TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
К списку каналов
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT CHAT

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Политика

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

Подписчики2,430Текущее число подписчиков
Постов1,008Проиндексировано постов
Охват5,064Просмотры последних постов
Последние посты

Последние посты

Стр. 66 из 84 · 1,008 постов

Опубликован 25 нояб.

Бүген кич Фатыйх Хөснинең "Энҗеле калфак" хикәясен тыңлыйк. Әйдә!Online проекты аның аудиосын әзерләгән Текст һәм аудио монда @azatliqradiosi

457 views

Опубликован 25 нояб.

21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы чираттагы "ят агент"лар исемлеген чыгарды. Аңа "Аспекты – Башкортостан" басмасы өстәлде. Редакция Русия кануннарын үтиячәк, әмма үз позицияләренә хыянәт итмәячәк. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

450 views

Опубликован 25 нояб.

Кичә Казанда Милли Шура утырышы узды. Бу җыенда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чаралар буенча хисап тоткан. «Татар-информ» язуынча, Шакиров аерым игътибарны узган елда конгрессның махсус хәрби операциядә (Русия хакимиятләре Украина сугышын шулай дип атый) ярдәм оештыру мәсьәләләренә юнәлткән. Ул Русиядәге татарларның Путинның башлаган сугышына һуманитар ярдәм җыюлары турында сөйләгән. «Узган елда да татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы – Җиңүне якынайту эшенә үз өлешләрен кертте", дигән ул Шакиров әйтүенчә, эшмәкәрләребез илне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү кампанияләре оештырып, ел буена һуманитар йөкләрне даими рәвештә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" җибәреп торган. "Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецки һәм Луһански Халык Республикаларына барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, һуманитар ярдәм илтеп кайтты», – дип китерә аның сүзләрен "Татар-информ". Шакиров 10-13 октябрь көннәрендә татар конгрессы вәкиллегенең Ростов өлкәсе, "ДНР" һәм "ЛНР"га эш сәфәре кылуы турында да әйткән. Аның сүзләренчә, делегация составында булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын җирле татарлар бик җылы кабул иткән. "Сәфәр кысаларында хәрби хезмәткәрләргә һуманитар ярдәм йөге тапшырылды. Чираттагы эш сәфәребез Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә декабрь аена планлаштырыла», дигән ул. ▪️2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде. ▪️Финляндиянең "Исламия" җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин Милли шурага әгъза буларак сайланып куелуын белгәч: — Мин Милли шурага керер өчен үз намзәтемне куймадым. Украина сугышын хуплаган оешмада тора торган кеше түгелмен. Без Финляндиядә сугышны хупламыйбыз. Америка, Көнбатыш илләрендәге татарлар да якламый. Мин моңа ышанмыйм. Бу оешма сәяси мәсьәләләрне күтәрмәскә тиеш. Ни өчен Украина мәсьәләсе кабул ителде? Аңлый алмыйм. Күңелем төште. Бу татар эше түгел. Минемчә, мондый карар кабул ителгән очракта бу дөнья татар конгрессы түгел, ә Русия татар конгрессы булып чыга. Дөнья татарларын сәяси мәсьәләләргә катнаштырырга ярамый. Минемчә, татар конгрессы беренче чиратта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны күтәрсен. Татар теле югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк, дигән иде. @azatliqradiosi

437 views

Опубликован 25 нояб.

⚡️Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган. Энвер Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы карарны укып, аны Бакчасарайдагы йортыннан Акмәчеткә алып киткәннәр. ”Э” үзәге хезмәткәрләре Сейтмеметов өстеннән административ беркетмә төзегән. Аннары аны район мәхкәмәсе утырышына алып барачаклар. ▪️Галимгә 74 яшь, ул өч сәяси тоткын – Сейтумер, Осман һәм Абдулмеджит Сейтумеровларның туган абыйсы. ▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. @azatliqradiosi

395 views

Опубликован 25 нояб.

