TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 11 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 22 мар.
Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган. Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә. Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар халкы өчен иҗат иткән композитор. Аның “Эзләдем бәгърем сине” дигән җырын мәхәббәт гимны дип атыйлар. 60 ел элек язылган бу җыр бүген дә бик популяр. Сәяр ага узган гасырның 60нчы елларында Москонцерт каршында “Якты юл” дип аталган беренче татар төркемен оештырган композитор. 1980нче елларда ул оештырган “Хыял” төркемен олы яшьтәгеләр әле һаман да искә алып сөйлиләр. Ул заманнар турында композитор: "Без ул вакытта татар җырлары белән ярты Русияне генә түгел, бөтен Урта Азияне иңләп йөргән идек", дип сөйләгән иде. Сәяр абый күп кенә шагыйрьләр белән бергә иҗат итә. Аның музыка кораллары өчен язылган әсәрләре, хәтта дини темага язылган мөнәҗәтләре дә бар. @azatliqradiosi
Опубликован 22 мар.
Сугышка каршы пост язган өчен утыртылган Парвина Әбүзәрова иреккә чыккан Казаннан сугышка каршы посты өчен өч елга колониягә хөкем ителгән эшмәкәр һәм блогер Парвина Әбүзәрова иреккә чыкты. "Idel.Реалии" ачыклавынча, азат ителер алдыннан мәхкәмә кызга карата…
Опубликован 22 мар.
Бүген Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздырылган көн. Аны искә алучы бармы? 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия…
Опубликован 21 мар.
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китте. Казанышлар һәм хаталар Татарстан парламентында зур үзгәреш. 28 ел Дәүләт шурасын җитәкләгән Мөхәммәтшин үз вазифасыннан китте. "Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш", диде ул. Мөхәммәтшин…
Опубликован 21 мар.
Бүген Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздырылган көн. Аны искә алучы бармы? 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде. 👉Бүген чит илдәге "Татар шурасы" әлеге темага конференция уздырды. Илдә бу хакта искә алучы булмады диярлек. 📌Референдум нәтиҗәләре болайбула: ✔️Референдумда тавыш бирү хокукы булган Татарстан ватандашларының 81,2%ы катнаша — бу рекорд күрсәткеч. ✔️Суверенитет өчен иң аз тавыш биргән шәһәр - Бөгелмә. Ә иң күп тавыш биргән район — күрше Азнакай. ✔️Казан халкының 46,8%ы суверенитет өчен тавыш бирә — шунысы кызык: 1989 елгы җанисәп буенча татарлар Казан халкының 40,5%ы гына тәшкил итә. ✔️Татар белән урысның саны якынча бертигез булган калган өч иң зур шәһәрдә исә нәтиҗәләр күпкә югары. Мәсәлән, Чаллыда суверенитет өчен — халыкның 60,8%ы, Түбән Камада — 54,3%ы, ә Әлмәттә — 71,4%ы тавыш бирә. Чаллыда һәм гомумән Кама аръягында ул вакытта татар милли хәрәкәтенең позицияләре бик көчле була — бу референдумның нәтиҗәсенә дә йогынты ясый. Казандагы саннарны исә болай аңлатырга мөмкин: Татарстан суверенитетына каршы чыгучыларның бөтенесе диярлек нәкъ менә башкалада яши торган була. 1992 елгы референдум Русия тарихында сәяси көндәшлек үрнәге булып тора, чөнки хакимиятләр куелган сорау белән элиталар һәм халыкның аерым катламнарына гына түгел, ә һәрбер тавыш бирүчегә мөрәҗәгать итә. Ә бу референдумга китергән вакыйгалар турында биредә язган идек:https://smarturl.click/oq2O
Опубликован 21 мар.
Исмәгыйль Гаспралы тормышында Зөһрә Акчурина роле Мәгърифәтче, "Тәрҗеман" газетының оештыручысы һәм нәшире, җәдитчелек хәрәкәте башында торган Исмәгыйль Гаспралы тууга 175 ел тулды. Ул калдырган мирас һәм эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль. Аның тормышында танылган…
Опубликован 21 мар.
