TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,304Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 38 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 27 янв.

ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26…

410 views

Опубликован 27 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 гыйнвар, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Сүриянең күчеш чоры президенты Әхмәт әш-Шараа 28 гыйнварда Владимир Путин белән очрашу өчен Мәскәүгә киләчәк, дип хәбәр итә Syria TV. 🔸Reuters мәгълүматына караганда, Русия Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы үз хәрби базасыннан гаскәрләрен чыгара. 🔸Германия Украинаны Patriot һава һөҗүменнән саклану системнары белән тәэмин итә алмаячак, дип белдерде Германиянең саклану министры Борис Писториус. 🔸Доналд Трамп Көньяк Кореядән кертелә торган импортка 25 процентлык җыемнар кертелүен игълан итте. 🔸Франция парламенты балалар өчен социаль челтәрләрне тыюны хуплады. 🔸АКШта кышкы давыл аркасында 26 кеше һәлак булган.

439 views

Опубликован 26 янв.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында республика халкы күрсәткән каһарманлыкларны мәңгеләштерү өчен чаралар планын әзерләргә кушкан. “Махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый – ред.) инде 4 ел бара, һәм республикабыз халкы, махсус чарада катнашучы сугышчылар чын мәгънәсендә хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы күрсәтә. Әгәр бу турындагы мәгълүматны сакламасак, теркәп бармасак, күп нәрсә онытылырга мөмкин”, дигән республика башлыгы хөкүмәт утырышында. Аның сүзләрен “Башинформ” китерә. Шуңа ул чаралар планын әзерләргә кушкан. Күрсәтмәне гамәлгә ашыру белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Анда медиа, МХО ветераннары берләшмәсе, республика архивы вәкилләре керәчәк. ▪️Шул ук вакытта Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка ирләрне юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган. ▪️Башкорстан Русиянең Украинадагы баскын сугышындагы хәрбиләргә барлыгы 170 һуманитар конвойда 19 мең тонна һуманитар ярдәм җибәргән. Һуманитар ярдәмне күбрәк халык үз акчасына җыя. ▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген сугышның 1433нче көне. @azatliqradiosi

463 views

Опубликован 26 янв.

Европа берлеге 2027 ел башыннан Русиядән сыекландырылган табигый газ (СПГ) импортын тулысынча тыячак. Ә Русиядән торбаүткәргеч аша газ китерү 2027 елның 30 сентябреннән тыелачак. Бу вакытка кадәр гамәлдәге контрактларның күчеш чоры тәмамланачак. «Бу карар Европа Берлегенең Русия энергия чыганакларына бәйлелеген туктатуны максат иткән REPowerEU програмы максатларына ирешүдә төп юнәлеш булып тора», диелә матбугат хәбәрендә. Европа Берлеге илләре газ җибәрүгә рөхсәт биргәнче аның кайдан килүен тикшерергә тиеш булачак. Тыюны бозган очракта штрафлар каралган: физик затлар өчен — кимендә 2,5 миллион евро, ә ширкәтләр өчен — кимендә 40 миллион евро, яисә еллык әйләнешнең кимендә 3,5 проценты. Европа Берлегенең бер яки берничә илендә гадәттән тыш хәл игълан ителеп, газ белән тәэмин итүгә җитди куркыныч туган очракта, Еврокомиссия Русия газын импортлауга кертелгән тыюны дүрт атнага кадәр туктатып тора алачак. 1 мартка кадәр Европа дәүләтләре газ импортына диверсификация ясау планнарын әзерләргә һәм Русиядән китерелгән газны алыштырганда барлыкка килергә мөмкин көтелмәгән хәлләрне бәяләргә тиеш. Моның өчен ширкәтләр Русиядән газ китерүгә кагылышлы барлык килешүләр турында дәүләт хөкүмәтләрен һәм Еврокомиссияне хәбәрдар итәргә мәҗбүр булачак. Шундый ук планнарны Русия нефтен импортлауны дәвам итүче Европа Берлеге илләре дә тәкъдим итәргә тиеш булачак. Европа Берлеге Шурасы хәбәр итүенчә, Еврокомиссия Русия нефте импортын 2027 ел ахырына кадәр этаплап туктату турында карар өлгесен тәкъдим итәргә ниятли. ▪️Соңгы елларда Русиядән Европа Берлегенә нефть һәм газ импорты сизелерлек кимеде. Санкцияләр аркасында 2025 елга нефть китерү күләме 3 процентка кадәр төшсә, Русия газы һаман да Европа Берлеге импортының якынча 13 процентын тәшкил итә. Бу елына 15 миллиард евродан артык. Европа Берлеге бәяләвенчә, бу хәл сәүдә һәм энергетика иминлеге өчен җитди хәвефләр саклануына китерә, диелә Европа Берлеге Шурасы хәбәрендә. @azatliqradiosi

