TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 64 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 30 нояб.
⚡️Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләренә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тараткан хәбәрдә кешеләргә яшеренү урыннарына качарга, тәрәзәләргә якын килмәскә киңәш ителә. Түбән Кама һава аланы да вакытлыча ябылды. "Еду в Татарстане" Телеграм каналы язуынча, Алабугада махсус икътисад зонасында һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) эшләү тавышлары ишетелә. Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә бер дрон бәреп төшерелүен әйтте. Башка нечкәлекләр әйтелмәде. ▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде. @azatliqradiosi
Опубликован 30 нояб.
"Чит ил оешмасы белән яшерен хезмәттәшлек итү" маддәсе нигезендә дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән журналист Ника Новак Иркутски өлкәсе Бозой бистәсендәге 11нче санлы төзәтү колониясеннән югалган. Бу хакта аның адвокаты Юлия Кузнецова Телеграм каналында язды. Адвокат Новакны әлеге колониядән башка җиргә күчергән булырга мөмкиннәр дип саный, әмма колония җитәкчелеге бу мәгълүматны расламый да, кире дә какмый. "Бу атнада Ника янына минем хезмәттәшем керергә тырышты, әмма аны кертмәделәр. Колониядә ул шау-шу барганын һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең күп булуын күргән. Нәрсә булганын колония хезмәткәрләре әйтми", ди Кузнецова. Телефон аша аңа мәгълүмат бирмәгәннәр, ул рәсми мөрәҗәгать юллаган. Элегрәк Новак үзенә колония хакимияте тарафыннан даими басым баруын, ә бер бүлмәдәшенең аннан дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматларны сораштырырга тырышуын сөйләгән иде. Кызы турында Телеграм канал алып баручы Ника Новакның әнисе дә журналистны этап белән күчергәннәр дип фаразлый. Ул шулай ук алынган хат нигезендә, Никаның ачлыгын туктатуы турында әйтте. ▪️Радио Свобода белән хезмәттәшлек иткән Новакны 2024 елның ноябрендә чит ил оешмасы белән «яшерен хезмәттәшлек» өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. @azatliqradiosi
Опубликован 29 нояб.
Татарстан байрагы көнен искә алганда, 29 ноябрьдә булган башка бер вакыйганы да искә төшерми булмый. Бу көнне Татарстан янә бер символын - телен югалта башлады дияргә мөмкин. Нәкъ 8 ел элек — 2017 елның 29 ноябрендә — Татар теленә ясин укылды. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма гаризасы белән генә укытылачагын белдерде. Татар теле мотлак булудан туктады. Дәүләт шурасының ул "тарихи" утырышында депутатларга сүз әйтү мөмкинлеге бирелмәде, карар бертавыштан кабул ителде, каршы чыгучы булмады. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә дәшми калды, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гомумән Британиягә китеп барды. 8 ел элек булган хәлләрне искә төшерик. Татар җәмәгатьчелеге татар телен яклап карады, әмма килеп чыкмады. (Бөтен кадрлар да 2017 елны төшерелгән, беренче тапкыр әлеге видео 2022 елда чыкты)
Опубликован 29 нояб.
Украина Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы рәисе Рустем Умеров тынычлык урнаштыру турындагы сөйләшүләрдә ил делегациясен җитәкләячәк. Бу хактагы фәрманга 29 ноябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский кул куйган. Моңарчы делегация башлыгы итеп Президент офисы җитәкчесе Андрей Ермак билгеләнгән иде. Әмма 28 ноябрьдә ул коррупция җәнҗалы һәм аның өендә үткәрелгән тентүләрдән соң вазифасыннан китте. Делегациягә кергән кешеләр исемлеге үзгәрми диярлек. Аңа, аермы алганла, Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Буданов, Баш штаб җитәкчесе Андрей Гнатов, Тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе Олег Иващенко һәм башка югары вазифалы затлар кергән. Фәрманда әйтелгәнчә, делегация АКШ, башка халыкара беректәшләр һәм Русия катнашында “нык һәм гадел тынычлык” турында сөйләшүләр алып бару өчен төзелгән.
Опубликован 29 нояб.
Бүген — Татарстан байрагы көне. Татарстан Дәүләт шурасы аны 1991 елның 29 ноябрендә раслады. Дәүләт оешмаларыннан кала, республика әләмен спорт уеннарында да күрергә була. Ләкин аны бар такымнар да кулланмый. Азатлык элегрәк "Ак Барс", "Рубин", УНИКС, "Зенит" такымнарының Татарстан байрагын ни дәрәҗәдә куллануын күзәткән иде һәм аларны Башкортстан клублары белән чагыштырды. Татарстан әләмен "Ак Барс" горурлык дип саный, "Рубин" моны мәгънәсезлек дип атый. Казанның кайсы спорт такымнары Татарстан байрагын куллана? Ни өчен Башкортстан клубларында миллилек көчлерәк күренә? Төрле спорт такымнарының җанатарлары, спорт журналисты фикерен👉биредә укый аласыз.
