TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,688Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 14 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 16 мар.

Көн язмасы: Берлин сәхнәсендә татар тамашасы: яңа мөһаҗирләр Исхакый әсәрен сәхнәләштерде 13–14 мартта Берлинда Ballhaus Prinzenallee театрында яңа буын татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар телендә спектакль тәкъдим итте. Яшьләр Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнеп куелган "Чыганак" спектаклен сәхнәләштерде. Ике көндә дә зал тулы булды. Тамашаны карарга Германиядән генә түгел, Европаның башка илләреннән дә татарлар килгән иде. Залда алман тамашачылары да күренде. Спектакль алмаш-тилмәш ике телле - алман һәм татар - субтитрлары белән барды. Тамашачыга бүген бар милләткә дә, читкә китәргә мәҗбүр булган яңа буын мөһаҗирияткә дә актуаль темалар — катнаш никах, милли үзаң, татарлыкны саклап калу, үз тамырларыңа тугрылык мәсьәләләре күтәрелгән әсәр тәкъдим ителде. Исхакый әсәренә нигезләнсә дә, ул конкрет тарихи чорга бәйләнмәгән иде, XX гасыр башы хәзерге заманага үрелеп барды. Спектакльнең төп герое — мулла улы Шәмси (Айзат Шәймәрданов). Язмыш аны Германиягә китерә. Ул кибетче (приказчик) булып эшли һәм алман театрында шулай ук сату ярдәмчесе булып эшләүче алман кызы Анна (Назлыгөл Минһаҗева) белән таныша. Шәмси — бер яктан үткен һәм чая, икенче яктан төп карар кабул итәргә кыенсынучы, шикләнүчән ир итеп күрсәтелә. Анна исә киресенчә игътибарлы, ярдәмчел, мөлаем хатын. Аларның дуслык мөнәсәбәтләре тора-бара тирәнәя, нәтиҗәдә никахсыз килеш башта бер, аннары икенче кызлары туа. Әмма шул ук вакытта Шәмси тамаша буена диярлек киләчәктә татар кызына өйләнеп, татар гаиләсе кору турында хыяллана. Ул "Анна белән араларны өзәм дә, татар кызына өйләнәм" дигән уй белән яши. Шәмси яраткан кызларының аналары белән чиркәү янында йөрүен күргәннән соң кире авылына кайтып китә, татар кызына өйләнергә яучы җибәрә. Әмма Аннадан "кызлар сине сагына, "папа-папа" дип өзгәләнә" дигән хатын алгач, ул тагын ике ут арасында кала. Спектакль нәкъ менә шушы хәлдә тәмамлана. Спектакль башында да, азагында да тамашачыга дөньяда һәр минут саен нинди дә булса бер тел югалуы, Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре язылганнан соң инде 120 ел узуы турында әйтелә. Моннан тыш, Берлин тамашасында вербатим алымы да кулланылды - яшьләр спектакльгә әзерләгәндә катнаш никахта булган берничә кешедән интервьюлар алган һәм аларның катнаш никахлар нинди авырлыклар китерә алуы турындагы уйларын сүзгә-сүз тамашачыга тәкъдим итте. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

346 views

Опубликован 16 мар.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген Казан һәм Түбән Кама һава аланнары якынча өч сәгатькә ябылып торды. Республикада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Чикләүләр сәбәпле, дистәдән артык очыш тоткарлана. Казаннан Сургутка очарга тиешле очкычны тугыз сәгатькә кичектергәннәр. Уфа һава аланында да очышлар тоткарлана. Бу көчле томан белән бәйле дип яза "Башинформ". Элек машина йөртүчеләргә дә юлларга чыкмаска киңәш ителде. 🔸16 март иртәсендә Дубайның һава аланы вакытлыча очышларны туктатты. Гарәп Әмирлекләре хакимияте моны "дроннарга бәйле хәл" сәбәпле дип аңлатты. Соңрак билгеле булганча, аэропорт янында ягулык мичкәсенең берсендә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк диелә, әмма иминлек сәбәпле очышларны туктатып торырга булганнар. 🔸Казакъстанда яңа Конституция буенча узган референдумда халыкның 73 проценты катнашкан. Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тавыш бирүчеләрнең күпчелеге яңа Конституцияне хуплаган. Нәтиҗәләр тиздән билгеле булачак. 🔸Лондонда Израилгә каршы һәм Иранны яклап узган каршылык чарасында 12 кеше тоткарланган. Бу хакта Би-би-си яза. Рамазан аеның соңгы җомгасында мөселманнар әл-Кудс көнен билгели. Иерусалим шәһәрен "әл-Кудс" (изге) дип атаган мөселманнар бу көнне фәләстиннәргә теләктәшлек белдереп урам җыеннары уздыра. Быел хакимият йөрешкә рөхсәт бирмәде, шуңа мөселманнар аны митинг буларак уздырды. 12 кеше тыелган оешманы яклаган һәм көч куллану янаулары өчен кулга алынган. 🔸Һиндстанның Одиша штаты хастаханәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган дип хәбәр итә Reuters. Янгын җәрәхәтләр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә чыккан. @azatliqradiosi

