TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,058Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 41 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 20 янв.

20 гыйнвар Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә 89 яшь тулды. Тарихка "Без булдырабыз!" дигән шигаре белән дә кереп калган Шәймиев нәрсәләр булдырды һәм нәрсәләр булдырмый калды? Тугыз ел элек – Азатлык Радиосы Шәймиевнең төп казанышларын һәм хаталарын барлаган иде. 👉2017 елгы видео: youtube.com/watch?v=gAHLj6SzloI&feature=youtu.be @azatliqradiosi

448 views

Опубликован 20 янв.

Русиядә төрмәдә утырганда сугышка киткән, яралангач дәваланган һәм аннан соң Русиядән качарга теләгән үзбәкстанлыны хөкем иткәннәр Новосибирски хәрби мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашы Җасурҗан Эргашалиевны дәүләт чиген канунсыз үтәргә омтылуда гаепләп хөкем иткән. «Медиазона» язуынча, аңа карата хөкем карары 2025 елның сентябрендә үк чыгарылган. 2023 елның апрелендә Эргашалиев Чиләбе шәһәрендә наркотиклар сату максатыннан кылынган җинаять нигезендә 11 ел ла 8 айга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән була. Төрмәдә утырганда ул Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалап, Украинага каршы сугышка китә. Басма язуынча, фронтта ул, мөгаен, яраланган һәм госпитальдә дәваланганнан соң инде май аенда Новосибирскига кайткан. Анда ул Русия чигеннән Казакъстан ягына чыгуда «ярдәм» турында килешкән. 24 май кичендә ир-ат чик буе урман полосасына килеп, «юл күрсәтүчене» көтеп торган, әмма 25 майга каршы төндә Эргашалиевны ФСБның чик хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган. Мәхкәмә аны дәүләт чиген канунсыз үтәргә тырышу эше нигезендә ярты елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әмма элекке хөкем карары үтәлми калган җәзәне исәпкә алып, аңа гомумән алганда кырыс тәртипле колониядә 7 ел да 9 ай утыру җәзасы билгеләнгән. ▪️Русия армиясе сафларында ничә Үзбәкстан ватандашы сугышуы билгеле түгел. Үзбәкстан хакимиятләре мондый мәгълүматны рәсми рәвештә чыгармады. Украинаның «Хочу жить» проекты 2025 елның октябрендә «Украинага каршы сугышкан яки сугышучы ким дигәндә 2 715 Үзбәкстан ватандашының исеме билгеле» дип хәбәр итте. Әгәр 2023 елда, проект мәгълүматларына караганда, Русия ягында Украинага каршы 498 үзбәкстанлы сугышкан булса, 2025 елның беренче яртыеллыгында аларның саны инде 1300 гә җиткән. @azatliqradiosi

425 views

Опубликован 20 янв.

2026 елда Башкортстанда Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын яклауга 25 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта премьер-министр Андрей Назаров алып барган хөкүмәт утырышына сылтанып, «Башинформ» яза. Шул ук вакытта декабрь аенда турыдан-туры эфир вакытында республика башлыгы Радий Хәбиров 2026 ел Башкортстан өчен актуаль проблемнарны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан иң авыры булырга мөмкин дип белдергән иде. Юлларның начар халәте турындагы сорауга җавап итеп, ул болай диде: «Әйтергә кирәк, 2026 елда безнең республика өчен булган проблемнарны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан, күрәсең, иң катлаулы ел булачак. Чөнки без бюджетның иң зур дефициты белән керәбез». Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде. «Мин Башкортстанның да, Русия икътисадының да начараюын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимиятенең “Башнефть”нең дәүләткә караган өлешен сату нияте. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуының төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак», — диде Азатлык радиосына «Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты» җитәкчесе Руслан Габбасов. ▪️Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. ▪️Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8828 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi

417 views

Опубликован 20 янв.