Башкортстанда Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай 278 җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта Башкортстанның төбәк белән идарә итү үзәгенә биргән әңгәмәдә республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская әйткән. "Федераль канунга күрә, Русия каһарманнары, Русия орденнары белән бүләкләнгән СВОда (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) катнашучыларының, ә алар һәлак булган очракта -гаиләләренең мондый хокукы бар", дигән Полянская. ▪️Сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләрен Башкортстан белән аннексияләнгән Кырымда инде күптән өләшәләр. Башкортстанда бу хактагы канунны республика парламенты 2023 елның ноябрендә кабул итте. Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшер өчен буш җирләр юк дигән иде элегрәк республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. ▪️Башкортстан хакимияте республикадагы ирләрне төрле юллар белән Украина сугышына җибәрергә тырыша. Шул ук вакытта республикага көн саен диярлек мәетләр кайтарыла. Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара. Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган. Бу хакта 👉Азатлык Радиосында яздык. @azatliqradiosi

415 views

Опубликован 25 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ике кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Украинаның гадәттән тыш хәл хезмәтенә сылтама белән "Суспильне" язуынча, һөҗүмнәр шәһәрнең берничә районында ясалган. Күп катлы торак йортларга зыян килгән. 🔸 Таганрогта һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше үлгән. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слосарь хәбәр итүенчә, сигез кеше яраланган. Шулай ук Неклиновский районда да ике күп катлы һәм бер шәхси йортка зыян салынган. Моннан тыш хакимиятләр Краснодар төбәгенә көчле һөҗүм ясалуы турында хәбәр итте. Анда алты кеше яраланган, 20ләп йортка зыян килгән. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамина Кондратьев хәбәр итте. 🔸АКШ һәм Русия вәкилләре Абу-Дабида сөйләшүләр уздырган дип хәбәр итә АКШ медиалары. CBS News һәм Financial Times чыганаклары мәгълүматларына күрә, АКШ армиясе министры Дэн Дрисколл Русия вәкиллеге белән кичә очрашкан. Бүген сөйләшүләр дәвам итә. 🔸Казанда инвалид балалы гаиләләрне яклау өчен 4,4 миллион сум акча бүленәчәк. Уртача һәрбер гаиләгә якынча 10 мең сум туры килә. Казанда 84 мең инвалид яши, аларның 6,5 меңе балалар. 🔸Уфа район мәхкәмәсе Русиядә теләнмәгән дип саналган Украина оешмасын финанслаган өчен бер хатын-кызны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткән. Башинформ язуынча, хатын-кыз "Возрождение» украин рухи үзәге һәм "Возрождение» хәйрия фондына барлыгы 40,5 мең сум җибәргән

424 views

Опубликован 24 нояб.

Казанда торак алуда алданучылар митингка чыкты Каршылык чарасында Татарстаннан тыш тагын 23 төбәктән, аерым алганда Башкортстан, Самар, Чиләбе, Свердлау һәм башка яклардан да зыян күрүчеләр катнашты. Татарстанда өлешләп түләп торак алу базарында алданучылар "Вечерняя Казань"га сөйләвенчә, алар инде үз торакларын еллар буе көтә. Вәгъдә ителгән торакларын ала алмаучылар арасында күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, ана капиталын кулланучылар да бар. "Без бүген Татарстан түгел, ә Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәбез. 2024 елгы "туры элемтә" вакытында сезгә балалы гаиләне алдау турында сорау бирделәр. Сез: "Берәү дә тораксыз калмаячак, мәсьәлә хәл ителәчәк", дидегез. Ил буйлап меңләгән экран каршында елады. Без ышандык, без президентның йөкләмәсе үтәләчәк дип уйладык", дигән өч бала анасы Наталья Дементьева. Ул төзелми калган йорт өчен инде икенче ел ипотека түли. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

421 views

Опубликован 24 нояб.

