TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,686Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 36 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 31 янв.

Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия һәм Британиядән иллегә якын кеше катнашты. Очрашуда чит илләрдә яшәүче мөһаҗирләр – Кавказ халыклары вәкилләре һәм татар-башкортлар – Европада милли үзаңны саклау, мөһаҗирләрнең хокукларын яклау, шулай ук читтә яшәгән хәлдә тарихи ватанның иреге өчен көрәшү мәсьәләләрен күтәрде. Татарлардан сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашты. Бу чара турында тулырак 👉безнең сәхифәдә укый аласыз.

887 views

Опубликован 31 янв.

Башкортстанда "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа мәхкәмә эше башлана Аңа карата чыгарылган хөкем карары моңа кадәр гамәлдән чыгарылган иде. Бүген, 22 декабрьдә Башкортстанның Кырмаскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмаскалы эше" фигуранты…

464 views

Опубликован 30 янв.

Сугышка гына багышланган юллама. Радий Хәбиров Башкортстанның социаль-икътисади проблемнарын искә алып тормады Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт Җыены-Корылтайда ясаган чыгышы нигездә "махсус хәрби операция" (СВО)(Русиянең Украинадагы сугышын рәсмиләр шулай атый) темасына багышланды. Республика үсеше, икътисад һәм социаль мәсьәләләр чыгыш ахырында гына, гомуми рәвештә телгә алынды. Хәбиров хзрбиләрне "ил өчен иң мөһим кешеләр" дип атады, "барысы да җиңү өчен" шигаре белән Башкортстанның ничек итеп фронттагы сугышчыларга, Русия оккупациясендәге Украина шәһәрләрендә миллиардлаган сумга төзелеш-төзекләндерү эшләре алып бару, сугыш өчен 10 мең дрон җитештерү, "Кыш бабай" дип аталган авыр дрон әзерли башлаулары турында сөйләде. Ә менә Башкортстанда мәктәпләр җитмәве, халыкның начар юлларга зарланулары, авылларда күперләрне халыкның үз акчасына салулары, ә иң мөһиме сугышта республикадан күпме ирнең һәлак булуы турында берни дә әйтмәде. Хәбиров 2026 елның да җиңел булмаячагын әйтте, әмма республика барлык сынауларны да үтәргә сәләтле дип белдерде. Мәкаләне тулысынча 👉монда укыгыз.

446 views

Опубликован 30 янв.

Татарстанны кар күмә 🌨 Казанда соңгы тәүлектә айлык кар төшү нормасының 35%-ы яуган. Казан хакимияте казаннарны шәхси транспорт кулланмаска өнди һәм урамга бөтен техниканы чыгара. Әмма казаннар күп юллар чистартылмый кала дип заралана. Ә сезнең якларда ничек? Кар күпме? Хакимият юлларны чистартып өлгерәме? #Татарстан

448 views

Опубликован 30 янв.

Уфада Башкортстан дәүләт симофник оркестры мөдире һәм филармония мөдире тоткарланган 30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика дәүләт академия симфоник оркестрының баш мөдире Артур Назиуллин һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе мөдире Алмаз Сәетов турында бара. «Честно говоря» проекты мәгълүматларына караганда, тоткарланучыларга карата «акча үзләштерү яки туздыру» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. РБК чыганаклары хәбәр итүенчә, әлеге җинаятьләр «Мәдәни програмнар дирекциясе» оешмасы җитәкчесе Гөлнара Юрина һәм «Башкортстан» дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин эше кысаларында тикшерү барышында ачыкланган. Алар былтыр тоткарланды һәм йорт сагында утыра. Яруллин Украинага сугышка барырга теләк белдергән дип тә яздылар.

465 views

Опубликован 30 янв.