428 views

Опубликован 26 янв.

ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26 гыйнвар көнне Страсбургта, ПАСЕ кышкы сессиясен рәсми ачу алдыннан узды, дип хәбәр итә ассамблеяның рәсми сәхифәсе. Бюро тәкъдим иткән исемлек җыелыш тарафыннан хупланса, платформа үзенең беренче утырышын 29 гыйнвар, пәнҗешәмбе көнне, көндезге 1дә үткәрәчәк диелә. Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде. Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады. Моңарчы Татар шурасы, Азат халыклар лигасы кебек оешмалар ПАСЕга мөрәҗәгать итеп, платформага Русия халыклары вәкилләрен кертү кирәге турында белдергән иде. Русия демократик көчләре вәкилләре булып исә исемлеккә сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Владимир Кара-Мурза, Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский, Любовь Соболь, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Марк Фейгин, Free Russia Foundation президенты Наталия Арно, хокук яклаучы Олег Орлов, җәмәгать эшлеклесе Андрей Волна һәм Pussy Riot төркеме катнашучысы Надежда Толоконникова керде. Бу карарны үз Телеграм-каналында "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма. Берничә ай элек "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты. "Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә анда. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

412 views

Опубликован 26 янв.

Көн язмасы: Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга 2026 ел башында АКШтагы "Демократияләрне яклау фонды" (Foundation for Defense of Democracies, FDD) Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасына Латин Америкасыннан кызларны җәлеп итүгә юнәлтелгән агрессив кампанияне фаш иткән хисап бастырды. Биредә Украинага каршы сугышта кулланылган дроннар җыялар. Аналитиклар мәгълүматына караганда, башта Африкага басым ясаганнан соң, Русия Көньяк һәм Үзәк Америка илләренә йөз тота, ә "Алабуга Старт" програмын саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналына әйләндерә. "Idel.Реалии" әлеге хисапны анализлаган, шулай ук Русиядән чыккан испан телле блогерның чит ил аудиториясе өчен хакимият нарративларын ничек алга сөрүен дә ачыклаган. "Демократияләрне яклау фонды" мәгълүматларына күрә, "Алабуга Старт" өчен кеше җыюда беренче һәм иң киң колачланган төбәге — Африка була. Уганда, Эфиопия, Нигерия, Кения, Руанда, Көньяк Африка Республикасында һәм Ботсванада актив рәвештә эшче җыялар. TikTok һәм Instagram аша алып барылган реклам кампанияләрендә 18–22 яшьлек кызларга бушлай очыш, торак, урыс телен өйрәнү һәм кунакчыллык тармагында (кунакханәләр, рестораннар) яки җәмәгать туклану өлкәсендә эш вәгъдә ителә. Ләкин күпсанлы тикшерүләр (AP, The Wall Street Journal, CNN) күрсәткәнчә, официант булып эшләү урынына, аларны Иранның "Герань-2" (Shahed-136) дрон-камикадзеларын җыюга җәлеп итәләр. Кызлар 12 сәгатьлек сменалар, бик түбән хезмәт хаклары (торак һәм уку өчен тотып калулардан соң), даими күзәтү һәм тиешле саклану чараларыннан башка куркыныч химик матдәләр белән эшләү турында сөйләгән. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

410 views

Опубликован 26 янв.

