TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 16 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 11 мар.
Forbes-ның иң бай кешеләр исемлегенә дүрт татар кергән💶 Русиядән Forbes-ның дөнья рейтингында барлыгы 155 кеше исәпләнә, быел яңа 14 миллиардер барлыкка килгән. Исемлектә дүрт татар кешесенең исемнәре дә бар. Алар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында керемнәрен арттырды. Иң бай татар миллиардеры – Миңтимер Шәймиевнең өлкән улы, "Татавтодор" ширкәтенең баш мөдире Айрат Шәймиев. Ул дөнья рейтингында 2177нче урында тора. Forbes Айрат Шәймиевнең капиталын 1,9 миллиард доллар дип бәяләгән. Башка өч татар миллиардеры һәм аларның соңгы елларда нигә күбрәк баюлары турында 👉безнең сайтта укыгыз. Фотода: World’s Billionaires List, Forbes сайтыннан скриншот @azatliqradiosi
Опубликован 11 мар.
Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. 15 минут дәвам иткәч, 14:21дә ул кире кагылды Бу хакта белдерү Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында килде. ▪️Республикада мондый һөҗүм куркынычы тәртибе өченче тапкыр кертелә. Беренче тапкыр ул 27 февральдә булды, ул чакта мәктәп укучыларын идән асты бүлмәләргә керткәннәр иде. Икенче тапкыр ракет һөҗүме куркынычы 3 март игълан ителгән иде, ул 3 сәгатьләп дәвам итте. ▪️Бүген төнлә дә Татарстанда якынча 5 сәгатькә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Казан һәм Бегиш һава аланнары ябылган иде. Республикага һөҗүм турында хәбәрләр булмады, әмма күрше Самар өлкәсендә "КуйбышевАзот" химик корылмасында янгын чыккан. @azatliqradiosi
Башкортстанның Бөре районы элекке мәгариф идарәсе башлыгын тоткарладылар Азамат Искәндәровны зур күләмдә хәрәмләшүдә гаеплиләр. Тикшерү фикеренчә, 2025 елда Искәндәров берничә мәктәп мөдирен "Общепит" дигән азык белән тәэмин итү ширкәте белән килешү төзергә мәҗбүр иткән. Контракт шул исәптән мәктәп эшләмәгән ял көннәренә дә караган диелә. Муниципаль бюджет 1 миллион сум чамасы зыян күргән, дип хәбәр ителә. Искәндәров 20 апрельгә кадәр өй сагында утырачак. #Башкортстан
Hashtags
Опубликован 11 мар.
Сугышта Татарстаннан без таба алган үлүчеләр саны 8 меңнән арткан – көн язмасы Барлык дөньяның игътибары соңгы көннәрдә Якын Көнчыгыштагы хәрби низагка юнәлгән булса да, Европада барган Русиянең Украинага каршы сугышы һаман дәвам итә. 11 мартка хисапта Татарстаннан кимендә 8031 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Кайбер башка мөһим саннар һәм фактлар, тулысынча аларның безнең сайтта укый аласыз: 🔵Соңгы елда Азатлык хисабында Татарстаннан үлүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. 2025 елның 5 мартында исемлектә республикадан 4279 исем булган. 🔵Үлемнәрнең якынча яртысы – республиканың 7 шәһәр-районнан. 🔵Үлүчеләрнең хәрбиләрнең уртача яше – 39,17. Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эш эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары. 🔵Соңгы елларда сугышта үлүчеләрнең күпчелеген нәкъ контракт төзүчеләр тәшкил итә. Кешеләрне сугышка югары түләүләр белән җәлеп итәләр. 🔵Башкортстаннан үлгән кимендә 987 хәрби, Татарстаннан үлгән кимендә 941 хәрби – мобилизациягә эләккән булганнар. Бу һәм башка мөһим фактларны Азатлыкның көн язмасында укыгыз (VPNлы сылтама).
Татарстаннан Украинадагы сугышта кимендә 8 мең хәрби үлгән Бу санны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз. Русия, Украина һәм АКШ арасында өчьяклы сөйләшүләр дә әлегә Якын Көнчыгыштагы сугыш аркасында тукталып торды. Сугыш дәвам итә, табутлар элеккечә кайта. Бу хакта 👉безнең язмада укыгыз. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 11 мар.
