кытлык бар. Белгечләр бу кытлык ихтыяҗ күплеген исәпкә алып бетермәү аркасында килеп чыккан, дип саный. @azatliqradiosi

495 views

Опубликован 20 нояб.

Төмән татарлары “Чимги-Тура” кварталын булдырмакчы Мәскәүнең баш планы институты җитәкчелегендәге консорциум Төмән шәһәре үзәгенең мастер-планын төзи. Аны гамәлгә ашыру башлангычы буларак Төмән өлкәсе татарларының мәдәни-эшлекле яшьләр үзәге дә тәкъдим белән чыккан. Төмән шәһәре борынгы Чимги-Тура урынында урнашкан. Milli migmar Телеграм каналы язуынча, шул нисбәттән татар яшьләре шул нисбәттән музей, татар ашлары һәм кул эшләре осталары урыннарын кертеп, “Чимги-Тура” исемендәге квартал булдырырга тәкъдим итә. Шул нисбәттән https://gorod.genplanmos.ru/idea/1901/ сәхифәсендә проектка тавыш бирү бара. ▪️Борынгы төрки-татар шәһәрләренең үткәне аз гына түгел, ә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгәннәре, шул ук вакытта казу эшләренә керешеп тамырларының бик тирәнгә киткәнлеге ачыклана башлагач бу эшләрнең туктатылганнары да бар. Шуларның берсе – Төмән, элекке исеме Чимги-Тура. "Әле 2005 елда ук, инде безнең арадан киткән галим-археолог Александр Матвеев җитәкчелегендә, Төмәндә шәһәрнең руслар килгәнгә кадәр булган тарихына кагылышлы казу эшләре дә оештырылган иде. Төмәннең рус тарихы да зур әһәмияткә ия. Борынгы Чимги-Тура хәзерге шәһәрнең иң уртасына урнашкан. Үзәктә зур төзелеш эшләре булганга тарихи катламнарга, шул исәптән рус тарихына караганына да зур зыян килде. Монда планлы тикшеренүләр үткәрүнең кирәклеге турында сүз алып бару авыр, чөнки тарихи урын шәһәр үзәгендә һәм андагы биналар бер-берсенә бик якын салынган, хосусый өйләр һәм шул ук вакытта төрле оешмаларның офислары урнашкан. Объектив сәбәпләр казу эшләренә киртә сала. Рәсми рәвештә Төмәндәге рус кальгасына 1586 елда нигез салынган дип санала. Тарихчылар һәм археологларга әлеге рус кальгасы булганга кадәр ук бу урында кайчандыр борынгы татар торак урыны - Чимги-Тура булганлыгы билгеле. Бу хакта күп кенә язма чыганаклар да сөйли. Әмма борынгы шәһәргә кайчан нигез салынуы турында әлегә әйтү иртәрәк. Археологик эзләнүләр дә конкрет датаны атау өчен нигез булып тормый. Чимги-Тураның тарихы XIV, ә бәлки тагын да иртәрәк чорларга барып тоташырга мөмкин", дигән иде элек Төмән тарихы белән кызыксынучы галимнәрнең берсе Елена Коблова. @azatliqradiosi

486 views

Опубликован 20 нояб.

NBC News: Трамп Русия белән Украина сугышын тәмамлауның яңа планын хуплаган АКШ президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын тәмамлау өчен әзерләнгән 28 пункттан торган яңа планны хуплаган. Бу турыда NBC News Американың югары дәрәҗәдәге рәсми затына таянып хәбәр итә. Әлеге документны Ак йорт Русия ягыннан Кирилл Дмитриев белән киңәшләшеп эшләгән, ди чыганак. Планны әзерләүдә Трампның махсус вәкил Стив Уиткофф, вице-президент Джей Ди Вэнс, дәүләт секретаре Марко Рубио һәм президентның киңәшчесе, кияве Джаред Кушнер да катнашкан. Планның нечкәлекләре рәсми әйтелми, ләкин кичә Axios, The Telegraph, Reuters, Financial Times, Politico, үз чыганакларына сылтанып, әлеге планның эчтәлеген чыгарды. Анда ниләр бар соң? План шартлары Украина өчен бик кырыс: ▪️ Донбассны фактик Русия контролендә калдыру, ▪️Украина армиясен ике тапкыр киметү, ▪️еракка атыла торган ракетлардан баш тарту, ▪️чит ил гаскәрләрен урнаштырмау, ▪️урыс теленә дәүләт статусы кайтару ▪️АКШның Кырымны һәм Донбассны Русиянеке дип тану һ.б. The Telegraph мәгълүматына күрә, Донбасс Русия кулында калганда, Мәскәү Украинага "аренда түләве" түләргә тиеш булачак, ләкин Киевның хокукый дәгъвәләре сакланачак. Украина һәм Европа рәсмиләре документны каты тәнкыйтьли. Financial Times язуынча, план "Русиянең иң зур таләпләренә" туры килә һәм җитди үзгәрешләрсез Киев моңа ризалашмаячак. Politico Европа илләре моңа "куркыныч прецедент" дип карый, ди. 👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/mB505

435 views

Опубликован 20 нояб.