❗️Казанда 1552 җырын башкаручы Усалның планлаштырылган концерты уздырылмаячак Татарча панк-рок стилендә җырлаучы Усал (бу — аның сәхнә тәхәллүсе, чын исеме — Назыйм Исмәгыйлев) 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерты булмаячагын хәбәр итте. Сәбәпләрен аңлатмаган. Ул: "Бездән тормаган сәбәпләр аркасында 30 гыйнварда Reborn барында планлаштырылган концерт үтмәячәк. Сатып алынган барлык билетлар өчен акча тулы күләмдә кайтарылачак", диде ул. Билетның бәясе — 2 мең сум. Барлык билетлар да диярлек сатып бетелгән. Концертка килергә җыенучылар арасында сатып алынган билет өчен акчаны кире алмаячакмын, артистка калсын дип фикер әйтүчеләр һәм моңа башкаларны да кыстаучылар барлыкка килде. Усал 2021 елда "1552" дип аталган сингл чыгарды. Ул шунда ук яшьләр арасында популярлык казанды. 1552 дип язылган киемнәр, башка истәлекле әйберләр сатуга чыкты. 1552 – татарлар өчен мөһим тарихи дата, бу Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яулап алынган, татар дәүләтенең юкка чыгу вакыты. Соңгы вакытта аны хакимият ярдәмендә уздырылган татар чараларында сирәк күреп була. Мәсәлән, узган елны Усал даими катнашучы булса да "Мин татарча сөйләшәм!" фестивалендә чыгыш ясамады. Шулай ук 30 август Казан кирмәнендә уза торган "ДәртФест" (элеккеге атамасы – "Tat Cult Fest") шулай ук Усалсыз узды. Азатлык чыганакларына караганда, оештыручыларга аны чакырмаска, катнаштырмаска дип киңәш ителгән. Хакимиятне Усалның сәяси текстларыннан курка дип аңлатучылар бар. Усал – Назыйм Исмәгыйлев Казанда 1986 елда туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты архитекторга, Казан дәүләт мәдәният институтында дизайнерлыкка укыган. Ул татар дөньясында танылган шамаил остасы Нәҗип Нәккашның улы буларак та билгеле. Ул да әтисе кебек каллиграфия белән шөгыльләнә. Татар телендә иҗат итә. Гаиләсе бар, ике бала әтисе. Тулырак 👉монда укыгыз.

566 views

Опубликован 30 янв.

Пермьдә хокук яклаучы Артём Фәйзуллинның ФБК-га акча күчерүдә гаепләнгән хатыны Ирина тикшерү изоляторыннан йорт сагына күчерелгән. Бүген, 14 октябрьдә, Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндергән һәм хокук яклаучы Артём Фәйзуллинның…

408 views

Опубликован 30 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 гыйнвар, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Әлеге минутларда Башкорстан башылгы Радий Хәбировның республика парламенты - Корылтайга мөрәҗәгате бара. Чыгышының күп өлешен ул Украиандагы сугышта катнашучыларга, анда югалганнарны зләү, һуманитар йөк ташуга багышлады. 🔸Владимир Зеленский Русия белән «энергетик тынлык» башлануын раслады.. 🔸Европа Берлегенең Русияне акча юдыру һәм террорчылыкны финанслау хәвефе зур булган илләрнең «кара исемлеге»нә кертү турындагы карары эшли башлады. Тышкы сәясәт башлыгы Кая Каллас фикеренчә, бу чара Русиягә Украина сугышын финанслауны катлауландырырга тиеш. 🔸Доналд Трамп Куба АКШның «дәүләт иминлегенә яный» дип Кушма Штатларда гадәттән тыш хәл кертте. Бу АКШка Кубага нефть китерүче илләрдән импортка өстәмә салымнар кертү мөмкинлеге бирә. 🔸Израил саклану гаскәре хәбәр иткәнчә, ХӘМӘС белән сугыш барган вакытта Газзә сызыгында якынча 70 мең кеше һәлак булган. Бу хакта The Jerusalem Post яза. Табылган мәетләрнең 90 проценттан артыгының исем-фамилиясе һәм шәхесе ачыкланган. 🔸Нидерландның Дусбург шәһәрендә билгесез затлар төнлә Көмеш музеен талап чыккан. Алар гомуми бәясе дистәләгән мең евро торган 300дән артык экспонат урлаган.

384 views

Опубликован 29 янв.

Аналитиклар хисабына күрә, Русия Алабугада дроннар җыю өчен Латин Америкасыннан кызларны күпләп җәлеп итә. "Idel.Реалии" әлеге хисапны анализлаган, шулай ук Русиядән чыккан испан телле блогерның чит ил аудиториясе өчен хакимият нарративларын ничек алга сөрүен дә ачыклаган. Тулырак 👉монда укыгыз.

421 views

Опубликован 29 янв.

Татарстанда халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл эскизына бәйге уздыралар Республика мәдәният министрлыгы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл кую өчен иң яхшы эскиз өлгесенә ачык иҗади бәйге үткәрергә ниятли. Моңа кагылышлы боерык өлгесе хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза. Бәйгене 5 февральдән 5 апрельгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Киләчәктә һәйкәлне Чаллы татар дәүләт драма театры алдына кую күздә тотыла. Эскиз проектында Гыйләҗевне тулы буйга сурәтләү тәкъдим ителә. Бәйгедә профессиональ скульпторлар катнаша алачак. Иң яхшы эскизны Татарстан мәдәният министрлыгы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Казан һәм Чаллы башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук мәдәният эшлеклеләреннән торган бәйге комиссиясе сайлап алачак. Аяз Гыйләҗев 1928 елда Сарман районының Чукмарлы авылында, укытучы гаиләсендә туган. 1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел дәвамында ул Казанның Черек күл төрмәсендә утыра, аннары Караганда лагерына озатыла. Аяз Гыйләҗев ул елларда күпчелек зыялылар кебек советларга каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп хөкем ителә. ГУЛАГ лагерында алты ел утыра. Сталин үлеменнән соң аклана. Ул хикәяләр, очерклар, мәкаләләр һәм повестьлар авторы. 1950 еллардан башлап, аның пьесалары театр сәхнәләрендә куела башлый. Иң мәшһүр әсәрләре арасында — «Өч аршын җир», «Зәй энҗесе», «Уртада», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт» повестьлары бар.