"Русия дәүләтчелеге нигезләре", “Русия тарихы” һәм “Фәлсәфә” югары уку йортларында мәҗбүри укытылачак Белем бирүнең яңа моделенә күчкәннән соң, югары уку йортларында "Русия дәүләтчелеге нигезләре", “Русия тарихы” һәм “Фәлсәфә” мәҗбүри булачак һәм бердәм дәреслекләрдән укытылачак. Русия мәгариф министры урынбасары Константин Могилевский РИА Новости-га белдерүенчә, барлык бу курслар социаль-һуманитар белем бирү өлкәсенә керәчәк. Министр урынбасары фикеренчә, бу карар студентларда “аңлы патриотизмны” һәм тәнкыйди фикерләүне формалаштырырга ярдәм итәчәк. Барлык дәресләр бердәм програм белән укытылачак һәм бердәм материаллар нигезендә бәяләнәчәк. Элегрәк Мәгариф министрлыгы Болонья програмыннан соң яңа мәгариф системына күчү 2027 елдан да иртәрәк булмаячак дигән иде. ▪️2023 елны Русия президенты Путин илнең Мәгариф һәм фән министрлыгына "Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсын эшләргә һәм аны университет програмнарына кертергә кушкан иде. Курс биш бүлектән тора: "Русия нәрсә ул", "Русия - дәүләт-цивилизация буларак", "Русиянең дөньяга карашы һәм Русия цивилизациясенең кыйммәтләре", "Русиянең сәяси системы" һәм "Киләчәк һәм ил үсеше". ▪️"Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсы максаты мәктәпләрдәге патриотик дәресләрнеке белән бер: "укучыларда Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү" дип язды “Верстка”. ▪️Басма язганча, яңа дәреслектә сәясәт һәм тарих Көнбатышка каршы тору күзлегеннән яктыртыла. ▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, РФ хакимиятләре студентларга һәм мәктәп укучыларына "патриотик тәрбия" бирү максатында мәгариф системына үзгәрешләр кертә башлады. Мәктәпләрдә "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресе кертелде. Югары уку йортларында кайбер укытучылар пропагандистик лекцияләр укырга мәҗбүр ителде. @azatliqradiosi

428 views

Опубликован 24 нояб.

Көн язмасы: Башкортстанны яктырткан "Аспекты" медиасы "кара исемлек"кә кертелде 21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы ят агентлар исемлеген чыгарды. Бу юлы "ят агент"лар исемлегенә "Аспекты Башкорстостана" медиасы кертелде. "Аспекты" бары ике кеше көче белән чыгарылса да һәм даими финанс чыганак булмаса да, медиа журналистик эшен дәвам иттерә. Мәсәлән, алар Украина сугышында һәлак булган башкортстанлылар турында мәгълүматны көн саен диярлек чыгарып бара. Русия хакимияте бу мәгълүматны яшерә. Руслан Вәлиев "Аспекты"ның "ят агентлар" исемлегенә эләгүе көтелгән хәл, диде. — Ни диим, бу хәл кайчан да булса булачак дип көтеп йөрдек. Бу хакта "сәлам"нәр дә булды, ишарә дә ясалды, ләкин безнең хакта төгәл бернинди дә карар юк дигән мәгълүмат та килеп ирешкән иде. Әмма менә карар ителгән булып чыкты. Шуңа бер яктан безне "ят агентлар" рәтенә кертүләре көтелгән хәбәр, — дип аңлата Руслан Вәлиев. — Безнең медиада яңгыраган фикерләр Русия хакимиятенең бугазына сөяк кебек килеп төртелә. Сугышка бәйле позиция дә төгәл әйтелә. Безне тыңлаучылар, караучылар да бар. YouTube-ны Русиядә томаласалар да җанлы эфирларны караучылар арта гына бара, Телеграм каналны да укыйлар. Русия хакимияте һәм аларның пропагандистлары өчен безнең позиция радикаль булып санала. Шуңа безнең киртәләрсез, тамгасыз эшләвебез сәер дә булып тоелды. Читтә калдык, безне күрмичә йөрделәрме шунда, әмма безгә дә чират җитте. Вәлиев фикеренчә, төп сәбәб медианың Украинада барган сугышны, корбаннарны санап баруы була ала. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

387 views

Опубликован 24 нояб.