Опубликован 29 нояб.
Татарстан Русия төбәкләренә 16 млн сумга татар телендәге дәреслекләр тапшырган Татарстан быел Русиянең башка төбәкләрендәге мәктәпләргә 16 миллион сумга татар телендәге 32 мең дәреслек тапшырган. Бу хакта Татарстан рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация шурасы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткән. Министр сүзләренчә, быел шулай ук 15 төбәктән 50 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда квалификациясен арттырган. Ноябрьдә Русиянең 14 төбәгендәге мәктәпләрнең 100дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен бушлай курслар оештырылган. Моннан тыш, быел 15 төбәктән 35 аерым фән укытучысы яңадан әзерлек узу һәм «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеген үзләштерү курсларын узган. Бүгенге көндә Татарстан үз бюджетыннан республиканы гына түгел, Русиянең 20дән артык төбәгендә татар теле укытылган мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итә. Гәрчә, кануннар нигезендә һәр төбәк дәреслекләрне үзе сатып алырга тиеш. Русия төбәкләрендә татар телен укыту сәгатьләре кими, хәтта татар балаларына татар телен чит тел буларак укытырга мәҗбүр булган өлкәләр дә бар. 🔻2024 елгы саннарга караганда, Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Татарстанда якынча 3200, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.
Опубликован 28 нояб.
Татарстанның яман шеш авыруларына дару өчен бүлгән акчасы Башкортстан белән чагыштырганда дүрт тапкырга азрак Татарстан онкология авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә, Петербур белән чагыштырганда, ун тапкыр азрак акча бүлә. Самар өлкәсе һәм Башкортстанга караганда да бюджет күпкә түбән. Бу хакта Татарстанда яман шешне дәвалау проблемнарына багышланган мәкаләсендә Бизнес Онлайн яза. Татарстанда бүген яман шеш белән авыручы 127 меңләп кеше исәпләнә. Шул ук вакытта республика онкодиспансерының (РКОД) еллык бюджеты якынча 8,3 миллиард сум тәшкил итә. Ә онкология авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә нибары 711 миллион сум каралган. Чагыштыру өчен: Башкортстанда яман шеш белән чирләүче 105 меңләп авыру теркәлгән, ләкин аларны дарулар белән тәэмин итүгә 3,8 миллиард сум юнәлтелә. Самар өлкәсендә дә күрсәткечләр шундыйрак: 2024 ел ахырына онкология регистрында 107 меңләп кеше булган. 2024 елда онкология юнәлешендә медицина ярдәменә 6,1 миллиард сум тотылган, ә төбәк дару ташламасы Татарстандагыдан ике тапкыр күбрәк — 1,2 миллиард сум. Өстәвенә, төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елда онкология авыруларын дару белән тәэмин итү өчен тагын 1,2 миллиард сум өстәмә акча бүленәчәген белдергән. Иң зур аерма Петербург белән. Анда онкология авырулары Татарстанга караганда 1,4 тапкыр күбрәк, әмма 2025 елга дәүләт гарантияләре програмының күләме Татарстанныкыннан 2,5 тапкыр зуррак. Шәһәр казнасыннан 109 миллиард сум бүленә — бу да Татарстан күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Петербург онкология авыруларын дару белән тәэмин итүгә Татарстаннан ун тапкыр күбрәк — 7,8 миллиард сум юнәлткән. Моннан тыш, анда төбәк медицина оешмаларыннан кала берничә федераль онкология фәнни-тикшеренү үзәге эшли, һәм алар авыруларны дәвалау өчен турыдан-туры федераль бюджеттан да финанс ала.
Опубликован 28 нояб.
❗️Башкорт активисты һәм журналисты Айгөл Лайон Мәскәү режимы тарафыннан “ят агент” дип танылды Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” реестрын яңартты. Исемлеккә озак еллар АКШта яшәүче башкорт активисты һәм журналисты Айгөл Лайон да кертелгән. Моннан тыш, шагыйрә, антрополог Василина Орлова, сәясәтче Евгений Савостьянов, чечен сәясәтчесе Аслан Масхадовның улы Анзор “ят агент” дип танылган. Исемлеккә шулай ук DOXA басмасы кергән. Былтыр гыйнварда ул “теләнмәгән оешмалар” реестрына кертелгән иде. Министрлык “теләнмәгән оешмалар” исемлеген дә яңартты. Аңа кеше хокуклары үтәлүен күзәтүче Human Rights Watch халыкара оешмасы эләкте.
Опубликован 28 нояб.