Исмәгыйль Гаспралы тормышында Зөһрә Акчурина роле Мәгърифәтче, "Тәрҗеман" газетының оештыручысы һәм нәшире, җәдитчелек хәрәкәте башында торган Исмәгыйль Гаспралы тууга 175 ел тулды. Ул калдырган мирас һәм эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль. Аның тормышында танылган татар сәнәгатьчесе Әсфәндияр Акчурин кызы Зөһрә Акчурина уйнаган роль турында белә идегезме? "Зөһрә Акчурина белән Исмәгыйль Гаспралы 1882 елда танышкан. Зөһрәнең әнисе иртә вафат булган, әтисе икенче хатынга өйләнгән, яшь кыз боларны бик авыр кичергән. Әтисе аны туганы Ибраһим белән Кырымга ял итәргә җибәргән. Ул чакта Гаспралы Бакчасарай шәһәр башлыгы, яшь, чибәр кырымтатар егете булган, инде беренче китабы чыккан. Гаспралы дусты Гаяз Исхакыйга бу очрашу турында "өстемә кайнар су койган кебек булды" дип сөйләгән. Зөһрә туташ та тәэсирләнгән, истәлекләргә караганда, яшьләр арасында мәхәббәт хатлары йөри башлаган. Акчурин кызының бу мөнәсәбәтләренә каршы булган, бай сәнгатькәр өчен кызын Гаспралы кебек кешегә кияүгә бирү бик уңышлы саналмаган, күрәсең. Ләкин мәхәббәт җиңгән, Зөһрә ире янына Бакчасарайга китеп барган. Шуннан бирле Зөһрә ханым иренең иң якын дустына һәм теләктәшенә әйләнгән. "Тәрҗеман" басмасын ачканда ул чактагы Русияне күз алдыгызга китерегез, андый басманы ачу бик авыр булган. Зөһрә ханым аңа басмаларны чыгарырга ярдәм иткән, сәләтле балалар үстергән. Аларның кызы Шәфика Гаспралы "Алем-и-нисван" хатын-кызлар журналы мөхәррире булган. Кызганыч, Зөһрә ханым 1903 елда 41 яшендә тифтан үлеп киткән. "Тәрҗеман"ның 20 еллыгын Гаспралы инде Зөһрәсез билгеләп үткән. Ләкин аларның балалары әтисенең эшен дәвам итә башлаган. Гаиләдә шундый терәк, аңлашу булуы һичшиксез Исмәгыйл Гаспралының канатларын үстергән. Бу турыда да белү мөһим, болар татар хатын-кызлары, кырымтатар хатын-кызларының хокуклары һәм роле турындагы сөйләшүләр өчен мөһим әйберләр" Бу хакта безгә Кырымтатар тарихчысы Гөлнара Бекирова сөйләгән иде. Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз: https://smarturl.click/xVXpZ
Опубликован 21 мар.
Бүген иртән Уфада кимендә ике дрон күпкатлы йортка килеп бәрелгән Моны кешеләр төшергән видеолардан күрергә була, дип хәбәр итә ASTRA. ASTRA анализына караганда, пилотсыз очкычлар Төньяк-Көнбатыш Затон Төньяк-районындагы «Ветер» торак комплексында төзелеп бетмәгән йортка килеп төшкән. Дроннар һөҗүмен Exilenova+ украин телеграм каналы да раслады. Уфада дрон һөҗүме аркасында ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. «Пилотсыз очкычлар Уфадагы нефть эшкәртү заводлары районында бәреп төшерелде. Аларның икесе Затон микрорайонында төзелеп килүче йортка төште. Нәтиҗәдә җылыткыч материал яна башлаган. Утны тиз арада сүндерделәр. Ике төзүче җиңел җәрәхәтләр алды, аларны хастаханәгә салу кирәк булмады», — дип язды Хәбиров.
Опубликован 20 мар.
Telegram 1 апрельдән Русиядә эшләүдән туктарга мөмкин. Белгечләр моның ихтималы зур дип саный. Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыенуын сораштык. Язманы тулысынча 👉безнең сайтта укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 20 мар.
"Баймак эше" фигурантлары Азат Мирзин һәм Раил Галинның колония хөкемен мәҗбүри эшләргә алыштырганнар Азат Мирзинның февраль аенда колониядән чыгарылуы һәм Стерлетамактагы төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә җибәрелүе билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, Раил Галин да шунда ук урнашкан. Мирзин белән Галинның нинди эшләрдә эшләве, шулай ук моның күпмегә сузылачагы билгесез. Былтыр Ижаудагы мәхкәмә Мирзинга 4,5 ел колония мөддәте бирде. Самардагы мәхкәмә Галинны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте. "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Мирзин белән Галинны сәяси тоткыннар дип таныды. Бу атнада "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше — 59 яшьлек Зәки Ильясовның — иреккә чыгуы да билгеле булды. Ул Пермьдәге 29нчы төзәтү колониясендә җәзасын үтәгән һәм өч ел да дүрт айга иректән мәхрүм ителгән иде. Тулырак монда укыгыз.
Опубликован 20 мар.
Русия саклану министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты: 🔸сәясәт белгече Констнтина Гаазе; 🔸АКШта яшәүче иммиграция белгече һәм видеоблогер Александр Строгалев (Алекса Мура); 🔸журналист Анна Немзер; 🔸Мордовиянең сатып алуларны оештыру үзәгенең элекке мөдире Иван Мысенко; 🔸проект "Медиа партизаны".
Опубликован 20 мар.
Мәхкәмә Татарстанның элекке вице-премьеры Энгель Фәттаховны СИЗОда калдырды Республиканың элекке мәгариф һәм фән министры адвокатлары сак астында тоту мөддәтен озайту карарына шикаять биргән иде, әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үзгәрешсез калдырды. Фәттахов сак астында 7 майга кадәр калачак. Адвокатлар белдерүенчә, йорт сагына җибәрүнең ике нигезе бар — төгәлрәге, гаепләү ягыннан ике шаһит элек Фәттаховка каршы әйткәннәреннән баш тарткан. Алар бу сүзләрне хисләргә бирелеп һәм басым астында әйткәннәре турында белдергән. Фәттахов үзе исә ришвәт алу турындагы дүрт эпизодның өчесе буенча мәхкәмәдә үзенең гаепсезлеген исбатлый алдым дип саный. Гомумән алганда, ул изоляторда ике елга якын тотыла, шуларның 9 ае — эш мәхкәмәгә җибәрелгәннән соңгы чор. ▪️Энгел Фәттаховны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. ▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.