TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват7,011Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 79 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 27 окт.

🇹🇷Истанбул мэры Әкрам Имамоглыга яңа җинаять эше ачылды. Аны сәяси шымчылыкта гаеплиләр. Төркия мәхкәмәсе Истанбул башлыгын яңа җинаять эше нигезендә кулга алуга карар чыгарган. Бу хакта Anadolu агентлыгы хәбәр итә. Әкрам Имамоглы әлеге вакытта Силиври дигән җирдә тикшерү изоляторында утыра. Әлеге җинаять эшендә Имамоглының сайлау кампаниясе җитәкчесе, киңәшчесе Нәтҗәти Озкан исеме дә телгә алына. Төркия прокуратурасы фикеренчә, быел җәй чит илләр файдасына шымчылык кылуда, гүләнчеләр хәрәкәте белән элемтәләр төзүдә гаепләнеп кулга алынган Хөсәин Гүннең дигитал мәгълүматларында Имамоглыга бәйле хәбәрләр дә бар. Имамоглыдан да, Озканнан да сорау алынган. Истанбул мэры бөтен гаепләүләрне кире кага. Ул бу хакта тикшерү изоляторында утырган килеш белдерү ясады. Имамоглы хакимият барлык чикләрне узды, моңа кадәр ачылган җинаять эшләрен җөпли алмагач, яңа уйдырма - мине шымчылыкта гаепләүгә керештеләр, дигән ул. "Еллар буе ялган эшләр нигезендә гаепсез кешеләрне төрмәгә утырттыгыз, яла якттыгыз — ләкин файдасы булмады. Хәзер инде бүтән берни таба алмыйча, сез фантазиягездә калган соңгы сүзгә тотынып, шымчылык дип кычкыра башладыгыз. Үзегезнең ялган гаепләүләрегез белән халыкны инандыра алмыйсыз. Һәр сайлауда оттырган саен, гадел көрәшергә батырлыгыгыз җитмәгәндә, сез яңадан шул ук юлга басасыз — чираттагы пычрак спектакльне сәхнәләштерәсез. Сез бит дәүләт серләренең чит илләргә чыкмасын өчен имин эшли дә белмисез, хәтта президентның шәхси номеры да урланды. Шуны да саклый алмаучылар, сез, хәзер мине шымчылыкта гаепләргә җөрьәт итәсезме?» дигән Әкрам Имамоглы. Дәүләт медиалары бүген иртән Әкрам Имамоглы, Нәтҗәти Озкан турында һәм аларның чит илләргә мәгълүмат бирүе турында мәкаләләр дә бастырды. Алар хакимият карашын җиткерә. ▪️Әкрам Имамоглы мартта кулга алынды. Шул вакыттан бирле ул Силиври җирлегендәге тикшерү изоляторында утыра. Аны “террористик оешмага ярдәм итүдә” һәм “рәшвәтчелек максатында оешма төзүдә” шикләнеп җинаять эшләре ачылды. ▪️ Моннан тыш Истанбулның күп район җитәкчеләренең өйләрендә, эш урыннарында тентүләр узды, дистәләгән кешеләр кулга алынды. ▪️Җәй айларында Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә Әкрам Имамоглыга теләктәшлек митинглары узды. @azatliqradiosi

443 views

Опубликован 27 окт.

Азат Бадранов Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән Республика башлыгы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Бу хакта бүген хөкүмәт утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде дип яза "Коммерсант". Былтыр апрельдә Украинадагы сугыштан кайткан Бадрановны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды. Медиалар быел августта Бадрановның ялга китәчәген һәм шуннан инде вазифасына кайтмаячагы турында язды. ▪️Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры Данияр Габдрахманов республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнгән. @azatliqradiosi

431 views

Опубликован 27 окт.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина кораллы көчләре вәкиле Роберт Бродви Белгород су саклагычына һөҗүмне раслады. Нәтиҗәдә су дәрәҗәсе бер метрга кимегән. Элегрәк буага зыян күрүе өлкә губернаторы Вячеслав Гладков та раслаган иде. Ул кайбер авылларны су басу куркынычы барлыгын әйтте. 🔸Кичә төнлә Мәскәүгә дроннар һөҗүм итте. Шәһәр мэры Сергей Собянин сүзләренчә, барлыгы 30 дрон бәреп төшерелгән. Домодедово һәм Жуковский һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Шаһитләр Серпуховтагы нефть базасында янгын чыккан дип хәбәр итте, әмма ширкәт җитәкчелеге бары ягулык ташучы буш бензовоз янганын һәм аны тиз арада сүндерүләрен әйтте. 🔸Литва Беларус белән чикне япты. Соңгы вакытта Литва һава киңлегенә еш кына Беларустан җибәрелгән метеозондлар үтеп керә. Бу контрабандачылар эше булырга мөмкин дип фаразлана. Илнең кризислар белән идарә итү дәүләт үзәге белдерүенчә, бүген чикне озак вакытка ябу мәсьәләсе каралачак. 🔸Япониядә беренче тапкыр төрки халык вәкиле - Көнчыгыш Төркестаннан булган уйгыр Әрфия Эри депутат һәм яңа хөкүмәттә вазифага билгеләнгән. 🔸Бүген Вахитов район мәхкәмәсендә журналист Искәндәр Сираҗига ачылган җинаять эшенә бәйле чираттагы мәхкәмә утырышы узачак. Бу хакта "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итә. "Коллегаларны һәм барлык битараф булмаучыларны чакырып калабыз, утырыш ачык була. Сираҗины һәм адвокат Барлеваны һөнәри эшчәнлекләре өчен хөкем итәләр", диелә хәбәрдә. @azatliqradiosi

446 views

Опубликован 26 окт.