Якут журналисты Саша Александрова терроризмга чакыру маддәсе нигезендә өч ел колониягә хөкем ителгән. Аңа бу гаепләүнең ни өчен бирелгәне рәсми рәвештә хәбәр ителмәде. «Sakhaday» басмасы фаразлавынча, моңа журналистның интернеттагы тәнкыйть язмалары сәбәп булырга мөмкин. Террорчылыкка чакыруда гаепләүләр Украинаны яклау сүзләре өчен дә ачыла. Украинада сугыш башлангач, Александрова Русиядән Казакъстанга китеп, ZIMA дип аталган сайт ача, ләкин 2024 елда кире кайта. Аны март аенда тоткарлап тикшерү изоляторына яптылар һәм күп тә үтми Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегенә керттеләр. Фото: «Вести Якутии»
Опубликован 28 нояб.
"Коймакны бәлеш дип булмый" Социаль челтәрләрдә ТНВның сыйфаты турында бәхәс бара Татарстанның төп милли телеканалы – ТНВ соңгы атнада фикер каршылыклары үзәгенә эләкте. Бу юлы бәхәснең төп мәйданы булып журналист Линар Закиров алып бара торган "Әйтче" телеграм каналы һәм ВКонтакте төркеме чыкты. Анда ТНВның хәзерге юнәлеше, проектлар сыйфаты, каналның милләт өчен әһәмияте хакында күпсанлы язмалар, хисле фикерләр пәйда булды. Каналның нишләп мондый хәлгә төшүе, ни өчен тамашачының канәгатьсезлеге артуы һәм киләчәктә нәрсә көтелүе хакында сүз куерды. "ТНВны мәңге сүккәннәр, сүгәләр һәм сүгәчәкләр дә", дип башлады сүзен Линар Закиров. - Ләкин соңгы арада ачылган проектлар — "Музыкаль сабантуй", "Кызган казан", "Мин беләм", "Сөйләшергә вакыт" — берсе дә гади халык турында түгел. Һәркайсында җырчылар гына. Тамашачы җыяр өчен, артистларны кертеп тутырабыз да вәссәлам, рейтинг безнең кесәдә, дип уйлыйлардыр, күрәсең". Аңа шулай ук Альберт Шакиров, Рүзәл Әхмәдиев, Гөлназ Шәмси кебек башка журналистлар да кушылды. Әйткәндәй, киләсе елга Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек. Социаль челтәрләргә күзәтүне 👉монда укыгыз.
Опубликован 28 нояб.
"Мемориал" тагын 13 "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын 13 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә. Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Идел Кәримов, Юнир Исламголов, Өметбай Дәүләтбирдин, Газизьян Хәйбуллин, Кәбир Сөярголов, Инсаф Исламов, Иршат Ульябав, Юнир Хисаметдинов, Сәгыйтъ Юлмөхәммәтов, Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дим Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаев. Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын беренче инстанция мәхкәмәләре быел сентябрь-октябрь айларында чыгарды. Быел август аенда хокук яклаучылар инде «Баймак эшндә" гаепләнеп, ул вакытка мәхкәмәдән гаепләү карары алган 46 кешене сәяси тоткын дип таныган иде. Шулай итеп, бүгенге көнгә сәяси тоткын дип танылган фигурантлар саны 59га җитте. Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезенедә 63 кешене хөкем иткән. Аларга 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелгән (апелляция шикаятьләре каралуын да исәпкә алып). Аларның күпчелегенә хакимият вәкилләренә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый торган көч куллану һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу гаепләре йөкләнгән.
Опубликован 28 нояб.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Сарытау һәм Энгельс шәһәрләренә төнлә дрон һөҗүм иткән. Җирле халык аларның саны күп булды дип белдерә, ләкин хакмиятләр әлегә берни әйтмәде. 🔹Украина үз җирләреннән баш тартып, тынычлык килешүенә килергә җыенмый, дип белдергән Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак The Atlantic журналына биргән әңгәмәсендә. Аның сүзләренчә, мондый шартлар Конституцияне боза, шуңа күрә Киев бары ике як контрольдә тоткан җирләрне бүлеп торучы сызык турында гына сөйләшергә әзер. 🔹Вашингтонда 27 ноябрьдә атылган ике гвардияченең берсе хастаханәдә вафат булган, дип хәбәр итте Дональд Трамп. Икенчесенең хәле «шактый авыр». Шикләнелүче — АКШтан сыену алган 29 яшьлек Әфганстан кешесе. 🔹Британия февраль азагына кадәр "Лукойл" ширкәтенең халыкара активларын санкцияләр исемлегеннән чыгарган. 🔹Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Мәскәүдә җомга көнне Владимир Путин белән очрашырга өметләнүен әйткән, дип яза Reuters. Аның сүзләренчә, әңгәмәнең төп максаты — нефть һәм газ тәэминатын дәвам итү. Шулай ук ул Украинада тынычлыкка ирешү юллары турында да сөйләшергә планлаштыра.