IT-белгеч Михаил Климарев: дигиталь контроль һәм интернет чикләүләре Русияне артка сөйри Русия хакимияте Max дәүләт мессенджерын алга сөрү өчен ниләр генә кулланмый: реклам такталары, танылган кешеләр, студентларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә басым... Ләкин “миллионлаган кулланучы” дигән матур саннар артында чынлыкта зур уңышлар күренми, чөнки кушымтаны куйган кешеләрнең күбесе аны кулланмый. Бу хакта “Интернетны яклау җәмгыяте” җитәкчесе Михаил Климарев Idel.Реалиигә сөйләде. Аның сүзләренчә, Max Кремльгә контроль өчен кирәк. Шулай ук Климарев фикеренчә, Русия дөньядан — хәтта Кытай, Вьетнам, Казакъстан кебек илләрдән дә — артта кала башлаган. Казакъстанда, мәсәлән, тулай эчке продукт (ВВП) та, технологияләр дәрәҗәсе дә Русиядән югарырак. “Интернетның яртысын япкач, Instagram, Facebook кебек дөньякүләм платформалар эшләмәгәч, кешеләр бизнес та кора алмый, мәдәни элемтәләр дә булдыра алмый. VPN кулланучылар бар, ләкин барысы да аны белми һәм кулланмый. Ясалма интеллект заманы башланды, әмма Русиядә күп технологияләр эшләми. Google Gemini, OpenAI кебек әйдәп баручы платформалар русиялеләр өчен ябык. Бу бигрәк тә офис хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеген киметә, димәк — илнең үсеше дә акрыная”, ди ул. Климарев әйтүенчә, һәр яңа томалау, интернет өзү Русия җәмгыятен дөньядан тагын да ныграк аерачак. Мондый юлдан Иран, Төркмәнстан, Төньяк Корея да узган — нәтиҗәсе билгеле, ди ул.

412 views

Опубликован 20 янв.

Русия нефть эшкәртү ширкәтләренә (НПЗ) нефть китерү соңгы 15 елда иң түбән дәрәҗәгә төшкән 2025 елда Русия нефть эшкәртү ширкәтләренә торбаүткәргечләр аша нефть китерү 228,34 млн тонна тәшкил иткән — бу соңгы 15 елдагы иң түбән күрсәткеч. "Коммерсант" Argus аналитика оешмасына сылтанып язуынча, күрсәткеч 1,6%ка кимегән. Төп сәбәп — елның икенче яртысында заводларның еш тукталуы һәм ремонтлар. Ширкәтләрнең ни өчен тукталуы турында әйтелми. Гомумән, 2025 елда нефть эшкәртү 1,7%ка кимегән. Иң авыр чор август–ноябрьгә туры килгән: 85,9 млн тонна (2024 елда — 90 млн). Нәкъ шул айларда НПЗларда иң күп казалар теркәлгән. Иң зур кимү «Роснефть»тә: аның заводларына китерү якынча 8%ка кимеп, 70,76 млн тонна булган. Рязань НПЗсына нефть ташулар 34%ка кимегән. Йөкләнешкә экспорт чикләүләре дә йогынты ясаган: 2025 елның сентябреннән бензин һәм дизель экспорты тыелды. 2026 елга фаразлар билгесез. Экспертлар яңа өзеклекләр һәм эшкәртүнең табышлылыгы түбән булу үсешне тоткарлар дип кисәтә. Соңгы айларда Украина дроннары НПЗларга даими һөҗүм итә, заводлар еш кына эшен туктатырга мәҗбүр кала. Тулырак 👉монда укыгыз.

420 views

Опубликован 20 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дубайдан Казанга очкан FlyDubai һава ширкәте очкычы техник сәбәпләр аркасында Бакуга төшеп утырган. 🔸Украина халык депутаты, кырымлы Тамила Ташева Европа Шурасы Парламент ассамблеясендәге (ПАСЕ) Югары Раданың даими делегациясе әгъзасы булды. Бу хакта ул Facebook-та хәбәр итте. 🔸Human Rights Activists News Agency белдерүенчә, Ирандагы протестлар аркасында һәлак булучыларның расланган саны 4029 кешегә җиткән. Тәртипсезлекләр вакытында 5811 кеше авыр яраланган, 26 мең кеше кулга алынган. 🔸Молдова БДБдан чыгу процессын башлап җибәрде. Хакимият илнең Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә әгъза булуына нигез салган өч төп килешүне гамәлдән чыгару тәртибен башлаган. 🔸Сыктывкарның бер өлеше утсыз калган, дип хәбәр итте җирле хакимият. Сәбәпләре әлегә әйтелми.

419 views

Опубликован 19 янв.