Ак йорт белдерүенчә, 23 ноябрь, якшәмбе көнне Женевада Киев вәкиллеге белән узган сөйләшүләрдә сизелерлек алга китеш булган. Очрашу нәтиҗәсендә, тарафлар яңартылган һәм төгәлләштерелгән концепция әзерләгән. Вашингтон билгеләп үтүенчә, әлеге документ Украина суверенитетын тулысынча хуплый һәм гадел тынычлыкка ирешүгә ярдәм итәчәк. 23 ноябрьдә басылып чыккан белдерүдә АКШ әзерләгән 28 пункттан торган планга кертелгән үзгәрешләрнең нечкәлекләре әйтелми. Элек бу документны Киев тарадафлары Русиягә карата артык йомшак булуда тәнкыйтьләде. Аерым белдерүдә Ак Йорт планның яңартылган өлешен Киев өчен көчәйтелгән иминлек гарантияләрен үз эченә алуын билгеләп үтте. Украина вәкиллеге документның дәүләт мәнфәгатьләренә туры килүен әйтте. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi

393 views

Опубликован 24 нояб.

Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан өч кеше танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән Шулай ук алар сугышта үлгән очракта бирелә торган 14 миллион сумга якын компенсацияне дә алырга тырышкан Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, өч кеше, шуның берсе Иске Кулатка җирле депутаты Газинур Тимушев танышын сугышка җибәрү өчен Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткән. Моннан тыш алар аны фиктив рәвештә өйләндергән, ә сугышта югалганнан соң 14 миллион сумга якын акчасын үзләштерергә тырышкан. "Коммерсант" басмасы язуынча, әлеге төркемне Тимушев оештырган. Аның белән бергә бу эштә «Ватанны саклаучылар" ("Защитники отечества») фондының Ульяндагы бүлеге координаторы Илдар Курмакаев һәм Алсу Абдуллина исемле хатын-кыз катнашуда шикләнелә. Иргә контрактны узган елның җәй айларында имзалатканнар. Шуннан соң танышлары Абдуллинаны фиктив никах корырга күндергәннәр. Сугышчы белән ялган никахта торган өчен Абдуллина ирләрдән 10 мең сум акча алган. Тимушев һәм Курмакаев сугышка барырга күндерелгән танышларының икенче банк картасын үзләренә алган һәм аннан үз кирәк-яракларына акча чыгарып барган. Барлыгы 580 мең сум туздырганнар. Ә әлеге ир-ат сугышта югалгач, Абдуллина "иренең" үлеме өчен 13,6 миллион сум компенсация алуга гариза тапшырган. Басма язуынча, тикшерү барышында аларның бу мәкерле эше ачылган һәм төркем әгъзалары тоткарланган. @azatliqradiosi

422 views

Опубликован 24 нояб.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Кичә кич Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хезмәте. Өч торак йортта һәм инфраструктура корылмаларында янгын чыккан. 🔸Пакыстанның Пешавар шәһәрендәге чик буе полициясе бинасына интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Чик буе полициясе бинасына һөҗүм иткән ким дигәндәге ике кеше башта ут ачкан, аннары үз-үзләрен шартлаткан. 🔸Женевада узган очрашудан соң, АКШ һәм Украина солых турында яңартылган һәм төгәлләштерелгән план нигезләрен әзерләгән. Бу хакта АК Йорт сайтында чыккан уртак белдерүдә әйтелә. 🔸Stoptime төркеме җырчысы Диана Логинова Русиядән киткән. Бу хакта "Эхо.Новости" хәбәр итә. Логинова административ тоткарлау нәтиҗәсендә 40 көнгә якын сак астында утырды. Аны өч тапкыр рәттән тоткарладылар. Кичә ул азат ителде. Төркемнең гитаристы Александр Орлов шулай ук Русиядән киткән. 🔸Башкортстан финанс министрлыгы бурычларны каплау өчен тагын 250 миллион сум бурыч алмакчы. Әле ноябрь башында гына республиканың ике миллиард сумлык кредит алуы турында әйтелгән иде. @azatliqradiosi

435 views
12•••5•••10•••15•••20•••25•••30•••35•••40•••45•••50•••55•••60•••6465666768•••70•••75•••80•••8384