367 views

Опубликован 15 мар.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

391 views

Опубликован 15 мар.

Якын Көнчыгышта хәрби низаг дәвам итә. Бу илләрдә яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла. Бу уңайдан без төрле илләрдә яшәүче татарларның бу сугышны ничек кичерүләрен, нәрсәдән куркулары турында сораштык. Тулырак 👉безнең мәкаләдә укый аласыз. @azatliqradiosi

367 views

Опубликован 15 мар.

Татарстан һәм Башкортстан Русиядә гомум кредит бурычы 1 трлн сумнан арткан сигез төбәк арасына эләккән Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварына кредит бурычы 1,1 триллион сумга җиткән. Республика Русиядә алтынча урында. Башкортстанда халыкның кредит бурычы - 1 трлн.сум булган һәм республика сигезенче урында. Әлеге мәгълүматларны Росстат китерә. Статистикага күрә кредит бурычларының иң зур өлеше ипотекага туры килә. Иң зур кредит бурычы Мәскәүдә (4,4 трлн.сум). Гомумән Русиядә ел башына кредит бурычы 36 трлн сумга җиткән. Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве очракларының саны арта. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган иде. Кеше очын очка бәйләр өчен кредитка чума (бу да - дәүләтнең җаваплылыгы, димәк кеше кредиттан башка чара күрми), әмма бурыч сазлыгыннан чыга алмый. Дәүләт сугышка андый кешеләрне дә барырга мәҗбүр итә булып чыга. ▪️2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде. @azatliqradiosi

377 views

Опубликован 15 мар.

Казан студентларына Украина сугышы турында күргәзмәгә барган өчен бонуслар вәгъдә итәләр Бу игълан Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты Telegram-каналында урнаштырылган. Студентларга күргәзмәгә, ягъни «хәзерге вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк мөһим чарага» барган өчен «рейтингка 3 балл яки Dobro.ru сайтындагы волонтер көндәлегенә 3 сәгать» биреләчәге әйтелә. Соңгы очракта бу балларны бүләкләргә алыштырырга яки грантлар алганда кулланырга мөмкин. «Знание. Герои» күргәзмәсе 19 февральдән эшли. Анда «махсус операция» 33 солдат һәм офицер язмышы аша күрсәтелә. ▪️Элегрәк "Русия – минем тарих" дип аталган тарихи паркта "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде. ▪️Моңа кадәр "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы" дигәне узган иде. ▪️Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына дүрт ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 8000, Башкортстаннан кимендә 9200 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi

392 views

Опубликован 14 мар.

Татар мифологиясендә сез нинди хатын-кыз образларын беләсез? 👩‍🦰 Риваятьләр һәм мифларда хатын-кызлар еш кына батырлардан да көчлерәк. Алар дәвалый, күрәзәчелек итә, хәтта табигать көчләре белән идарә итә. Безнең "Әйдә! Online" проекты татар мифларында 8 хатын-кыз образын өйрәнде һәм алар турында кызыклы фактларны тәкъдим итә: Мәкаләне урыс телендә 👉монда укый аласыз.

418 views

Опубликован 14 мар.

Русиядән Forbes-ның дөнья рейтингында барлыгы 155 кеше исәпләнә, быел яңа 14 миллиардер барлыкка килгән. Исемлектә дүрт татар кешесенең исемнәре дә бар. Алар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында керемнәрен арттырды. Тулырак 👉монда.

399 views

Опубликован 14 мар.