Моннан өч ел элек, 2023 елның 26 гыйнварында Татарстан депутатлары республика төп канунына зур үзгәрешләр кертте. Мәскәү басымы астында Татарстан парламенты үз Конституциясен тураклап, аның төп нигезләрен юкка чыгарды. Татарстанның дәүләтчелек һәм мөстәкыйльлек билгеләре бетерелде. 1992 елда Татарстан халкы референдумда нәкъ менә шушы принциплар өчен тавыш биргән иде, әмма халык фикере, теләге җиргә тапталды. Татарстанның төп документында суверенитет, ватандашлык, президент институты дигән сүзләр юк, Татарстан президенты татар телен белергә тиеш дигән таләпләр алып ташланды Кайбер иң мөһим үзгәрешләр рәсемдә👆 @azatliqradiosi

482 views

Опубликован 26 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк: 🔸Филлиппинда паром батуы нәтиҗәсендә, ким дигәндә 15 кеше һәлак булган, тагын 28 кешенең язмышы билгесез. «Синьхуа» агентлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы паромда 374 кеше булган. 🔸Мәхкәмә приставлары Башкортстанның "Салават Юлаев" хоккей клубыннан "Урал" хәйрия фонды һәм аның «Иремель-Инвест» кече ширкәте файдасына 270 миллион сум бурычын түләттергән. Бу эш 2025 елның маеннан бирле сузылган. Ул чакта ике оешма да мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Mkset телеграм каналы язуынча, «Урал» хәйрия фонды хоккей клубыннан процентлары белән бергә 106,5 миллион сум, "Иремель-Инвест" — 163,7 миллион сум бурычын түләүне таләп иткән. 🔸Русиядә 2025 елда алдагы ел белән чагыштырганда теркәлгән яңа ширкәтләр саны 20%ка кимрәк булган. "Известия" язуынча, соңгы 14 елда бу иң түбән сан. Моны Федераль салым хезмәтенә таянып FinExpertiza санап чыгарган. Шул ук вакытта ширкәтләрне ябу очраклары 15%ка артып, 233 меңгә җиткән. Бизнесның кими баруының төп сәбәпләре итеп кредитларның югары булуы, ихтыяҗ кимү һәм салым контроленең катгыйлануы атала. 🔸Венесуэлада тагын 104 сәяси тоткын азат ителгән дип хәбәр итә Foro Penal хокук яклау үзәге. 8 гыйнвардан барлыгы 260 кеше азат ителде дип белдерә хокук яклаучылар. Шул ук вакытта Венесуэланың вакытлыча президенты вазифасын башкаручы Делси Родригес җомга көнне әйтүенчә, төрмәләрдән 626 кеше чыгарылган. 🔸Халыкның илдән китүе буенча Русия дөньяда алдынгы илләр рәтенә керде. БМО мәгълүматларына таянып Visual Capitalist аналитиклары исәпләп чыгаруынча, дөньяда Русия мигрантлары саны - 9,1 миллион, бу ил халкының 6,3% процентына туры килә. Русия дөньяда 5нче урында тора. Беренче урында — Һиндстан, аннан соң Кытай, Мексика һәм Украина килә. @azatliqradiosi

428 views

Опубликован 25 янв.