Хәерле иртә! 11 март, чәршәмбе иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар? 🟠Төнлә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һава аланы берничә сәгать ябык булды. 26 очыш тоткарлана. 🟠Самар өлкәсендә, Тольяттида "КуйбышевАзот" химик корылмасында янгын турында хәбәр итәләр. Сызрань шәһәрендә дә янгын чыккан. Бу Украина дроннары һөҗүме нәтиҗәсе була ала. 🟠Русиянең Днепропетровски өлкәсенә төнге һөҗүменнән 70 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. 9 кеше, шул исәптән 4 яшьлек кыз зыян күргән. Сум өлкәсендә 27 яшьлек ир үлгән, 3 кеше яраланган, ди җирле хакимият. Басып алынган Мариупольдә янгын һәм шартлау диелә. 🟠АКШ Һормуз бугазында Иранның мина куючы 16 хәрби корабын юк иткән – CENTCOM. Элегрәк американ медиалары Иранның бугазда миналар урнаштыруын язган иде. Һормуз бугазы аша дөнья нефть әйләнешенең 20-25%ы уза. 🟠Башкортстанда һава торышы начарланды, машина юлларында бозлавык. Республика ЮХИДИ башлыгы бик сак йөрергә, мөмкин булганда, сәфәрләрне кичектереп торырга өнди. @azatliqradiosi
Опубликован 10 мар.
Дубайда 4 апрельдә узарга тиешле Сабантуй бәйрәме узмаячак Бу хакта бәйрәмне оештыручылар Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. "Сабантуй вакыты кичектерелә. Безгә моны хәбәр итү кызганыч, әмма бәйрәм безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында булмый. Кайчан узачагы турында тиздән хәбәр бирербез", диелгән Sabantuy.Dubai сәхифәсендә. Дубайдагы Сабантуйга быел 5 мең кунак килер дип планлаштырылган. Ул шәһәрнең Safa Park җирендә узарга тиеш булган. Оештыручылар сәбәпләрен "тышкы факторлар" дип атаган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ун көн инде Ираннан җибәрелгән дроннар куркынычы астында яши. Күрәсең, дәүләт, шәһәр хакимияте зур чараларны тыйган. 8 февральдә Дубай татарлары пикникка җыелды, анда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты башлыгы Данис Шакиров та катнашкан иде. Бу җыенда сүз 4 апрельдә узачак Сабантуйга әзерлек турында да барды. Биредә 5 мең кешене җыю максаты куелган иде. Узган елны Дубай Сабантуенда чама белән 4500 кеше күңел ачкан иде. Ул алты сәгать буена барды, кич татар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәм урысча-татарча барды. Дубайдагы Сабантуй читтә Татарстан хакимияте белән берлектә уздырылган иң зур бәйрәм булып калды. Моннан тыш Төркиянең Госмания авылында Сабантуй уза, ул Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла. Әмма зур колач белән җәелеп, күп кешене җыя алган бәйрәм соңгы елларда Дубайда уза. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 10 мар.
Татарстан Милли музее филиалларында татар телендә экскурсияләр оештыру эшен системга салу нияте бар Бу хакта "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә музей мөдире Айрат Фәйзрахманов белдерде. Ул Салих Сәйдәшев музеенда экскурсияләрнең күбесенчә татарча узуын искәртте, бу музейга яшьләрнең актив йөрүенә игътибар итте. Шул ук вакытта, Фәйзрахманов татар телендә узучы экскурсияләрнең аз булуын таныды. — Милли музей дистәдән артык мондый продукт тәкъдим итә ала. Без музейларда татар телендә экскурсияләрне системга салырга һәм аларны даими рәвештә тәкъдим итәргә телибез, — диде ул. Музей мөдире сүзләренчә, беренче чиратта, мондый ихтыяҗ татар гимназияләре, урыс-татар мәктәпләре укучыларында бар. Чиреккә бер тапкыр татар гимназиясе укучысы сыйныфы белән музейга барырга һәм экскурсияне татар телендә ишетә алырга тиеш, ди ул. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 10 мар.
