TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват4,902Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 33 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 6 февр.

Исламабадта җомга намазы вакытында мәчеттә шартлау булган, 30дан артык кеше үлгән Пакъстан башкаласы Исламабадның Тарлай районында урнашкан Хадиҗат-ул-Кубра исемле шигый дини үзәктә шартлау булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, ким дигәндә 31 кеше һәлак, тагын 101 кеше яраланган. AFP язуынча, биредә бер кеше үз-үзен шартлаткан дигән фараз бар. Әмма әлеге мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмаган. Исламабад полициясе сүзчесе Таки Җавад сүзләренчә, шартлауның табигате әлегә ачык түгел.

406 views

Опубликован 6 февр.

Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар чараларын уздырырга тотылачак. Бу хакта шундагы татар активисты Илхан Садри хәбәр итте. — 1966 елда бинабызда ризыклар сатып, аларны теләгән кешеләргә сату эшен башладык. Менә инде 60 ел шул гадәт дәвам итә. Ул системга салынган. Җәмгыятьнең идарәсе бар, казнасы бар. Үзебез тапкан акчаны шунда салып барабыз. Кирәк чакта кулланабыз. Ул казна өчен җаваплы ышанычлы кешеләребез бар. Ул акча ничек кайчан тотыла — идарә хәл итә. Акчаның зур өлеше Сан Франциско татарлары җыела торган татар йортын тәртиптә тоту өчен тотыла. Бу — безнең бина, аны Америкага килгән беренче татарлар үзара җыелышып сатып алды. Аны карап торырга кирәк, — дип аңлатты Илхан Садри. — Менә быел идәннәрне алмаштырырга булдык, чиратта тәрәзәләрне ныгыту. Бәяләр болайрак: 💰Итле пәрәмәч - $4,50 💰кәбестәле бөккән — $2,50 💰кабак бәлеше кисәге — $6. Пешерелгән ризыкның барысы да сатылып беткән. Сан Франциско татарларында өмә күренеше сакланып калган. Алар алдан сөйләшеп җыела, күмәкләшеп пилмән ясый яки чәкчәк пешерә. Монда өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, яшьләр дә була. Татар йорты кайчан алынган, анда ниләр бар, яшьләр ни сөйли: барысы да бүген чыккан мәкаләдә. 👉Менә бу сытлама белән кереп укыгыз:

396 views

Опубликован 6 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген Италиядә 2026 елгы XXV Кышкы Олимпия уеннары башлана. Ачылу тантанасы кич белән Миландагы «Сан-Сиро» стадионында узачак һәм Казан вакыты белән 22:00дә башланачак. 🔸Ракет һөҗүменнән соң Белгород шәһәренең бер өлеше утсыз, җылысыз һәм сусыз калган. Astra басмасы язуынча, һөҗүм җирле җылылык электр үзәгенә туры килгән. 🔸ТАСС чыганагы раславынча, Украина тынычлык килешүе кысаларында Одесса өчен аерым иминлек гарантияләре бирүне сорый. Украина ягы бу мәгълүматны расламады. 🔸АКШ үз ватандашларын Ираннан кичекмәстән китәргә чакырды. Мондый белдерү Америка илчелеге сайтында урнаштырылган. Дипломатлар Ираннан коры җир аша Әрмәнстанга яисә Төркиягә чыгу мөмкинлеген карарга киңәш итә. 🔸Венесуэла парламенты гомуми амнистия турындагы канун проектын беренче укылышта бертавыштан кабул итте. Документ 1999–2026 еллар чорын колачлый һәм, шул исәптән, дәүләткә хыянәт, террорчылык һәм нәфрәткә өндәү белән бәйле гаепләүләргә дә кагыла.

413 views

Опубликован 5 февр.

Сан-Франциско татарлары милли ризыклар ярминкәсен оештырды Татар ашларын бергәләп ясап пешерү һәм аны сатып акча эшләү гадәте инде 60 ел дәвам итә. Бу татар оешмасының йортын тәртиптә тоту өчен ярдәм итә. Әлеге чара турында мәкаләне иртәгә укый аласыз.

463 views

Опубликован 5 февр.

Татарстанның берничә мәктәбендә укучыларның социаль челтәрләрен күзәтү өчен балалар турында мәгълүмат җыя башлаганнар "Еду в Татарстане" телеграм-каналы язуынча, республикада 5–11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрен караячаклар. Күзәтү кысаларына язмаларның текстлары, комментарийлар, репостлар, лайклар, төркемнәр исемлеге, шулай ук ихтимал язышу үзенчәлекләре керә. Әлеге чара соңгы вакытта Русия мәктәпләрендә һөҗүм очраклары арту белән аңлатыла. Ел башыннан мондый биш очрак теркәлгән, шуларның берсе — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә, тагын берсе — Башкортстанның Уфа каласында. Татарстанда ким дигәндә өч мәктәптә ата-аналардан балаларының телефон номерларын һәм социаль челтәрләрдәге битләренә сылтамалар сораганнар. Максат — хәвефле билгеләрне вакытында ачыклау һәм ихтимал инцидентларны булдырмау, диелә. Шул ук вакытта Татарстан мәгариф министрлыгында бу чараның мәҗбүри күзәтү булмавын ассызыклыйлар һәм ата-аналарның ризалыгы нигезендә генә үткәрелә торган "дигитал киңлекне мониторинглау" дип атыйлар. Моңа ничек карыйсыз?Ата-аналарның ризалыгы белән генә эшләнә дигәнгә ышанасызмы? @azatliqradiosi

403 views

Опубликован 5 февр.