ШаянТВ - татарча Netflix. Балалар телеканалының яңа сайтында мультфильмнар һәм тапшыруларны онлайн карарга мөмкин ТНВ телеширкәтенә караучы ШаянТВ балалар өчен татарча телеканалның яңа сайты эшли башлады. Ул стриминг платформа кебек булдырылган. Анда татар телендәге мультфильмнар һәм тапшыруларны тулысынча карарга мөмкин. Әлеге вакытта сайтта "Смешариклар", Фиксиклар", "Гаҗәп Тодли" кебек күп кенә мультфильмнар бар. Аларны чит илдән дә карап була. ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов яңа сайтны "татарча Netflix" дип атады. Ул тулысынча бушлай һәм анда реклам юк. Каналның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу каналда үсеп килүче яшь алып баручы, блогерларны тагын да таныту өчен платформа да булачак. Анда алар үзләре көндәлек блогларын алып барачак. Платформа мобиль версиягә дә көйләнгән. Киләчәктә платформага телеширкәт архивларын да салмакчылар, шул исәптән клиплар, документаль кино һәм концертлар язмаларын. Татар халкының аудио-видеога яздырылган мәдәни мирасын саклау мәсьәләсе Татарстанда әледән-әле күтәрелеп тора. Материалларның бер өлеше инде югалган, ә калганы халык өчен ачык түгел.

476 views

Опубликован 20 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде һәм ул өч сәгатьтләп дәвам итте. 🔹АКШ Русия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру планын әзерләгән. Аны берничә медиа чарасы чыгарды. Планга, аерым алганда, Донбассны Русиягә бирү, АКШның Кырымны һәм Донбассны Русиянеке дип тануы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә фронт сызыгын туңдыру, Украинада урыс теле рәсми тел булырга тиешлеге һәм башкалар кертелгән. Кайбер журналистлар моны "Украина капитуляциясе" дип атады. 🔹Рязаньга төнлә Украина дроннары һөҗүм иткән. Губернатор әйтүенчә, «бер ширкәт җирлегендә ут чыккан». Сүз, ихтимал, Рязань нефть эшкәртү ширкәте турында бара — аңа моңарчы да дрон һөҗүм иткән иде. 🔹Кичәге Русия һөҗүменнән Тернопольдә һәлак булучылар саны 26га җитте. Коткаручылар фаразлавынча, тагын шулкадәр кеше җимерекләр астында калырга мөмкин. 🔹Сенатор Линдси Грэм АКШ президенты администрациясенең Русиягә каршы яңа чикләүләрне хуплавын хәбәр итте. Санкцияләргә, аерым алганда, Русия ураны, газы һәм нефте белән сату итүче илләрдән кертелә торган тауарларга 500 процентка кадәр өстәмә җыемнар кертү дә керә. 🔹Үзәк Вьетнамда көчле су басудан 16 кеше һәлак булган. Өч көн эчендә анда 1500 миллиметрдан артык яңгыр яуган. Яңгырлар туктамаганга, хәл тагын да авырлашырга мөмкин.

470 views

Опубликован 19 нояб.

Быел Татарстан мөфтияте Русиянең Украинага каршы барган баскын сугышына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән. Сугыш башланганнан бирле аларның саны 100дән арткан. Бу хакта бүген Казанда Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы” кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган җыелышта әйтелде. Мөфтият сәхифәсе язуынча, 2025нче елдагы һуманитар ярдәмнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә. ▪️Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин берничә тапкыр зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәр кылды. Ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде. ▪️Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар да кулына корал алып үз ватанын саклый. 📷Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте сәхифәсе @azatliqradiosi

465 views

Опубликован 19 нояб.