Татарстанның барлык югары уку йортларында студентлар өчен MAX аша керү системасын кертәчәкләр Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында MAX мессенджерында студентның дигитал таныклыгын (ID) кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗиповка сылтанып “Бизнес Online” яза. Әлеге систем инде сынау рәвешендә тугыз югары уку йортында эшли. Дигитал таныклык “Госуслуги” аккаунты мәгълүматлары нигезендә ясалган QR-код. Сервис смартфонны электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм уку йортына керү өчен кулланырга мөмкинлек бирә. "Max" республика вузларына кертелә. Филиаллар һәм төп уку йортларын бергә алганда, бездә барлыгы 45 университет бар, һәм аларның барысы да Max-та каналлар һәм чатлар булдырды", — дип билгеләп үткән Мөҗипов. Элегрәк КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта «Гроза» язды. Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады. ▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде. ▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный. @azatliqradiosi
Опубликован 10 мар.
Мәскәүдәге мөселман җәмгыятенә бизнес-үзәктә намаз залы оештырганы һәм Коръән уку кулланмалары саклаганы өчен штраф салганнар. «Осторожно, новости» хәбәр итүенчә, 2025 елның ноябрендә прокуратура Огородный тыкрыгындагы бинага янгын иминлеген тикшерү өчен килгән. Тикшерү барышында бизнес-үзәкнең 4нче катында «Рисалят» дип аталган мөселман җәмгыяте урнашуы ачыкланган. Анда алар намаз уку залы, ашханә һәм балалар өчен уку сыйныфлары оештырган. Моннан тыш, бу бинаның бер өлешендә һәр җомга көнне якынча 150 кеше күмәк намаз укыган. Прокуратура хезмәткәре килгәндә биредә мөселманнарны тирә-юньдәгеләргә яхшы мөгамәләдә булырга чакырган хөтбә укыган булганнар. Әлеге җомга вәгазенә йөздән артык кеше килгән булган. Прокуратура Коръән уку кулланмаларын, ислам һәм хәдис гыйлеме дәреслекләрен алган. Тикшерү барышында бу китапларда дини оешманың тиешле мөһерләре булмавы ачыкланган. Канунсыз миссионерлык эшчәнлеге турында ике беркетмә нигезендә (Русия административ хокук бозулар кодексының 5.26 маддәсе) оешмага 130 мең сум күләмендә штраф салынган. Ә китапларны юк итәргә дигән карар чыгарылган. Мәскәүдә барлыгы дүрт кенә мәчет бар. Җомга намазлары, гаеткә килүче мөселманнар урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала дигән иде.
Опубликован 10 мар.
Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингы башлыгы Казан кешесе Николай Колесов һәм аның туганнарының 14 миллиард сумлык байлыгын тапкан Фонд Колесов байлыклары турында тикшерү уздырып хисап чыгарды. Андагы мәгълүматларга…
Опубликован 10 мар.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иран Һормуз бугазы аша нефть ташуга каршы торган очракта тагын да көчлерәк һөҗүм белән янады. Трамп сугыш «тәмамланды диярлек» дип белдерде. Бу хәбәрдән соң нефть бәясе 100 доллардан түбәнә тәгәрәде. 🔸Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШ һәм Израил илчеләрен илдән чыгарган дәүләтләр корабларына Ормуз бугазы аша үтү рөхсәт ителәчәген белдерде. 🔸Трамп киңәшчеләренең бер өлеше АКШны Иран белән сугыштан чыгаруны тәкъдим итә, дип яза The Wall Street Journal. Алар Трампка хәрби кампаниянең төп максатлары күбесенчә ирешелгәнен күрсәтергә чакыра. Трамп үзе соңгы матбугат очрашуында сугыш тиздән тәмамланачак дип әйтте, әмма бу атнада ук булуы икеле, дип белдерде. 🔸Украина президенты Владимир Зеленский бу атнага планлаштырылган өч яклы очрашуның АКШ ягы тәкъдиме белән Ирандагы сугыш сәбәпле кичектерелүен әйтте.