“Баймак эше” нигезендә дүрт ел ярымга хөкем ителгән 59 яшьлек Фатих Әхмәтшинга мәхкәмә колония җәзасын йомшаграк җәзага алыштырган, дип яза "Idel.Реалии". "Күрәсең, ул хәзер Салават шәһәрендә мәҗбүри хезмәт урынына күчерелгән", дип язылган Әхмәтшинны яклау төркеменең ябык Телеграм каналында. "Idel.Реалии" Түбән Тагил шәһәренең Тагилстрой районы мәхкәмәсе сайтында (хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Әхмәтшин җәзасын Түбән Тагилдагы 13нче санлы төзәтү колониясендә үтәгән) Әхмәтшинның җинаять эше карточкасын тапкан. Аннан күренгәнчә, 2025 елның 29 декабрендә мәхкәмә аның ирегеннән мәхрүм итүнең үтәлмәгән өлешен «җиңелрәк җәза төре»нә алыштырган. Быелның 14 гыйнварында канун үз көченә кергән, әмма карарның тулы тексты әлегә бастырылмаган. — Безгә хәбәр итүләренчә, Фатих Әхмәтшинга Салават шәһәрендә мәҗбүри эшләр билгеләнгән, дип сөйләгән “Idel.Реалии”гә исемен атамауны сораган Башкортстан активистларының берсе. — Ул тулай торакта яшәячәк, электрон беләзек йөртәчәк һәм эшкә йөриячәк. Якыннары белән очрашкан вакытта беләзек салдырылачак. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары 2021 елның сентябрендә Салават шәһәрендә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәргә яңа төзәтү үзәге ачылуы турында язган иде. Үзәк 2нче санлы төзәтү колониясе җирлегендә эшли. 2022 елда "Салават" телевизион ширкәте хәбәр итүенчә, әлеге үзәктә «хөкем ителгән 50 кеше яши, шул ук вакытта алар шәһәр ширкәтләрендә эшләп, хезмәт хакы ала ала, ә ял көннәрендә гаиләләре янына кайту мөмкин». @azatliqradiosi

425 views

Опубликован 19 янв.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итү өчен гаризалар кабул ителә башлады Гаризалар 2026 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Бүләк Татарстан президенты тарафыннан шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә тапшырыла. «Әлеге дәрәҗәле бүләк җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. Монда сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше күздә тотыла. Алар югары һөнәри осталык, авторның үзенчәлекле стиле, яңалык һәм кабатланмас булуы белән аерылып торырга тиеш. Шулай ук сәнгать, шулай ук әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен дә бүләк каралган», дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгына сылтама белән “Татар-информ”. Әсәрләр гаризалар кабул итү вакыты тәмамланганчы кимендә бер ел халык алдында башкарылган, дөнья күргән, күрсәтелгән, төзелгән яки файдалануга тапшырылган булырга тиеш. "Ят агент" дип танылган затлар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итә алмый. Бу хакта фәрманны 2023 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Мәрхүмә шагыйрә Нәҗибә Сафина совет чорында бары тик советка дан җырлый торган язучылар, рәссамнар һәм башка сәнгать әһелләре генә үстерелгән һәм яхшы яшәгәннәр дигән иде Азатлык Радиосына берничә ел элек. "Шул чор белән параллель китереп була. Тарих гел кабатланып бара. Шул ук сәнгать, иҗат кешеләре элек ГУЛАГ юлларында йөреп, халык дошманы дип аталса, хәзергеләре "ят агент" дип атала, мөһаҗирлеккә китәргә яки төрмәгә утырырга мәҗбүр. Русия империясе бу җирләргә килгәннән бирле аның стратегиясе бер дә үзгәрмәде, алымнары гына үзгәрә. Урыс академигы, элек Русиядә милләтләр эшләре министры булган Валерий Тишков: "Бу илдә бер генә милләт, бер генә тел булырга тиеш", дип алдан ук кычкырып куйды. Христиан дине һәм урыс теле турында сүз бара, әлбәттә", диде Нәҗибә Сафина. @azatliqradiosi

438 views

Опубликован 19 янв.

Башкорстан Русиянең Украинадагы баскын сугышындагы хәрбиләргә барлыгы 170 һуманитар конвойда 19 мең тонна һуманитар ярдәм җибәргән Башинформ агентлыгы язуынча, бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәдә әйткән. Башкортстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8828 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi

409 views

Опубликован 19 янв.