413 views

Опубликован 29 янв.

ФБК төзлеше министры Ирек Фәйзуллинның икенче гаиләсе һәм 1,8 миллиард сумлык милке барлыгы ачыклаган Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) тикшерүенә күрә, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның ике гаиләсе бар, һәм аларга Мәскәү белән Казанда гомуми бәясе 1,8 миллиард сум тәшкил иткән күчемсез милек рәсмиләштерелгән. Министр 40 елдан артык Гүзалия Фәйзуллина белән никахта тора. Әмма шул ук вакытта аның Надежда Трубилина белән корган икенче гаиләсе дә бар, аларның ике балигъ булмаган уллары үсә, дип белдерә ФБК. Тикшерү авторлары әйтүенчә, Фәйзуллин бу балаларны үзенеке дип рәсми рәвештә таныган, ләкин беркайчан да декларацияләрендә күрсәтмәгән. Тикшерүдә улларының туу турында таныклыклары да китерелә. Надежда Трубилина исеменә Казанда гомуми бәясе 150 миллион сумлык дүрт фатир теркәлгән. Моннан тыш, аның Мәскәү өлкәсе Agalarov Estate бистәсендә йорты бар (мәйданы кимендә 1000 квадрат метр, якынча бәясе — 200 миллион сум), шулай ук Мәскәү елгасы ярындагы Sydney Prime клуб йортында гомуми мәйданы 400 дүрткел метр тәшкил иткән дүрт фатир да аныкы. Әлеге дүрт фатир 196 миллион сумга сатып алынган, шул ук вакытта аларның базар бәясе 385 миллион сум тәшкил итә. Тикшерү авторлары фатирларның базар бәясеннән ике тапкыр арзанрак сатылуын төзелеш ширкәтләреннән министрга бирелгән яшерен ришвәт формасы булырга мөмкин, дип бәяли. Тикшерүдә Трублина кигән бер пәлтәнең 500 мең сум булуы, балалары һәм бала караучы белән Мальдив, Сейшел утрауларында даими ял итүләре, бер ялның бәясе якынча 1 млн сумга төшүе турында да әйтелә. Министрның Гүзалия Фәйзуллинадан булган олы балалары да кыйммәтле күчемсез милеккә ия, диелә тикшерүдә.

403 views

Опубликован 29 янв.

Русиянең кайбер югары уку йортлары киләсе елның 1 сентябреннән белем бирүнең яңа системына күчә башлаячак, ә 2027 елның сентябрендә күчеш барлык университет һәм институтларга да кагылачак. Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. “Студентлар кискен үзгәрешләрне сизмәячәк, ә белем бирү сыйфаты бары тик яхшырачак кына” дип белдергән министрлык вәкиле. 2026 елда бакалавриат һәм магистратура тулысынча бетерелмәячәк, дип белдергән ТАССка Русия дәүләт думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева. Аның сүзләренчә, сүз сынау програмын планлы рәвештә киңәйтү турында бара. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп узучыларынча, яңа белем бирү програмы кысаларында студентлар базалы югары белем һәм махсуслаштырылган югары белем алачак. Дипломнарда эш бирүчеләр өчен аңлаешлы булган конкрет белгечлекләр күрсәтеләчәк, мәсәлән “химик-эксперт”, “химик-тикшеренүче”, “метталург¬-инженер” һәм башкалар. Украинада сугыш башлангач Русия хакимиятләре Болонья системыннан чыгу турында карар кабул итте. Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерүенчә, “илдә дәүләтнең икътисад мәнфәгатьләренә нигезләнгән һәм һәр студент өчен мөмкинлекләрне югары дәрәҗәдә күтәрүче уникаль белем бирү системы булдырылачак”. Элегрәк Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да бу өлкәдә эш алып барылуын һәм күчешкә әзер булуын әйтте. «Русия мәгариф һәм фән министрлыгының киләчәк карарлары нигезендә гамәл кылачакбыз», диделәр министрлыкта. Бу хакта "Татар-Информ" язды. ▪️Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә белем бирүдә дә үзгәрешләр булачак. Мисал өчен чит телен укытуны кыскартачаклар. Бу хакта Азатлык Радиосы язды – монда укыгыз. @azatliqradiosi

381 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••3435363738•••40•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384