TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,938Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 34 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 4 февр.

Татарстанда бер ел эчендә яман шеш авыруларыннан үлем күрсәткече арткан Татарстанда 2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча яман шеш авыруларыннан үлем 4,3 процентка арткан. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагоманов матбугат очрашуында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада яман шеш авырулары белән авыру очраклары 10 мең кешегә 187,7 очрак тәшкил иткән. 2024 елда Татарстанда онкологик авырулардан үлем 100 мең кешегә 168 очрактан 175,7 очракка кадәр артты. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Русия буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк калды — ил күләмендә ул 100 мең кешегә 191,5 очрак тәшкил иткән. Моннан тыш, 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанның 26 районында беренче елда үлем күрсәткече арткан (2024 елда мондый районнар 17 иде). Әмма гомумән республика буенча бу күрсәткеч кимегән: яман шеш диагнозы куелганнан соң беренче ел эчендә вафат булган авырулар өлеше 18,27 проценттан 17,01 процентка төшкән. Бүген дөньяда яман шешкә каршы көрәш көне

409 views

Опубликован 4 февр.

Казанда җинаятьчеләрне видеокамералар һәм ясалма интеллект ярдәмендә эзли башладылар Нейрочелтәр Казанда урнаштырылган камералардан мәгълүматны өйрәнә һәм берничә мизгелдә кирәкле кешене таба ала, диелә Ростех белдерүендә. Кешене тану төгәллеге 99,9% тәшкил итә диелә. Татарстан түрәләре бу "иминлек һәм комфорт" максатыннан эшләнә дип белдерә. Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камераларын арттырдылар. 🔵Белгечләр иминлектән тыш бу ысулның куркыныч яклары бар дип кисәтә һәм мисал булып Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесен китерә. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. 🔵Бу системны Кытай хакимияте уйгырлар һәм башка җирле мөселманнарны контроль итү, эзәрлекләү өчен киң куллана. Ә сез видеокамералар һәм ясалма интеллектны куллану кирәк дип саныйсызмы? Бу чыннан да иминлек артуына китерәчәк дип ышанасызмы?

401 views

Опубликован 4 февр.

"Мәктәптәге милитаризм балаларга зур йогынты ясый". Укучыларны корал алуга нәрсә этәрә? Кичә Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәптә коралдан ут ачты. Бәхеткә, корбаннар юк. Шулай да мондый хәлләр ешая бара. Күптән генә түгел Түбән Камада укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм итте. Үсмерләрне кулларына корал алырга нәрсә мәҗбүр итә? Бу хәлләрне булдырмый калу мөмкинме? Русиядә мәктәпләрдә көчле сугыш пропагандасы да тәэсир итәме? Болар хакында без психолог-педагог белән сөйләштек. "Балаларга дөнья дошман итеп күрсәтелә, башка илләр дус түгел дип аңлатыла, шуның нәтиҗәсендә аларда иминлек хисе югала, изоляция, ялгызлык тойгысы барлыкка килә. Гомуми эмоциональ халәткә шундый йогынты ясау балаларда кырыслык, рәхимсезлек күренешләренә китерергә мөмкин", ди ул. Әңгәмәне 👉безнең сайтта укыгыз. VPN белән даими сылтама 👉монда. #көн_язмасы

394 views

Опубликован 4 февр.

2025 елда Татарстанда ачылган ширкәтләргә караганда ябылганнары күбрәк булган Сәбәпләр арасында – Үзәк банкның югары төп индексы, салым таләпләренең кырыслануы, административ мәшәкатьләр. Белгечләр шулай ук чимал, энергия ресурслары һәм аренда бәяләренең югары булуын атый. Русиядә чимал һәм энергетика бәяләре аеруча зур үсешне Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кичерә. 🟠Сугыш фонында илдә салым реформасы үткәрелә. Аерым алганда, өстәмә кыйммәт салымы 20 проценттан 22 процентка күтәрелде. 🟠5 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин 2026 елга биргән йөкләмәләр исемлегендә салым җыемнарын арттыру бурычын куйды. Русия финанс министрлыгы 2027 елга Салым кодексына чираттагы төзәтмәләр әзерли. Бу хакта 👉безнең хәбәргә кереп укыгыз. #Татарстан#икътисад

381 views

Опубликован 4 февр.