Көн язмасы: 18 яшьлек Булат Шәяхмәтовны сугышка җибәрү өчен хәйләләп контракт имзалатканнар: әти-әнисе улларын кайтару өчен тырыша Стәрлетамак көллиятенең өченче курс студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки өлкәсендәге Русия армиясенең 137нче бригадасында булуы ачыклана. Егетнең анасы Эльвира Шаяхмәтова фикеренчә, аның улын ялган юл белән контракт имзалатып сугышка җибәргәннәр. "Октябрь ахырында Дима һәм Зәринә исемле кешеләр улымны һәм көллияттәге башка үсмерләрне акча эшләргә өндәгән. Алар "СВО"га (Махсус хәрби операция — Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атауны сорый) барырга теләгән, әмма сәламәтлеге сәбәпле тикшерүне үтә алмаган кешеләр өчен анализлар тапшыруны сораган һәм моның өчен яхшы акча вәгъдә иткән. Булат ризалашкан", дип сөйли Шәяхмәтова. Ана сүзләренчә, 2 ноябрьдә Булат Дима һәм Зәринә белән Уфага киткән. Булат иртәгә кичкә кайтам дигән. Әмма икенче көнне Шәяхмәтова телефон геолокациясе буенча улының Уфада түгел, ә Екатеринбурда булуын күргән. Шалтыратып ни өчен шулай ерак китүе белән кызыксынган. Улы: "Барысы да яхшы. Эшемне тәмамлыйм да кайтам" дигән. Боларны Шәяхмәтова "Вот так" басмасына сөйләгән. Соңрак ачыкланганча, Дима белән Зәринә Булатны өченче кешегә - Эдуард исемле ир-атка тапшырган. Ана кеше әйтүенчә, улы: Кайда барабыз? дип сорагач, Булатка: "Күбрәк акча түли торган җиргә" дип җавап биргәннәр. 3 ноябрь төштән соң Булат белән элемтә өзелгән. Ана кеше улының барлык дусларын аякка бастырган, тик беркем Булатның кайдалыгын белмәгән. Икенче көнне ата-ана полициягә мөрәҗәгать иткән. Кич белән аларга үзен Эдуард дип таныштырган ир кеше шалтыраткан. "Кычкырды, сүгенде һәм: "Улыгыз контрактт имзалады", диде. Ачыкланганча, Булатның шәхси әйберләрен алганнар һәм ялганлап контракт имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Аңа анализлар өчен кул куясың дип контракт имзалатканнар, ди егетнең әнисе. Контракт имзалатуларыннан соң, Булат исеменә аның паспорты буенча банк картасы ачалар, ә шәхси кабинетын чит телефон номерына бәйлиләр. Булатның әти-әнисе улларына контракт имзалатучылар алдау юлы белән акча эшләүче төркем дип саный. Хәзер алар контрактны гамәлдән чыгару өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

439 views

Опубликован 19 нояб.

Бөгелмә драма театры мөдире Эльвира Сибгатуллина Челик тоткарланган Бөгелмә драма театры мөдире, 35 яшьлек Эльвира Сибгатуллина Челикнең тоткарлануы билгеле булды. "БИЗНЕС Online" чыганаклары хәбәр иткәнчә, ул инде 14 ноябрьдә үк тоткарланган, узган якшәмбедә Бөгелмә шәһәре мәхкәмәсе аны тикшерү изоляторында тоту карары чыгарган. Сибгатуллина Челикка карата "Вазифасын файдаланып кылынган урлашу" нигезендә җинаять эше кузгатылган. Басма чыганаклары әйтүенчә, имеш, ул 700 мең сумнан артык канунсыз премияләр яздыруда гаепләнә. Җинаять эшендә ике эпизод бар. Сибгатуллина Челик имзасы шулай ук театр акчасын үзләштерүдә гаепләнгән Буа театры мөдире Раил Садриевны яклап язылган ачык хатта бар иде. Сибгатуллина Челик Бөгелмәдә туган, 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр режиссурасы белгечлеген тәмамлаган. Җиде ел Мәскәү театрларында эшләгән. Бөгелмәгә ул 2023 елның көзендә кайтты һәм элекке мөдир Владислав Юдин урынын алды. Юдин театрга "үле җаннар"ны эшкә урнаштырып, акча урлауда шикләнелеп, эшеннән алынды, аңа карата җинаять эше ачылган. Тулырак 👉монда укыгыз.

418 views

Опубликован 19 нояб.

Украинаның Тернополь шәһәренә һөҗүм аркасында 9 кеше һәлак булган Бу хакта Владимир Зеленкий хәбәр итте. Яраланучылар саны дистәләр белән санала. Өлкә хакимияте һавада хлор дәрәҗәсе нормадан алты тапкырга артуы турында да белдерде. 19 ноябрь төнендә Харковка да һөҗүм булды. Анда 40тан артык кеше яраланган, алар арасында ике бала бар.

488 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••656667686970•••75•••80•••8384