"Мәктәптәге милитаризм балаларга зур йогынты ясый". Укучыларны корал алуга нәрсә этәрә? Кичә Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәптә коралдан ут ачты. Бәхеткә, корбаннар юк. Шулай да мондый хәлләр ешая бара. Күптән генә түгел Түбән Камада укучы бала җыештыручыга…

396 views

Опубликован 5 февр.

Мәктәпкә һөҗүм кылган Вадимның ата-аналары улларының уку йортындагы проблемнары турында белгән. Алар әйтүенчә, бу мәсьәләләр еш кына бәхәсләргә дә китергән. Шулай да гаилә тәртипле дип санала. Үсмернең әти-әнисе республикада салым хезмәтендә югары вазифаларда…

360 views

Опубликован 5 февр.

Тубыл мәхкәмәсе "Мирас" татар оешмасына 300 мең сум штраф салган Мәхкәмә белдерүенчә, оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова социаль челтәрләрдә "милләтара нәфрәт" уятырлык постлар калдырган. Шәмсетдинова "Мирас" исеменнән мәхкәмә эшендә катнашырга теләмәгән, чөнки 2025 елның 4 декабреннән аның җитәкчесе булып тормавын белдергән. Эш материалларында "Мирас" исеменә бәйле рәвештә тарихи-мемориаль комплекс җирлегендә урнаштырылган монументаль объект та телгә алына. Мәхкәмә әлеге объектны "административ хокук бозу коралы" дип танып, аны дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарган. Сүз Сүзге ханбикәгә ясалган һәйкәл турында барырга мөмкин. Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер, ләкин урнаштырылмаган һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан былтыр 30 июль төнлә машинага салып алып киттеләр. Шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез. 2025 елның октябрендә Тубыл шәһәр мәхкәмәсе Шәмсетдинованың үзен дә милләтара нәфрәт кузгату административ маддәсе буенча гаепле дип табып, 17,5 мең сум штраф салган иде. "Мирас" оешмасына кагылышлы тагын бер эш Төмән Арбитраж мәхкәмәсендә карала. Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Чираттагы утырыш 6 мартка билгеләнгән. Луиза Шәмсетдинова 20 ел эчендә 40тан артык мәхкәмә узуын белдерде: "Гел көрәш булды: йә җир бирмиләр, йә юлны казыйлар, йә сүттерәләр". Аның фикеренчә, татар җәмәгатьчеләрен ясалма рәвештә "экстремистлар һәм сепаратистлар" итеп күрсәтергә тырышалар. Тулырак 👉монда укыгыз. Сылтама Русиядән VPN-сыз ачыла. Азатлык Радиосы материалларын уку, карау, тыңлау Русия кануннарына каршы килми.

379 views

Опубликован 5 февр.

Зеленский: сугышта 55 мең украин хәрбие һәлак булган Украина президенты Владимир Зеленский белдерүенчә, Русия башлаган сугышта барлыгы 55 мең украин хәрбие һәлак булган. Бу хакта ул France 2 телеканалы белән сөйләшүдә белдерде. Зеленский шулай ук хәбәрсез югалган хәрбиләр саны шактый зур булуын әйтте, әмма төгәл саннарны атамады. 2026 елның гыйнвар ахырында АКШтагы CSIS тикшеренү үзәге 2022 елның февраленнән Украина Кораллы көчләренең үлем-китем югалтуларын 140 мең кеше дип бәяләгән иде. 2025 ел башында NBC Newsка биргән әңгәмәдә Зеленский 2022 елның февраленнән алып сугышта Украина 46 меңнән артык хәрбиен югалтуын, якынча 380 мең кешенең яралануын белдергән иде.

386 views

Опубликован 5 февр.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат. Бу хакта «Мабугат.ру» хәбәр итә. Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. Аңа 66 яшь иде. 🔸Русия югары уку йортларында урыс телен дәүләт теле буларак өйрәтергә җыеналар. Владимир Путин бу уңайдан тәкъдимнәр әзерләргә кушкан. 🔸Латвия премьер-министры һәм Эстония президенты Русия белән сөйләшүләр өчен Европа берлегенең махсус вәкилен билгеләүне сорады. 🔸Иран белән АКШ арасындагы сөйләшүләр җомга көнне Оманда узачак. 🔸АКШ Русия, Кытай һәм башка теләсә кайсы ил белән атом кораллары запасларын киметү мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдерде АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс. Бүген Русия белән АКШ арасындагы СНВ-3 килешүе гамәлдән чыга.

418 views

Опубликован 4 февр.

Сугыш дәвам итә, Татарстан белән Башкортстанга табутлар кайта бара... Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. ▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була. #сугышта_үлүчеләр @azatliqradiosi

452 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••303132333435•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384