Мәскәү өлкәсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган бурят милләтеннән Мария Цыденова видеокамера язмаларын ала алмый Бурят хатыны Мария Цыденованы полиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсе Подольски шәһәрендә 8 гыйнварга каршы төндә өеннән ике минутлык юлда тоткарлый. Паспортын өеннән алып чыгу мөмкинлеге бирмичә, аны документлары юк дигән сәбәп белән полиция бүлегенә алып китәләр. Паспорт полиция кулына эләккәннән соң да, Цыденованы сак астында тотуны дәвам итәләр, аны наркология клиникасына алып баралар, аннары кире кайтаралар, 17 сәгать дәвамында ашатмыйлар, су да бирмиләр, ә тоткарлау вакытында бурят дип мыскыллап, милли нигездә кимсеткәннәр һәм сукканнар. Хатын сүзләренчә, аны «бурят калдыгы» һәм «себерке» дип атаганнар, шулай ук бурятларны Украинага каршы сугышта «алгы сызыкка җибәрергә кирәк» дип белдергәннәр. Бу хакта «7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы яза. Цыденова әйтүенчә, хәзер аңа полиция бүлегендәге видеоларның барысын да бирмиләр, бары бинага кертү мизгеленең аерым өзекләрен генә биргәннәр. Бу хакта Sota яза. "Шулай ук полиция хезмәткәрләре безне туктаткан вакытта видеорегистраторлары шунда ук кабызылмавы ачыкланды. Изоляторда камера бөтен бүлмәне дә колачламый торган итеп урнаштырылган, ә аудионы яздыру җиһазы мәгълүматка караганда, бөтенләй юк", ди Цыденова. ▪️Элегрәк Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә асаба халык вәкилләрен мигрантлар дип уйлап тоткарлау очраклары булды. 2025 елның җәендә Мәскәү өлкәсендәге метро станцияләренең берсендә камуфляж кигән ир-ат узып баручы хатын-кызны туктаткан һәм документларын күрсәтүен таләп иткән. Ул үзен «Халык дружинасы» әгъзасы дип таныштырган һәм «мигрантларны тикшерәм» дип белдергән. Хатын-кыз паспорты үзе белән булмавын әйтеп, әмма Русия ватандашы булуын белдергәч, ир кеше аны билгесез тарафка алып киткән. ▪️Әлеге очракка бәйле рәвештә полиция тикшерү уздырган, әмма һөҗүм итүче җаваплылыкка тартылмаган. Соңрак Бурятия башлыгы якташларына һәрвакыт паспортны үзләре белән йөртергә киңәш иткән, моны «тышкы кыяфәтебез белән без аерылып торабыз» дип аңлаткан. @azatliqradiosi

458 views

Опубликован 25 янв.

24 гыйнварда Страсбургта Кавказ һәм төрки җәмгыятьләрнең Европа киңлеге белән хезмәттәшлеге, сәяси тормышта актив катнашуның әһәмияте, милли үзенчәлекне саклау һәм тарихи ватанның иреге өчен көрәш мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Татар шурасы Телеграм каналы язуынча, чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия, Британиядән 50гә якын кеше катнашкан. Чараны Татар шурасы ярдәмендә Кавказ халыклары ассамблеясы оештырган. Татарлардан анда сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашкан. "Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән мәсьәләләр, төрле кабул ителгән мөрәҗәгатьләр турында Азатлык Радиосы якын көннәрдә тәфсилләп язачак. ▪️Чараны оешытыручыларның берсе - Татар шурасы төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Оештыручысы - сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсин. Азатлык Радиосына ул үзен Татар шурасының рәисе дә, әйдәманы да түгел дигән иде. "Татар шурасында рәис юк, барысы да бертигез хокукта, һәр кеше үз эш юнәлешен билгеләде, шул юл белән эшләячәк. Татар шурасында инде дистәдән артык кеше бар. Без зур хәрәкәткә әверелү максатын куйдык", диде ул. Бу әңгәмәне тагын бер искә төшереп узабыз - монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi

442 views

Опубликован 25 янв.

Түбән Камада "Адымнар" мәктәбе укучылары бер дәрес дәвамында Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен коры душ комплектлары ясаган. Түбән Камада «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме «Адымнар» мәктәбенең өченче сыйныф укучыларына коры душ ясау мастер-классы үткәргән дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Укучылар бер дәрес дәвамында Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен 300гә якын комплект коры душ ясаган. «Без әле солдатларга хатлар да язабыз. Шулай ук әти-әниләр белән бергә шәхси һигиена чаралары җыябыз», дигән Сәидә Шәфыйкова исемле укучы. ▪️Элегрәк Азатлык Радиосы Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар, аерым алганда миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар ясатулары турында язган иде. ▪️Шулай ук Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдерделәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин. ▪️Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә дә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы әйтелде. @azatliqradiosi

464 views

Опубликован 25 янв.

❗️Татарстанда "дроннар һөҗүме тәртибе" кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылган - Росавиация. Бу атнада "дроннар һөҗүме тәртибе" дүртенче тапкыр кертелде. Соңгы тапкыр һава аланнары 21 гыйнварда ябылган иде. @azatliqradiosi

468 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••353637383940•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384