Көн язмасы:"Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел Ике ел элек бу вакытта Башкортстанның Баймак шәһәрендә ОМОН кешеләрне кыйнап мәйданнан таратты. Һәм активист Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне тоткарлый башлады. Нәтиҗәдә Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем ителде. Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Әле мәхкәмәләр дәвам итә, тиздән хакимият оештыручы дип санаган кешеләргә хөкем карарлары чыга башларга тиеш. Аларга хөкем карарлары тагын да куркынычрак булуы ихтимал дип саный хокук яклаучылар. Бүгенге көнгә "Мемориал" хокук яклау оешмасы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды. Ә бүген без Чехиянең Карл университетында укыган, "Баймак эше" нигезендә фәнни социологик тикшеренү алып баручы Илүзә Мөхәмәтйәнова белән сөйләштек. Галимә ике ел элек булган хәлләрне искә төшерә һәм ике ел эчендә кечкенә башкорт шәһәрендә ни өчен Путин режимы шулкадәр рәхимсез эш итүен аңлата. Ул үзе дә тумышы белән Баймак якларыннан һәм бу вакыйгалар эчендә кайнаган кеше. Баймактагы вакыйгалар аркасында ул туган якларыннан китәргә мәҗбүр булган шәхес. Әлеге вакытта ул Баймактагы протестлары турында фәнни мәкаләләр яза, китап чыгарырга ниятли. "Хакимият Баймак мисалында тупланырга ярамаганны күрсәтте. Махсус сабак укыттылар. Мин монда Радий Хәбировның кулын уйнаганын сизәм. Ул Куштау вакыйгаларында халык янына чыкты, хәтерләсәгез, яңгыр астында алар белән сөйләште. Үзе турында мине сындырдылар дип кабул иткәндер, гарьләнгәндер дип уйлыйм, үч саклап калуы ихтимал. Баймакта да аны көттеләр, әмма килмәде. Ул бу юлы мине сындырмыйсыз, мин җебек түгелмен дигәнне күрсәтергә тырышты. Шуңа Путин хакимияте кебек эш итте. Алар ягына басты", ди Мөхәмәтйәнова. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

432 views

Опубликован 19 янв.

🌙Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады. Ураза гаете 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Корбан бәйрәме 27 май көнне узачак. Ике көн дә Татарстанда рәсми ял көннәре. Тагын бер айдан мөселманнар уразага керәчәк. @azatliqradiosi

383 views

Опубликован 19 янв.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Иранда протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 3308 кешегә җиткән, дип хәбәр итә АКШта урнашкан HRANA бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы. Аларның 3097се — протестларда катнашучылар, 166 кеше — хәрбиләр һәм хокук саклау оешмасы вәкилләре. Шулай ук оешма протестларда катнашмаган 23 кешенең һәм 18 яшькә кадәрге 22 баланың һәлак булуын раслаган. Тагын 2100дән артык кеше җәрәхәтләгән. Оешма мәгълүматынча, протестлар вакытында 24 меңнән артык кеше тоткарланган. 🔸Испаниянең көньягында юлчыларны ташучы ике югары тизлектәге поезд бәрелешү нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, ким дигәндә 30 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә El Pais. Поездларның берсе башта тимер юлдан чыккан, ә каршы килгән поезд аңа бәрелгән. 🔸Мәскәүдә билгесез кешеләр журналист Анна Политковскаяга куелган истәлек тактасын ваткан. Истәлек тактасы Политковская яшәгән, эшләгән һәм үтерелгән Лесная урамындагы йортта куелган иде. Журналистны һөнәри эшчәнлеге өчен 2006 елның 7 октябрендә үтерделәр. 🔸Европа берлеге илләре АКШка каршы җавап пошлиналары кертү мөмкинлеген карый, аларның гомуми күләме 93 миллиард евро тәшкил итәргә мөмкин, дип яза Financial Times. 🔸Русиядә авиаширкәтләр юлчыларны ташуны тәэмин итү өчен вакытлыча кулланыштан чыгарылган (консервацияләнгән) очкычларны яңадан кулланышка кертергә ниятли. Быел һәм киләсе елга совет чорында һәм чит илдә җитештерелгән, элек кулланыштан чыгарылган очкычларны яңадан сафка бастыру күздә тотыла, дип яза Ростехка сылтанып "Известия" басмасы. @azatliqradiosi

430 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••3940414243•••45•••50•••55•••60•••65•••70•••75•••80•••8384