Лаешта Украинага каршы сугышучыларга һәйкәл куелачак Бу Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга багышланган беренче зур мемориаль һәйкәл булачак. Аны рәсми ачу 9 Майга планлаштырыла. Безнең хисапка күрә, Лаеш районыннан сугышта кимендә 129 кеше һәлак булган. Алардан кимендә 42 кеше – 34 яшькә кадәр. Татарстан рәсмиләре Русиянең Украинага каршы сугышта актив катнаша: сугышка ихтиярилары күпләп җәлеп итә, һуманитар ярдәм күрсәтә, сугышны аклау пропагандасын алып бара. Һәйкәл нинди булачак һәм кайда урнашачак? 👉Безнең сайттаукыгыз. @azatliqradiosi

408 views

Опубликован 14 мар.

Берлинда беренче татар спектакле премьерасы булды Кичә, 13 мартта Берлинның Ballhaus Prinzenallee театрында яңа татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар спектакле куйды. Аны танылган режиссер, Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры баш режиссеры Айдар Җәббаров әзерләде. Ул үзе дә Берлинга килде. Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән "Чыганак" спектакле уйналды. Сценарийны да Җәббаров язган. Артистлар - Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче төрле һөнәр ияләре. Татар активистлары Эльза Нәбиуллина һәм Ләйсән Гәрәева продюсерлыгында оештырылды. Зал тулы иде, спектакль бүген дә куелачак, аңа билетлар алдан сатылып бетте. Чара турында зуррак Азатлык Радиосында алдагы көннәрдә укый алырсыз.

423 views

Опубликован 14 мар.

Екатеринбурдагы тикшерү изоляторында 10 мөселман тоткын ачлык игълан иткән Екатеринбурдагы 5нче тикшерү изоляторында утыручы ун мөселман тоткыны, хөкем ителгән Илкин Меликовны карцерга җибәргәннән соң күмәк ачлык игълан иткән. Бу хакта «Мемориал» хокук яклау үзәге хәбәр итте. Үзәк тоткын Гамид Датаев хатыны Гули Ашированың Instagramда язган постына игътибар иткән. Аширова сүзләренчә, СИЗОдагы низаг Меликов тикшерү комитетына шикаять язганнан соң башланган. Ул анда СИЗО хезмәткәрләре Руслан Киржинов белән Юрий Никулин посылкасыннан кайбер әйберләрне алып калуын әйткән. Шуннан соң тоткынга янаулар килә башлаган, ә 12 мартта аны карцерга япканнар. 13 март кичендә Аширова тоткыннарның ачлыкны туктатуы турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, ФСИН хезмәткәрләре Меликовның әйберләрен кире кайтарган һәм «мондый хәлләрнең киләчәктә кабатланмавын» вәгъдә иткән. 2025 елның июнендә Түбән Вартадан булган мөселман Илкин Меликовны «терактка әзерләнү» һәм Ислам дәүләте сугышчан төркеме мәнфәгатьләрендә террорчылыкка чакыру эшләре нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм итте. Русия төрмәләрендә мөселманнарга башкача карау турында хокук яклаучылар, төрмәләрдә утыручылар үзләре дә әйтеп килә. Үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады.

396 views

Опубликован 13 мар.

Торак темасын дәвам итеп: Казанда яңа төзелгән йорттагы бер бүлмәле фатир өчен айлык ипотека түләве уртача 163 мең сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы Русиядә икенче урында тора дип яза «РБК Недвижимость». Казандагы яңа йортларда мәйданы якынча 39,2 дүрткел метр булган бер бүлмәле фатирның бәясе уртача 12 миллион сум тәшкил итә. Яңа йорттагы бер бүлмәле фатирлар бәясе белән беренче урында — Мәскәү. bnMAP.pro мәгълүматына караганда, 2026 елның март башына андый фатирның уртача бәясе 21,5 миллион сум тәшкил итә; айлык ипотека түләве исә уртача 292,2 мең сумга җитә. Өченче урында — Петербур: анда бер бүлмәле фатирларның уртача бәясе 10,6 миллион сум, ә айлык ипотека түләве 144,1 мең сум тәшкил итә. Дүртенче урында — Түбән Новгород: анда бер бүлмәле фатир уртача 8,7 миллион сум тора, ә айлык түләү 118,2 мең сумга төшә.

404 views
12•••5•••10•••1213141516•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384