Сәлам, дуслар! 4 февраль, чәршәмбе иртәсе нинди хәбәр китергән? Кыскача танышыйк: 🔵Башкортстан мәктәпләрендә буллинг очракларын тикшерәчәкләр. Радий Хәбиров кичә Уфа гимназиясендә булган һөҗүмнән соң, бу темага ревизия үткәрергә кушты. Уфа башлыгы Ратмир Мәүлиев сүзләренчә, һөҗүм иткән укучыны сыйныфташлары рәнҗеткән булганнар. 🔵Бүген һәм иртәгә Гарәп Әмирлекләрендә Русия, Украина һәм АКШ вәкилләре арасында очрашулар узачак дип көтелә. Русия вәкилләре Әбү-Дабига инде очып килгән. 🔵Казанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары гадәти эш тәртибенә кайта. Моңарчы күп кар яву сәбәпле уку дистанцион рәвештә алып барылды. Әмма салкыннар аркасында Татарстан башкаласында троллейбуслар хәрәкәте туктатылды, 7 маршрут зыян күрде диелә. 🔵Башкортстанда да каты салкыннар көтелә. Бүген төнлә кайбер районнарда һава 33 градус салкынга кадәр суытачак. 🔵Либиядә Мөәммәр Каддафиның улы Сәеф Каддафи үтерелгән – Reuters. Аны кораллы кешеләр тоткарларга тырышканда, үз өй бакчасында атып үтергәннәр, ди "Әл-Хәдәт". Көн дәвамында бергә булыйк, Азатлыктан аерылмагыз! @azatliqradiosi

413 views

Опубликован 3 февр.

Мәктәпкә һөҗүм кылган Вадимның ата-аналары улларының уку йортындагы проблемнары турында белгән. Алар әйтүенчә, бу мәсьәләләр еш кына бәхәсләргә дә китергән. Шулай да гаилә тәртипле дип санала. Үсмернең әти-әнисе республикада салым хезмәтендә югары вазифаларда…

422 views

Опубликован 3 февр.

Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан өч кеше танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән Шулай ук алар сугышта үлгән очракта бирелә торган 14 миллион сумга якын компенсацияне дә алырга тырышкан Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә,…

434 views

Опубликован 3 февр.

2025 елның октябрендә Кырымда кулга алынган мөслимә Насиба Саидова Акмәчетнең 1нче тикшерү изоляторында (СИЗО-1) аңын югалткан. Аңа фельдшер чакыртканнар. Бу хакта кыз иренә язган хатында хәбәр иткән, дип сөйләгән "Кырым теләктәшлеге"нә Саидованың әнисе Динара Июпова. Июпова сүзләренчә, медицина хезмәткәре аның кызының кан басымын үлчәгән, әмма башка бернинди дә чара күрмәгән. "Без хәтта ниләр булганын да белмибез. Кан басымы күпме булганын да әйтмәде. Ни белән бәйле икәнен аңламыйбыз, бик борчылабыз", дип уртаклашкан мөслимәнең әнисе. Элек сак астына алынган мөслимәләр үз хокукларының бозылуы турында берничә тапкыр әйтте. Аерым алганда, Саидова җылытылмый торган, кайнар сусыз һәм тәрәзәсе тыгыз ябылмый торган каммерада тотылган. Шуның аркасында камерада салкын һәм дымлы булган, һәм кыз салкын тидергән. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.

436 views

Опубликован 3 февр.

Baza: һөҗүм алдыннан бер көн кала тугызынчы сыйныф укучысы социаль челтәрләрдә мәктәптә атыш турында җыр урнаштырган һәм һөҗүм булачагы турында кисәткән. Shot язуынча, һөҗүм итүче — 9 "Г" сыйныф укучысы. Канал белдерүенчә, ул һөҗүм көне итеп махсус бүгенге…

403 views

Опубликован 3 февр.

⚡️Уфада тугызынчы сыйныф укучысы мәктәптә ут ачкан UFA1.RU өч кеше яраланган булырга мөмкин дип яза, шул ук вакытта Башкортстан премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев яраланучылар булуын кире кага. "Вся Уфа" язуынча, һөҗүм Уфаның Менделеев урамындагы…

425 views

Опубликован 3 февр.

⚡️Уфада тугызынчы сыйныф укучысы мәктәптә ут ачкан UFA1.RU өч кеше яраланган булырга мөмкин дип яза, шул ук вакытта Башкортстан премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев яраланучылар булуын кире кага. "Вся Уфа" язуынча, һөҗүм Уфаның Менделеев урамындагы…

416 views

Опубликован 3 февр.

⚡️Уфада тугызынчы сыйныф укучысы мәктәптә ут ачкан UFA1.RU өч кеше яраланган булырга мөмкин дип яза, шул ук вакытта Башкортстан премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев яраланучылар булуын кире кага. "Вся Уфа" язуынча, һөҗүм Уфаның Менделеев урамындагы 16нчы гимназиядә булган. UFA1.RU үз чыганагы сылтанып хәбәр итүенчә, үсмер уку йортына травматик пистолет белән бәреп кергән һәм ут ачкан. Чыганак шулай ук моңа кадәр шартлау тавышы ишетелүен дә белдергән. "Башинформ" язуынча, ата-аналарга балаларны мәктәптән килеп алырга кушканнар.

404 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••3233343536•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384