Моннан сигез ел элек, 26 октябрь көнне, Татарстан Дәүләт шурасы утырышында татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде. Иртән утырышка килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алды. Бу көнне хәтерлисезме? @azatliqradiosi

491 views

Опубликован 26 окт.

🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

442 views

Опубликован 26 окт.

Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 38,93. Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләрнең үлүләре күренә. Төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә: – 35-44 яшь: кимендә 2435 кеше, – 45+ яшь: кимендә 1801 кеше, – 25-34 яшь: кимендә 1549 кеше, – 18-24 яшь: кимендә 470 кеше. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да үлүчеләр күп. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

448 views

Опубликован 26 окт.

25 октябрь көнне Парижның иң зур Пер-Лаше́з (Père Lachaise) зиратында Сәяси золым корбаннарын искә алу көне алдыннан, "Исемнәрне кайтару" чарасында Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев бабасы Зәки Гәрәев исемен укыды. Гәрәев Зәки Гәрәй улы хәзерге Сарман районы Юлтимер авылында туган. Сарсаз Тәкермән авылында мулла булган. 1937 елның июлендә Минзәләгә алып киткәннәрдә өч көннән атып үтергәннәр. "Русиядә Путин заманында 100 дән артык Сталин һәйкәле куелган. Бу һәйкәлләр минем бабай һәм күп миллионлы репрессия корбаннарын мыскыл итү. Минем хыял Минзәләгә кайтып бабай һәм башка репрессия корбаннары күмелгән җирне табып истәлек тактасы кую, дога кылу. Бабай 88 ел дога көтеп ята", ди Зәкиев. ▪️"Исемнәрне кайтару" чарасын "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы уздырды. Чарада атнашучылар Совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укыды. @azatliqradiosi

815 views

Опубликован 26 окт.

❗️АКШ президенты Доналд Трамп Украинада солых урнаштыру нәтиҗә бирәчәк дип ышанганда гына Русия президенты Владимир Путин белән очрашачагын әйтте. "Мин юкка вакыт сарыф итәргә җыенмыйм", диде Трамп. Бу хакта ул Көньяк-Көнчыгыш Азиягә сәфәре вакытында Air Force One президент очкычында әйтте. АКШ президенты сүзләренчә, ул киләсе пәнҗешәмбе Кытай җитәкчесе Си Цзинпин белән очрашуда Украинадагы сугыш һәм Русиягә йогынты ясау мөмкинлеге мәсьәләсен тикшерәчәк. Трамп Кытайның Русиядән нефть сатып алуын чикләү мәсьәләсе турында сөйләшергә җыена. Бу атнада АКШ президенты Русия президенты белән Будапештта планлаштырылган очрашуыннан баш тартты. Шул ук вакытта киләчәктә әлеге очрашу узарга мөмкинлеген кире какмады. @azatliqradiosi

476 views

Опубликован 25 окт.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 39,13. Узган ай ул 38,96 иде. Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр: – 35-44 яшь: кимендә 2156 кеше, – 45+ яшь: кимендә 1822 кеше, – 25-34 яшь: кимендә 1504 кеше, – 18-24 яшь: кимендә 537 кеше. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара. Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә. Тулырак 👉монда укыгыз.

492 views

Опубликован 25 окт.

Медиа: тарихчы Айрат Фәйзрахманов Милли музейны җитәкләргә мөмкин Татарстан Милли музейның яңа мөдире булып тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов җитәкләргә мөмкин. Бу хакта үз чыганагына сылтанып, Бизнес-Онлайн яза. Басма мәгълүматына күрә, дүшәмбедән Фәйзрахманов Милли музей мөдиренең урынбасары булып билгеләнәчәк. Алга таба аны мөдир урынына кую планлаштырыла диелә. Хәзерге вакытта Фәйзрахманов Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкли. Элегрәк, бу атнада Татарстан Мәдәният министрлыгының Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән килешүне озайтмаячагы билгеле булды. Ул оешманы 2022 елдан җитәкләгән. Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды. Форумның "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәрде. Татар тарихын популярлаштыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе. Тулырак 👉монда укыгыз.

1,020 views

Опубликован 25 окт.

Мәскәү мәгариф идарәсе: татар мәктәбе күрше мәктәп белән кушылса да, татар теле дәресләре сакланачак Мәскәүнең 1186нчы номерлы бердәнбер татар мәктәбен күрше 2010нчы мәктәбенә кушу ата-аналар һәм укытучылар ризалыгы белән генә хәл ителәчәк. Бу хакта "Бизнес…

1,020 views

Опубликован 24 окт.

Питрәчтә төзекләндерелгәннән соң бүген генә ачылган мәчет янды Намазга килгән ике кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. "Питрәчтә күңелсез хәл килеп чыкты. Реставрация эшләре тәмамланганнан соң, бүген мөбарәк җомга көнне тантаналы рәвештә эшли башлаган мәчеттә янгын чыккан. Хәзер анда янгын сүндерүчеләр, табиблар эшли, имам-мөхтәсиб тә шунда. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел", диелгән хәбәрдә. Кайбер мәгълүматка караганда, анда газ шартлаган булырга мөмкин. Мәчет 1995 елда төзелгән, 2023 елдан бина эчендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Фото: Татарстан мөфтияте

487 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••7778798081•••8384